Откуда приходит Новый год? 6 глава




№ 44. Әвәләп ясау: «Балалары белән песи»

Тәрбияче Б. Рәхмәт шигырен укый: (кара: Иллюстратив материал. — 61 б.). Балалардан шөгыль темасын аңлап алуларын белешә. Песи һәм аның баласын әвәләп ясарга тәкъдим итә. Үрнәкне күрсәтеп, өлешләрен әвәләп ясау ысуллары турында сораша. Әвәләп ясау эзлеклелеген аңлата һәм эшләп күрсәтә:

• балчык йомарламын зур һәм кечерәк ике кисәккә бүләбез;

• зур кисәктән песинең гәүдәсен һәм тәпиләрен ясыйбыз: шар әвәләп, аны багана итеп тәгәрәтәбез, багана очларын сы-гылмалы таякчык белән кисәбез дә шул өлешләрдән тәпиләр ясыйбыз, кискәннән калган урта өлешне дугалап бөгәбез, тәпи-ләрне шуңа беркетәбез;

• кечерәк йомарламны да ике кисәккә бүләбез;

• бер өлешеннән шар итеп тәгәрәтеп башын ясыйбыз, чеметеп һәм очлайтып, колакларын ясап куябыз;

• башны гәүдәгә ялгап сылап куябыз;

• калган балчык кисәгеннән койрыгын ясап, гәүдәгә ялгап сылап куябыз;

• койрыгын өскә яки аска каратып ясарга була;

• башын як-якларга яки артка борырга була;

• атлаган рәвештә ясасак, ул «китеп барыр», аякларын алга сузып куйсак, «ятар»;

• сыгылмалы таякчык белән йоннарын ясап куярга мөмкин.

Тәрбияче балаларны эш өстәлләре янына дәшә һәм, үзе аңлатканча итеп, песине һәм аның баласын әвәләп ясарга тәкъдим итә. Ярдәм итә, әйтеп җибәрә, эшләп күрсәтә. Шөгыль азагында эшләрне җыеп ала, балалар бер-берсенең эшләрен күреп сокланалар.

№ 45. Рәсем ясау (гадәти булмаган эш алымнары): «Кышкы урман»

Тәрбияче Б, Рәхмәт шигырен укый (кара: Иллюстратив материал. - 63 б.). Ул балалар игътибарын Б. Рәхмәтнең кыш килүен гади һәм матур сурәтләвенә юнәлтә. Әлеге күренешне рәсем итеп ясарга тәкъдим итә. Әмма гадәти булмаган ысул белән ясаячакларын кисәтә. Балаларны өстәл янына дәшә, коктейль таякчыгы белән рәсем ясап күрсәтә һәм гамәлләрен аңлатып бара:

тәрәзәдән күренгән агачларны ясау өчен, ак кар төсендәге кәгазь битендә (аскы өлешендә) буяу тамызабыз, таякчык алып, буяу табын өреп, агач кәүсәсен ясыйбыз, аны таякчык белән якякка сузып җибәреп, ботакларны өскә юнәлтәбез;

аның янәшәсендә тагын буяу тамызабыз, таякчык белән өреп, як-якка таратабыз, ботакларны өскә таба өрәбез дә -куак килеп чыга.

Тәрбияче балаларга салкын кыш килү күренешен үзләре күзаллаганча ясарга тәкъдим итә, ничек күзаллаулары турын-да белешә һәм таякчык белән рәсем ясау ысулы турында сораша.

Эш барышында тәрбияче балаларга ярдәм итә, кабат-кабат эшләп күрсәтә.

Шөгыль азагында барлык эшләрне дә келәмгә җыеп, матур ак карлы кыш күренешләре белән хозурланалар.

№ 46. Кәгазьдән кору: «Биек һәм тәбәнәк чыршылар»

Тәрбияче табышмак әйтә һәм җавабын рус телендә әйтүләрен сорый:

Җәй дә, кыш та бер төстә. (Ель)

Угадать её не сложно.
Только будьте осторожны! —
Вся она в иголках!
Но не ёжик -... (ёлка)

Тәрбияче балалардан чыршыны ничек һәм нәрсәдән ясап булуы турында сорый, кәгазь белән эшләргә тәкъдим итә. Шулай ясалган чыршыны күрсәтә, сораулар бирә:

- Чыршы ничә өлештән тора? (Өч.)

- Ул өлешләр ничек урнашкан? (Пирамидалар булып.)

- Аларны ничек ялгарбыз? (Җилем белән.)

Чыршы өчен әзерләмә ясау эзлеклелеген аңлатып күрсәтә бара:

• квадратның почмагын почмакка, ягын якка туры китереп бөклибез;

• аннары ачабыз;

• квадратны, якларын һәм почмакларын авыштырып, икенче якка бөклибез;

• ачабыз;

• икенче ягына әйләндерәбез;

• квадратны диагональ буенча почмактан почмакка бөклибез, бөгү сызыгын сыпырып куябыз - тигез өчпочмак килеп чыгар;

• ачабыз;

• квадратны диагональ буенча бер почмактан икенче поч-макка бөклибез, бөгү сызыгын сыпырып куябыз - тигез өчпочмак килеп чыгар;

• өчпочмакның ян-якларыннан тотып, пирамида итеп бөк-либез;

• ясалган әзерләмәл әрне бер-берсенә киертеп ябыштырабыз, ботаклы чыршы килеп чыга;

• «иҗат тартмасы»ннан чыршыны бизәү өчен материал (ачык төстәге кәгазь һәм фольга) табабыз.

Тәрбияче эшкә тотынырга, зур һәм кечкенә чыршылар ясар-га тәкъдим итә.

Шөгыль азагында иң биек яки иң тәбәнәк, зифа, купшы һәм пөхтә ясалган чыршыларны табарга куша.

№ 47. Рәсем ясау: «Суык бизәкләр төшергән»

Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:

Суык бабай тәрәзәгә бизәк ясый:
Кошлар, каурый һәм чәчәкләр,
Яфраклар һәм агач — барсы да бар,
Шулай ук бар анда җиләкләр.

Кышның рәссам икәнлеген
Без беләбез,
Рәсемнәргә карыйбыз да
Көләбез,
Салкында бит, Суык бабай,
Җиләк үсми.
Кышкы бизәк бигрәк матур -
Сез күрегез,
Сез дә шулай ясарга өйрәнегез.

Аннан соң сораулар бирә:

- Тәрәзәгә бизәкләр каян килгән, бу күренеш кайчан күзәтелә?

- Бизәк ничек урнашкан? (Тәрәзә читләре буенча рам рәвешендә, үзәктә — төп рәсем булып.)

- Тәрәзә читләренә нинди бизәк төшкән? (Бөтерелгән сабаклары һәм яфраклары булган дулкынлы нечкә ботаклар.)

- Бизәкне нәрсә шулай матур итә? (Күп санлы нечкә вак элементлар.)

- Бу элементларны ничек ясарга? (Кулны вертикаль хәлдә тотып, пумаланың нечкә очы белән.)

- Мондый рамда (тәрәзә уртасында) нәрсә сурәтләнергә мөмкин?

Тәрбияче нечкә пумала белән рамның бөтеркәле сабакларын ясау алымнарын күрсәтә:

• ак гуашька манып, нечкә пумаланы вертикаль хәлдә тотып, ашыкмыйча, кәгазь яклары буенча, аз гына эчкәрәк кереп (чөнки төп рәсем өчен дә урын калырга тиеш), дулкынлы сызык үткәрәбез. Дулкыннар бердәй булырга тиеш;

• почмаклардагы сызык дуга рәвешендә булып, дулкынлы сызыкларны ялгап бара;

• дулкынлы сызыктан уңга һәм сулга таба пумала очы белән бөтеркәләр ясыйбыз: бөтеркәнең уртасын пумаланы яссы рәвештә тотып түгәрәкләп куябыз, бөтеркәне пумала очын сылап-сылап төгәллибез;

• бөтеркәләр төрле озынлыкта була ала, кайберләре бөдрәләнеп тора, башкалары туры диярлек;

• рам кипкәннән соң, үзәкне бизи башларга кирәк.

Шуннан соң тәрбияче балаларга эш өстәлләре артына утырырга һәм «тәрәзәгә» бизәк төшерергә тәкъдим итә. Балалардан эшләү тәртибе һәм бизәк элементлары, аларны ничек урнаштыру турында сорый. Кирәк чакта, аларга ясап күрсәтеп, әйтеп җибәреп ярдәм итә. Анализ ясау өчен, балаларның рәсемнәрен җыеп ала. Бизәкне нәфис сызыклар белән дөрес урнаштырган эшләргә аерым игътибар юнәлтә.

№ 48. Кисеп ябыштыру: «Кыш бабайга хатлар стенды» (күмәк эш)

Алда көтелгән бәйрәм турында әңгәмә үткәреп, тәрбияче балалардан әлеге бәйрәмнең төп персонажын ничек күзаллаулары турында белешә һәм, Кыш бабайга үз теләкләрен калдыру өчен, стенд ясарга тәкъдим итә. Табышмак әйтеп, шуның җава-бы аша стендны ничек бизәү турындагы фикергә этәрә:

Йолдыз-йолдыз вак кына,
Челтәр-челтәр ак кына,
Өс киеменә куна,
Тәнгә тисә, су була. (Кар бөртеге)

Караңгы зәңгәр төстә ачык салкын төсләр (бу төсләрне рус һәм татар телләрендә балалардан әйттерә) белән ясалган кар бөртекләренең бик матур күренәчәген, алар янына көмеш фольга да өстәп булуын әйтә.

Балалар кар бөртекләре ясалган иллюстрацияләрне карыйлар, нурларын саныйлар, бизәк вариантларын күзәтәләр. Тәрбияче кар бөртекләрен сырлап кисеп ясау алымнарын күрсәтә:

• квадратны диагональ буенча урталай бөклибез – өчпочмак килеп чыгар;

• өчпочмакны тагын бөклибез — уртача зурлыктагы өчпоч-мак ясалыр;

• уртача өчпочмакны тагын бөклибез - кечкенә өчпочмак килеп чыгар;

• өчпочмакны квадрат үзәге булган почмагыннан тотып, кайчы белән өчпочмак якларын сырлап (дулкынлы итеп яки өзеп-өзеп) кисәбез;

• өчпочмак якларында киртекләр ясыйбыз;

• кар бөртекләренең төрле вариантлары булырга мөмкин (балалар үз вариантларын тәкъдим итәләр).

Балалар махсус куелган өстәлдән үзләренә кирәк булачак материалларны алалар.

Эш барышында тәрбияче балаларның эзлекле эшләүләрен күзәтә, иҗади омтылышларын, мөстәкыйльлекләрен, төсләрне яраштыра белүләрен хуплый. Кар бөртекләрен ясап бетергән балаларга аларны стенд тирәләп ябыштырырга һәм Кыш ба-байга үз теләкләрен язарга яки рәсем итеп ясарга тәкъдим итә. Шөгыльгә анализ ясаганда, тәрбияче иң матур һәм симметрия-ле кар бөртекләренә игътибар юнәлтә.

№ 49. Иң яхшы рәсемгә конкурс: «Кыш бабай, Дед Мороз, Санта-Клаус резиденцияләре»

Тәрбияче Кыш бабай ясалган иллюстрацияләрне күрсәтә, аны рус телендә һәм башка илләрдә ничек атауларын сорый:

- Кыш бабай, Дед Мороз һәм Санта-Клаусның уртаклык­лары нәрсәдә?

- Аермалары нинди?

- Алар кайда яши?

Балаларга Кыш бабайның резиденциясе Арча районы Кырлай авылында урнашуы турында сөйли. Аның шактый зур территориядә урнашуын, Кыш бабай белән бергә анда күп санлы ярдәмчеләре эшләвен әйтә. Кыш бабайның кунаклар каршылау өчен аерым бүлмәсе, балаларның аңа язган хатлары туплану урыны, бүләкләр тутыру бүлмәсе булуы турында сөйли. Кунаклар каршылау бүлмәсендә төрле зурлыктагы өч агач кисмәк (шептуны) куелган. Аларга башыңны тыгып, пышылдап кына теләкләр телисең. Балаларның Кыш бабайга алып килгән бүләкләрен салу өчен сандык та шул бүлмәдә.

Кыш бабай резиденциясе зур һәм әкияти матур булырга тиеш. Тәрбияче Кыш бабай өчен яңа резиденция проектына конкурс игълан итә. Балаларга сораулар бирә:

- Кыш бабай резиденциясе нинди зурлыкта булырга тиеш?

- Ничә корылма булырга мөмкин (вазифалары)?

- Резиденция ничек һәм нәрсәләр белән бизәлер?

- Үз проектыңны нәрсәдән башларга кирәк? (Нигезеннән.)

- Һәр корылманың нәрсәләре булыр? (Стеналары, түбәсе, ишекләре, тәрәзәләре.)

Аннан соң тәрбияче әкияти йортларның фотографияләре һәм иллюстрацияләрен карарга тәкъдим итә.

Балалар стеналарны, тәрәзәләрне, түбәне җентекләп карыйлар: тәрәзәләргә бизәкле тәрәзә капкачлары куелган, түбәдә тулпар ат тора һ. б.

Балалар рәсем ясый башлыйлар. Тәрбияче аларга ярдәм итә, шөгыль азагында рәсемнәрне җыеп, тактага элә һәм конкурс өчен номинацияләр сайларга тәкъдим итә (иң кызыклы, иң әкияти, иң уңайлы өй һ. б.).

№ 50. Рәсем ясау: «Яңа ел костюмы»

Тәрбияче якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме турында балаларның исләренә төшерә. Бу бәйрәмдә тамашачылар булмавын, ә барысының да актерлар булып бал-маскарадта катнашачагын аңлата. Балга барырга җыенган һәр кеше үзе өчен образ уйлап таба, аңа костюм күзаллый, костюм детальләрен ясый, киеме белән дусларын шаккатырырга уйлый. Балаларга үзләре күзаллаган костюмның рәсемен ясарга тәкъдим итә. Сораулар бирә:

- Маскарадта кем булып киенергә була? (Әкият герое, мультфильм герое, кино герое һ. б.)

- Костюм рәсемен нәрсәдән башлап ясарга?

- Костюм нинди өлешләрдән торырга тиеш?

Кеше сынын ясап, аны «киендерү» алымнарын күрсәтә:

• ачык төстәге карандаш белән кәгазьнең өске ягында, нечкә сызыклар сызып, овал рәвешендә баш рәсемен ясыйбыз;

• баштан соң зур булмаган муенын ясыйбыз;

• муен сызыкларыннан башлап иңбашларын ясыйбыз;

• иңбашлардан түбәнрәк гәүдәсен сызабыз;

• иңбашларга тоташтырып кулларын ясыйбыз;

• гәүдәгә аяклар ялгыйбыз;

• килеп чыккан фигураны киендерәбез;

• детальләр (эшләпә, парик, битлек) ясыйбыз.

Тәрбияче балаларга үзләре күзаллаган, әмма башкалар танырлык костюм ясарга тәкъдим итә. Эш барышында тәрбияче үзе дә эшләп күрсәтеп, әйтеп җибәреп ярдәм итә. Башкалардан элегрәк ясап бетергән, эшләре кызыклы балаларны мактый.

№ 51. Күмәкләшеп әвәләп ясау: «Кышкы уеннар»

Тәрбияче балаларга Бурятия Республикасыннан килгән табышмак хат турында искә төшерә. Ул хатны илнең төньягын-нан Баатар (мәгънәсе «баһадир») исемле малай җибәргән. «Кышны ничек үткәрүебез турында аңа да хат юлларга иде», -дип тәкъдим итә тәрбияче. Балалардан нинди кышкы уеннар яратулары турында белешә һәм шуларны пластилиннан әвәләп ясарга тәкъдим итә. Бу эшне парлашып эшләячәкләрен, шуңа күрә бергәләп эшләячәк бала белән нәрсә әвәләп ясаячакларын һәм эшләнмә зурлыгын килешеп хәл итәргә кирәклеген аңлата.

Кеше һәм йорт хайваннарын әвәләп ясау алымнары турында киңәшләшкәндә, тәрбияче предметларны өлешләп һәм катнаш ысул белән ясап күрсәтә. Балаларның нәрсә ясарга теләүләре, аны ничек ясаячаклары турында үзләреннән сөйләтә.

Шөгыль азагында барлык эшләнмәләрне дә бергәләп карап чыгалар, кышкы уеннарның никадәр күп булуын төшенәләр.

Тәрбияче иҗади эшләгән балаларны хуплый. Үз эшләре турында сөйләп, фотога төшереп, Баатарга хат юлларга тәкъдим итә.

№ 52. Рәсем ясау: «Чыршы ботагы»

Тәрбияче Җ. Тәрҗеманов шигырен укый:

Яшел чыршы

Тышта буран бөтен җиргә Яшел чыршы, иң очына

Карлар тутыра. Йолдыз куелган.

Безнең бүлмәдә ямь-яшел Яңа елны каршыларга

Чыршы утыра. Дуслар җыелган.

 

Бүген бәйрәм! Әйлән-бәйлән Уйныйк, гөрләшик. Бүген бәйрәм! Бәйләм-бәйләм Бүләк өләшик.

Балалар төркемгә тәрбияче алып кергән чыршы ботагын карыйлар, ылыслары ничек урнашуын, ылысларның төсе яктылыкка бәйле булуын күрәләр.
Педагог төрлечә штрихлар сызып ясалган чыршы ботагы рәсемнәрен күрсәтә һәм үзе дә шулай эшләп карый:

• кәгазъ битенең аскы почмагыннан диагональ буенча көрән карандаш белән ботак ясыйбыз;

• шул төп ботактан кечерәк ботак башланып китә һәм шулай ук өскә үрмәли;

• ылыслар ясау өчен, яшел, соры. кара һәм сары төстәге карандашларны кулланабыз;

• ылысларны ясау ысулын сайлыйбыз (төрлечә штрихлар сызып ясалган үрнәкләрне карыйлар);

• яктылык төшкән ылысларны сары һәм ачык яшел төс белән ясыйбыз;

• астарак урнашкан ылыслар куе яшел, соры, бераз карарак та төстә булыр;

• ылыс күркәсен көрән төстәге карандаш белән овал рәвешендә итеп ясыйбыз.

Балалар рәсем ясый башлый. Кирәк чакта тәрбияче аларга киңәшләр биреп, эшләп күрсәтеп ярдәм итә.

Шөгыль азагында педагог эшләрне җыеп ала, тактага элә. Чын ылыслы ботакларга охшаган эшләрне сайлап ала.

№ 53. "Лего" конструкторыннан кору: «Сарайлар»

Тәрбияче төрле биналар (избушка, төремкәй, замок, сарай) рәсемнәрен күрсәтә. Балалар бу биналарның охшаш һәм аермалы якларын табалар (избушка һәм теремкөй агач бурадан салынганнар. Избушка тәбәнәк, бер катлы, ә теремкәй берничә катлы, берничә бурадан тора, анда яшәүчеләр саны да күп була). Тәрбияче бина корыр алдыннан архитекторлар һәм конструкторлар аның проектын сызулары һәм ясаулары, аннан соң аның макетын (кечкенә вариантын) корулары турында сөйли. Балаларга да сарай макетын корырга тәкъдим итә һәм сораулар бирә:

- Сарайларда кемнәр яши?

- Сарайлар нинди зурлыкта була?

- Сарай башка биналардан ни белән аерыла?

- Тәрәзәләре, ишекләре, түбәләре нинди формада булырга мөмкин?

Биналарны кору эзлеклелеген искә төшереп, тәрбияче төзеләчәк сарайлар макетлары турында киңәшләшеп ала һәм әзер макетны тәкъдим итү оештырырга, бу сарайның вазифа-сын, анда нинди бүлмәләр булачагын сөйләргә кирәк булачагын искәртә. Педагог әзер макетны тәкъдим итү үрнәген бирә.

Балаларның мөстәкыйль эшләүләрен, иҗади омтылышларын, проектның һәрьяктан уйланылган булуын хуплый. Макет ясалып беткәч, үз проектларын тәкъдим итүгә этәрә.

Шөгыль азагында барлык макетлар арасыннан иң гаҗәеп һәм пөхтә эшләрне сайлан карыйлар.

№ 54. Рәсем ясау: "Чыршы уенчыгы"

(пыяла лампочкаларга, флаконнарга, кечкенә шешәләргә бизәк төшерү)

Тәрбияче ташландык материалдан (лампочкалар, флаконнар, вак шешәләрдән) ясалган чыршы уенчыкларын күрсәтә. Аларны балалар белән карыйлар, нәрсәдән ясалуларын, аларны чыршы уенчыкларына ничек әверелдерүләрен ачыклыйлар

(бизәкләр төшерәләр, Яңа ел бәйрәме предметлары рәсемнәрен ясыйлар һ. б.). Тәрбияче Яңа елга бүләк итеп чыршы уенчыгы ясарга тәкъдим итә. Уенчыкка нинди рәсем яки бизәк төшерәчәкләре турында сорый. Кулны пычратмый торган буяу ясау

алымын күрсәтә:

• палитрага аз гына гуашь салабыз;

• бераз җилем өстибез;

• бергә бутыйбыз;

• иң элек кирәк булачак бөтен төсләрне әзерлибез, шуннан соң гына эшкә тотынабыз.

Балаларның нәрсә ясарга җыенуларын белешкәч, тәрбияче эшкә тотынырга куша. Эш барышында ул балаларның активлыгын, мөстәкыйльлекләрен хуплый, кирәк чакта ярдәм итә. Балалар ясаган уенчыклар белән төркем бүлмәсендәге чыршыны бизиләр.

№ 55. Кисеп ябыштыру: «Яңа ел открыткасы»

Тәрбияче балаларга Б. Рәхмәт шигырен укый:

Яңа ел килгәч

Апа былтыр киткән иде, Иске елны ертып ташлап,
Быел кайтты ёлкадан. Яңа елны башладык.
Ә мин былтыр яткан идем, Былтыр пешкән бәлешләрне
Быел тордым йокыдан. Быел тагын ашадык.

Кичә мин биш яшьтә идем,
Бүген инде алтыда.
Яшем артты, акыл нишләр?..
Артыр әле ансы да.

Аннан соң алда көтелгән бәйрәм турында әңгәмә үткәрә. Яңа ел бәйрәмендә кешеләрнең бер-берсен котлауларын, бүләкләр бирешүләрен аңлата, балаларга да котлау открыткалары ясарга тәкъдим итә. Балалар шундый Яңа ел открыткаларын карыйлар, ни белән охшаш булуларын (бәйрәм тематикасы, котлау язу өчен урыннары), аермаларын (ачыла торган, панорама рәвешендәге һ. б.) табалар. Тәрбияче сюрпризлы зур, панорама рәвешендәге үрнәк открыткаларны күрсәтә. Балалар аларны ясау ысулларын билгелиләр:

• кәгазь битен урталай бөкләп, бөгү сызыгын сыпырып куябыз;

• төрле предметлар кисү өчен әзерләмәләрне урталай бөклибез;

• өч әзерләмәне бергә куеп, предметны (чыршы, Кар бабай һ. б.) кисеп алабыз;

• предметларны яртылаш үзара ябыштырабыз;

• калган ярты якларын открытканың бөгелеш сызыгына ябыштырабыз;

• предметларга өстәмә детальләр куябыз (чыршыга уенчыклар, Кар бабайга себерке);

• Яңа ел белән бәйле рәсем уйлап, открытканың алгы ягына ябыштырабыз.

Тәрбияче әзерләмәләр һәм открытка өчен кәгазь сайларга, ни өчен туларны сайлауларын аңлатырга куша.

Ике-өч баладан эшне нидән башлаячаклары, открытканы нинди предметлар белән бизәячәкләре, нинди кисү алымнарын кулланачаклары турында сораша.

Шөгыль барышында кирәк чакта тәрбияче балаларга ярдәм итә, аңлата, кабат ясап күрсәтә, балаларның үзләреннән дә ярдәм сорый. Эш азагында иң пөхтә ясалган, үзенчәлекле открыткаларны сайлап ала, котлау уйларга тәкъдим итә. А. Усачёвның шигырен укый:

Откуда приходит Новый год?

Новый год слетает с неба? Спать залез он в холодильник
Или из лесу идёт? Или к белочке в дупло...
Или из сугроба снега Или в старенький будильник
К най приходит Новый год? Он забрался под стекло?

Он, наверно, жил снежинкой Но всегда бывает чудо:
На какой-нибудь звезде На часах двенадцать бьёт...
Или прятался пушинкой И неведомо откуда
У Мороза в бороде? К нам приходит Новый год!

№ 56. Граттаж техникасы белән рәсем ясау: «Умка»

Тәрбияче балалардан Умка турындагы мультфильмны искә төшерүләрен сорый. Ю. Я. Яковлев әсәреннән өзек укый:

Дүрт тәпиле дуслар

- Ә син яхшы, уңайлы өн төзи беләсеңме соң? Белмәсәң, үзем өйрәтермен. Бу сиңа кирәк булачак. Тырнакларың белән нәни генә чокыр казы да шунда җайлап ят. Өстән җил сызгы­рып узар, иңнәреңә кар коелыр. Ә син селкенмичә тик кенә ят. Иңнәрең, тәпиләрең, башың кар астында калыр. Тыным бетәр дип бер дә борчылма: җылы сулышыңнан кар эреп, һава керерлек кенә юл ясалыр. Кар ява-ява авыраер. Янбашларың, аякларың оер. Ә син түз, өстеңә калын кар көрте өелгәнче түз. Шул чакта гына кыбырсый башла, бар көчеңә әйләнеп-тулганып ал. Сине чолгап алган кар өемен янбашларың, иңнәрең белән баскала. Шуннан соң дүрт тәпиеңә торып бас та, бөкрәеп, өстеңдәге кар катламын эткәлә. Шулай тырышсаң, бик шәп өн килеп чыгар. Үзе җылы, үзе иркен. Нәкъ менә безнеке кебек.

Ана ак аю улы Умканы әнә шулай өйрәтте. Ә аю малае, тәпиләрен велосипедта элдергәндәй кыймылдатып, әнисенең җылы корсагына терәлеп ятуын белде.

Тәрбияче мультфильм эчтәлеге буенча сораулар бирә, вакыйга барган урынны ачыклый, поляр төн турында белгәннәрен сөйләтә. Төньяк балкышы рәсемен ясарга, ак аю баласы Умка рәсемен кисеп ябыштырырга тәкъдим итә. Аю баласын ничек кисеп ясаячакларын алдан хәл итәргә куша (овал гәүдәсе, түгәрәк башы, озынчарак йөзе, күзләре, ярымтүгәрәк колаклары, тәпиләре, кечкенә түгәрәк койрыгы). Кәгазь битенең өске өлешендә, тырнау таякчыгы (тешчистарткычлар) белән вертикаль штрихлар тырнап, төньяк балкышын ясап күрсәтә. Рәсем ясауның мондый төрен «граттаж техникасы» дип атауларын әйтә.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2020-12-27 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: