Ал микән тараклары ла, гөл микән тараклары?
“Әстән” колхозында икән замана караклары.
Ай саен сарык ташый ул идарә хуҗасына,
Чөнки шулай итмәгәндә карьерасы тиз сына.
Ходай барыбер тигезли, бирми барысын бергә.
Байлык бирсә, саулык китә, иртәрәк кертә гүргә...
Мәңге үлми яшәрмен дип, “Боржоми” суын эчә,
Аракы кабып кайтса әгәр, яшь хатын тотып печә.
Мөнирә куып чыгаргач, озак йөри аптырап,
Атаказ кебек шашына, йөри мескен, каңгырап.
Бер мокыт булса да үзе, яшь кызларга кызыга,
Күзе төшә бит азгынның, механизатор кызына.
Тып-тып итеп яңгыр ява, трактор калаена.
Шәриф абзый кызын бирә, Минсәлих малаена.
Яши хәзер Сәлимебез, яшь хатын көен көйләп.
Үткәрә эш вакытын да юк-бар гайбәтләр сөйләп.
Кеше эше тикшерергә Минсәлим ай-хай оста.
Карта сугып көне уза, аңа тиң юк бу очта.
Сөйләргә була ул озак, куркам чыгар сасысы,
Әрәм итмик телне шуңар, тәмам Сәлим кыйссасы...
Шул кыйссаны сөйләгәч, Җиңел: “Моңардан да шәберәк әйтеп булмый,- дип, балаларча шатланып, тәгәрәпләр көлде, -җитәкчеләр алдында сөйләрсең!”
-Гарифҗан Җәләлетдинович, иң яхшысы секретарьдан кирәк санынча машинкада бастырырга да мәҗлес барышында үзләре кебек үк сиздермичә генә җитәкчеләрнең машиналарына кыстырырга,-дип тәкъдим иттем мин һәм шулай килештек тә. Бу хәзер түземсезләнеп хуҗалык җитәкчеләре белән очрашу көнен көтә башлады. Андый очрашулар шактый еш, нигездә райком пленумнары, район советы сессияләре, я инде партия-хуҗалык активы үткәрелгән көнне, әлеге чаралар узганнан соң оештырыла иде.
|
Бу очрашуларда чират буенча шашлыклар кыздырып күңел ачалар, эчәләр, винтовкадан консерва банкаларына атып ярышалар, көрәшәләр – ду киләләр. Көрәшкәндә Гарифҗан әзи мине чыгарып масая. Чөнки дуслары арасыннан минем билне ала алучы юк. Бер тапкыр кушаматы Боксер Әдһәм Сөләймановичка каршы чыгардылар. Сабан туйларында бил алышын хөкем итеп торучы элеккеге көрәшче икән. Күңелдә күпмедер шик туса да тәвәккәлләп Боксерга каршы атладым.
Центнердан артык бәдәнле көрәшчегә каршы үзеңнең 80 кило авырлыгың белән чыгуы җиңел эш түгел, билгеле. Барысы да Әдһәм Сөләймановичның җиңәсенә инанган, фәкать Гарифҗан Җәләлетдинович кына миңа көч биреп тора. Бер-беребезне сынап, тартышып әйләнештек тә, мин хәйләле алым ясап, я-ә-ә күтәреп сыладым моны, урманда агач еккандагы тавыш чыгарып, гөрселдәп ауды Боксерыбыз. “Кара-кара, ботинкасы багана биеклегенә күтәрелде, башыгызга төшмәсен!”- дип көлде берсе. Әмма Боксерның хәле көләрлек түгел иде, ул берара тора алмый ятты мескен, хәтта җәлләп тә куйдым үзен.
Юк, зур зыян булмаган икән, ахылдап авыр сулап торып басты да миңа елмаеп, башын чайкап:
|
-Син чын көрәшче икәнсең бит, нигә Сабан туйларына чыкмыйсың? –дип кулымны кысты,-булдырасың.
-Кыйсса белән ничек килеп чыкты соң? - дип кызыксынды Хафизулла.
-Бомба булды ул, Сәлим Сәлиховичтан калганнары эчләре катып көлделәр.
Аннары көрәш хөрмәтенә берәрне тоттык та консерва банкаларына атарга тотындык. Кирәк бит бервакыт сүз ара сүз чыгып, армиядә хезмәт иткәндә бик төз атуым турында әйтеп куярга. “ Я әле сынап карыйк, әнә шул акчарлакның берсенә тидерә алырсыңмы икән?” -дип куйды “Уракчы” колхозы рәисе әлеге дә баягы Сәлим Сәлихович дигәне. Ә мин юләр тоттым да атып җибәрдем – акчарлагым мәтәлеп төште. “Уңыш”тан шатланырга өлгермәдем, үлгән акчарлакның иптәше ачыргаланып кычкырып бер безнең баш түбәсеннән очып үтә, бер иптәше өстеннән – бик тә җан әрнеткеч манзара булды ул. Мин винтовканы теземә куеп бөкләп аттым – бер кем, бер каршы сүз әйтергә базмады. Ул акчрлак берничә тапкыр төшләремә кереп тә эзәрлекләде әле. Шуннан бирле киекләргә ауга чыгучыларга минем хөрмәтем юк...
III
Без Хафизулла белән ауга чыккалаган кешеләр буларак, Рәшитнең соңгы сүзләрен ишетеп, бер-беребезгә кырын гына карашып куйдык, чөнки бу яктан гөнаһларыбыз, ягъни киекләрне аткалап алган очраклар бар иде. Әмма моның хакында Рәшиткә ачыласы итмәдек. Фәкать атып үтерелгән акчарлак темасыннан гына читкә борылдык.
|
-Җиңел үзе көрәшә идеме соң? – дип сораган иттем мин Рәшитнең сүз сөрешеннән үк аның гәүдәгә сыек, физик яктан көчсезлеген чамаласам да,- шулай кемнең-кемлегенә карамастан бастырып сүгәрлек икән, бик сәләмә булмагандыр инде ул.
-Аракы белән генә көрәшә иде. У-у-у, кәмитләр күрсәтә дә иде инде Баһавиев. Көрәшерлек тазалыгы булмаса да колхоз белгечләрен камаринскига биетеп тотты. Иртәнге нәрәткә ул без җыелып беткәч кенә килеп керер иде. Коридордан ук унтыйлары белән юри тавыш чыгарырга теләп, лас-лос каты басып килеп кергән җиренә партком Илгиз Гамилович рәискә графинадан стакан тутырып аракы салып суза да:
-Салкын чишмә суы эчеп җибәрегез Гарифҗан Җәләлетдинеч, ул тәнгә сихәт биреп, йөрәккә көч өсти.
-Ә-ә-е-е, дөрес әйтәсең, -дип йөзенә бернинди ачыну кыяфәтләре чыгарып тормыйча аракы тулы стаканны каплый да куя Җиңел. Аннары берәм-берәм белгечләрнең, парткомның үзен дә, райкомның өченче секретаре энесе булуына карамастан, утлы табага бастырырга керешә. Фәкать минем адреска гына бер сүз дә юк, хәтта коллегалардан да уңайсыз булып китә.
Әмма Җиңел анысының да җаен тапты. Үзе үк бервакыт миңа: “Рәшит, аңлыйсыңдыр, сиңа бер сүз әйтмәгәч, башкалардан яхшы түгел. Нәрәтләрдә әйткәләсәм үпкәли күрмә”, - дип мөрәҗәгать итте. “Әйтегез соң, тик анага тотынмагыз да, Аллаңны дип сүкмәгез. Калганына бер сүзем юк, минем тире калын”,-мәйтәм.
Тик шулай да Баһавиев берәр җиргә китсә, яки ялга чыкса, белгечләр арасында югары белемлеләр дә булуга карамастан, үзе урынына гел мине калдыра торган иде. Дөрес анысы, мин үзем дә читтән торып институтта укый идем инде ул вакытта.
Бервакыт хатыны авырагач, Әлмәткә хастаханәгә китеп барды бу. Борчак урагына төшкән идек, ул бик нык кипкәнлектән, ап-ак булып кырга коелган. Партком секретаре тоткан да бу хакта абыйсына әйткән. Өченче секретарь, үз чиратында, халык контроле комитеты рәисенә җиткергән. Көтмәгәндә кич җитәрәк ындыр табагына килеп төште дә бу халык контроле комитеты рәисе дигәне төкерекләрен чәчеп, миңа җикеренергә тотынды:
-Борчак кырыңда нинди безабразие икәнлеген беләсеңме?
-Беләм.
-Белсәң шул, иртәгә комиссия чакыртып акт төзетәм дә эшеңне тикшерү органнарына тапшырабыз, белерсең аннары, геррой, беләм дип тора тагын.
-Ярар, анысы Сезнең эш.
Мин үземне тыштан тыныч тотып, каударланмаска тырышсам да, яшермим, эчкә ярыйсы ук шом керде. Нишләп була мондый очракта? Киңәшләшергә баш агрономга мөрәҗәгать иттем. Рәхмәт аңа, сарык көтүен урып алынган борчак кырына кертергә киңәш бирде. Бәхеткә партком секретаре район үзәгендә иде. Баһавиев үзе булмаганда, аның үзәктән кайтуышлый колхоз эшләренә тыгылып тормастан, туры өенә генә борылуы гадәтен беләбез. Көтүчегә, беркемгә дә сөйләмәү шарты белән, сарык көтүен тәмам караңгы төшкәндә генә, катгый су эчермичә кардага алып кайтып ябарга куштым. Иртәдән үк кырга килеп карасам, ул мәхлуклар үз эшләрен бик яхшы башкарганнар булып чыкты – шул чагында шатлыгым эчемә сыймады инде.
Иртәнге нәрәт тәмамланырга өлгермәде, райкомның өченче секретаре Фоат Гамилович белән халык контроле комитеты рәисе Габдеразак Габделхакович килеп керделәр дә баш агроном белән икебезне җилтерәтеп диярдәй, урылган борчак кырына ияртеп киттеләр. Юл буена, икәүләп торып мине битәрләп бардылар болар:
-Хәлеңнән килмәгән килеш, яшь башың белән колхозны җитәкләргә ничек үз өстеңә алып калырга була, һич аңлашылмый? -дип нәкъ менә энесе сүзләрен кабатлады өченче секретарь.
-Мин командир приказын тикшереп тормыйча үтәргә күнеккән гади солдат.
-Менә булырсың гади солдат, биш ел төрмә чәпәп куйсалар,- дип куркытырга теләде ахыры, халык контроле җитәкчесе.
-Мин урламаган, кеше үтермәгән, нәрсә өчен утыртырга тиешләр? – дип каршы сөйләнүемдә булдым. Баш агроном: “Дәшмә!”,- дип пышылдап кына, янбызыма төртеп куйды.
-Дистәләгән тонна борчакны – дәүләт малын әрәм иттерүең урлашудан нәрсә белән аерыла?
-Минем бер нәрсәне дә әрәм иттергәнем юк,- дип мин тегеләрнең ачуын чыгарып, һаман да үзсүзләндем.
-Хәзер, күрерсең әрәм-шәрәм итүеңнең нинди масштабта булуын, оятсыз,-дип янавыннан туктамады халык контроле комитеты рәисе.
-Ярар, күрсәм күрермен.
Әмма борчак кырына килеп төшкәч, яшен яшьнәтеп, күк күкрәтергә җыенган Габдеразак Габделхаковичның чышы пышка калды. Әйтерсең, яу кырыннан туган авылына кайтып төшкән фронтовик йорт тирәли әйләнеп, бомба төшүдән хәрәбә хәленә килгән нигезен карый – аның кыяфәте шуны хәтерләтә иде. Мин үземне көч-хәл белән генә шаркылдап көлеп җибәрүдән тыеп тора алдым.
-Шунда гына иде бит, бөтен кыр ап-ак борчак белән капланган иде бит,- дип бик нәүмиз кыяфәттә өзгәләнеп, ахирәте – өченче секретарь каршында акланды ул. Фоат Гамилевич миңа сораулы карашын юнәлтте:
-Кая илттегез коелган борчакларны?
-Габдеразак Габделхакович кичә кичкырын борчак кырыгызда безобразие дигәч, мин бөтен эшне ташлап, ашыгып шунда киттем. Бөтен кырны әйләнеп, берәр килограммлап булыр, борчак җыеп алып кайтып, ындыр табагындагы борчак өеменә салдым. Фәкать шуны гына әйтә алам.
Без Хафизулла белән Рәшит хикәятен тыңлаудан тәм табып, рәхәтләнеп көлдек. Ә ул дәвам итте:
-Бу хәлләрдән соң Габдеразак Габделхакович үч алыр дип көткән идем, тик киресенчә, ул миңа башка каныкмады. Ә менә өченче секретарь миңа бәйләнергә җаен гына көтеп торды. Безнең колхозда үзен беркем дә яратмаган Ленин орденлы савымчы Сания апа Бакирова бар иде. Шул хатынның һәр көнне сыерларга тиешле фуражны урлап кайтуы турында иптәшләре үк әйтеп торгач, бервакыт мин моңардан өенә алып кайтырга көйләгән чиләген бушаттырдым.
“Үз башыңа кыланасың син мишәр тәресе, - дип ысылдады бу миңа,- кара аны үкенергә булмасын!” Вәгъдәсендә торды бит орден йөртүчем. Бер көнне көтмәгәндә райкомга өченче секретарь янына чакырталар үземне. “ Мә, таныш шушы хат белән!” -ди өченче. Хатны Ленин ордены кавалеры Сания апа Бакирова яздырган булып чыкты. Эчтәлеге ни өчен минем ике сыер асыравым, аларга азыкны каян алуым турында кызыксынган шикаятьтән гыйбарәт.
-Ике сыер тотасыңмыни? Җитәкче, белгеч коммунистларга гомумән, сыер асырау килешмәгәнен белмисеңмени син? –дип сорау ала башлады миннән Фоат Гамилевич.
-Минем өч яшь балам бар, аларга сөт кирәк, шуның өчен сыер асырыйбыз һәм асыраячакбыз,- мин тагын да тупасрак җавап бирүдән үземне көчкә генә тыеп тора алдым.
-Дөрестән дә ничек инде авылда яшәп терлек тә асырамаска,- дип үзенең канәгатьсезлеген белдерде Хафизулла да,- анда кемнең ни эше бар?
-Кибеттә шәһәрләрдәге кебек һәрчакны сөте-катыгы булып торса, бәлки коммунистларга терлек асырамаска кушып булыр иде,- дидем мин дә шундый мәгънәсезлеккә шаккатып,- ниндидер хайванизм шунда - теге ярамый, бу тиеш түгел. Хәлләреннән килсә халыкны читлектә генә тотарлар иде бугай. Нәрсә, райкомның өченче секретаре фәрманы буенча сыерлар тотмыйсыңмы инде хәзер?
-Шулай итәрләр, райком бюросына куйдырам дип янаган иде дә, тик беренче үз янына чакыртып, мәсьәләне җиңел чиште: хәл-әхвәлне сораштырды да, “Бер дә борчылма, ничек эшлисең, шулай эшли бир”,- дип кайтарып җибәрде.
-Ярый ла шундый аңлый торган беренче секретарьлар булганда. Теге орденлы савымчысы да нинди явыз икән бит, ә-ә?
- Болай килеш-килбәте әйбәт кенә, шыркай бер хатын инде шунда, ферма мөдире сөяркәсе булганлыктан, күрсәткечләре һәрвакыт яхшы, ә үзе хат та яза алмый торган бер надан.
-Наданнарга Ленин ордены тапшырмыйлардыр инде анысы, сөйләп торма, -диде Хафизулла ышанмыйча.
-Хәзер бер кызык вакыйга сөйлим, шуннан наданмы-юкмы икәнен ачыкларсыз. Бервакыт моңа авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе курортка барырга юллама тәкъдим итә. Чираттагы ялга чыгарга дип сораган гаризаны Бакировага ферма мөдире язып бирә. Мөдир моның курортка китүенә эче пошып, гаризага Сания апа исеменнән:
-Күңелем нигәдер ашкына, берәр диңгез буена барып, ял итәсе килә. Шуңа күрә чираттагы ялга чыгаруыгызны сорыйм,- дигән сүзләр яза. Колхоз рәисенә кадәр гаризага бригадир үзенең ризамы, түгелме икәнлеген белгертеп кул куярга тиеш. Икенче бригаданың бригадиры Әхмәтриза абый исә, җае чыкканда теләсә кемнән көләргә генә тора торган кеше. Шуңа күрә ул:
-Артың кычытса, Әчтерханга барып, кашытып кайт! –дип өсти. Миңа исә, колхоз рәисе Баһавиев: “Менә кара энекәш, миңа нинди кешеләр белән эшләргә туры килә бит”,-дип Сания апа исеменнән язылган гаризаны укыткан иде.
- Соң, колхоз рәисе белән шундый әйбәт мөнәсәбәттә булганда ул нишләп райкомнарга чакырып җәберсетергә юл куйды икән?
-Абый, яхшы мөнәсәбәтләр соңырак урнашты шул инде, ә аңа кадәр синең абынганыңны гына көтеп торучылар, үзенә шуңардан файда күрергә өметләнгәннәр белән дөнья тулы, сагалап кына торалар иде. Минзәлә ветеринария техникумын бетереп, колхозның дуңгызлар асырала торган өченче бригадасында ветеринария табибы вазыйфаларын башкарып йөргәндә, ышанычлы кеше дип исәпләнгән бригадир Гариф абый, аздан гына үземне төрмәгә утырттырмады. Әле ярый яшь булсам да, дөньяны күреп өлгергәнлектән, саклык чараларын гел истә тотып эшлим...
IV
Шулай бервакыт бу, имчәктән аерылган чучка балалары абзарының идәннәрен алмаштыртырга кереште. Мин моңа идән җәеләсе җирне баштан сары балчык белән тыгызларга, шуның өстенә имән тактасы җәйдерергә киңәш иткән идем. Чөнки, әгәр идән җиргә ара калдырып җәелсә, ул арага бактерияләр тулып һәм күселәр төрле авыру таратып йөреп, терлек, бигерәк тә яшь чакта, авырып үләчәк дип торам. Мәйтәм безне техникумда шуңарга укыттылар. Ә теге, нәрсәгә миңа синең техникумың, мин практик, йомырка тавыкны өйрәтми дип, үзенекен эшли бирә.
Хәлләр нәкъ мин кисәткәнчә килеп чыкты да – бер ай эчендә 270 чучка баласы үлде. Авыл хуҗалыгы идарәсенә тапшырыласы хисапка Гариф абый үлгән чучкалар санын 12 дән арттырмаска куша, дуңгыз балаламыйча тормас, кварталныкын чыгарганда үлене күберәк күрсәтербез дигән була. Мин ясаган хисапка кулын куймый. Ләкин мин аерым журналга күпме чучка барлыгын көннекен-көнгә яза барып, дуңгыз караучылардан имза куйдырып килдем. Әлеге журналны сейфка бикләп куеп, ачкычын гел үзем белән йөртә торган булдым.
Айлык хисап белән авыл хуҗалыгы идарәсенә килгәч, элек гел күрешеп хәл- әхвәлне белешеп торган башлык бу юлы кулын да бирмичә, миңа кырын гына карап узды. Эшнең яхшыга бармавын күңелем шунда ук сизенде. Шуңа күрә хисапны авыл хуҗалыгы идарәсе бүлегендәге кызларга биреп калдырдым да, ашыгыч фермага чакырдылар дигән булып, колхозга кайту юлына чыктым. Әмма идарә каршына бәйләп куйган атым урынында ферма мөдире Габделбәрнең йолкыш аты гына тора. Аның белән 25 километрдан артык араны 3-4 сәгатьсез әллә нигә дә кайтып җитеп булмый. Минем бар курыкканым сейфны ватып журналны юк итүләре.
Бәхеткә, сөт китерергә килгән трактор авылга кайтып китәргә өлгермәгән, тракторчы белән мин яхшы мөнәсәбәттә. Хәер, бригададагы халык белән, гомумән мөгамәлә яхшы булды минем. Тракторчы Шамил абыйдан үтенеп, авылга куалавын сорадым. Рәхмәт үзенә, хәлне аңлаткач, берсүзсез тыңлады Шамил абый. Ферма мөдирен авылга кайтып җитәрәк куып тотып, алдына чыгып туктаттык. Мин Шамил абыйга кайта торырга кушып, Беларусьтан сикереп төштем дә, Габделбәрнең изүеннән эләктереп алдым: “Нишләтим үзеңне?” мәйтәм.
-Рәшит, үтерә генә күрмә, бригадир Гариф абый бер сәгать эчендә кайтып җитмәсәң, үлгән дуңгызларың өчен төрмәгә утыртам дигән була. Минем ат белән анда 5 сәгать кайтырга кирәк дигәч, әнә ветврачныкы белән кайт, әле аңа кичкә кадәр отчетлары белән утырасы бар, диде. Мин нишләргә тиеш идем соң?
-Миңа кереп әйтергә тиеш идең,- дип моны кар өстенә атып бәрдем дә чаптырып, фермага юл тоттым. Ә анда колхоз рәисеннән, Гариф абыйдан тыш терлекчеләр йорты тулы җаваплы кешеләр: авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, аның янында мин танымаган, башкалардан затлырак киенгән җитди кыяфәтле берәү, халык контроле комитеты рәисе һәм башка шуның ишеләрдән торган комиссия утыра. Сөйләшү урысча бара, читтән килгән кеше өчендер инде, дип уйлап куйдым мин. Ахырдан аңлашылганча, җитди кеше дигәнем партия өлкә комитетыннан килгән икән.
-Менә кем гаепле дуңгызларның юкка чыгуында, -дип каршы алды үземне бригадир төксе генә,-дуслары күп, көн саен яшь дуңгыз итеннән шашлык ашавы гына җитми, көмешкәгә алыштырып эчәргә тагын никадәр кирәк булган? Әнә, дуңгыз караучылар алдаларга бирмәсләр. Факия ничә дуңгыз үлде үткән айда, әйтеп бир әле дөресен?
-12 баш үлде Гариф абый,- дип алдалашты Факия дигәне күзен дә йоммыйча,- вакытында тиешле уколын кадамагач, үлми нишләсеннәр ул мескеннәр.
-Әлфия, Факия дөрес әйтәме?- дип сораган булды Гариф абый икенче дуңгыз караучыдан. Анысы да 12 дип җөпләде, башкалар да “шулай-шулай” диештеләр.
Мин шул вакыт эшнең җитдиләнә баруын сизеп, тиз генә сейфтан журналны алдым да куеныма тыктым, югыйсә Гариф абый кулымнан тартып алырга омтылган иде. Көтмәгәндә бүлмәгә ферма каравылчысы Вакыйф абзый кереп, Гариф абыйга усал гына:
-Гариф, мин тышта – ишек артында тыңлап-тыңлап торам да, исәбегез бу егетне батыруда икәнне чамалагач, дәшми тора алмыйм, минем исәп белән генә дә 200 дән артык үлгән чучка баласын урманга чыгарып бәрдердең түгелме соң үземнән? Кая анда 12 генә булсын? Син бу хатыннарга утын бирәм дигән вәгъдә белән гаепсез кешегә наһак бәла яктырасың. Утыннын да барыбер, бирмисең бит инде.
-Син Вакыйф абзый, ат аягын дагалаганда бака ботын кыстыра дигән күк, кысылып торма монда, бар ферма корпусларының тирә-юнен кара! –дип котылмакчы булган иде дә, әмма партия өлкә комитеты вәкиле:
-Мин татарча аңлыйм, комедия уйнамагыз монда!-дип идарә башлыгын кисәтте. Шунда җаен китереп мин дә әлеге иптәшкә журналны ачып, үлгән чучка балалары турында дуңгыз караучылар кул куйган битләрне күрсәттем.
Дуңгызларның массалап үлү сәбәпләренең идәнне дөрес җәймәүдә икәнлеген аңлаттым:
-Бу турыда бригадирга ничек иттереп идәнне дөрес җәяргә тиешлеген, мөмкин булса астан җылытып, таштан ясаганда тагын да әйбәтрәк буласын киңәш иттем, ә ул мине тыңларга да теләмәде, -дидем.
-Барысы да аңлашылды, -диде ул колхоз рәисе белән авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына,- тәртип юк икән монда сезнең. Бу егетне түгел, ә бригадирны җавапка тартырга кирәк...
Эш менә нәрсәдән гыйбарәт булган икән, бригадир авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы белән дуслык мөнәсәбәтендә йөргәнгә күрә, ул аңа мине дуңгызларны юк итүдә гаепләп, җавапка тартырга тәкъдим иткән. Башлык мәсьәләнең асылына төшенәсе урынга бригадир гаризасына: “Тикшерү органнарына юлларга!” -дигән язма өстәп, прокуратурага юллаган. Әгәр Вакыйф абый яклап чыкмаса, терлекләр хәрәкәте турында журнал тутырып бармаган булсам, ике дә уйламыйча төрмәгә тыгып куярга иде исәпләре.
-Вакытында синең бәхеткә өлкә комитет вәкилен үз башларына алып килгәннәр диген,- Хафизулла гайрәтләнеп, бик нык өстәлгә сугып куйды,- минем тормышта да шушыңа охшаган очраклар булгалады. Дөрестән дә абынганыңны сагалап кына торалар, брат.
-Бу Гариф дигәне без үскәндәге Кыңгыр Газизе шикелле әшәке эчле кеше булган икән, шулай бит Хафиз.
-Дөрестән дә, Рәшит ферма мөдире турында сөйләгәндә минем күңелгә дә шул Чатан Газизе килеп алды.
-Кем соң әле ул Кыңгырмы, Чатанмы Газиз дигәнегез, ничектер исемә төшереп бетерә алмыйм.
-Соң, синең дустың Ирекнең әтисе бит инде, сиңа 3-4 яшьләр чагында ук Карлыгач Кыясыннан мәтәләп төшеп дөмекте,- дип чыраен сытып куйды Хафизулла кулын селтәп, - нәрсә, Иреге дә шундый канечкечме, бергә эшлисез бит?
-Мин бер дә начарлыгын сизгәнем юк...
Безне күңелле генә сөйләшеп утырган җиберездән Рәшит хатыны белән минем хатын килеп, аерып алдылар:
-Дөньягызны онытып утырасыз, үзләре әтине юбилее белән котларга кайтканнар, имеш,- дип безне Хафизулланың эш бүлмәсеннән пыр туздырып алып чыкты минем Суфиям, - бөтенләй оятлары качкан.
Әтиләр янына яңадан кергәч тә, без берәр сәгатьләп сөйләшеп утырдык әле. Чөнки Рәшит белән шактый озак күрешмәгән идек бит. Алга таба исә, һәр бәйрәмдә әтиләрдә очрашырга сүз куештык. Иртән таңнан торып, энекәш гаиләсе белән үзе җитәкләгән хуҗалыгына китеп барды, ә без исә эшли торган авылыбызга беренче сәгатьләрдә дәресләребез булмаганлыктан, соңырак кузгалдык. Әтиләр мондый олылауга бик тә канәгать калдылар, билгеле. Рәшит сүзендә торды, һәрвакыт гаиләсе белән булмаса да, бәйрәмнәрдә дә, Казанга эш белән килгәч тә машинасын йөртүчесе белән безгә керергә гадәтләнде. Аннары без аның белән әтиләргә, Хафизулла янына бара торган идек.
Тагын ике ел үткәч, 30 яше дә тулмаган килеш, һич көтмәгәндә ул безнең туган районга авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе дәрәҗәсендә кайтып урнашты. Аны бу эшкә ярты еллап алдан, район башкарма комитеты рәисе булып килгән дусты – Кыңгыр Газиз малае Ирек тартып алды. Ирек мине дә: “Син Айрат абый, колхоз рәисе, я инде совхоз директоры булып эшләргә тиеш, шуңа хәзерләнеп тор! –дип кисәтеп куйды, - безне бит син техникумга үгетләп, юллап кертүче. Яхшылык онытылырга тиеш түгел.”
Ирекнең сүзен чынга да, уенга да алмастан Суфиягә җиткереп караган идем, ул ике куллап каршы төште:
-Аннары колхоз эшеннән кайтып та кермәс иде, бугай. Апа Харас җизнинең колхоз рәисе булып эшләгән елларын юкка гына фронт сызыгы белән тиңләмәгәндер. Синең барыбер үзеңчә эшләвеңне беләм Айрат, әгәр минем фикерне тыңлыйсың килә икән – белеп тор, ике куллап каршы. Мәктәптә җаның тыныч, ичмаса. Эшләткәндә басылып торып эшләвеңне бел.
-Аңлашылды, мин үзем дә хәзер хуҗалык җитәкчесе булырга бик ашкынып тормыйм инде, анысы. Мондый тәкъдим кимендә 5-6 еллар элегерәк булса ике дә уйлап тормас идем, билгеле.
Дөрестән дә, Низам абзыйдан соң колхоз рәислегенә бик тә ашкынган идем дә бит, Ходай сөзгәк сыерга мөгез бирми дигән кебек, җитәкчелектә эшләргә язмаган, күрәсең. Турысын әйткәндә, күңел ымсынып алды алуын, әгәр райкомның беренче секретаре үзенә чакыртып, “Йолдыз”ны җитәкләргә алынасың дисә, мөгаен Суфиягә әйтеп тормыйча да ризалашкан булыр идем. Ә болай Ирекнең сүзләрен мин күңел булсын өчен генә әйтелгәндер дип кабул иттем. Тәгаен кайсы хуҗалыкка икәнен дә белдермәде, җитмәсә. Агроном чагымда парторог ясап җибәрергә теләгән авыл шикелле бер җәһәннәм читендәге төш тә булса, кирәге дә юк.
М Ә К Т Ә П Җ И Т Ә К Ч Е Л Е Г Е Н Д Ә
I
Мин инде бу хакта уйламый да башлаган идем, әмма Ирек белән икенче бер очрашуда ул әлеге темага әйләнеп кайткач, бераз аптырап та калгандай булдым. Аннары хатынның да бу үзгәрешкә күңеле тартмавын әйткәч, Ирек көтмәгәндә мәктәпне җитәкләргә тәкъдим итмәсенме.
-Хуҗалыкка бармыйсың икән Айрат абый, мәктәпне җитәкләргә алынасың. Бу директорыгыз алтмыш бишенче белән бара, җиткән инде аңар шундый авыр йөкне тартып барырга,- дип каршы килергә урын калдырмады Ирек,- мин район советы башкарма комитетын җитәкләгәндә сине гади бер укытучы итеп кенә эшләтә алмыйм инде, гафу ит. Атна башыннан минем янга килерсең, аңа кадәр беренче белән сөйләшеп куермын. Сөйләштек-бетте. Тик бу хакта беркемгә дә, хәтта Суфия апага да әйтми тор.
Мин ни әйтергә дә белмәдем елмаеп, җилкә сикертүдән башка җай калмады. Ә яңа атна башыннан, мәктәпкә Сәмик абый янына кереп, райбашкарма комитетына ашыгыч чакыралар дип хәбәр иттем дә, Ирек сүзе буенча, янына бардым. Райбашкарма бинасына таба атлавымны тәрәзәдән күреп булса кирәк, Ирек мине каршы чыгып алды. Шунда ук бүлмәгә “Тыңлыйм Ирек Газизович”,- дип мәгариф бүлеге мөдире дә кереп басты.
-Игътибар белән тыңлыйсыңмы?
-Әй-йе.
-Айрат Хәйдәровичны беләсеңме?- дип миңа башын какты райбашкарма комитеты рәисе.
-Беләм, укытучы.
-Юк, укытучы түгел, бүгеннән, хәзерге минуттан ул үзе укытучы булып эшләгән мәктәпнең директоры. Хәзер мәктәпләренә икәү барасыз да аны коллективка тәкъдим итәсең. Пенсиягә китәчәк директорга райком һәм райбашкарма комитеты исеменнән рәхмәт әйтергә онытма. Белеп тор, киләчәктә яңа директорга һәр яктан ярдәм күрсәтәсең. Аңлашылдымы?
- Аңлашылды.
- Аңлашылса, алга! Айрат Хәйдәрович, Сезне яңа вазыйфагыз белән тәбрик итәм,- дип минем кулны кысты Ирек. Мин дә аңардан калышмыйча:
-Ышанычыгызны акларга тырышырмын, Ирек Газизович,- дигән булдым.
Мин шулай җиңел генә мәктәп директоры булып эшли башлавымны күз алдына да китермәгән идем, әлбәттә. Хәер, коллектив ничек кабул итәр бит әле. РОНО мөдире мине бүлеккә алып кереп, директор иттереп билгеләү турында фәрман яздырды да инспекторын да үзе белән алып, артлы чанага утырып, район үзәгеннән 6 чакырымлап ераклыктагы безнең мәктәпкә кузгалдык. Турысын әйтергә кирәк, мәктәпкә якынлашкан саен мин үземне уңайсыз сизә башладым. Ничектер үземне эшкә алган Сәмик абыйдан да яхшы түгел кебек иде. Кыскасы, педколлектив каршына ниндидер гаепле кеше сыман чыктым.
РОНО мөдире фәрманны укыгач, кинәт кенә җиңеләеп тә китте. Мин үз чиратымда, коллектив мәнфәгатьләрен кайгыртуны, мәктәпнең матди-техник базасын яхшырту мәсьәләләрен беренче чиратка куеп эшләргә вәгъдә иттем. Шул ук вакытта эленке-салынкы эшләргә юл куелмаячак дип кисәтергә дә тайчынмадым. Шулай килеп чыкты ки, бу сүзләрем нәрсәдәндер Суфиягә карап әйтелде. Аның күзләрендә үпкәләү чалымнары күрүдән ахыры күңелсез бетәчәген сизеп, йөрәккәем жу итеп куйды инде.
Дөрестән дә өйгә кайткач битәрләп, җанымны алды Суфиякәем. Көч-хәл белән генә тынычландыра алдым үзен.
-Каян чыгып эленке-салынкы эшләтмим дип миңа карап әйттең инде? Мин шулай бөтен халык алдында кычкырып әйтерлек начар эшлиммени? Беләсең килсә мин җитәкләгән сыйныфның уку сыйфаты мәктәптә иң зурысы. Башлангыч сыйныфлар булса бер хәл, ә мин утыз җиде укучыдан торган тугызынчыларны җитәклим бит. Чирек алдыннан берәр укучыга өчле чыгу мөмкинлеген сизсәм, шул фәнне алып баручы белән махсус сөйләшәм: “Барлык фәннән яхшыга өлгергән укучы ни өчен Сездән генә өчлегә үзләштерә, димәк аңлатуыгыз шуның кадәр генә!?” дип бәхәсләшәм. Ә син миннән эленке-салынкы гына эшләүче ясадың,- дип үкси-үкси елап, миңа сүз әйтергә бирми битәрләде үземне.
-Суфиякәй, гаеп миндә. Әмма шуны бел, сиңа карап әйтүем бер дә начар эшлисең дияргә теләүдән түгел иде. Миңа бик якын кеше булганыңа күрә нәкъ менә сиңа карап әйөтелгәндер, тынычлан бәгырем,- дип миннән тартылырга тырышса да, аны селкетмичә дә күкрәгемә кысып алгач, җайланды ахыр килеп, иртәгә мәктәпкә нәрсәләр киеп барачагымны кайгырта башлады..
Мин әнисез үскәнгә күрә, үземнең кием-салымга игътибар итәргә өйрәнмәдем. Колхозда агроном булып эшләгәндә Сәвия дә бу мәсьәләгә җитди карамады. Шуңа күрә кул астына нәрсә килеп эләгә - шуны кидем. Ә Суфия исә, минем өс-башны бер дә күз уңыннан җибәрмәде инде. “Бу күлмәгең костюмыңа килешеп бетми”,- дисенме; “Галстугың тапланган, икенчесен так!”- дип кисәтсенме; “Әйдә әле чалбар балакларыңның сырын тазарак үтүклик”,- дип салдырып алып, үтүкләргә ябышсынмы – үзенең өстен-башын ялт иттереп карау өстенә, мине дә иртән эшкә барырга әзерләнгәндә, әйләндереп-әйләндереп карап, энә күзеннән үткәрә торган булды.
Мәктәп директоры да булып урнашкач, шул ук көнне, караңгы төшә башлауга карамастан, район үзәгендәге универсаль кибеткә барып, ике пар яңа костюм-чалбар, күлмәкләр, галстуклар сатып алдырды. Иртән торгач, директор сыйфатында беренче эш көненә мине ул мөгаен, сәгатькә якын әзерләгәндер. Әйтерсең лә беренче сыйныф укучысын әнисе беренче кыңгырау көненә мәктәпкә барырга көйли инде, тәмам тәннәрем тыгызлана башлап, кычытырга тотынды. Әмма нишләп тә булмый, Суфиянең холкын белгәнгә күрә, түзәргә туры килде.
Директор кәнәфиендә беренче эш көнем тарификациягә үзгәрешләр кертү һәм башка вак-төяк оештыру чаралары белән үтте. Үзгәрешләр күбесенчә гади укытучы булып калган Сәмик абый белән минем сәгатьләргә кагылды, билгеле. Миңа 12 сәгать кенә тиеш булганлыктан, югары сыйныфлардагы гомуми биология һәм ботаника дәресләре калдырылып химияне алып бару башка укытучыга кушылды. Сәмик абыйның географияләренә тагын алты сәгать рәсем өстәлде. Кыскасы, берсенә дә үпкәләрлек урын калмады шикелле.
Тарификациягә үзгәрешләр кертү мшәкате беткәннән соң, әле Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгына ярты елдан артык вакыт булуга карамастан, шушы датага багышланган чараларны кабат барлап чыктым. Ә аның очы-кырые күренми, ләкин иң зур игътибар шуңа юнәлтелергә тиешлеген дә аңлап эш итәргә кирәк. Әмма бу сәяси мәсьәлә, РОНО гына түгел райкомның пропаганда бүлеге контроленнән дә читтә калмый.
Чыгарылыш сыйныфына берьюлы дүрт сыйныф – ике унберенче, ике унынчы әзерләнә. Унбер еллык укуның соңгы тапкыр чыгарылышы. Алар өстенә кичке мәктәпне тәмамлаучылар да байтак – барысы турында да беренче чиратта җитәкчегә борчылырга туры килә.
Ә иң зур мәшәкать хуҗалык эшләрен кайгырту дисәң дә хата булмас. Ел башыннан, хәтта көзеннән үк мәктәпне җылыту өчен, укытучыларга утын бирергә урман бүлемтеге яздырып алырга кирәк икән. Сәмик абый әллә китәсен сизгән, көзеннән дә, ел башыннан да бу эшне эшләмәгән. Мәктәп завхозы Галимҗан абзый директор булып эшли башлавымның беренче көненнән үк урман хуҗалыгына барырга кирәклеге турында колак итемне чәйнәргә кереште.