Т У Г А Н Н А Р О Ч Р А Ш К А Н Д А 10 глава




Дәү әни безнең мөнәсәбәтләрне яхшы аңлаганлыктан “ашыгыч эшләр” табып, чыгып китте. Ә безгә шул гына кирәк тә инде. Мин тизерәк Сөеклемә үземнең якындагы планнарымны җәеп салдым:

-Бүген үк сезгә башкода җибәрәм, Аллаһы теләсә. Ничек уйлыйсың, синекеләр каршы килмәсләрме икән минем ише хәерчегә кызларын бирергә?

-Алай димә инде Алтыным, хәзер байлар, хәерчеләр юк заман бит. Шул, әнидән генә шикләнеп торам инде, әллә нинди генә сылтаулар табып куймаса.

-Ярар Сөеклем, хәзергә саубуллашып торыйк, мин кайтып әти белән киңәшләшим, кемне башкода иттереп җибәрергә,- дип кадерле вакытны сузмыйча өйгә ашыктым.

-Бернинди башкодалар эзләп йөрмибез, әллә үзем сүләшә алмаммы? -дип әти шунда ук кырынырга хәстәрләнә башлады. Әти малае Җәүдәт куркынычсыз пәкене стакан эчендә үткәрергә тотынгач, мин тиз генә Германиядән алып кайткан лезвие төргәген суздым.

-Немец пәкесе белән кырынып кара әти, ничек алганын сизмәссең дә.

-Сүз дә юк, алар ясый белә инде. Урысныкыдай бөтен нәрсәсе цапмаган-юынмаган кебек төгел,-дип мин биргән пәкене мактый-мактый кырынып куйды әти. Шунда ук хатыныннан кадергә кия торган киемнәрен барлатып алды да, Аллага тапшырдык дип, утырып дога кылгач, икәүләп зур эш артыннан, Сөеклем яшәгән авылга таба чыгып киттек.

Әле ярый авыллар арасы ерак түгел, өч чакырымлап чамасы гына, югыйсә чатанлап йөргән әти өчен бик кыенга туры килгән булыр иде. Мин исә үземнең куашавымны басарга тырышып, әтине бер узып китеп, бер артта калып атлый бирдем. Сөеклем яши торган йортка якынлашкан саен, йөрәккәем күкрәк читлегенннән чыгарлык ярсып типте: ничек каршыларлар ата-аналары?!

Сизеп торам, әнисе Нәзирә апага минем шикелле чыгышсыз, ярлы кешедән битәр бай кияү кирәк, ә менә әтисе, элеккеге МТС директоры, коммунист Таһир аганы байлык кызыктырырга тиеш түгел кебек, бар өмет аңарда инде. Ниләр генә булып бетәр. Шундый икеле-микеле уйлар белән кызылга буялган калай башлы зур йортның бик ыспай эшләнгән, бизәкле урыс капкасын ачып, иркен өй алдына үттек. Афәрин, әти үзен кем әйтмешли, партизаннарча кыю тота:

-Хузялар үдәләрме?- дип көр тавыш белән аваз салды ул таягы белән ишеккә кагып.

-Әйе-әйе, кем бар анда?- тышка бу бөркеп ишек ачылды. Кыска җиңле күлмәктән генә, уң кулы урынына бер чәнти бармагы гына тырпаеп торган, түгәрәк сакаллы, 70 яшьләрдәге ир-ат әтине танып алып, безнең белән җылы күреште,-әйдүк-әйдүк Хәйдәр, үтегез әйдә, бу солдат синең улыңмы?

-Әйе, минем зур малай, шоның йомышы белән йөрү инде Таһир,- дип сөйләнде әти аякларын кагынып өй эченә үтүешли,-зәмәгатең Нәзирә дә үдә булса сезнең белән киңәшләшергә килдек, менигынак.

-Өйдә, кая булсын тагын, әйдәгез.

Таһир ага чагыштырмача ачык каршыласа да, безнең сәламне Нәзирә апа авыз эченнән генә мыгырдангандай: “Ярый әле шунда”,-дип чытыгырак чырай белән җаваплады.

-Таһир кордаш, Нәзирә, мени шул, күз алдыгыздагы малаема кызыгызны димләү нияте белән килүебез иде,- әти капылт кына шулай диде дә бер Сөеклемнең әтисенә, бер әнисенә карап куйды,- яшьләр бер-берсен яхшы беләләр икән. Эш фәкать сезнең ризалыктан гына тора диләр.

Мин нык дулкынланудан калтырана ук башладым, бугай. Үземнең эчке халәтемне сиздермәскә тырышканга күрә, башымны иеп, аяк очларына текәлеп торам. Башка чаклардагы кыюлыгымнан гүя берни дә калмаган – шулай Сөеклемнең әти-әнисенең карарын көтәм, секундлары да сәгатьтәй озак сузыла.

-Улың булган егеткә ошаган Хәйдәр, мин аның Сәвия белән кушылуына каршы түгел.

-Каршы түгел дә бит, ә кайда яшәрләр соң алар? -дип сүзгә кушылды Нәзирә апа, гадәттә татар гаиләсендә ир-атлар сөйләшкәндә хатын-кыз почмак яктан башын чыгармыйча, тыкшынмый торырга күнеккән булса да,-безнең кызыбыз иркенлектә яшәргә өйрәнгән лә ул.

-Баштан дәү әниләрдә яшәп торырбыз, аннары әкеренләп үзебезгә йорт салып чыгарбыз,-дидем мин ниһаять кыюлыгымны җигеп.

-Белмим-белмим.

Шул вакыт алдагы бүлмәнең ишегеннән минем Сөеклем башын тыгып: “Әни, каршы килмә инде”,-дип аваз салды һәм аның сүзләре җитә дә калды:

-Ярар, үзегезгә карарсыз,- диде дә кызы катына кереп китте Нәзирә апа.

Таһир абзый исә, бөтенләй ачылып китеп:

-Кияү буласы егеттән зур кеше чыгачагына минем шигем юк,-дип балкып кулымны ук кысты,-тик эшкә урнашуга ук партиягә керү ягын карарга кирәк булыр, рекомендациянең берсен үзем бирермен.

-Ә мин бит армиядә үк партиягә кергән идем инде, иртәгә баш көн, хәрби комиссариатка баргач, бер исәптән райкомга да керергә исәпләп торам. Шунда берәр эш тә сорармын, авыл хуҗалыгы техникумы белемем бар.

-Алай булгач барысы да тәртиптә икән инде. Бер нәрсәдән шикләнмә, эше дә, ашы да булыр.

 

II

Әти никах мәсәләсен күтәреп караган иде дә, Таһир ага шунда ук кулларын кагып каршы килде: “Син нәрсә сөйлисең Хәйдәр, малаеңның да, минем дә партиядән куылганын телисеңме әллә? Мин инде пенсиядә булгач, әллә ни куркынычы да булмас, ә бит Айратның киләчәгенә шунда ук киртә куелачак.”

-Нинди хәл инде ул никах та укытмагац, һиц аңнамыйм,-дип сөйләнде әти

каршы килеп,-юк инде, сез катнашмасагыз катнашмассыз, ә мин шыпырт кына картларны зыячацмын.

-Ярар, үзеңә карарсың, тик Айрат өйдә юк чагында эшлә син аны. Мин белмәдем дип әйтерлек булсын, берәрсе әләкләп, райкомда сизә калсалар, ахыры начар бетәргә мөмкин.

 

Зурдан кубып, кызыл туй үткәрмичә генә, фәкать авыл Советында язылышып өйләнешергә хәл кылынды. Ә миңа нәрсә, Сөеклем белән кушылу булса, башка берни дә кирәкми. Шулай итеп, 1952 нче ел төгәлләнергә берничә көн калганда, без Сөеклем белән язылышып та куйдык һәм дәү әнинең кысан өендә көн күрә башладык. Яңа ел башыннан исә, якындагы кечкенә генә авылдан торган “Йолдыз” колхозына агроном булып эшкә урнашып куйдым, ә Сөеклемә китап ханә мөдире вазыйфасы табылды.

Безне барыннан да нык сөендергәне хуҗасыз торган бер сәләмә йортка кертеп урнаштырулары булды. Бу инде ни генә әйтсәң дә үз куышыбыз иде. Колхоз рәисе Низам абзый ике балта остасы биреп, ватык тәрәзәләрен куйдырды, ишеген төзәттерде, баскан саен баш-башы күтәрелеп, шыгырдап торган идәннәрен беркеттерде һәм эшләре беткәч, минем белән бергә килеп, кушканнарының ничек үтәлгәнен үзе тикшереп кабул итте.

-Мени шонда яши торыгыз әле улым, зәйгә цыккац значытса, зае белән яңыны зитештересез,- дип күңелне күтәреп куйды колхоз рәисе,-да канишны, буралык бүрәнәләр белән колхоз булышыр, эфчүтеки.

Низам абзыйның тормыш тәҗрибәсе берничә кешегә җитәрлек булса да бар белеме 2 сыйныфтан узмаганлыктан, еш кына ул минем белән киңәшләшергә дә тартынмады. Миңа хәтта андый чакларда ничектер уңайсыз да була торган иде. Әтинең чордашы булып, берничә орденлы, күкрәге тулы медалле фронтовик килеш минем шикелле малай-шалайдан ничек эшләргә киңәш сорасын инде! Хәер, нигездә ул агрономиягә, җир эшләренә кагылышлы сорауларны ешрак бирә торган булды.

Шулай да телгә оста кеше ул Низам абзый: җыелышларда, нәрәт вакыт ларында нинди генә сүзләр табып кызартмый колхозчыларны. Һәр җөмләсендә “ыслушый”, “эфчүтеки”, “да канишны”, “канса кансуф”, “значытса” кебек паразит сүзләрне дә кушмый калмый. Күп чакны әлеге сүзләрнең икесен дә бер үк җөмләдә кулланып җибәрә: “Да канишны, эфчүтеки безнең кайбер заваплы иптәшләргә бөек Сталин аңлатканча эшләү зитеп бетми. Канса да кансуф мин бит значытса, үзем өцен эшләтмим инде..,”- дип башлап җибәрә ул гадәттә үзенең чыгышларын.

Үзе артыннан аны Чүтеки Низамы, яки Чүтеки дип кенә атап йөртәләр. Ни генә булмасын, минем өчен якын кешегә әйләнде ул. Гомумән Низам абзый яратты үземне: “Ыслушый, син эфчүтеки, минем сугыш кырында ятып калган Замир улыма охшаган, значытса,- дия торган иде ул күңеле тулган чакларда,-Алла насыйп итсә мин ялга киткәц, персидәтел булып калырсың. Эфчүтеки, бу урынга куярга синнән дә грамотныйрак кеше барыбер авылда юк, канса кансуф”. Мин исә, андый вакытларда тыйнак кына баш тартам: “Әле сиңа ялга китәргә иртә, Низам абзый, 60 та тулмаган килеш,-дигән булам аны тынычландырырга тырышып, -ә мин бик яшь сине алыштырырга”.

-Юк инде улым, зитәкце булып эшләргә исәнлек тә кирәк, ә миндә ул юк. Ничава, эфчүтеки быел әпәй генә уңсын, беренче секретарьга үзем барып әтәцәкмен сине куярга дип, канса кансуф.

“Йолдыз”да 1953 нче ел урагында дөрестән дә икмәк бик уңды, колхозчылар әлегә кадәр мондый уңышның күренгәне булмады, дип сөйләделәр шатланышып. Хәер, ул елны уңыш һәр җирдә яхшы чыкты, дияргә кирәк. Әти исә, Сталин дөмеккәнгә шулай булды ул, дип әйтергә дә тартынмады. Ләкин мин аны күңелем белән бик хупласам да, андый сүзләрне чит-ятлар янында һич тә әйтмәскә дип кисәтеп куйдым. Чөнки ул елларда бер генә чара да: партия җыелышлары, авыл советы сессияләре, тагын әллә нәрсәләр Сталинга мәдхия укымыйча үтмидер иде. Җыелышлар исә атна саен диярлек уздырылып, гадәттә шимбә көннәренә билгеләнә торган булды. Ә мин нәкъ шул көнне җыелышлардан соң булса да, урман аша гына, турыдан 7 чакырымдагы туган авылыма кайтырга гадәтләндем. Шуңа күрә бетмәс-төкәнмәс җыелышларны эчемнән генә каргый да торган идем.

Безнең авыллар арасындагы юлның 3 чакырымлабы карурман аша үтә, шуңа күрә анда кереп китүе бераз күңелне дә шомландыра. Аю, бүредән битәр ике аяклы җанкыярлары куркынычрак. Мондый имеш-мимешле шикләнүләр сугыш елларыннан күңелгә сеңеп калган, чөнки ул чакларда анда сугышка барудан качып йөрүчеләр дә бар, алар урманга керүчеләрне талап үтерәләр дип сөйлиләр иде. Тик шуңа да карамастан, әйләнечтән 25 чакырым юл үтеп тормас өчен мин һәр вакыт, елның теләсә кайсы фасылында фәкать турыдан гына йөрдем. Әлбәттә инде үзем белән һәрчак мылтык ала торган булдым.

Аннары шунысы да бар, атны үз уңаена ашыкмыйча гына атлатып, урман шикелле табигать кочагында бару бернигә дә җитми инде. Ул чакларда тәндәге барлык күзәнәкләр дә рәхәтлектә ял итә булыр. Балачакта урманга җиләк җыярга да хәзергедәй иркенләп барып булмый иде бит, чөнки урман сакчысы – палишчик чыбыркысы сыртка эләгүеннән бик курыктык. Әлбәттә инде, эләккәләде дә, мин үзем шикеллеләрне һәм вак-төяк бала-чаганы ияртеп җиләккә дә, чабаталык юкә кайрыларына да йөрегәнгә, палишчик килеп чыкканда башкаларны качырып, кыенны үземә алырга тырыша идем. Миндәй эрерәк тәртип бозучы кулга төшкәндә, ул башкаларны куып та азапланып тормый, бөтен зәһәрен чыгарып, кыллы чыбыркысын баштан бер шартлатып чага да, минем аркага сыдыра. Әнә шул хәтирәләрне күңелдә яңартып, газиз туган авылыңа урман аша кайтудан да ләззәтлерәге юк инде аның.

Ә авылга мине балачак һәм яшьлек дусларым тарта, аеруча Хафизулланы күрәсе килә. Армиядән миңа караганда атна – ун көнгә соңга калып, старшина погоннары тагып кайтты ул. Мин шул, үзмнең “кырку характер”ым белән, башлыча, җыелышларда командирларга уңайсыз сораулар биреп йөдәтүем аркасында, ефрейтор дәрәҗәсен дә ала алмадым. Хафизулла өстәвенә Сара исемле карар күзгә сөйкемле генә тоелган, җирән чәчле яһүд кызына өйләнеп тә кайтты әле. Әмма хатынының еврей икәнен ул миңа гына сер итеп әйтте. Дөрес рәге, аның әтисе яһүд, әнисе марҗа булганга Сара үзен еврейдан битәр, марҗа хатыны итеп танытырга тырышты.

Хафизулла кайту мәленә кешеләргә хатынын Бибисара исеме белән үзебезчә тәкъдим иткән булган да. Әмма хәләле баштагы мәлләрне Бибисарага чыраен сытып түзгән булса да соңырак: “Какая я вам Бибисара, у меня своя человеческая имя есть. Нашли какую-то каля-баля!”,- дип тегеләрнең аптыраудан күзләрен акайткан.

Ничек кенә булмасын, балачак һәм яшьлек дустымның хатыны беренче күрүдән үк минем күңелемә ятмады. Әмма еврей кызларына өйләнгәннәрнең карьера баскычыннан тиз үсүләре хакында да ишеткәнем бар иде минем. Димәк, Хафизуллага бу яктан да җае чыгарга мөмкин.

Хәер, иң олы Абдулла абыйсы райкомның икенче секретаре булып эшләгәч, Хафизуллага болай да карьера баскычыннан үсеп китәргә җиңел булды. Мин “Йолдыз”да эшләп йөргәндә ул безнең туган авыл колхозының партоешма секретаре иттереп билгеләнде. Озак та узмады, үзен читтән торып,югары партия мәктәбенә укырга керттеләр. Кәлимулла белән Хәнифулла абыйлары да дәрәҗәле урыннарда эшләделәр. Бәлки шуңаргадыр да, Хафизулла белән очрашкан вакытларда сүзебез күберәк район җитәкчелегенең кадрлар белән ничек эшләү мәсьәләләренә кагыла торган иде: кемне кая куйганнар, кемне югары урыныннан төшергәннәр.

Турысын әйткәндә, мин дә Хафизулла кебек үк берәр колхозның рәисе булу хакында хыялланмадым түгел. Өстәвенә Низам абзый да минем урынымда калырсың, дип гел ымсындырып торды. Әмма 1953 ел уңышы әйбәт булса да, аның рәислектән төшәргә биргән гаризасын кабул итмәделәр. Шуңа күрә ул вәгъдә иткән кәнәфи күңелемне ымсындырса да, һаман эләкми торды. Ходай сөзгәк сыерга мөгез бирми, дигәндәй миңа да үземнең “тискәрелек” – “үзсүзлелек” сыйфатларым белән югары урыннарда эшләргә язмаган икән.

-Энем, син бу характерың белән ерак бара алмассың,- дия торган иде Абдулла абый да урындагы түрәләр белән бер кайчан да бәхәсләшмәскә киңәш итеп,- фикерләрең алтын булганда да аларны тышка чыгармыйча, эчеңдәрәк тотарга өйрәнергә кирәк. Югыйсә йомырка тавыкны өйрәткән кебегерәк килеп чыга бит ул. Иренеңне тешләп булса да, каршы сүзеңне әйтмиерәк тор. Бигерәк тә безнең беренче Равил Хабилович үз фикере белән килешмәгәннәрне яратмый торган кеше.

Кыскасы, шул рәвешле Низам абзый 1957 нче ел башында эшеннән киткәндә, ничек кенә мине үзе урынына колхоз җтәкчесе иттереп калдырырга тырышмасын, ул урынга беренче секретарь Баһаветдинов, Шәрифуллин Сабир дигән сугыштан кече лейтенант дәрәҗәсендә кайткан, 5 сыйныф белемле кешене китереп утыртты. Минем аның белән беренче көннәрдән үк борчак пешмәячәге сизелде. Мөгаен ул минем йөздә үзенең беренче конкурентын күргәндер. Чөнки дустан дошманы күп дигәндәй, колхоз рәисенә минем кандидатурам торуын аңа җиткерергә өлгергәннәрдер. Аннан соң белем буенча да белгечләр арасында, гомумән бөтен колхозында минекенә тиңе юк иде. Ни әйтсәң дә техникум дипломы өстенә авыл хуҗалыгы институтының икенче курсын читтән торып тәмамлап киләм. Шунысы үкенечле, Низам абзый җитәкләгән вакытта ул ничә тапкыр әйтсә дә, яңа йорт өлгертеп керергә вакыт тапмый калдым.

III

Баштагы мәлләрне яңа рәиснең урынсыз, күп чакларны минем адреска карата мәгънәсез үк булган төрткеле сүзләрен тешемне кысып булса да, колак аша гына үткәрә тордым. Ул үзенең белеме булмаса да тәҗрибәсе зур, тормышны күп күргәнлеген җае чыккан саен сиздерергә тырышты. Моны ассызыклау өчен эшлекле нәрәт барган вакытка карамастан, төрле гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәсьәлләр үк сөйләп, безнең белемне тикшерә торган булды. Үзенең шундый һәр “акыллы” сүзтезмәсенә нәтиҗә ясатырга тырыша һәм гадәттә миңа карап: “Я сорняк, син моңа ни әтерсең, син нинди нәтизә цыгара аласың?”- дип куяр иде. Мин ул теләгәнне әйтә алмасам: “Ә-ә-э, шолаймени сорняк, баш эшләп бетермиме?- һәм ул бик канәгать төстә каяндыр ишеткән тәкбирләрен үзенеке иттереп тагын сөйләп җибәрә:

-Бөгенге кебек зөмһәрир салкын, цыпцыклар оцып барган зирләреннән егылып төшәрлек зыкы көндә, бер цыпцык туңып, цитәннән үк егылып төшә. Шонда ерак булмаган сыер моның өстенә үзенең кимагын сала. Мескен цыпцык елыда хәлләнеп китеп, селкенә башлый. Аның селкәнгәнен күреп алган мәце моны ялаштырган булып, ашап та куя. Я-ә малайлар, бу мәсьәлдән нинди мораль цыгарып була? Сорняк, син ницек диярсең?

- Нәрсә диим, ашаган беткән.

-Алай төгөл шул, Крылов мәсьәлләре кебек мында, бик эцтә яткан нәтизәсе бар аның.

- Крылов бит һәр мәсьәле ахырында үзе үк морален да чыгарып куя, иптәш персидәтел, син дә үзең генә әйт инде, безне алай аптыратма,- дим мин хуҗа кеше белән бәхәсләшергә теләмичә.

-Баш кирәк, баш,- төптән уйлый белгәндә аның морале бик өстә ята. Сыер, цыпцык өстенә пыцрак атты, шылай бит, әммә ләкин өстенә тәрәт итсә дә аны исән калдырды. Зәмгыятьтә сыеры да, цыпцыгы да кеше инде аның, бу тиклесен генә беләсез. Ягъни мәсәлән, берәве әтик, зыелыш барышындамы, бүтән цактамы икенце берәүгә авыр булса да турысын, дөресен әтеп, оршып, туры юлга бастыра. Сиңа туры сүз әтүцеләр, пыцрак атуцылар төгөл, дигән мораль цыга моннан. Яра-ар, мәсьәлнең икенце морале дә бар бит. Анысын ницек аңнатырсыз? Мәценең цыпцыкны ялавын диюем.

- Мында мәце, синең янда наньыкам-посьыкам дип матур сүләп, зае цыгу белән башыңны ашарга торуцы кешеләр ролен башкара, - дип үзенең “ачышыннан” кош тоткандай шатланып, әйтеп куйды пенсия яшенә җитеп баручы зоотехник Равил әзи Әхмәтшин.

-О-о! Күрдегезме навозникны, уйлаганда башы эшли икән бит үзенең. Хазер бүтәнцәрәк сынап карибыз без аны. Французларда шындый әтем бар, һәрбер баланың башыннан сипап уз, диләр алар. Нәрсә өцен, кем әтә? Ә-ә-э, шыны да белмисезме, наданнар? Ул бала синеке булырга мөмкин, эх-хе-хе-хе. Һәр картны күрсәң, сәдака бир, диләр. Мынысы нәрсә өцен?

-Ул синең атаң булырга мөмкин, шулаймы?- дип җавап бирәм тизерәк аның мәгънәсез имтиханын туктатырга теләп.

- Дөрес, сорняк.

Минем, нигездә тыныч, кушканны үтәүчән булуымны сизеп, Шәрифуллин үзе белән Чистай, Казан кебек калаларга да алгалады. Командировкада чагында крестьян йортына, ягъни кунакханәгә урнашып алгач, колхозның яңа рәисе бик тугарылып китә, эчә-кәефләнә торган булды. Үзенә иптәшкә эчәргә бик кыстаса да мин гел кире кага килдем. Ул исә лаякыл исерә дә, төне буена яткан җиреннән генә ках-ках какырып, төкеренергә тотына. Аның төкереге өскә төшмәсен дип баштан-аяк томаланып ятам. Гомумән, Низам абзыйның тырнагына да тормаучы, адәм актыгы булып чыкты бу колхоз рәисе Сабир Шәрифуллин дигәнебез.

Тагын да бер тискәре сыйфатларыннан шуны әйтергә була: “ колхоз хуҗасы” гади колхозчыны санга да сукмый торган адәм актыгы иде. Берәрсен чакырганда аларга хәтта исеме белән дә эндәшми, ә урысның өч хәрефтән торган әшәке сүзе белән генә кычкыра торган булды ул: “Э-эй, х..., бирегә кил әле!” Я инде кеше аркылы булса: “Теге х...га әт әле; теге х...ны цакыр әле; һәм башка шундый рәвешле әдәпсезлек аның өчен чүпкә дә тормады. Ир-ат белән генә түгел хатын-кызлар белән дә бик үк церемонияләнеп маташмады ул. Аларга: шул ук урысның әшәке сүзе белән “П...”-дип кенә җибәрер иде. Алай гынамы, хәтта колхозның партоешма секретаре Солтан Идиятовичны да идиотыч дип кенә җибәрә.

 

Ә көннәрдән-бер көнне ул, гомумән үзенең нәрсә сөйләгәнен аңламыйча бугай, бөтенләй әдәп дигән нәрсәнең киртәсеннән үк чыкты:

-Сорняк, -дигән була бу миңа, ул шулай һәр белгечкә үзенчә кушамат тагып: агрономга “Сорняк”, зоотехникка “Навозник”, ветеринария табибына “Коновал” дип кенә эндәшә. Нәрәт вакытында, кешеләр булганда каршы дәшеп тормыйм, ә бу юлы беркем дә булмагач: “Минем үз исемем бар”,-дип куйдым.

-Дәшмә, агрогном икән - сорняк инде,- моның чыраена канәгатьлек билгеләре җәелеп китте, кесәсеннән тарак чыгарып, үзенең Сталинныкына охшатып ясаткан чәчләрен тарап җибәрде, аннары кабарып торган без күзләрен миңа төбәп елмаеп торды да, тагын сүзен башлады,- ыслушый сорняк, синең Сәвияң бик цибәр хатын икән бит, давай без аны отдел кадрга утыртыйк, ату миңа тыңнамица киреләнеп тора. Безнең первый, Равил Хабилыч шундый шәп хатыннарны бик ярата бит ул. Первый килеп кергәц, бер елмаеп зибәрсә, Равил Хабилыч эреп төшәцәк. Вапше-то, синең хатын офицерларны бик ярата икән, диләр.

Мин бөтен тәннәремнең кызыша баруын тоеп, кузгалмый утыра бирдем. Шулай Ходайдан сабырлык сорап, түзеп тордым-тордым да:

-Юк инде, синең хатының Нурзифа апага берсе дә җитми, әгәр первый аның артларын уйнатып атлаганын да күрсә, егылып китәчәк. Ул, арт чаннары дәү булган хатыннарны ярата икән дип ишеттем мин дә. Отдел кадрыңа аны гына утыртып куй инде, Равил Хабилыч килгән чакларны артын җәеп, тик елмаеп утырсын шунда,-дип үзем дә колхоз рәисеннән узып тупасландым.

-Ыслушай, сорняк! Син нәрсә сүләгәнеңне аңныйсыңмы? Мин сине ыф порошок сатыру хазер!

- Давай сотри, если можеш, конторская крыса,-дип торып басып, мин дә урысчага күчтем.

Ул йөгереп килеп, минем йөземә сугып җибәрде, әмма кан кызганлыктан аның сугуын сизмәдем да, колхоз рәисенең йодрыгы минем өчен черки тешләгән кебек кенә тоелды.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-01 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: