- Бу өзек кайсы әсәрдән?
- Төп герой кем?
- Йорт иясе кем ул?
- Ул чынлыкта бармы? Ничек уйлыйсыз?
Шуннан соң ул балаларга рәссам-иллюстраторлар А. Савченко һәм А. Шахгельдянның шушы әкияткә ясаган иллюстрацияләрен күрсәтә. Балаларга үзләре күзаллаган йорт иясен ясарга тәкъдим итә. Әкияттә ул «кечкенә, йонлач, кызыл күлмәктән...» дип сурәтләнгән.
Эшли башлаганчы, тәрбияче гәүдә өлешләрен кисеп ясау алымнарын аңлата:
• күлмәген, ыштанын ясау өчен, кәгазь битен урталай бөк-ләп, яртысын кисеп алабыз;
• ике учын, бер пар аяк киемен ясау өчен, кәгазь битен урталай бөклибез дә, бер учны кисеп алабыз, битне ачабыз, бердәй ике уч чыга. Аяк киемнәрен дә шулай ук кисәбез;
• вак детальләрне акбурлар белән ясыйбыз.
Кайчы белән эшләү кагыйдәләрен үтәргә кирәклекне исләренә төшерә. Төсле кәгазьләрдән кисеп ясаганнан калган вак кисәкләрне дә ташламаска, ә эштә кулланырга тәкъдим итә.
Балалар мөстәкыйль эшләгәндә, аларга ярдәм итә, күзәтә, киңәшләр бирә.
Эшләргә анализ ясаганда иң кызык кыяфәтле йорт иясен табалар.
№ 119. Рәсем ясау (кисеп ябыштыру элементларын да кулланып): «Түбәдә яшәүче Карлсон»
Тәрбияче швед язучысы А. Линдгренның «Малыш и Карлсон, который живёт на крыше» («Бәләкәч һәм түбәдә яшәүче Карлсон») әсәренә А. Савченко ясаган иллюстрацияләрне күрсәтә. Балалар әсәрдәге үзләренә аеруча ошаган эпизодларны сөйлиләр, мультфильмнан өзекләр карыйлар.
|
Тәрбияче аларга төнлә шәһәр өстендә очып йөрүче Карлсонның рәсемен ясарга тәкъдим итә. Сораулар биреп, балаларның бу әдәби образны ничек күзаллауларын (гәүдәсенең үзенчәлекләре, буе, чәч рәвеше, төсе, киеме, пропеллеры) ачыклый. Иң элек таяну сызыкларын үткәреп, хәрәкәтләрне ничек күрсәтү ысулларын исләренә төшерә. Йорт түбәләрен төсле кәгазьдән кисеп алырга тәкъдим итә. Иллюстрацияләр караганда, балалар иң биек һәм тәбәнәк, тар һәм киң, өчпочмаклы һәм ярымтүгәрәк, шпильле яки шпильсез түбәләрне табалар. Тәрбияче симметрияле түбәне ничек кисеп ясарга кирәклеген аңлата. Әсәрнең төп геройларын уртага урнаштырып, аста йорт түбәләрен ясарга тәкъдим итә.
Барысын да хәл иткәч, балалар эшкә тотына. Шөгыль азагында тәрбияче әсәр героеның хәрәкәтләрен рәсемдә күрсәтә белүләренә, кисеп ябыштырылган түбәләрнең үзенчәлекләренә, дөрес урнаштырылуларына игътибар итә.
«СӘНГАТИ ИҖАТ» БЕЛЕМ БИРҮ ТАРМАКЛАРЫҺӘМ «ТАНЫП БЕЛҮ» (КОРУ ЭШЧӘНЛЕГЕ) ТАРМАГЫБУЕНЧА ПРОГРАММАНЫҮЗЛӘШТЕРҮ
ДӘРӘҖӘСЕН АЧЫКЛАУ
Белем бирү программасы төзелешенә федераль дәүләт таләпләре кертелү сәбәпле, балалар бакчаларының педагогик коллективлары балаларның программаны үзләштерүе буенча планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү юлында авырлыклар кичерә. Хәзерге көндә программаны үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау методлары шактый. Без «Туганнан алып мәктәпкә кадәр тәрбияләү һәм белем бирү программасы» тәкъдим иткән мониторингка тукталдык, чөнки әлеге программа белем бирү| программасы төзелешенә карата федераль дәүләт таләпләренә туры килә һәм аның нигезендә «Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы» (мөхәррирләре М. А. Васильева, В. В. Гербова, Т. С. Комарова) ята.
|
Мониторингны оештырганда, бала белән эшләүче барлык педагоглар эшчәнлеген координацияләүне тикшерү тармаклары буенча белгечләр компетенциясенә туры китереп тәэмин итү кулай булыр. Әмма мониторингның зур өлеше тәрбияче җилкәсенә төшә. Димәк, мониторинг үткәргәндә һәм программаны үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау документларын төзегәндә, тәрбиячедән азрак көч таләп итә торган механизм эшләргә кирәк. Ачыклау, ягъни диагностика үзенә аерым вакыт таләп итә торган махсус чара, үзмаксат булмаска, ә белем бирү процессы белән үрелеп китәргә тиеш. Мониторингның күп дигәндә елга ике тапкыр - октябрь һәм апрель айларында үткәрелүе яхшы. Практика шуны күрсәтә: төркемдә тәрбияче өчен иң гади методикалар куллану уңай, әлеге методикаларда нәтиҗәләр визуаль күзәтүләрдән, балалар, ата-аналар, белгечләр белән аралашудан, балалар эшчәнлеге продукциясен анализлаудан чыгып ясала. Катлаулы диагностик методларны (тестлар, сынаулар һ. б.) белгечләр, мәсәлән, педагог-психологлар куллана, һәр белем бирү тармагы буенча беркетмә төзелә. Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә төп гомуми белем бирү програм-масының балалар тарафыннан үзләштерелүе турындагы алдан планлаштырылган нәтиҗәләр йомгаклау һәм арадаш төрләргә бүленә.
|
Программаның балалар тарафыннан үзләштерелүен күрсәтә торган арадаш нәтиҗәләр тәрбияләнүче балаларның яшь үзенчәлекләре буенча интегратив сыйфатлары формалашу динамикасын ача, һәм бу балалар үсешенең төрле юнәлешләренә кагыла. Арадаш бәяләү мониторинг нәтиҗәсе булып тора.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә төп гомуми белем бирү программасының балалар тарафыннан үзләштерелүе турындагы алдан планлаштырылган йомгаклау нәтиҗәләре баланың программаны үзләштергәндә алган интегратив сыйфатларын тасвирлый. Баланы мәктәпкә әзерләү төркемендә, бакчадан мәктәпкә чыгарганда, йомгаклап бәяләү үткәрелә. Чыгарылыш төркеме баласы норматив документларда (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2009 елның 23 ноябрендә кабул ителгән «Об утверждении и введении в действие федеральных государ-ственных требований к структуре основной общеобразовательной программы дошкольного образования» дип аталган 655 нче номерлы приказы) тасвирлана.
Программаның балалар тарафыннан үзләштерелүен күрсәтә торган планлаштырылган арадаш нәтиҗәләрне исә елга ике тапкыр ачыкларга тәкъдим ителә (октябрь һәм апрель айларында).
Программаның балалар тарафыннан үзләштерелүен күрсәтә торган планлаштырылган йомгаклау нәтиҗәләре ел азагында үткәрелә (апрель һәм май айларында).
Үсеш дәрәҗәсен бәяләү:
1 балл - күпчелек компонентлар җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган;
2 балл - кайбер компонентлар үсеш алмаган;
3 балл - яшенә туры килә;
4 балл - югары.
Диагностика эшчәнлеге алгоритмы
1. Иң элек һәр баланың үсеш дәрәҗәсен билгелибез:
• белем бирү тармагында һәр күрсәткеч буенча баллар билгеләргә;
• һәр күрсәткеч буенча билгеләнгән балларны кушарга;
• баллар системасы буенча кабул ителгән критерийлар нигезендә (яшь үзенчәлеге буенча һәр төркемнең үз баллары) һәр баланын; үсеш дәрәҗәсен билгеләргә (югары, уртача, түбән);
• «Йомгак нәтиҗә» бүлегендә бары тик түбән дәрәҗәдәге күрсәткечнең номерын (№) гына билгеләргә.
2. Төркемдәге балаларның үсеш дәрәҗәсен (югары, уртача, түбән) белем бирү тармагының һәр күрсәткече буенча билгелибез (% ларда):
• билгеле бер дәрәҗәдәге балалар саны 100 гә тапкырлана һәм төркемдәге балалар санына бүленә.
Белем бирү тармагының һәр күрсәткече буенча шушы ук гамәл башкарыла.
3. Балаларның гомуми үсеш дәрәҗәсен бөтен белем бирү системасы буенча процентларда билгелибез:
• күрсәткечләр буенча килеп чыккан барлык процентларны кушабыз һәм шул күрсәткечләр санына бүләбез.
Коррекция программасы
Тәрбиячеләр:
№ | Баланың исеме һәм фамилиясе | Диагностика үткәрелгән дата | Диагностика нәтиҗәләре | Диагностика кабатланган дата | Коррекция програм- масы | Коррекция програм- масын үткәрү нәтиҗәсе |
Зурлар төркеме балаларының программаны үзләштерүен
чагылдырган гомуми йомгаклау таблицасы (үрнәк)
Тәрбиячеләр:
Сәнгати иҗат | |||||||||||||
Баланың исем фамилиясе | Сәламәтлек | Физкультура | Социальләшү | Хезмәт | Иминлек | Танып белү | Аралашу | Матур әдәбият уку | Музыка | Рәсем ясау | Әвәләп ясау | Кисеп ябыштыру | Йомгак нәтиҗә |
«Туганнан алып мәктәпкә кадәр тәрбияләү һәм белем бирү программасы »нда тәкъдим ителгән мониторингта без «Сәнгати иҗат» белем бирү тармагын һәм «Танып белү» тармагыннан кору әшчәнлеген аерып алдык.
Үзләштерү нәтиҗәләренә ирешү мониторингы
Баланың исеме һәм фами-лиясе | Кору эшчәнлеге | Йомгак нәтиҗә (быелгы) | ||
Корылма үрнәген анализлый белә. | Кору этапларын планлаштыра ала. | Корылманы рәсемгә карап ясый. | Күмәкләшеп эшли белә. | Баллар (үсеш дәрәҗәсе) |
Баланың исем-фамилиясе | Рәсем ясау | Әвәләп ясау | Кисеп ябыштыру | Йомгак нәтиҗә (быелгы) | ||||
Предметларны натурадан карап, күз алдына китереп ясый; сюжетлы композицияләр тудыра. | Төрле композиция алымнары, сурәтләү материаллары куллана. | Сәнгати образлар тудыру өчен төрле төс һәм төсмерләрне куллана. | Үзләштерелгән алымнарны кулланып, төрле формадагы предметлар ясый. | Фигураларның төрле пропорцияләрен, позаларын, хәрәкәтләрен күрсәтеп, сюжетлы композицияләр тудыра. | Халык иҗат иткән уенчыкларга таянып, сыннар ясый. | Кәгазь кисүнең, ерткалау алымының төрле юлларын кулланып, төрле предметлар ясый, катлаулы булмаган сюжет-композицияләр тудыра. | Баллар (үсеш дәрәҗәсе) | |
Үсеш дәрәҗәсен бәяләү:
1 балл - күпчелек компонентлар җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган;
2 балл - кайбер компонентлар үсеш алмаган;
3 балл — яшенә туры килә;
4 балл — югары.
Зурлар төркеме балаларының төп гомуми белем бирү программасын үзләштерүләренең планлаштырылган арадаш нәтиҗәләре
Прог-рамма Бүлек-ләре | Программаны үзләштерү дәрәҗәләре | |||
түбән | урта | Югары | ||
“Сәнгати иҗат” белем бирү тармагы | Бала әйләнә-тирәдәге һәм сәнгать әсәрләрендәге гүзәллек дөньясы белән кызыксына һәм аның белән аралашырга тели. Предметларның, тереклек ияләренең һәм күренешләрнең төр буенча гомуми һәм аермалы сыйфат-ларын күрә. Әйләнә-тирәсендәге кешеләрнең, әдәби образларның хисси халәтен күрә һәм аңлый, алар белән бергә борчыла. Сурәтләү чарала-рын, төрләрен һәм жанрларын аермый. Сәнгать-нең вазифаларын, кешеләрнең аңа мөнәсәбәтен аңлый; күргән-төшенгәннәрен үз тәҗрибәсе белән чагыштыра. Олы кеше кузгатып җибәрсә, күргән-төшенгәннәре турында үз хисләрен белдереп сөйли, фикерләрен әйтә. Техник һәм сурәтләү күнек-мәләренә ия булса да, аларны аңлы һәм мөстәкыйль кулланмый. Иҗат омтылышы юк. | Бала әйләнә-тирәдәге һәм сәнгать әсәрләрендәге гүзәллек дөньясы белән кызыксына, аның белән аралашыр-га тели, очрашудан шатлык кичерә. Әйләнә-тирәдәге объектлар һәм күренешләрнең үзенчәлекле сыйфатларын күрә. Сәнгатьне жанрлары һәм гәүдәләндерү чаралары буенча төрләргә аера. Рәссамнар, скульпторлар, графикларның иҗади хезмәтләре турында күзаллый. Кайбер иҗатчылар-ның эшләү үзенчәлек-ләрен күрә, аера. Сәнгать әсәрләрен мөстәкыйль төстә һәм максатчан күзәтә ала. Күргәннәрен үз тәҗ-рибәсе, күзаллаулары белән чагыштыра, хис-ләре аша үткәрә. Күргән-төшенгәннәре турында яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән уртаклаша. Сәнгатьле образ тудыру өчен, үз эшчәнлегендә дә төрле гәүдәләндерү чараларыннан, күнекмәләрдән файдалана. Мөстәкыйльлек һәм иҗади инициатива күрсәтә. | Бала әйләнә-тирәдәге һәм сәнгать әсәрләрендәге гүзәллек дөньясы белән даими кызыксына, алар белән ара-лашу теләге тагы да көчәя, аларны күреп, ишетеп, шат-лык һәм канәгатьлек кичерә. Предметларның, тереклек ияләренең һәм күренешләрнең гомуми, типик, шул төргә хас сыйфатларын, үзенчәлекле, аермалы билгеләрен күрә. Әйләнә-тирәдәге кешеләр-нең, шулай ук әдәби образларның хисси кичерешләрен күрә һәм аңлый. Аларның тышкы кичерешләре артындагы эчке халәтләрен, кәефләрен сиземли. Алар белән бергә борчыла яки шатлана. Сынлы сәнгатьнең төрләрен һәм жанрларын бедә, аларның үзенчә-лекләрен күрә; рәссам, скульптор, график, декоратор, архитектор профессияләре, аларның иҗади хезмәт үзенчә-лекләре турында сөйли. Кайберләренең исемнәрен хәтерли, берничә әсәрне атый. Сынлы сәнгать образларын сән-гатьнең башка төрләре (музыка, бию, шигърият, әдәбият, балет һ. б.) образлары белән чагыш-тырып, аларда кәефләре һәм халәтләре буенча эчке аваздашлык, охшашлык яки аермалар таба. |
Үсеш дәрәҗәсен билгеләү (баллар буенча)
Зурлар төркеме
Сәнгати иҗат | Югары – 30-32 балл. Урта – 31-12 балл. Түбән – 11 һәм аннан кимрәк балл. |
Балаларның үсеш дәрәҗәсе программаның барлык бүлек-ләре буенча үткәрелгән диагностика нәтиҗәләре аша бил-геләнә.
Эчтәлек
Кереш........................................................................................................................................3
Перспектив план.....................................................................................................................7
Шөгыль эшкәртмәләре..........................................................................................................46
«Сәнгати иҗат» белем бирү тармаклары һәм «Танып белү»
(кору эшчәнлеге) тармагы буенча программаны үзләштерү
дәрәҗәсен ачыклау..............................................................................................................144
Учебное издание
«Күпмәдәниятле белем бирү моделе» сериясе Зиннатова Рушания Магсумовна