Аннан соң балаларның ниятләрен ачыклый. Акварель белән эшләү кагыйдәләрен, полосаны бизәү эзлеклелеген исләренә төшереп, балаларга эшкә тотынырга тәкъдим итә.
Шөгыль азагында тәрбияче балаларның элементларны ничек ясауларына, төсләрне дөрес сыеклауларына, элементларны чиратлаштыруларына игътибар юнәлтә һәм Р. Сәлах шигырен укый:
Зәңгәр әкият тамчысы Зәңгәр гөл-чәчәкләр тулган
Әйтерсең лә яз моңы. Ап-ак дөнья эченә.
Иркә, җылы «гжель» дигән Чүлмәкләргә кергән күпме
Данлы, нурлы бизәге. Алтын куллар көче дә.
№ 92. Рәсем ясау: «Әкияти кош»
Тәрбияче балаларга үзләре белгән әкиятләрне искә төшерергә тәкъдим итеп, сораулар бирә:
- Әкият илендәге бер кызны Василиса Преглупая диләрме әле? (Василиса Премудрая.)
- Бер әкият героеның исеме Бәлеш Батырмы? (Камыр Батыр.)
- Урманда кешеләрне Күрәле куркытамы? (Шүрәле.)
- Ә бер әкият братец Козлёночек һәм сестрица Гулёнушка турында, әйеме? (Братец Иванушка һәм сестрица Алёнушка.)
- Иван-царевичның дошманнары исемнәре Змей Равниныч һәм Кощей Бесстрашныймы? (Змей Горыныч һәм Кощей Бессмертный.)
- Сез «Царевна-индюшка» әкиятен беләсезме? (Царевна-лягушка.)
Шуннан соң Гжель тирәсендә яшәгән, биек зәңгәр күктә ак болытлар арасында, тын зәңгәр су өстендә очып күк, болытлар һәм су төсләрен үзендә туплаган әкияти кош турында сөйли һәм, балаларга шул кошның рәсемен ясарга, аның турында берәр вакыйга уйлап чыгарырга тәкъдим итә. Кошны ясау схемаларын күзаллап, сораулар бирә:
|
- Гжель кошын кайсы өлешеннән ясый башлыйлар?
- Гәүдәсе нинди формада? (Тамчыга охшаш.)
- Гәүдәсендәге зәңгәр төс төсмерләрен ничек табарга? (Буяуны су белән сыеклап.)
- Койрыгын ничек ясарга? (Дуга сыман сызыклар белән.) Ат рәсемен ясау этапларын да шулай ук карап чыгалар, кирәк чакта тәрбияче балаларга ярдәм итә.
Тәрбияче балаларга үз эшләрендә файдаланырлык гжель бизәкләре элементларына игътибар юнәлтә. Үзләре теләгән са-вытны сайлап алырга һәм бизәк төшерергә тәкъдим итә. Бизәкнең иң зур элементларыннан башлау кулайрак булуын искәртә.
Балалар мөстәкыйль эшлиләр, тәрбияче кирәк чакта аларга ярдәм итә.
Эш тәмамлангач, балалар «Гжель осталары» эшләре күргәзмәсен оештыралар һәм һәрберсе үз кошы, аты һ. б. турында
сөйли.
№ 93. Әвәләп ясау: «Крепость» (күмәк эш)
Тәрбияче төрле биналар (авыл өе, шәһәр йорты, зур сарай, замок, крепость) рәсемнәрен күрсәтә.
Балалар аларны атыйлар, охшашлыкларын, аермаларын нәрсә өчен хезмәт итүләреннән чыгып аңлаталар. Крепостьны караганда, тәрбияче аның стеналары ныклыгына, биеклегенә, кечкенә тәрәзәләренә, тирәюнендәге ныгытмаларга игътибар юнәлтә.
Балаларга ныгытмаларның дошман һөҗүм иткәндә халыкны саклар өчен корылуын, аның зур, нык, биек, кечкенә тәрәзәле булырга тиешлеген, нигездә, таштан төзелүен сөйли.
|
Балаларга да крепость төзергә тәкъдим итә һәм эшне нәрсәдән башлаячаклары белән кызыксына (нигез, стеналар, түшәмнәр, түбә). Крепостьны пластилиннан төзергә кирәк булачагын аңлата.
Күп санлы бердәй ташларны (кирпечләрне) пластилиннан ничек ясарга җыенуларын сорый (багана тәгәрәтергә, сыгылмалы таякчык белән тигез кисәкләргә бүләргә), крепость стена-ларына тәрәзәләр уярга, капкалар һәм бойницаларны әвәләп ясарга өйрәтә.
Эш эзлеклелеген ачыклагач, балалар эшкә тотына. Шөгыль азагында тәрбияче, крепость белән уйнау өчен, вак уенчыклар тәкъдим итә.
№ 94. Рәсем ясау: «Төзелеш»
Тәрбияче балаларга күптән түгел якындагы төзелешкә экскурсиягә баргач күргәннәрен искә төшерергә куша. Шулай итеп ул экскурсиядә күргәннәр буенча рәсем сюжеты төзүгә этәрә. Сораулар бирә:
- Бинаның ничә каты төзелгән?
- Йортның стеналары нинди төстә?
- Ничә подъезды бар?
- Төзелештә нинди машиналар эшли?
- Төзелеш машиналары башка машиналардан нәрсә белән аерыла?
- Аларда эшләүчеләрне ничек атыйлар?
- Төзелешнең алгы (урта, ерак) планында нәрсәләр урнашкан?
- Бу предметларны ничек сурәтләргә?
Тәрбияче ике-өч баладан нәрсә һәм ничек ясаячаклары турында сөйләүләрен сорый.
Балалар эшкә тотына. Шөгыль азагында рәсемнәр турында сөйләшәләр, кызыклы өстәмә элементларны табалар.
|
№ 95. Кору: «Кояшлы шәһәр архитекторлары»
Тәрбияче дусларына Кояшлы шәһәр моделен бүләк итәргә теләүче Белмәмешне алып керә. Белмәмеш ниятенә ирешә алмый һәм балалардан ярдәм сорый. Тәрбияче Белмәмеш төзеячәк Кояшлы шәһәрнең бик кызыклы булырга тиешлеген әйтә, чөнки ул гадәти, күңелсез йортлардан туйган. Аның дусларын бик тә гаҗәпләндерәсе килә.
Тәрбияче Белмәмешкә балаларның ярдәм итәргә теләүләрен әйтә. Архитектор профессиясе, аның җаваплы һәм иҗади хезмәте турында сөйли. Балалар бинаның һәм бөтен шәһәрнең матурлыгы, уңайлыклары, анда яшәүчеләрнең иминлеге архи-тектурадан бәйле булуын аңлаталар.
Тәрбияче балаларга Кояшлы шәһәрдә нинди йортлар төзеячәкләре турында уйларга һәм шул турыда сөйләргә тәкъдим итә. Балалар сөйләгәнне тыңлап, тәрбияче биналар конструкцияләрен ачыклый.
Балалар эшкә тотына. Тәрбияче Белмәмеш исеменнән сораулар биреп, балаларга ниятләрен тормышка ашырырга булыша.
Шөгыль азагында балалар биналар модельләренә бәя бирәләр, тәрбияче аларга дөньядагы гадәти булмаган йортлар фото-ларын күрсәтә. Белмәмеш балаларга ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтә.
№ 96. Рәсем ясау: «Барлык профессияләр мөһим»
Тәрбияче С. Михалковның «А что у вас?» шигырен укый
һәм әңгәмә үткәрү өчен сораулар бирә:
- Профессия нәрсә ул?
- Сез нинди профессияләр беләсез?
- Сезнеңчә, иң мөһим профессия нинди ул? Ни өчен?
Тәрбияче нәтиҗә ясый: «Барлык профессияләр кирәк - алар барысы да мөһим».
Табышмаклар әйтә (Р. Сәлах шигырьләре):
Үзе тимердән, үткен һәм тешле,
Өрәңге, тупыл, нараттан көчле.
Имән дә курка, син тотып килсәң,
Җавабын да әйт, әгәр төшенсәң. (Пычкы)
Үзе тимер болыт, Ишегалларын чистартам,
Тик бар тоткасы. Бөтен карларны көрим.
Түтәлләргә ясый Кар атышкан малайларга
Яңгыр боткасы. (Су сипкеч) Окоп казышып йөрим. (Көрәк)
Кечкенә генә бер кошчык,
Борыны корыч, койрыгы җитен.
Киемнәрең сүтелгәндә,
Ул булмаса бигрәк читен. (Энә белән җеп)
Үзе агач, башы тимер,
Кадакларны эчкә кертер. (Чүкеч)
Бәйләнгән, чәче тузган,
Ишегалдын биеп узган. (Себерке)
Шуннан соң шөгыльгә яңадан Белмәмешне һәм хезмәт кораллары тутырылган «сихри капчык» алып керә, әмма Белмәмеш предметларның кемнеке булуын белми. Тәрбияче балаларга Белмәмеш белән уйнарга тәкъдим итә. Балалар, капшап карап, төрле хезмәт коралларын һәм аның кайсы профессиягә каравын әйтәләр. Мәсәлән, чүмеч — пешекченеке, җепләр — тегүченеке, пумала — буяучыныкы, палитра — рәссамныкы һ. б.
Тәрбияче балаларга Белмәмеш өчен төрле профессия вәкилләрен һәм аларның эш коралларын, хезмәтләре өчен кирәкле машина рәсемнәрен ясарга тәкъдим итә.
Рәсемнең эчтәлеген, кәгазь битендә аны ничек урнаштыруны хәл иткәч, балалар эшкә тотына.
Шөгыль азагында балалар Белмәмеш белән бергәләп үз эшләрен карыйлар, профессияләрнең мөһимлеге турында сөйлиләр, рәсемнәрен Белмәмешкә бүләк итәләр.
№ 97. Кисеп ябыштыру: «Урман агачлары»
Тәрбияче балаларны язгы урманга чакырган хат укый.
Бөреләре бүрткән, беренче яфраклары ачылган агач иллюстрацияләрен карыйлар, яз фасылының гүзәллегенә сокланалар. Тәрбияче балаларга барлык агачларның да кәүсәләре, ботаклары, яфраклары (ылыслары) булуын төшендерә, аларның төрле төстә, формада, зурлыкта булуын искәртә.
Балалар каен агачын карыйлар. Каен - ак кайрылы бердән-бер агач. Аның яфраклары киртләч-киртләч, ботаклары нечкә, сыгылмалы, нәфис. Ябалдашы овал формада.
Ә чыршы ябалдашы өчпочмаклы. Кәүсәсе көрән, ботаклары яшел энәләр - кыска ылыслар белән капланган.
Агачларның өлешләрен кисеп ябыштыру алымнары турын-да бергәләп сөйләшәләр. Тәрбияче сораулар бирә:
- Материалларны ничек бүлгәләргә? (Ак һәм көрән турыпочмаклыклар дүрт кәүсә өчен, ачык һәм караңгы яшел төстә-ге турыпочмаклыклар дүрт ябалдаш өчен.)
- Агач кәүсәләрен ничек кисеп ясарга? (Турыпочмаклыкның озынча ягы буенча урталай кисәргә.)
- Каен ябалдашын ничек кисәргә? (Турыпочмаклыкны урталай бүләргә, бөгү сызыгыннан тоткан килеш өске почмагын түгәрәкләргә, аскы ягын киртләп кисәргә, киселгән ябалдашны төрле юнәлешләрдә бөкләп, кар бөртегенеке кебек итеп киртекләр ясарга, караңгы яшел төстәге турыпочмаклыкны шулар астына куярга.)
Тәрбияче агачларны шул тәртиптә кисеп ясарга тәкъдим итә. Ике-өч баладан нинди агачларны кисеп ясаячаклары, аларга хас үзенчәлекләрне ничек күрсәтәчәкләре турында сорый.
Эш вакытында иллюстрацияләр күрсәтеп, киңәшләр биреп ярдәм итә.
Шөгыль азагында барлык агачларны урман аланына туплый. Балалар агачларны атыйлар, матурлыкларына сокланалар.
№ 98. Рәсем ясау: «Маскарад» Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:
Күңелле, шау-шулы, Әнә ул - мушкетёр,
Маскалы әйлән-бәйлән, Менә ул - король,
Әй, маска, мин сине Кызыл итекле мәче.
Таныйм да шикелле. Мистер Икс, башкалар,
Кызыл калфак һәм бүре,
Патша кызы, фокусник.
Маскарадта бар да бар
Әкият геройлары.
Маскарад турында сөйли. Кешеләр төрле битлекләр киеп килә торган бәйрәмне «маскарад» дип атауларын әйтә. Төрле битлекләр күрсәтә. Битлекнең кешене башка берәүгә яки баш-ка нәрсәгә әверелдерүен аңлата һәм битлек рәсемен ясап карар-га тәкъдим итә:
- түгәрәк сызылган кәгазь битен алабыз, түгәрәкнең тышкы ягыннан өстә колаклар ясыйбыз (әгәр дә бу хайван рәсеме булса);
- күзләр арасында түгәрәк борын, аның астында авыз ясыйбыз;
- битлекне хайван тиресе төсенә буйыйбыз.
Тәрбияче И. Сарухановның «Маскарад» җырын куя. Буяулар, пумала белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерә, мөстәкыйль эш вакытында балаларга ярдәм итә.
Әзер эшләр күргәзмәсен оештырып, балалар битлекләрне таныйлар, җавапларын аңлаталар.
№ 99. Рәсем ясау: «Галәм»
Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:
Галәм чиксез, Галәмгә очканнар,
Галәм зәңгәр, Күргәннәр Җир шарын
Галәм ерак, Ерактан-ерактан.
Галәм серле. Сәламләп-сәламләп,
Галәмгә очарга, Җир шарын кочканнар.
Серләрен ачарга
Кешеләр теләгән.
Шуннан соң Галәм киңлекләре, күк җисемнәре, космонавт профессиясенең катлаулы булуы турында әңгәмә үткәрә. Космонавт А, Леоновның «Галәм таңы» иллюстрациясен күрсәтә. Бу картинаны ачык Галәмдә булган космонавт А. Леонов яса-вын һәм шул рәсем аша Галәмдәге кичерешләрен җиткерүен сөйли. Балаларның Галәм, күк җисемнәре, планеталар, алар-ның орбиталары турындагы белемнәрен ачыклый.
Галәм рәсемен ясарга тәкъдим итә. Рәсем эчтәлеген бергәләп хәл иткәч, Галәм рәсемен биттә ничек урнаштыруны, нинди төсләр файдалану дөресрәк булачагын аңлата, балаларны үз хыялларын, күзаллауларын эшкә җигәргә этәрә.
Шөгыль азагында балалар үз рәсемнәре турында сөйлиләр. Рәсемнәрне стендка куялар.
№ 100. Әвәләп ясау: «Космонавт»
Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:
Космонавт буласым килде
Скафандр киясем Һәм ракетага утырып.
Космосларга очасым.
Айлар, йолдызларны күреп,
Луноходта йөрисем,
Космоста бик кызык икән,
Шуны килде беләсем.
Космонавтика көне, космонавт профессиясенең кыенлыклары турында әңгәмә корып, А. Леоновның «Кеше планета өстендә» иллюстрацияләрен күрсәтеп, тәрбияче балаларның Галәмгә очу, беренче космонавт Ю. Гагарин турындагы белемнәрен ачыклый.
Шуннан соң космонавтларга очыш киемнәре — комбинезоннар, скафандр, бияләй, ботинка кидереп ясарга тәкъдим итә. Әвәләп ясау алымнарын күрсәтә (кеше сынын катнаш ысул белән әвәләп ясыйбыз):
- бер бөтен пластилиннан бер кисәк өзеп алып, башын һәм кулларын ясыйбыз;
- калган зур кисәкне тәгәрәтеп, цилиндр ясыйбыз, сыгылмалы таякчык белән бер очын кисәбез һәм бердәй ике аягын ясыйбыз;
- скафандр һәм кулларын ялгап, сылап куябыз;
- йомшаграк детальләрне: наушниклар, антенна, бияләйләрне әвәләп ясыйбыз (бияләй өчен кулларын йодрыклап, тигезләп куябыз), аннан соң аяк киемнәрен (аякларын астан бераз бөгеп, табаннарын ясыйбыз), аркасына кислород балло-нын ялгап куябыз;
- хәрәкәтен күрсәтү өчен, кулларын һәм аякларын бөгәбез, гәүдәсен борабыз яки бөгәбез.
Тәрбияче, һавада йөрергә чыккач, «Космонавтлар» дип аталган сюжетлы-рольле уен уйнарга тәкъдим итә.
№ 101. Рәсем ясау: «Киләчәк машиналары»
Тәрбияче музыка куя һәм шул көй астында балаларны Светофорлар иленә чакыра.
Балалар тәрбияче белән бергә төрле транспорт төрләрен карыйлар. Тәрбияче аларга Светофорлар илендәге тәртипне Светофорчык күзәтеп торуын аңлата. Ә Светофорчык, үз илендә чиста һава булсын өчен, кояш батареяларында эшләүче киләчәк машинасын уйлап табуы турында әйтә. Ул хәтта шул машинаның рәсемен дә ясаган икән, әмма явыз Фея рәсемне яшереп куйган. Тәрбияче балаларны Светофорчыкка киләчәк машинасын ясауда булышырга өнди. Балаларда күзаллау булдыру өчен, сораулар бирә:
- Машина нинди өлешләрдән торырга тиеш?
- Киләчәк машиналарының бу өлешләре хәзергеләреннән нәрсә белән аерылыр?
- Ул машиналарда өстәмә нинди детальләр барлыкка килер һәм алар нәрсәгә кирәк?
Тәрбияче киләчәк машинасының рәсемен ясарга һәм аның ничек эшләячәген Светофорчыкка сөйләргә тәкъдим итә.
Шөгыль азагында Светофорчык балаларга яңа идеяләре өчен рәхмәт белдерә.
№ 102. Кору: «Автопарк»
Тәрбияче автозавод конструкторларының машина «сызымнары »н (конструктор детальләрен җыю схемасын) җибәрүе турында әйтә һәм макетны билгели: шул сызымнар буенча машина модельләрен кору.
Балалар, сызымнарны карап, транспорт төрләре һәм аларның охшаш яклары (төп өлешләре, хәрәкәткә китерүче механизмнары бар һ. б.), ни өчен хезмәт итүләре турында сөйләшәләр.
Бер сызымны күрсәтеп, тәрбияче балалар игътибарын түбәндәгеләргә юнәлтә:
- Сызымдагы машина нинди өлешләрдән тора?
- Эшне башкарып чыгу өчен, конструктор нинди детальләр табып алырга тиеш?
- Машинаны нәрсәдән төзи башларга кирәк?
- Детальләрне ничек ялгарга, моның өчен нинди инструментлар кирәк булыр?
Шуннан соң кору этапларын билгели һәм балаларга үзләренә ошаган сызымны сайлап алырга куша.
Шул сызымнарны балалар өстәлгә җәеп куялар. Эш барышында тәрбияче аларга детальләрне ялгау ысулларын күрсәтә.
Шөгыль азагында тәрбияче модельләргә ихтыяҗ зур булачагы турында сөйли.
№ 103. Рәсем ясау: «Хуш исле чәчәкләр»
Тәрбияче балалар игътибарын тәрәзә төбендә чәчәк аткан миләүшә гөленә (яки башка гөлгә) юнәлтә.
Балалар тәрбияче белән бергә гөлләрне карыйлар, аларның матурлыгына, төсләр төрлелегенә сокланалар.
Тәрбияче әлеге үсемлекнең рәсемен ясарга тәкъдим итә. Бүген натурадан карап ясаячакларын аңлата. Ә натура бүлмә гөле булачагын әйтә. Рәсемдәге гөл тәрәзә төбендәге чын гөлгә охшасын өчен бик нык тырышырга туры киләчәген аңлата.
Шуның өчен гөлне яхшылап карарга, өйрәнергә кирәк:
- Үсемлек нинди: биекме яки тәбәнәкме, тармы яки киңме?
- Кәгазь битендә аны ничек урнаштырырга?
- Кайсы зуррак һәм киңрәк: үсемлекме, әллә гөл чүлмәгеме?
- Яфраклары күбрәкме, әллә чәчәкләреме?
- Яфраклары (чәчәкләре) ничек урнашкан?
- Яфраклар (чәчәкләр) нинди формада?
- Чәчәкләр барысы да күренәме? Бер-берсен капламыйлармы?
Тәрбияче буяу төсләренең ачык һәм караңгы төсмерләрен табу ысулларын күрсәтә:
• күбрәк су кулланып сыеклыйбыз;
• кара төс тамчысы тамызып, караңгырак төсләр табабыз. Таҗ яфракларын ясау алымнарын исләренә төшерә: бөтен пумала белән, пумала очы белән, сылап-сылап. Балалар ясау алымын сайлыйлар.
Шөгыль азагында тәрбияче үзләре ясаган гөлне тәрәзә төбендәге гөл белән чагыштырырга тәкъдим итә. Балалар иң охшаш рәсемнәрне табалар.
№ 104. Кисеп ябыштыру: «Витамин әфлисуннар»
Тәрбияче кот Матроскиннан һәм Шариктан килгән хатны укый. Дядя Фёдор авырып киткән икән. Шуңа күрә Простоквашинога, витаминлы җиләк-җимешләр тутырып, посылка җибәрергә кирәк, ә аны балалар үзләре ясаячак.
Тәрбияче витаминнар турында, аларның нәрсәләрдә булуы хакында әңгәмә үткәрә. Витаминлы җиләк-җимешләрнең берсе әфлисун яки лимонны урталай киселештәге формасын үзәге аша берничә кат бөкләнгән бер төстәге кәгазьдән кисеп алу ысулларын өйрәтә:
- ачык сары төстәге квадрат кәгазь битен диагональ буенча кар бөртеген ясагандагы сыман итеп бөклибез;
- өчпочмакның ян-якларын тигезлибез (түгәрәк форма ки-леп чыксын өчен);
- ян-якларыннан өчпочмаклы киртекләр ясыйбыз (өске ягына параллель итеп уртасына таба һәм аска кадәр кисеп төшәбез, икенче ягында да шулай ук эшлибез);
- ачык сары төстәге кәгазьне ябыштырабыз — урталай кис-кән лимон килеп чыгар.
Тәрбияче, балаларның белемнәрен ачыклау өчен, сораулар бирә:
- Бөтен әфлисунны (лимонны) ничек урталай кисәргә?
- Кәгазьдә урталай киселгән әфлисунны ничек кисеп алырга?
- Әфлисуннарны кәгазь битендә ничек урнаштырырга?
Тәрбияче балаларга ярдәм итә, кәгазьне бөгү схемаларына игътибарларын юнәлтә. Эшкә анализ ясаганда, әфлисуннарның (лимоннарның) дөрес киселешенә, кәгазь битендә матур итеп урнаштырылышына игътибар итә.
№ 105. Рәсем ясау: «Натюрморт»
Тәрбияче төркемгә Хәбри бабайдан килгән посылка һәм хат алып керә. Хатта: «Исәнмесез, балалар! Карчыгым Миңзифага бүләк әзерлисем килә. Күптән түгел бер журналда төрле җиләк-җимеш рәсемнәрен күрдем. Шул алма, груша, чияләрне минем дә ясыйсым килде, әмма булдыра алмадым. Миңзифа әби яраткан җиләк-җимешләрне сезгә посылка белән җибәрәм», - дип язылган.
Тәрбияче балалардан Хәбри бабайга ярдәм итүләрен үтенә.
Эшкә тотынганчы сораулар бирә:
- Кайсыларыгызның сынлы сәнгать музеенда булганы бар?
- Анда нәрсәләр күрдегез?
- Картиналар кайда саклана?
- Аларны кем ясый?
Шуннан соң балаларны рәссам остаханәсенә чакыра. Бала-лар мольберт, палитра, пумала, буяу, карандашларны карыйлар, исемнәрен атыйлар, предметларның вазифаларын аңлаталар.
Тәрбияче перспектив планның методик алымнарында искә алынган картиналарны күрсәтә һәм балаларның аларда нәрсәләр күрүләрен әйттерә. Шундый предметлар бергә туплап сурәтләнгән картиналарны ничек атауларын сорый.
Шуннан соң натюрмортны ничек ясаулары турында сөйли: «Натюрморт өчен рәссам иң элек предметлар туплый, аларны матур итеп урнаштыра, гади карандаш белән нәзек сызыклар-дан шул предмет контурларын сызын чыга, тиешле төсләрне сайлап, контур эчләрен буйый. Рәсемне натура белән чагыш-тыра. Натюрмортта предметларның кайберләре тулысыңча күренми, чөнки алар бер-берләрен каплан торалар».
Тәрбияче балаларга натюрморт ясарга тәкъдим итә һәм остаханәгә чакыра. Балалар рәсем ясау өчен алдан әзерләнгән кирәк-яраклар куелган өстәлләр артына утыралар.
Балалар тәрбияче белән бергә Хәбри бабай җибәргән җиләк -җимешләрне карыйлар, аларның исемнәрен рус һәм татар телләрендә әйтәләр, рәсем ясау эзлеклелеген кабат ачыклап чыга-лар. Тәрбияче балалар игътибарын җиләк-җимешләрнең төс һәм формаларына юнәлтә, чөнки алар натюрмортны шул төс һәм төсмерләр (салкын һәм җылы) белән ясаячаклар.
Балаларның мөстәкыйль эшләүләре П. И. Чайковскийның «Времена года» музыкасы астында бара. Тәрбияче әледән-әле балалар игътибарын натурага юнәлтә.
Шөгыль азагында балалар бер-берсенең эшләренә анализ ясыйлар һәм рәсемнәрен Хәбри бабайга җибәрәләр.