Откуда приходит Новый год? 5 глава




Әңгәмә үткәрү өчен сораулар бирә:

- Кору материалының кайсы детальләреннән йөртү өлешен (яки кабинасын, кузовын, көпчәкләрен, фараларын) ясарга була?

- Пластина, кубикларны нәрсә белән алыштырырга мөмкин?

- Нинди маркалы машина корырга телисез?

- Нинди детальләр кирәк булыр?

- Йөк машинасы нәрсә ташыячак?

Тәрбияче балаларга үзләре корган йөк машиналары паркын булдырырга тәкъдим итә. Ясалачак йөк машинасы моделен уйларга, кирәкле кору материалын сайларга, җитешмәгән материалны нәрсә беләндер алыштырырга кирәк булачагын искәртә. Эш башлана. Эш барышында тәрбияче уенчык машина модельләрен, иллюстрацияләр күрсәтеп ярдәм итә, машиналарның нык булырга тиешлеген аңлата.

 


Шөгыль азагында әзер йөк машиналарын бергәләп карыйлар, аларга яңа исемнәр бирәләр, аларның вазифаларын рус телендә әйтәләр: «Моя машина везёт овощи (кирпичи, окна, продукты и др.)».

№ 33. Рәсем ясау: «Йөк машинасы»

Тәрбияче шәһәрнең төп төзелешләре барган урыннарга видео яки иллюстрация чаралары белән «экскурсиягә чыгарга» тәкъдим итә. Төзелеш вакытында кулланылган материаллар турында фикер алышалар. Төзелештә кирәк булачак йөк машиналары (КамАЗ, ГАЗ, КрАЗ һ. б.) фотографияләре, иллюстрацияләре күрсәтә. Фотографияләрне караганда, машиналар төзелешенә игътибар юнәлтә. Балалар узган шөгыльдә хәтердә калганнар буенча йөк машиналары өлешләрен атыйлар (барлык машиналарда да йөртү өлеше, кабина, кузов, көпчәкләр, фаралар бар). Тәрбияче балаларны аерым бер өстәл артына дәшә һәм рәсем ясап күрсәтә:

• кәгазь битенең аскы өлешендә горизонталь сызык үткәрәбез, бу машинаның йөртү өлеше булачак;

• йөртү өлешенең алгы ягына квадрат рәвешендәге ка-бина ясыйбыз, аның алгы яктагы өске почмагы түгәрәкләнеп килә;

• кабина артында турыпочмаклы кузов ясыйбыз;

• йөртү өлешенең астына көпчәкләр ясыйбыз;

• кабинада квадрат тәрәзә булырга тиеш;

• машинага төялгән йөкне үзебез уйлап ясыйбыз.

Тәрбияче балаларга шул эзлеклелектә йөк машинасы рәсемен ясарга куша. Эш барышында балаларга ярдәм итү максатында әйтеп җибәрә, ясап күрсәтә. Ясаган машиналарның кайда хезмәт итәчәкләрен сорый. Балалар рәсемнәрен караганда, машиналарның завод конвейерыннан төшкән сыман шома, тигез, матур булуларына игътибар юнәлтә. Балаларга бу машиналар өчен маршрутлар төзергә тәкъдим итә, нинди төзелеш материалларын шәһәрнең кайсы төзелешләренә илтәчәкләрен уйларга куша.

№ 34. Кисеп ябыштыру: «Лалә чәчәкләре чигелгән алъяпкыч»

Тәрбияче төркемгә инде балаларга таныш булган Маня һәм Әнисә әбиләрнең сандыкларын алып керә. Балаларга ул сандыкларда элекке заманнарның матур киемнәре, көнкүреш әйберләре саклануын әйтә. «Менә бүген дә сандыктан чигелгән әйберләр табып алабыз», — дип, алган бер әйберне атый бара (түбәтәй, калфак, күлмәк, яулык, эскәтер һ. б.). Балалар белән бергәләп аларны карыйлар, нәрсәгә кирәк булуларын әйтә баралар. Тәрбияче сораулар бирә:

- Чигешләр ничек эшләнгән?

- Бизәк нинди элементлардан эшләнгән?

- Әлеге әйберләрне чиккәндә, осталар нинди төсләр кулланган?

Тәрбияче әлеге әйберләрнең татар милли чигеше белән бизәлүенә игътибар юнәлтә. Балаларга алъяпкыч чигү өчен милли бизәк үрнәген ясарга куша. Алъяпкычны караганда сораулар бирә:

• Алъяпкычның кайсы өлеше чигешләр белән бизәлгән?

• Алъяпкыч итәгендәге бизәк ничек урнаштырылган?

• Нинди төсләр кулланылган?

• Бизәкне ясаганда, нинди элементлар кулланылган?

Эш эзлеклелеген бергәләп хәл итәләр:

- урталай бөкләнгән турыпочмаклыктан ничек итеп лалә кисеп булуын искә төшерәләр;

- турыпочмаклыкны шулай ук урталай бөкләп, бөгү сызыгыннан тоткан килеш, дугалап яфраклар кисәргә;

- бизәкне алъяпкыч итәгенә дугалап салырга;

- үзәктә эрерәк элементлар булыр;

- бизәкне бик пөхтә итеп, рәсемне бозмыйча ябыштырырга.

Тәрбияче кисеп ябыштыру эшен башларга тәкъдим итә. Балалар эшкә тотыналар. Тәрбияче балаларга кайчы белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерә:

- кайчыны алга каратып, күкрәк биеклегендә тотып эш-либез;

- кайчы урынында тора, кәгазь генә йөртелә;

- кисеп бетергәч, кайчыны аскуймага алып куябыз. Тәрбияче, кирәк очракта, балаларга ярдәм итә.

Шөгыль азагында эшләр җыеп алына, тактага элеп куела. Балалар белән бергәләп бизәкләргә бәя бирәләр. Иң яхшыларын аерып әйтәләр.

№ 35. Рәсем ясау: «Купшы күлмәк»

Тәрбияче табышмак әйтә:

Баш-аяксыз — буе бар,
Гәүдәсе юк — кулы бар. (Күлмәк)

Табышмак җавабы табылганнан соң, бүгенге шөгыль тема-сы нәрсәгә багышлануы турында сораша, Маня һәм Әнисә әбиләрнең сандыгын ачып, аннан сарафан, кокошник, яулык, эскәтер ала һәм аларны татар һәм рус телләрендә атый. Бала-ларга рус милли костюмы моделен үзләре уйлап ясарга тәкъ-дим итә. Сораулар бирә:

- Хатын-кыз костюмы нәрсәләрдән тора? (Кофта, сарафан, изү, иңбашлар, җиңнәр, итәк һ. б.)

- Сарафанда рус милли бизәге кайда урнашкан? (Иллюстрациядәге һәм сандыктан чыккан сарафаннарны карап, балалар җавап бирәләр.)

- Бизәкләр ничек башкарылган? (Чигеп.)

- Бизәк нинди элементлардан тора? (Сарафанны карап җавап бирәләр.)

- Чигү өчен, осталар нинди төсләр кулланган? (Карап җавап бирәләр.)

Тәрбияче балалар игътибарын әлеге предметларның рус милли чигеше белән бизәлүенә юнәлтә. Балаларга милли бизәк үрнәге төшерелгән кабатланмас рус милли костюмы моделен уйлап табарга тәкъдим итә. Аңлатып эшләп күрсәтә:

• кәгазь битенең өске өлешендә дугалап муенын ясыйбыз;

• муеннан ике якка тигез сызык белән иңбашларын үткәрәбез;

• иңбашларыннан аска таба дугалап җиң төбен сызабыз;

• җиң төбеннән аска таба киң итәк ясыйбыз;

• сарафан итәген чигеш белән бизибез;

• бизәкнең төсләрен, элементларын, урнаштыру рәвешен үзебез күзаллаганча ясыйбыз.

Эш барышында тәрбияче кирәк очракларда ярдәм итә.

Шөгыль азагында барлык эшләрне дә бергә туплый, күргәзмә оештыра. Балалар бер-берсенең эшләрен карыйлар. Тәрбияче аларны заманча милли кием дизайнерлары дип мактый. Кием өлешләрен рус телендә әйтүләрен сорый.

№ 36. Рәсем ясау: «Әкияти йорт»

Тәрбияче балаларга «Рукавичка» («Бияләй») дигән украин халык әкиятеннән өзек укый: «Шёл дед лесом, а за ним бежала собачка. Шёл дед, шёл, да и обронил рукавичку. Вот бежит мышка, влезла в эту рукавичку и говорит:

- Тут я буду жить».

Шуннан соң әкияти йортлар турында әңгәмә үткәрә, сорау­лар бирә:

- Бияләй шулкадәрле хайван өчен йорт була аламы?

- Тагын кайсы әкиятләрдә шундый сәер йортлар турында сөйләнә?

- Әкияти йортларның нинди охшаш яклары бар? (Йорт булырга тиешле бөтен өлешләре дә бар.)

- Алар гадәти йортлардан ни белән аералар? (Сәер, гадәттән тыш формалары, өстәмә детальләре белән.)

- Әкияти йорт һәм анда яшәүчеләр арасында уртаклыклар бармы?


- Карбикә, Чипполино, Алтын балык, Кыш бабай, Шүрәле, Су анасы, Камыр батырның йортларын сез ничек күзаллыйсыз?

Тәрбияче үзләре теләгән әкият, мультфильм герое өчен әкияти йорт рәсемен ясарга тәкъдим итә. Балаларга йортның стеналары, тәрәзәләре, ишекләре һәм түбәсе нинди булачагын, төсен, нәрсәдән төзеләчәген уйларга куша.

Эш барышында өстәмә сораулар биреп, әйтеп җибәреп ярдәм итә.

Шөгыль азагында балалар ясаган рәсемнәрне тактага элә. Балалар белән бергәләп иң матур, гадәти булмаган йортны табалар. Һәр йортны кем ясавын белергә тырышалар.

№ 37. Әвәләп ясау: «Сертотмас үрдәк»

Тәрбияче А. Алишның «Сертотмас үрдәк» әкиятенә иллюстрацияләр күрсәтә һәм укый башлый: «Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр йә бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим», — дип башлап китә торган булган ул сүзен».

Шуннан соң сораулар бирә:

- Бу әсәр нәрсә турында?

- Төп герое кем?

- Үрдәк үз юлында кемнәрне очрата?

- Аның белән ниләр була һәм ни өчен?

Балаларга әкиятнең бер эпизодын әвәләп ясарга тәкъдим итә. Персонажларны ничек ясау турында сөйләшәләр:

- Үрдәкне ничек әвәләп ясарбыз? (Аерым өлешләрен ясыйбыз, аларны бер-берсенә тоташтырып, ныгытып ялгыйбыз; яки зур бер йомарламны тарткалап, башын, койрыкларын һәм, чеметеп, борынын ясыйбыз.)

- Үрдәкнең артка борылып каравын, җим чүпләвен ничек итеп ясарбыз?

- Үрдәк юлында очраган җәнлекләрне ничек ясарбыз? (Аерым өлешләрен ясыйбыз, аларны бер-берсенә ялгап ныгытабыз яки гәүдәләре белән тәпиләрен бер йомарлам пластилин-ны багана итеп тәгәрәтеп, очларын кисәбез һәм башын, койрыгын ялгыйбыз.)

Эш барышында балаларга әйтеп җибәреп, үзе дә ясап күрсәтеп ярдәм итә.

Шөгыль азагында барлык эшләрне Дә җыеп ала. Балалар ул җәнлекләрне әкият эчтәлеге буенча тезәләр.

№ 38. Рәсем-коллаж ясау: «Көз белән хушлашу»

Тәрбияче балалардан көз турында нинди шигырьләр белү-ләре турында сорый. Берничә баланы сөйләтә. Аннан соң үзе И. Солтан шигырен укый:

Көз

Кояш офык ишегеннән Кояш аларны җылытып,
Керергә кыймый тора, Озатты ерак юлга.
Йөзен борды, колак салды Артларыннан, яулык болгап,
Торналар тавышына. Болыт килә авылга.

«Торыйк-торыйк, торыйк-торыйк», - «Исән-сау барып җитегез», -Китеп бара торналар. Диде дә торналарга,
Соңгы кат авыл өстендә Йомшак күңелле шул болыт
Нур белән коеналар. Әй тотынды еларга...

Тәрбияче балалар белән көз фасылы, көз көне басу-кырларда, бакчалардагы хезмәт, җыеп алынган игеннәр, җиләк-җимешләр, яшелчәләр турында әңгәмә кора, фотографияләр, иллюстрацияләр күрсәтә. Аннан соң әлеге ел фасылы турындагы күзаллауларын, хис-кичерешләрен, төрле материаллар белән гәүдәләндереп, коллаж төзергә тәкъдим итә. Киптерелгән үсемлекләрдән төрле сурәтләр ясаячакларын аңлата (сабак-яфракларны акбур белән ясап бетерсәк, алар яткан җирән кәгазь бите кишергә әверелер, яшел кәгазь битен дәвам итеп кәүсә ясасак, агач килеп чыгар, төрле зурлыктагы яфраклардан хайваннар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр сурәтен җыярга була). Тәрбияче балаларның нәрсә ясарга теләүләре белән кызыксына, һәм ул коллажны ясау ысулы турында бергәләп фикер алышалар.

Шөгыль азагында балалар үзләре ясаган эшләргә бәя бирәләр һәм «Көз белән хушлашу» күргәзмәсен оештыралар.

№ 39. Табигый материалдан кору: «Гаҗәп кешеләр»

Тәрбияче балалардан 3. Александрованың «Смешные человечки» шигырен искә төшерүләрен сорый (кара: Иллюстратив материал. - 53 б.).

Аннан соң шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү өчен со-раулар бирә:

- Бу шигырьнең төп геройлары кемнәр?

- Балалар әниләреннән башка көнне ничек үткәргәннәр?

- Гаҗәп кешеләрне сез ничек күз алдына китерәсез?

- Гаҗәп кешеләрне ничек сурәтләп булыр?

Тәрбияче гаҗәп кешеләрне имән чикләвекләреннән һәм ботакларыннан ясарга тәкъдим итә. Алдан әзерләп куелган шундый үрнәкләргә игътибарларын юнәлтә. Аларны караганда әңгәмә оештыру өчен сораулар бирә:

- Гаҗәп кешеләрнең гәүдә өлешләре нинди материаллардан ясалган?

- Алар ничек ялганган, беркетелгән?

- Кешеләр «хәрәкәтләнсен» өчен, ботакларны (кул һәм аякларны) ничек урнаштырырга кирәк?

Тәрбияче эш барышын аңлата һәм үзе дә ясап күрсәтә:

• зур имән чикләвегенә (гәүдәгә) ботак (муен) белән кечерәк имән чикләвеген (баш) тоташтырабыз;

• зур имән чикләвегендәге әзерләнгән тишемнәргә (кул, аяк урыннары), пластилин белән беркетеп, ботакларны (кул, аякларны) тыгабыз;

• кул, аякларны урнаштырганда, кешенең тору рәвешен (позасын) уйлап эшләргә кирәк;

• пластилиннан күзләрен, авыз, борын, колакларын, чәчләрен ясап ябыштырабыз;

• башына пластилин белән имән чикләвегенең эшләпәсен (берет) беркетеп куябыз;

• шарчыклар (кул чуклары) тәгәрәтеп, аларны ботакларга (кулларга) ялгыйбыз;

• шарчыклар (ботинкалар) тәгәрәтеп, аларны ботакларга (аякларга) ялгыйбыз;

• кием элементларын, өстәмә предметларны мөстәкыйль уйлап ясыйбыз.

Тәрбияче балаларның мөстәкыйль эшләп, иҗади якын килүләрен, кызыклы образлар сайлауларын хуплый. Эш төгәлләнгәч, үзләре әзерләгән кеше турында кечкенә хикәя төзеп сөйләргә куша. Шөгыль азагында балалар иң кызыклы һәм пөхтә эшләрне сайлап күрсәтәләр.

Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:

Әкәлә баш, күркә гәүдә, Көлеп кенә торабыз без,
Чыбыктан аяк-куллар, Бик кечкенә булсак та,
Урман кунаклары бит без, Оста куллар безне ясый,
Без бит урманда туган. Ә безгә шулай ярый.

№ 40. Рәсем ясау: «Виноград тәлгәше» (бөке белән баскалау)

Тәрбияче Г. Виеру (Р. Сәлах тәрҗемәсе) шигырен укый:

Виноград тәлгәше

Йөзем ботаклары Антеннага менәр,

Кая кадәр үсә? Кояшка да күчәр.

Диварга да җиткән, Тагын да зур булып,

Түбәдән дә өстә. Җимешләре пешәр.

 

Тәрбияче балалардан шигырьдә нинди җиләк турында сөйләнүен сорый. Аның тәлгәш-тәлгәш булып өлгерүенә игътибар юнәлтә. Балаларга виноград үсә торган Молдавия иле турында, бу кояшлы илдә яшәүче молдаван халкы турында кыскача сөйли.

Сусыл, баллы виноград тәлгәшен гадәти булмаган ысул - бөке белән баскалап ясарга тәкъдим итә. Балалар белән тәлгәшне карап, тәрбияче эш эзлеклелеген аңлата һәм ясап күрсәтә:

• шәмәхә, яшел, сирень төсендәге акварель буяуларга берәр тамчы су тамызабыз;

• виноград җиләкләрен бөке беләк басып ясыйбыз, аларны бит уртасына тәлгәш итеп урнаштырабыз;

• шәмәхә һәм сирень төсләрен кулланабыз;

• пумаланы яшел төс төсмерләренә манып, өрәңге яфрагы-дай яфрак һәм сабак ясыйбыз.

Тәрбияче балаларга, бөке белән басып сурәт ясау ысулын искә төшереп, виноград тәлгәшен ясарга тәкъдим итә. Тәрбия-че балаларның мөстәкыйльлекләрен, төсләрне яраштыра белү-ләрен, иҗади эшләүләрен хуплый. Шөгыль азагында балалар иң пөхтә ясалган матур тәлгәшләрне сайлап күрсәтәләр.

№ 41. Кисеп ябыштыру: «Кызык клоуннар»

Тәрбияче табышмак әйтә (Р. Сәлах шигыре):

Циркта кеше көлдерә,
Кызыл чапан уранган.
Борыны - шар, күзләре - зур,
Мыеклары буялган. (Клоун)

Әңгәмә үткәрү өчен, сораулар бирә:

- Кем ул клоун? (Цирк артисты.)

- Клоун нинди булырга тиеш?

- Клоун нәрсәләр эшли белергә тиеш?

- Клоун башка артистлардан нәрсә белән аерыла?

Аннан соң клоун иллюстрацияләрен карарга тәкъдим итә һәм сорауларын дәвам иттерә:

- Барлык клоуннар да кайсы яклары белән охшаш була? (Ачык төстәге кызыклы костюмнар, әкәмәт париклар, битлә-рендә грим.)

Шөгыль өчен әзерләмәләрне караганда, тәрбияче, балалар белән бергәләп, аларның ни өчен кирәк булуын ачыклый (кло-ун йөзен ясау өчен, 5x5 см лы квадрат, гәүдәсе өчен 10x6 см лы турыпочмаклык, 7x8 см лы ике төрле ачык төстәге 2 буй кәгазь, «иҗат тартмасы» һәм аңа салынган ачык, фактуралы, шома кәгазь кисәкләре - болары ботинкалар, парик, кием бизәкләре өчен кирәк булачак). Клоунны ясау өчен, кисү алымнарын искә төшерә:

• клоун башын ясау өчен, квадрат кәгазь битенең почмак-ларын салмак кына түгәрәкләп кисәбез;

симметрияле гәүдәсен ясау өчен, турыпочмаклыкны озынча ягы буенча урталай бөклибез, бөгү сызыгыннан тотып, аяк-куллары белән ярты гәүдәсен кисәбез;

• турыпочмаклыкны кыска ягы буенча урталай бөкләп, бөгү сызыгыннан тотып, бер учны кисеп ясыйбыз;

• ачык төстәге, фактуралы, шома кәгазь кисентеләре салынган «иҗат тартмасы»нда клоун паригы һәм костюмы өчен кирәкле нәрсәләрне табабыз.

Тәрбияче балаларга эшкә тотынырга куша. Кирәк чакта аларга ярдәм итә. Инициатива һәм мөстәкыйльлекне хуплый.

Шөгыль азагында балалар ясаган клоуннар стендка куела. Балалар әзер эшләрне карыйлар һәм үз клоуннары турында кызыклы хәлләр сөйлиләр.

№ 42. Рәсем ясау: «Дуслык әйлән-бәйләне»

Тәрбияче балаларга төрле халыкларның милли киемнәре иллюстрацияләрен күрсәтә һәм Б. Рәхмәт шигырен укый (кара: Иллюстратив материал. — 47 б.).

Тәрбияче балалардан шигырь герое дусларының исемнәрен сорый. Безнең республикабызда яшәүче милләтләрне атый. Төрле халыкларның милли киемнәре иллюстрацияләрен күрсәтә. Планетабызда төрле милләт халыклары яшәве, һәр халыкның үз теле, традицияләре, гореф-гадәтләре һәм милли киемнәре булуы турында сөйли.

Һәр милли кием үзенчә кызыклы, аларның кайберләре безгә таныш (рус һәм татар милли киемнәре), ә кайберләре безгә сәеррәк тоела (мәсәлән, шотланд ирләре милли костюмы). Тәрбияче балаларга «Дуслык әйлән-бәйләне» дигән гомуми эш башкарырга тәкъдим итә. Әлеге әйлән-бәйләндә дөнья халык-лары кулларын күтәргән хәлдә тынычлык биюен башкаралар.

Тәрбияче үрнәкне яки иллюстрацияләрне карарга тәкъдим итә һәм сораулар бирә:

- Кеше сынын нәрсәдән ясый башларбыз?

- Гәүдә өлешләрен нинди формада ясарбыз?

- Аларны ничек урнаштырырбыз?

Кешеләрнең симметрияле хәрәкәтләрен ничек рәсем итеп ясарга икәнен күрсәтә:

• кәгазь битенең өске өлешендә нечкә сызыклар белән овал

• рәвешендәге башын ясыйбыз;

• аннан дәвам итеп муенын;

• муеннан дәвам итеп иңбашларын ясыйбыз;

• милли күлмәк яки сарафан «кидерәбез»;

• кешене кулларын өскә күтәреп ясыйбыз;

сарафаннан түбәнрәк милли аяк киемнәре кидерелгән аяклары булыр;

• киемне милли орнамент белән бизибез;

• баш киемен (калфак, кокошник, яулык) ясыйбыз;

кешеләрнең чәчләре бөдрә яки туры, толымлап үрелгән яки кыска итеп киселгән була (кара, сары, коңгырт чәчләр);

• йөзләрен, күзләрен үзебез күзаллаганча ясыйбыз. Тәрбияче балаларга эшкә тотынырга куша, ничек ясаячак-лары турында кызыксына.

Шөгыль азагында эшләрне тактага җыя. Балалар таныш милли костюмнарны атыйлар.

№ 43. Рәсем ясау: «Табышмак хат»

Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:

Хатлар була күптөрле,
Тик мондый хат бик сирәк,
Зирәкләргә, тапкырларга
Бу хатны уку кирәк.
Ниләр язылган анда?
Табышмак хатның җавабын,
Әйдә, тиз әйтеп кара!

Аннан соң илебезнең төньягында Бурятия Республикасында яшәүче малайдан килгән хатны күрсәтә. Аның исеме Баатар, татарча әйткәндә, Баһадир, русча - Богатырь. Ул да балалар бакчасына йөри, аларда кыш бик озын, кар күп була икән. Малай төрле уеннар уйнарга ярата һәм, кышкы уеннары турында хат язып салыр иде дә, әлегә яза белми. Шуңа күрә рәсем ясарга җыена. Хатта кышкы уеннар шартлы билгеләр (шифрлар) белән күрсәтелгән, аларның нәрсә аңлатуын уйлап табарга кирәк (һәр чертоног, ягъни таяну сызыгы нәрсәгә хезмәт итә?). Тәрбияче кар йомарламын тәгәрәтүче кеше рәсемен таяну сызыгы буенча ясап күрсәтә.

Ак кәгазь битендә кайсы төстәге карандаш эзе беленми диярлек? Ул балалардан башта шуны белешә һәм аңлатуын дәвам итә:

• шул карандаш белән кәгазь битенең өске өлешендә нечкә

• сызыклар белән овал баш ясыйбыз;

• баштан түбәнрәк муенын сызабыз;

• муен турысыннан иңбашларын үткәрәбез;

• алардан бераз иелебрәк торган гәүдәсен ясыйбыз;

• иңбашлардан дәвам итеп, терсәктән бөгелгән кулларын ясыйбыз;

• гәүдәдән дәвам итеп, ярым бөгелгән аякларын ясыйбыз;


• кулларына кар йомарламы тоттырабыз;

• шушы әзер фигурага куртка, чалбар, киез итек, бүрек, шарф һәм бияләйләр кидерәбез.

Тәрбияче балаларга үз өстәлләрендә яткан хатларга игътибар итәргә һәм хат геройларының нишләүләрен ачыкларга куша. Ачыкланган фигураларга кышкы киемнәр «кидереп», уен өчен кирәкле предметларны ясап бетерергә тәкъдим итә.

Мөстәкыйль эш барышында балаларның ничек эшләүләрен күзәтә, иҗади омтылышларын, төсләрне яраштыра белүләрен хуплый.

Шөгыль азагында балалар бер-берсенең эшләрен карыйлар.

Тәрбияче чиста-пөхтә итеп буялган, җете төстәге, матур киемнәр кидерелгән кеше рәсемнәрен аерып күрсәтә. Балаларга үзләре ясаган рәсем турында сөйләргә тәкъдим итә. (Минем рәсемемдәге малай тимераякта шуа.) Кайбер балалардан рус телендә сөйләтә. (Мальчик катается на коньках.)



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-12-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: