- фоторама төсе белән кушылып китмәслек, ә аны тулыландырырлык табигый материал (үсемлек орлыклары яки канатчалары, төрле төстәге пластилин) сайларбыз;
- нинди бизәк булачагын уйларбыз (чәчәкләр, яфраклар);
- ничек урнаштыруыбызны уйларбыз (почмакларда, каршы якларда, рам буенча).
Аннан соң орлыкларны, үсемлек канатчаларын пластилинга беркетү ысулын аңлата;
- шар әвәләргә дә шуңа көнбагыш орлыкларын тезәргә, чәчәк килеп чыгар һ. б.
Мөстәкыйль эшләү барышында тәрбияче балаларга ярдәм итә, төсләрне дөрес сайлауга этәрә.
Эшләргә анализ ясаганда, иң үзенчәлекле, матур рамнарга игътибар юнәлтә.
№ 82. Рәсем ясау: «Март ишек төбендә»
Тәрбияче Ш. Галиев шигырен укый (кара: Иллюстратив материал. - 105 б.). Аңнан соң шигырь эчтәлегендә сурәтләнгән ел фасылы, табигатьтәге үзгәрешләр турында сораулар бирә. Дөньякүләм танылган рәссамнарның картиналарын караганда, балалар игътибарын төрле илләр табигате гүзәллегенә, рәссам-нарның сурәтләү үзенчәлекләренә, якындагы һәм еракта күренгән предметларны рәсемдә күрсәтү алымнарына юнәлтә.
Тәрбияче дымлы кәгазь битенә акварель белән рәсем ясау алымнарын күрсәтә:
- ак кәгазь битенең өске өлешен киң пумала белән юешлибез;
- өстенә зәңгәр сызык үткәрәбез;
- пумаланы юып, зәңгәр буяуны җәябез — күк йөзе ясалыр;
- бераз сары төс өстәп, ул буяуны да җәябез — кояш чыгар;
|
- киң пумала белән кәгазь битенең аскы яртысын юешлибез;
- кар төсе килеп чыксын өчен, күк төсне сыеклыйбыз;
- кайбер урыннардагы эрегән кар төсен бирү өчен, соры, зәңгәр төсләр өстибез;
- кар эреп, җир ачылган урыннарны күрсәтү өчен, көрән һәм кара төсләр кертәбез;
- горизонтта күренгән ылыс урманын ясау өчен, дымлы кәгазьгә яшел төс төсмерләрен кертәбез;
- кәгазь бите кипкәч, алгы пландагы агач һәм куакларны ясыйбыз.
Аннан соң тәрбияче балаларның нинди рәсем ясаячаклары белән кызыксына, дымлы кәгазь битендә эшләү кагыйдәләрен кабат ачыклый.
Мөстәкыйль эшләү барышында тәрбияче балаларга ярдәм итә, күк йөзенең сыек төсе турында искә төшерә һәм аны ясау өчен буяуның аз гына кирәк булачагын һәм аны тагы да сыекларга кирәклеген әйтә, яз көне карның да төрле төсмерләрдә булуын искәртә.
Балалар рәсемнәренә анализ ясаганда, дымлы кәгазь битендә рәсем ясау кагыйдәләрен үтәүләренә игътибар итә. Балалар рәсемнәрдәге төсләргә карап, һава торышын билгелиләр.
№ 83. Кисеп ябыштыру: «Гөлләрем-чәчәкләрем»
Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:
Болында күзләр камаша Миләүшәләр, кыңгыраулар -
Чәчәкләр күплегеннән, Бар әллә ниндиләре.
Кайсы зәңгәр, кайсы кызыл - Чәчәкләрдән яратканым
Болын чәчәккә күмелгән. Ромашка дигәннәре.
|
Чәчәкләр турында әңгәмә корып, иллюстрацияләр карап, тәрбияче балаларның нинди чәчәкләрне, аларның кайда үсүе турында белүләрен ачыклый. Балаларга үз куллары белән чәчәк бәйләме әзерләргә тәкъдим итә һәм үзәк аша берничә кат бөкләнгән кәгазь битеннән чәчәкләр кисеп ясау алымнарын күрсәтә:
- квадрат кәгазь битен диагональ буенча урталай бөклибез - зур өчпочмак килеп чыгар;
- шул өчпочмакны бер-бер артлы урталай бөклибез;
- өчпочмак нурларын тигезлибез;
- бөгү сызыгы буенча үзәккә таба дугалап таҗ яфракларын кисәбез;
- үзәктә түгәрәк уртасын ябыштырабыз;
- элек киселгән чәчәкләрдән бәйләм төзибез - уртада иң эре чәчәкләр, өстә кечерәкләр һәм әлегә ачылмаган чәчәк бөреләре;
- кайбер чәчәкләр тулысынча күренми, чөнки алар бер-берсен каплап торалар, тәрбияче иллюстрацияләр күрсәтә, балаларның чәчәк бәйләме төзү күнекмәләрен ныгыта.
Балалар кәгазь битен үзәк аша берничә кат бөкләп кисү алымын кабатлыйлар, бәйләм төзү кагыйдәләрен үтиләр.
№ 84. Рәсем ясау: «Әнием портреты»
Тәрбияче табышмак әйтә:
Если видишь, что с картины смотрит кто-нибудь из нас,
Или принц в плаще старинном, или вроде верхолаз,
Лётчик или балерина, или Колька, твой сосед.
Обязательно картина называется... (портрет).
|
Һәм иң кадерле, иң яраткан кешебез - әниебез портретын ясарга тәкъдим итә. Портретларның:
- тулы гәүдәне сурәтләгәннәре;
- билгә кадәр;
- күкрәккә кадәр;
- башны гына тасвирлаганнары булуы турында әйтә.
Эшкә тотынганчы күренекле рәссамнар ясаган портретларны күзәтергә тәкъдим итә (кара: Перспектив план: 84 нче шөгыль).
Балалар төрле ил рәссамнарының да сурәтләү үзенчәлекләренә игътибар итәләр.
Ә. Мәҗитов портретындагы алъяпкыч япкан, яулык бәйләгән хатын-кыз кул эше белән мәшгуль. Рәссам, аның тәрәзәсе яныннан үтеп барганда, шул күренешне күреп калган. Оста үз уенчыкларын шулкадәр бирелеп бизәгән ки, рәссам аны рәсем-гә төшерергә булган.
Немец рәссамының портреты бөтенләй башка. Императрица үзен ясаячакларын белеп, алдан әзерләнгән: купшы итеп бизәлгән күлмәк, чәчләре заманча матур итеп җыелган, муенын-да һәм башында энҗе бөртекләре, кулында җилпәзә. Бу - тан-таналы портрет.
Нидерланд рәссамы Антонис ван Дейк портретында купшы киенгән балаларның гәүдәләре тулысынча сурәтләнгән, һәм анда ике эт тә бар, бу — тулы бер төркемне колачлаган портрет.
Тәрбияче балалардан үз әниләрен күз алдына китереп, аңың тышкы кыяфәтен тасвирлауларын сорый һәм үзе дә кеше йөзе формасын, чәчләре төсен, чәч рәвешен, күзләре төсен тасвирлап сөйләп күрсәтә. Балаларга да әниләренең күзләрен, чәчләре төсен, чәч рәвешен, яраткан күлмәген искә төшереп рәсем ясарга тәкъдим итә.
Тәрбияче төрле зурлыктагы пумалаларның нәрсә өчен кирәк булуын, акварель белән ничек ясарга кирәклеген исләренә төшерә. Балалар эш эзлеклелеген хәл итәләр һәм рәсем ясый башлыйлар. Соңыннан әзер рәсемнәрдән күргәзмә оештыралар. Үз эшләре турында сөйлиләр. Шөгыль Р. Әхмәтова шигыре белән тәмамлана:
Әнием - иң якын кешем, Буяуларны, ак кәгазьне
Әни кебек юк беркем, Тезеп куйдым өстәлгә,
Әнинең рәсемен ясарга Әниемнең портретын
Рөхсәт сорадым беркөн. Кирәк тырышып эшләргә.
№ 85. Рәсем ясау: В. Бианкиның «Куыш» әсәре буенча
Тәрбияче В. Бианкиның «Куыш» әсәренә Е. Чарушин ясаган иллюстрацияләрне күрсәтә. Рәссамның «тере рәсемнәрен»карап, әкиятне искә төшерүләренә ирешә. Балалар куыш-ны кем төзүен, анда чиратлап кемнәр яшәвен, иң соңыннан анда кем торуын искә төшерәләр. Тәрбияче сораулар бирә:
- Е. Чарушин иллюстрацияләр ясаган тагын нинди әсәрләрне хәтерлисез?
- Е. Чарушинның бер төс белән генә ясаган рәсемнәрен ни өчен «тере рәсемнәр» диләр?
Балаларның җавапларын тыңлагач, үзе сөйли: «Табигатьне яратуы һәм игътибары аңа хайваннарның хәрәкәтләрен, үзләрен тоту рәвешләрен бөтен ваклыклары белән төгәл итеп җиткерергә ярдәм итә. Нәр рәсемдә кызыклы күренеш ачыла: менә карга кукраеп атлый, әнә ятим калган аю баласы посып утыра; менә көчек сикергәләп бара. Е. Чарушин эшләрендәге әлеге күренешләр шулкадәр мавыктыра һәм күңелне кузгата».
Тәрбияче балаларга да, иллюстрацияләр ясаучы рәссамнарга әверелеп, В. Бианки әкиятенә үзләре күзаллаганча рәсемнәр ясарга тәкъдим итә.
Балалар ниятләрен тыңлагач, хайваннарның гәүдә өлешләре (башлары, гәүдәләре, тәпиләре, койрыклары, колаклары, борыннары формасы, зурлыгы) үзенчәлекләрен бергәләп искә төшерәләр.
Тәрбияче хайваннарны күмер белән ясау алымнарын күрсәтә: басым көчен көйләп, штрихлар сызып һәм нокталар төрткәләп, күләм һәм фактураны күрсәтергә өйрәтә.
Эш барышында тәрбияче рәссам иллюстрацияләренә игъти-бар юнәлтә, эш эзлеклелеген күзәтә.
Рәсемнәренә анализ ясаганда, балалар үз әкиятләрен уйлап чыгаралар.
№ 86. Әвәләп ясау: «Кувшин»
Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый;
Озын муенлы чүлмәкне Балчык чүлмәк бигрәк матур,
Куеп иңбашларына, Нәкъ кызның үзе кебек,
Бер кыз атлый тар сукмактан - Чүлмәктәге салкын су да
Чишмәдән су алып кайта. Йөрәккә дәва кебек.
Шуннан соң сораулар бирә:
- Чүлмәкче һөнәре турында ниләр беләсез?
- Алар нәрсә белән шөгыльләнә?
Өстәлгә куелган керамик савыт-сабаны карарга тәкъдим итә. Татар, украин һәм кавказ халыклары савыт-сабаларын күрсәтеп, тәрбияче үзенчәлекләренә игътибар юнәлтә һәм аларны җитештерү турында сөйли: «Теләсә кайсы керамик эшләнмәне әзерләгәндә беренче адым чимал табудан гыйбарәт, ә бу очракта балчык кирәк. Аны җир өстеннән, карьерлардан алалар.
Карьердан яңа гына чыгарылган балчык әлегә «пычрак өеме» генә була, шуңа күрә аны, эшкә тотынганчы, тиешенчә эшкәртергә кирәк. Элекке заманнарда балчыкны су белән җебеткәннәр, чүпләреннән аралаганнар. Чистартылган балчыкны сулы мичкәгә тутырганнар һәм шунда балчык төпкә утырган-чы тотканнар. Аннан соң балчыкны алып, кояшта киптергәннәр, басканнар һәм, ниһаять, ул эшкә яраклы хәлгә килгән.
Балчык белән эшләр алдыннан кулны яхшылап юешләргә кирәк, һәм, эшләгәндә дә, су һәрвакыт янда торырга тиеш. Иң мөһиме, чаманы югалтмаска. Әгәр балчык эшләнмәләр бик дымлы булса, киптергәндә ярылып китәргә мөмкин. Шуңа күрә балчык белән эшләүче осталар, артык дымны сеңдерү өчен, яннарында һәрвакыт губка тоталар.
Әзер балчыкны чүлмәк ясау җайланмасына куялар, эшлән-мәгә тиешле форма бирү өчен, балчыкка ике яктан да ныграк итеп басалар, һәм ул тиешле форманы тиз ала. Формага ките-релгән савытны киптерәләр, нык булсын өчен, махсус мичтә яндырып алалар.
Балчык эшләнмәләр су үткәрергә тиеш түгел, шуңа күрә аларны глазурь белән эшкәртәләр яки, сөткә батырып куеп, стеналарына сөт сеңдерәләр. Шуннан соң савытны яңадан киптерәләр һәм яңадан мичтә яндырып алалар. Аннары, савытны чистартып, кайнар балавыз белән эшкәртәләр.
Украин халкының керамик савытларын эчке яктан төрле төстәге сыекча (полива) белән каплыйлар һәм тышларына үсемлек һәм хайван сурәтләреннән гыйбарәт бизәкләр төшерәләр.
Дагстан халкының керамика бизәкләрендә спиральләр,
үзәктән түгәрәкләр, үзара кисешкән әйләнә һәм ромблар, уңды-рышлылык символлары, тормыш агачлары сурәтләнгән.
Татар керамикасы нигезендә күп рәтле якынаеп килүче дулкыннардан яки читкә йөгерүче тар, күп сызыклы дулкыннардан гыйбарәт».
Тәрбияче балаларга кувшин әвәләп ясарга һәм аны үзләре теләгәнчә бизәргә тәкъдим итә. Кувшинны карап, балалар аның тотрыклы төбе, тар муены, түгәрәк читләре, сабы булуын әйтәләр.
Тәрбияче савытлар әвәләп ясауның (әйләнмәле сылау кебек) яңа ысулын күрсәтә:
• балчык йомарламыннан бер кисәк өзеп алып, шар тәгәрәтәбез, баскалап, диск рәвешенә китерәбез - кувшин төбе килеп чыгар;
• балчык йомарламыннан тагын бер кисәк өзәбез дә цилиндр итеп тәгәрәтәбез, кувшин читенең беренче рәтен кувшин төбенә сылап ялгыйбыз;
• әнә шулай бер-бер артлы, башта бераз киңәйтә барып, ан-нан соң тарайта-тарайта, кувшин читләрен күтәрәбез;
• кувшин муенын да шулай әйләнмәле сылап ялгый-ялгый күтәрәбез.
Балалар кувшин сабын ничек ясарга кирәклеген үзләре төшенергә тиеш һәм, эш эзлеклелеген искә төшереп, алар кувшин ясый башлыйлар. Әвәләп ясап бетергәч, алар үз эшләнмәләре турында һәм әвәләп ясауның яңа ысулы турында сөйлиләр.
№ 87. Рәсем ясау: «Тәүге чәчәкләр»
Тәрбияче төркем бүлмәсенә тәүге чәчәкләр бәйләмен алып керә. Балалар бәйләмдәге чәчәкләрнең таҗларын, чәчәк бөреләрен, яфракларын, төсләрен күзәтәләр.
Тәрбияче балаларга Ю. А. Левицкийның «Умырзаялар» һәм П.О. Ренуарның «Яз чәчәкләре бәйләме» картиналарының ил-люстрацияләрен күрсәтә, балалар игътибарын һәр рәссамның төсләр куллану үзенчәлегенә юнәлтә. Һәм беренче чәчәкләр бәйләме рәсемен ясарга тәкъдим итә. Акбур белән чәчәкләр, чәчәк бөреләре, сабак, яфрак контурларын ясап, аларны акварель белән буяп күрсәтә.
Эшләргә анализ ясаганда, тәрбияче балаларда җирнең кышкы йокыдан уяна торган иң гүзәл вакытына соклану хисләре уята. Бергәләп Р. Әхмәтова шигырен тыңлыйлар:
Нәни кояш кебек яна Җирдә беренче чәчәкләр,
Басудагы чәчәкләр, Язның ләйсән яңгыры,
Сары ашъяулык япканнар һаваларда тургай моңы,
Хәтфә үлән өстенә. Күңелдә шатлык җыры.
№ 88. Кәгазьдән кору: «Парашют»
Тәрбияче кулдан ясалган уенчык парашютны күрсәтә һәм озаграк очучы парашютка ярыш оештырырга теләвен әйтә, берәү генә булганга, балаларга да парашют корырга һәм ярышта катнашырга тәкъдим итә.
Эш этапларын аңлата һәм корып күрсәтә:
- парашютның гөмбәзе һәм баулары булуын әйтә;
- уенчык парашют гөмбәзе тыгыз кәгазьдән ясалыр. Контур буенча түгәрәк кисеп алабыз, сызык буенча киртек кисәбез;
- парашют гөмбәзен түгәрәк буенча бизибез;
- киртекнең бер ягына җилем сылап, түгәрәкне конус итеп ябыштырабыз;
- әйләнә буенча бауларын (җепләрен) ябыштырабыз;
- баулар очына парашютчыны ябыштырабыз.
Эш эзлеклелеген истә калдырып, балалар эшкә тотыналар.
Анализ ярыш рәвешендә оештырыла. Иң озак оча торган парашютлар исә пөхтә һәм төгәл ясалганнары булуын төшендерә. Очырып күрсәтә.
№ 89. Рәсем ясау: «Нәүрүз»
Тәрбияче балалар белән яз фасылы турында әңгәмә үткәрә, бергәләп Ә. Мәҗитовның «Апрель», И. Остроуховның «Иртә яз» картиналары иллюстрацияләрен карыйлар. Тәрбияче сорау бирә: «Язны каршылау бәйрәме ничек атала?» Җавапны балалар әйткәч, Нәүрүз бәйрәме турында сөйли: «Нәүрүз - борынгы игенчеләр бәйрәме. Ул 21 мартта - көн һәм төн тигезләшкән көндә үткәрелә. Бу көнне кыш тәмамланып, табигатьнең уянуы башлана дип исәплиләр. Кайбер халыклар нәкъ шушы көнне Яңа ел башлана дип уйлаганнар. Бу бәйрәмне татарлар, казахлар, башкорт, кыргыз, таҗик, үзбәкләр үткәрә. Бәйрәмгә якынча ике атна калгач, савытларга бодай яки ясмык салып, су сибәләр, бәйрәмгә аларның яшел үрентеләре 5-7 см га җитәргә тиеш була, һәм алар бәйрәм өстәле бизәгенә, яңа тормыш туу, яңа ел башлану символына әвереләләр.
Нәүрүзгә бер атна калгач, хуҗалар өйләрен җыештыралар, тәртипкә китерәләр. Бәйрәм әле яктырырга да өлгермәгән вакытта яңа киемнәрен кигән гаилә әгъзалары өстәл артында җыелгач башлана. Урамнарда артистлар чыгыш ясый. Мәзәкләр сөйлиләр, шаяралар, сүз осталары ярыша, җырлар яңгырый, шамакайлар чыгыш ясый. Ә кич җиткәч, урамнарда учаклар ягалар, алар өстеннән ут белән гөнаһларыннан ары-нырга теләүчеләр сикерә. Бәйрәм икенче көнне дә дәвам итә,
бу көнне инде бераз тынычрак бара һәм гаиләләрдә үтә».
Тәрбияче балалардан сорый:
- Нәүрүз, ягъни яз образын сез кем итеп күз алдына ките-рәсез?
- Егетме, кызмы?
- Яше күпме?
- Ничек киенгән, бәлки, милли киемнәндер?
- Ул балалардан аерыламы? Нәрсә белән?
Аннан соң шигырь тыңларга тәкъдим итә (кара: Иллюстратив материал. - 113 б.).
Тәрбияче балаларга яз яки Нәүрүз портретын ясарга тәкъдим итә һәм балаларның портрет жанры турындагы белемнәрен ачыклый:
- Портретларда нәрсәләр сурәтләнә?
- Портретлар нинди була?
Балалар белән ике-өч яз образы (җенесе, яше, киеме, үзенчәлекләре, детальләре, ясау эзлеклелеге) турында әңгәмә кора.
Шөгыль азагында балалар үз эшләре турында сөйлиләр.
№ 90. Кисеп ябыштыру: «Лаләләр»
Тәрбияче Р. Әхмәтова шигырен укый:
Кызыл лалә чәчәкләрен
Әбием бик ярата,
Сулар сибеп карап тора,
Туфракларын йомшарта.
Чәчәкләрнең ачылганын
Шулай сагынып көтә ул,
Чәчәкләр дә аңа карап,
Кызарып баш ияләр,
«Безне яратканга сиңа,
Бик зур рәхмәт», - дияләр.
Яз һәм яз бәйрәмнәре турында әңгәмә кора, табышмак әйтә (Р. Сәлах шигыре):
Янып торган ут чәчәк,
Күрсәң, башлар әйләнә.
Кабарынкы һәм назлы
Бәрхет кебек ул... (лалә).
Тәрбияче лалә чәчәгеннән бәйләм ясарга тәкъдим итә. Балалар белән бергәләп лаләләр сурәтләнгән иллюстрацияләрне карап, бу чәчәкләрнең төсләрен ачыклый (сабак төбендәге таҗларның төсләре башка булуын әйтә), яфраклары, таҗлары, сабагы төзелешен аңлата, эш алымнарын күрсәтә:
- кызыл һәм кара төсләрдәге өч турыпочмаклык алып, бер-берсе өстенә салабыз, озынча ягы буенча урталай бөклибез;
- бөгү сызыгы буенча тотып, чәчәкнең ярты ягын кисеп алабыз — бердәй өч лалә килеп чыгар (икесе бер төстә, өченчесе башка төстә);
- башка төстәге лаләне аркылыга кисәбез;
- килеп чыккан яртылаш чәчәкләрне бердәй ике лаләгә я быштырабыз;
- ачык һәм караңгы яшел төстәге турыпочмаклыкларны почмактан почмакка дугалап кисеп, яфраклар ясыйбыз;
- калдык кәгазь кисәкләреннән озынча сабакларын кисәбез;
- чәчәк бәйләме рәвешендә туплап, барысын ябыштырабыз. Эш эзлеклелеген төшенгәч, балалар чәчәк бәйләмен ясый башлыйлар.
Соңыннан барлык чәчәкләр дә бер «болынга» туплана, балалар шушы гүзәллекне күреп сокланалар. Кисүнең яңа ысулын хәтерләрендә калдыралар.
№ 91. Рәсем ясау: «Әкияти гжель»
Тәрбияче Гжель поселогында ясалган һәм бизәлгән савытларны күрсәтеп, Р. Әхмәтова шигырен укый:
Акка зәңгәр бизәкләрне Кешеләр дә, чәчәкләр дә,
Нинди осталар сызган, Атлар, өйләр, көймәләр,
Зәңгәр буяу бизәкләре Әкияти гжель рәсеме -
Нинди озын юл сызган! Тылсым тулы бизәкләр.
Һәм дәвам итә: «Әлеге савытларны Мәскәүдән ерак түгел Гжель поселогында ясыйлар. Бик күптәннән әлеге урыннарда ак балчык тапканнар һәм аннан керамик материал - фарфор әзерләргә өйрәнгәннәр. Гжель халкы шуңа күрә: «Безнең балчык - алтын», - дияргә ярата. Менә инде биш гасыр буена ан-дагы осталар гаҗәеп матур, купшы, кабатланмас савыт-сабалар ясыйлар. Рәссамнар бизәгән һәм көнкүрештә кулланылу тап-кан эшләнмәләр декоратив-гамәли сәнгатькә карыйлар.
Файда һәм гүзәллек һәрвакыт янәшә яшәргә тиешләр, шул чакта кешеләр тормышы тагы да тулырак булыр».
Шуннан соң һәр экспонат янында туктап, аларга хас үзенчә-лекләр турында әңгәмә кору өчен сораулар бирә:
- Бу савытлар нинди төсләр белән үзенчәлекле? (Аклы-зәңгәрле бизәкләре белән.)
- Чәйнек (шикәр савыты, чынаяк) нәрсә белән бизәлгән?
- Вазада нәрсә ясалган?
- Чәчәк кая урнаштырылган?
- Чәчәктәге таҗ яфракчыклары бер төскә генә буялганмы?
- Кайсы урыны тулысынча зәңгәр төс белән буялган?
- Гжель осталары тагын нәрсәләр ясый? (Уенчыклар, кече-рәк скульптуралар.)
Гжель керамикасының бергәләп ачыклаган билгеләре буенча балаларга өйләрендә шундый савыт-саба барлыгын-юклыгын белеп килергә тәкъдим итә.
Шуннан соң тәрбияче гжель бизәкләре элементларын ясаганда төсләрне сыеклау алымнарын күрсәтә:
• зәңгәр төс белән дуга ясап, чәчәкнең беренче таҗ яфрак-чыгын сызабыз;
• пумаланы юабыз һәм зәңгәр дуганы юеш пумала белән бер кат сыеклыйбыз (берничә кат кабатлыйбыз);
• барлык таҗлар да чәчәк бөреләре, яфраклар да шулай ясала;
• пумала белән кагылып-кагылып, тамчыдай элементларны ясыйбыз;
• А4 форматлы кәгазь битенең яртысында (полосада) элементларны чиратлаштырабыз (чәчәк, яфрак, чәчәк, яфрак...);
• өске һәм аскы читләре буенча нәзек пумала белән кайма ясарга мөмкин (гжель бизәкләре элементлары схемаларына игътибар юнәлтә).