Т У Г А Н Н А Р О Ч Р А Ш К А Н Д А 11 глава




-Син сугышта булдым дип, күкрәк тутырып медальләр тагып йөрсәң дә, егетләрчә суга да белмисең икән бит. Сиңа фашистлар белән кулга-кул сугышырга туры килмәгән, ахырысы? Без яшерәк чакларда аны болайрак иттереп бирәдер идек, -дип күтәреберәк торган киң ияге төбенә чәпәп җибәрүем булды, колхоз рәисебез очып ук барып төште. Мин аның бүлмәсеннән чыгып киткәндә: “Белеп тор, сине монда эшләтмәяцәкмен!”-дигән сүзләре ишетелгәч, кире борылып кердем. Сабир куркына ук калды.

-Ишетсен колагың, -мин аның борыны төбендә үк бармагымны селтәп, калку бәбәкләренә карап тордым,- алай-болай избачка (изба читальня) кереп, Сәвиягә килделе-киттеле сүз катсаң, аягыңны бәреп сындырам. Мин кисәттем, белеп тор! Җитәкче булып бер ел эшләмисең, колхоз призводствосы турында кайгыртасы урыныңа хатын-кыз тикшереп йөрисең, мәгънәсез...

КПССның егерменче съездына кадәр минем бу гамәлләрем өчен, партиягә каршы барган дигән гаепләр тагып, утыртып та куйган булырлар иде, бәлки. Әмма хәзер инде илдә демократиягә тартым чалымнарны да тоеп-сизеп торганлыктан, кайчакларны чама белеп кенә үзеңнең фикереңне белдереп, партком секретаренә, колхоз рәисенә каршы да әйтергә мөмкинлек чыга башлады. Әмма райком секретаре Баһаветдиновның ирекле фикер йөртүчеләрне бик үк яратып бетермәве турында да ишетелә иде. Беренче секретарь башкалардан идеаль саф күңеллелек – намуслылык таләп итсә дә, үзе андый сыйфатларга ия була белмәде.

Гомумән, райкомның беренче секретаре Равил Хабиловичның хәмерне яратып, хатын-кызларны аздырып йөрүе хакында бер генә кат ишетмәгәч, Сөеклемне күргән очракта аның азгын тәкъдим ясавын күз алдыма китереп, эсселе-суыклы булып киттем. Чөнки беренченең бер итәкне дә игътибарсыз калдырмавына хәтта шаһит булырга да туры килде миңа. Дөрес, күрүен күрмәдем, әмма аның үз авызыннан ук моны тануын ачыктан-ачык ишетеп тордым, анысы хак.

Инде байтактан, әле “Йолдыз”да Низам абзый рәис булып эшләгәндә үк мине ни өчендер райкомга чакырдылар. Әлбәттә инде, билгеләнгән вакытка солдатларча, беренче бүлмәсенең ишеге төбенә килеп бастым. Кабул итү бүлмәсендә исә, кизүдәге чагыштырмача олы яшьләрдәге абзый, беренченең ярымачык ишегеннән ярыйсы ук аңлаешлы ишетелеп торган сөйләшүне тыңлап утырудан кәефе килеп бугай, авызын ерган килеш, миңа кермәскә икәнлеген аңлатып, бармагын күтәрде:

-Равил Хабилыч янында аның яңа гына кодалашкан дусты МТС директоры Һади Халитович, тавышланмыйча утырып тор. Әнә, бик кызык сөйләшәләр анда.

Дөрестән дә бүлмәдән көлешә-көлешә сөйләшкәннәре бик ачык ишетелә икән шул: “Кияү әтисенә дә охшаган булса, минем мескен кызга көндәшләр бик күп буласы икән, ха-ха-ха!” – ди берсе. “Малайның әтисенә охшавы бик яхшы ул Равил Хабилыч, менә киленнең, әтисе кебек мәхәббәткә бик бай булуын теләмәс идем, эх-хе-хе”.

Бу сүзләрне ишетеп, кабул итү бүлмәсендә утыручы абзый, үзе дә сизмәстән бугай, шаркылдап көлеп җибәрде. Шул чакны беренче ишегеннән райком секретаренең кызарып-бүртенгән чырае күренде:

-Сез нәрсә монда ишек артында колагыгызны салып, тыңлап утырасыз әле? – беренче миңа текәлде,- син кем буласың, ник эштә түгел?

Мин үземнең чакырылган булуымны аңлаткан идем, Равил Хабилович: “Ярар, минем буш вакытымда бер килерсең әле, кирәксә чакыртырбыз”, - дип кулын гына селтәде.

Шәрифуллин белән булган бәрелештән соң минем башыма ихтыярсыз беренче секретарь ишеге төбендәге әнә шул кыска гына очрашу күз алдыма килеп алды. Бәлки минем Равил Хабилович күзенә кирәкмәгән вакытта чалынуым колхоз рәисен билгеләгәндә хәлиткеч рольне уйнагандыр да. Кыскасы, колхоз рәисе белән килеп чыккан хәлләрдән кәеф төшеп киткән йөземне күреп булса кирәк, өйгә кайтып кергәч, Сөеклем мине үзенчә тынычландырырга тырышып карады:

-Алтыным, зинһар йөрәгеңә авыр алма, тик син бу сыйфатың белән колхоз рәисе булып барыбер эшли алмас идең,- дип куймасынмы ул, минем чәчләремнән сыйпап.

-Нишләп алай дисең әле?- мин җилкәләремне җыерып, аңардан тартыла төштем.

-Чөнки син киресенчә эшләп, нәчәлстводан кала бер кемгә дә кырт кисеп: “Юк!” дип каршы килә алмыйсың, ләкин шуны аңла Алтыным минем, бөтен кешегә дә беркайчан ярап бетеп булмаячак. Барысының да ертыгын-тишеген ямап бетерерлек түгел лә ул. Киң күңелле кешегә безнең илдә җитәкчелеккә урын юк, бу аксиома.

 

Д А В ЫЛ Д А Н С О Ң Д И Ң Г Е З Т ЫН А

I

Кирәк бит, шушы эчкерсез, бернинди явыз ниятсез, киресенчә, миңа чын күңелдән теләктәшлек белдереп әйтелгән сүзләрдән хәтерем калырга.

-Сәвия!- дидем мин гадәттәге “Сөеклем” урынына шактый салкын тонда, аны сагайта калдырып,- син шундый акыллы башлы булгач, нишләп Әүхәткә алдандың соң әле, ә менә аның урлап алып кайткан хатыны Суфия синнән биш яшькә кечерәк булса да ире, әнә шул синең Дон Жуан Әүхәтеңнән алдатырга бер дә юл куймый.

Минем шушы, ахырын уйламыйча гына әйткән сүзләремнән Сөеклемнең йөзе агарып китте. Ул битен куллары белән каплап, почмакка барып сыенды да тавышсыз гына үксергә тотынды. Әле бит шуның белән генә телемнән тыелып калу юк, кытыршы сүзләремне Сөеклем тарафына тагын да мулданрак чәчә бирдем:

-Сиңа мөгаен хәрби форма киеп йөрүчеләр артык ошыйдыр. Әтиең дә гел кительдән йөри иде бит. Әнә офицер киемнәреннән ялтырап йөрергә яратучы яңа персидәтелгә дә бик җәелеп китеп елмаясың икән,- мин тукталуны белми агулы укларым белән Сөеклемнең бәгырен җәһәрәтләвемдә булдым. Бәлки шунда берәр каршы сүз әйтсә, болай ук әшәке кыланмас та идем, юк шул, һәр сүзем саен бөрешә генә төште ул. Ниһаять мин хайван, Сөеклемнең йөрәгенә үк кададым,- өч елдан артык торуыбызга карамастан һаман да бала таба алмыйсың. Әнә Ислам миннән бер елга якын соңрак өйләнде, ә Саҗидәсенең икенчегә корсагы шартлардай булып тулган. Хафизулланың кызы инде аякка баса башлаган!..

 

Мин сөекле хатынымны тынычландырасы урынга, ишекне тәрәзәләр калтырарлык иттереп каты бәреп ябып, бөтенләй, өйдән үк чыгып киттем һәм атны җиктереп, юлны туган авылыма турыладым. Гүя минем эчке халәтемне аңлап, һавасы да бозылып тора. Урамда үтеп баручы февраль аеның соңгы бураннары котыра. Юлны карт көртләре томаласа да, әле ярый акыллы ат кая барасын белеп юырта. Хәер, Үрәтник урманына кадәр ара 1-2 чакырым гына, ә агачлар арасында тыныч үзе.

Буран тузынган кырдан урман юлына кергәч һава гына түгел үзең дә күпмедер күләмдә тынычланып калгандай буласың икән. Монда, ярсыган йөрәгеңне тынычландырыр өчен алда булып узган вакыйгаларны бәйнә-бәйнә анализларга берни дә комачауламый. Әмма барыбер күңел тынычлыгы тиз генә килми тора әле. Чөнки баштагы мәлне гаепне үзеңнән эзләргә теләмисең икән шул, анысына соңрак төшенәсең.

Баштан әтиләргә керәсе урынга атны Хафизулланың шушы елда гына җитештереп кергән иркен, алты почмаклы, башы калай белән япкан яңа йорты капкасына бәйләп, өй эчләренә үттем. Хафизулланың эшләре гөрләп бара шул аның, картлар әйтмешли әтәче дә кубыз уйный. Абыйсы райком секретаре, үзе дә югары партия мәктәбен читтән торып тәмамларга тора. Хатыны Сара район хастаханәсендә табип, кечкенә кызчыклары Лениза тупырдап үсеп килә – тагын нәрсә кирәк?!

-Хафиз, чыгар теге зур кешеләргә генә тарттыра торган Казбегыңны,-дип куйдым мин керә – керешкә, янган йөрәгемне басарга тырышып һәм тәмәке тартырга әзерләнеп, өй алдына чыктым.

-Нәрсә гадук, тарта башладыңмы әллә,- диде Хафиз Казбек тартмасын миңа сузып, безнең 13 яшьләр чагында ук башка беркайчан тартмаска ант итеп, кулларыбызга ясаган татиуровкага ишарәләп, -онытмадыңмы?

-Онытмадым онытмавын, тик тарту түгел йөрәк янудан аракысын да эчәрсең монда.

Әмма Хафизулла мине ишетмәгән дә сыман үзенекен сөйләргә кереште:

-Беләсең бит инде, теге вакытта тәмәкеләрен чәлдереп чыгуымны апа әтигә әйткәннән соң, әти кулына аркан тотып, үземне “асып” куярга алып чыкты да: “Әйдә улым, бу зәхмәтне башка беркайчан авызга алмыйк”,- дип тәмәкеләрен җиргә салып таптаганын сөйләгән идем. Тик ул барыбер бездән яшереп кенә тарткалаган икән. Мин армиядән кайткач, әни өстенә зиратка баргач: “Улым, гафу ит, алай-болай пипирусың юкмы?”-дип сораган иде. Кара син аны укымаса да нинди оста педагог, психолог акылы булган үзендә, хәзергеләр бөтенләй башка. Безгә әтиләр акылына җитәргә бик ерак шул әле.

Мин Хафизулла сөйләгәнгә игътибар итмәстән, Казбек папиросын бер-ике суырдым да, сындырып таптадым:

-Тарту гына алмый малай, күәтлерәк берәр нәрсәң юкмы соң?

-Табабыз аны,- Хафизулла эчкә үткәч, пыяла ишекле савыт-саба шкафыннан шешә алып, тулар-тулмас бер стакан агызды да миңа сузды,- нәрсә булды шуның кадәр?

-Үзеңә салмыйсыңмыни?-дидем мин аның соравына җавап бирмәстән.

-Ю-ук, абый белән беренче секретарь безгә килгәч, төнге бергә шае сыйланып утырып, икенче көнне махмырдан бик каты авыргач, Сарага ярты ел буена, туган көнгә кадәр авызыма да алмаска вәгъдә биргән идем. Инде ай ярымы узып китте, күрәсе дә килми. Шундый рәхәт малай, бер җир авыртмый. Бәлки син дә эчмәссең?

-Бер дә борчылма, мин эчкече түгел, әмма монысын күтәрәм,-дип бер тын белән салып җибәрдем дә, стаканны шап иттереп өстәлгә куйдым,-нәрсәдер ачысы да сизелмәде, әллә су салып бирдең инде?

-Әйе, су шул. Менә кара 45 градуслы гына,- Хафизулла шешә этикеткасындагы градусы язылган җирен күрсәтте,- беренче секретарь шундыйны ярата дип, абый бер яшчек алдырып куйган иде, алар өчен генә саклыйм.

-Син безнең ишеләр белән күтәрмәгәч, беренчеләр белән генә эчәсең инде болай булгач.

Тик Хафизулла минем төрттерүемне ишетмәмешкә салышты:

- Я-ә, хәзер сөйләп җибәр инде, нәрсә булды шуның кадәр?-дип хәлгә кергәндәй итте.

-Булды шул менә. Сәвиягә тавыш күтәреп, ачуланып чыгып киттем.

-Каршы сөйләнәме әллә, андыйга охшамаган кебек иде бит ул?

-Андыйга охшамаган шул менә, хет каршы берәр сүз әйтсен иде, миңа җиңелрәк булыр иде, алай күз яшьләре агызып, җанны кыйнаганчы!..

Хафизуллаларда озак тукталмадым, кызчыгын кулына алып юана да башла гач, андагы атмосфера тынны бугандай тәэссир итүдән, ничектер үземнең аларда артык кеше булуымны сизендем, яштием гадәт буенча гына: “Утыр әле бераз”,- дип торса да тизрәк чыгып, әтиләргә керү ягын карадым. Бергә үстек дигәч тә алар минем көемне көйләп торырга тиеш түгелләр лә. Турысын гына әйткәндә, Сарасының бала тынычсызланмаган да килеш иренә шактый ук дорфа рәвештә: “Дөньяңны онытып утырма, баланы кара!”- диюе белән миңа чыгарга вакыт икәнне искәртте. Әти юкка гына: “Кунак барында хуҗа, мәчегә кычкырса да, ул сиңа кычкыруга тиң”, -дими торган иде шул.

Гомумән, Хафизулланың бу Сарасы миңа һәрвакыт, беренче тапкыр күргәннән бирле, ничектер җанга чи тоела. Йөзендә дә ясалма, салкын матурлык кына чагыла кебек. Бөдрәләткән җирән чәчләре дә, сыек зәңгәр, зур күзләре дә, түгәрәк битенә, чаклы гына кечкенә борыны һәм һәрчак кызартылган җәенке иренле авызы да үзенеке түгел, курчакныкы шикелле күренә. Нечкә ботлы сыйракларына тикле курчакныкы инде, Хафизулла нәрсәсенә генә кызыккандыр шуның, һич аңлашылмый. Хәзер Хафизулла мескен, теләгәндә Сарасы өендә чакта гармун тартып җырлый да алмый, хәтта. Бервакыт шулай гармунын өстәлдән кулына алып биреп: “Әйдә әле яшти, Шахта көен тартып җибәр әле”,-дигән идем, кая анда, шунда ук Сарасына гаепле сыман карап куйды да, тегесе кирегә баш какты күрәсең, уен коралын киредән өстәлгә куйды: “Ачуланма яшти, хатынга да,балага да тавыш ярамый”,-дип акланган булды.

Юк инде, күренеп тора, Хафизулла Сарасының татарларны бөтенләй җене сөйми икән. Шуңа күрә дә татарча сөйләшергә өйрәнергә атлыгып тормый ул. Безнең газиз телебездә сөйләшкәнне бер дә өнәмичә кимсетеп, йөзен җыерып карый. Нәтиҗәдә Хафизулла гына түгел, аның туганнары да Сара катында фәкать урысча гына сөйләшергә мәҗбүрләр. Ә мин алар өендә Хафизулла миңа урысча эндәшеп, урысча җавап биреп азапланганда да махсус үзебезчә сөйләшәм, мондый хәл исә, Сарасының җеннәрен үк кузгата бугай – миңа шулайрак сизелә.

Мескен Хафизулла болай булгач, чыннан да хатын колына әйләнеп бара. Ә бит әтисе Фәретдин әзи бик коры кеше үзе, күрәсең бу малае, холкы буенча әнисенә охшаган. Әнисе Хәлимә апага Фәретдин әзи, кем әйткәндәй, чебен иманы да күрсәтмидер иде дип сөйлиләр. Бер чакны Хәлимә апа да күршесе Фатыйма апа өйрәтүе буенча ирен акылга утыртмакчы булган, ди. “Мин Мансурны, алай-болай салып катьса, ишекне бикләп куеп, үгә дә кертмим, айныганцы келәткә кереп йоклый, син дә шолай итеп кара әле!” – дип киңәш биргән булган аңа Фатыйма апа. Бервакыт Фәретдин әзи исереп кайткач, ишекнең бикләнгәнен күреп, тәрәз кага икән. Хәлимә апа исә, күрше хатыны киңәше буенча: “Айнып катькац керерсең!” – дигән булган. Фәретдин әзи: “Әле шолаймы, анаңны...? – дип лом алган да ишекне каерып ачып өйгә үткән һәм хатынының чәченнән сөйрәп чыгып, урамга аткан да, - бар үзең урамда йокла, ир кадерен белмәсәң! - дип ишекне эчтән бикләп куйган” Ә менә Сара, Хафизулла исереп кайта күрсә, урамда йоклата да йоклата инде. Юк, минем Сөеклем әллә нигә дә алай эшләмәячәк, билгеле.

 

II

Сөеклем дигәннән Мансур әзи дә хатыны Фатыйма апаны гел “Иркәм” дип кенә йөртә иде, анысы. Ә менә хатыны аны бик санга сукмый торган булды шул. Шундый хәлгә барып җиткәннәр, берчакны Мансур әзи хатынын “акылга утырта, имеш”, асылынган булып кыланып, абзарда бауны биленнән дә урап, эленеп тора икән. Күрәсең, исәбе Иркәсен үкендерү, үзен җәлләтү булгандыр. Хатыны исә, абзарга чыгып, бауда эленеп торган ирен күргәч: “Әле ярый котылдым шул мөртәттән”, - дип кулларын ук чәбәкләп куйган. Шул вакыт Мансур әзи дә җепләреннән арынып: ”Әле шолаймы, котылдыңмы? Котылырмын мин сиңа әнкә эт!” –дип Фатйма апаны куып йөргән дип сөйләгәннәре хәтердә.

Шуларны уйлап, әтиләргә шактый ук тынычланып, күңел басылып килеп кердем. Ни әйтсәң дә туган нигез, торган йорт кадерлерәк тә, якынрак та шул инде. Әти барында без – балалары анда кайчан да сыярбыз һәм беркайчан артык булмабыздыр. Күчтәнәчкә дип алган бер капчык ак онны да кертеп куйгач, шатлыклары эчләренә сыймады инде. Аны кибетче Исхак әзи: “Бер капцык ак он катькан иде, аны килолап сатып ятасым юк ла, монда тыцканнар ияләштергәнче алып цык”,-дип тәкъдим иткәч, әтиләргә булыр дип ният итеп, алып куйган идем. Менә шул, күчтәнәчкә бик тә ярап куйды.

Күчтәнәч дигәннән, мин аны авыл хуҗалыгы техникумында укып йөргәндә үк каникулларга кузгалганда һәрвакыт алып кайтуны, үзем өчен катгый бер кагыйдәгә әйләндердем. Бәлки шуның өчен дә үги әнием Мәклифә апаның миңа карата мөнәсәбәте җылынгандыр. Гомумән, әти өчен генә түгел, Мәклифә апа өчен дә, әти малайлары Җәүдәт белән Гамилләр өчен дә шул еллардан ук башлап, мин һәрвакыт иң кадерле һәм көтеп алынган кунакка әйләндем шикелле. Шуны тоеп тору миңа үземә дә бик рәхәт иде, билгеле.

Әти һәм Мәклифә апа белән тирләп-пешеп дигәндәй, баллап-сөтләп чәй эчеп утырганда кинәт кенә миемне бер хакыйкать бораулап узды: Ә нигә соң әле мин үземнең Сөеклемә күчтәнәчкә бер нәрсә дә алып кайтканым юк. Ул бит үзе һәр көнне эштән кайтып кергәч тә миңа я елмаеп карамель суза, я печенье, я башка нәрсә. Кеше күчтәнәчтер, яисә кечкенә генә бүләк мәсьәләсендә бик тә сизгер һәм әлеге игътибардан аның күңеле нык күтәрелә икән бит. Үзебез соң, Рәшит белән һәрчак әнинең каяндыр кайтып, я булмаса дәү әнинең безгә килеп кергән чакларында алардан куян калачы көтеп, кулларына өмет белән карамый идекмени?

Мин шушы хатамны тизерәк, кибетләр ябылганчы төзәтергә теләп, өйгә кайтырга җыена башладым. Исәп, Сөеклемә нинди дә булса бүләк алып кайту иде. Бүгеннән кала мин аңа һәр көнне нәрсә булса да алып кайтачакмын, Аллаһы боерса. Урман эченнән кайтканда уйларым Сөеклемә күрсәткән нахак тупаслык мизгеленә тоташып, яңабаштан бөтен тормыш юлым күз алдыннан кино тасмасындагыдай чагылып үтте. Әти-әни, дәү әни, Рәшит, бергә уйнап үскән малайлардан Хафизулла, Хәбир, Ислм, Шәраф, Кыңгыр Иреге, Минсалих – барысы да искә килде. Уйларым аларның тормышларын анализларга кереште.

Бергә үскәннәр арасыннан эшләре иң җайлы барганы Хафизулла һәм Кыңгыр Иреге, билгеле. Хәер, Хафизулланың карьера ягыннан эше уң барса да, Сара кебек хатын белән торганда, миңа калса искитәрлеге юк. Ә менә Кыңгыр Иреге безнең Рәшиттән бер яшькә генә олы булса да бик тиз күтәрелеп китте, 22 яшендә колхоз рәисе кәнәфиенә утырды. Алар энекәшем Рәшит белән минем тәкъдим буенча без укыган техникумны тәмамладылар. Анда укыганчы Рәшит Прокопьевскидагы ФЗУны бетереп кайтты. Инде икесе дә читтән торып, авыл хуҗалыгы институтында укып йөриләр, балачакта гел генә сугышып үссәләр дә, хәзер үзләре аерылмас дусларга әверелделәр…

 

Ә менә Хәбирнең тормышын җайга бара дип әйтеп булмас иде. Мәктәптә әйбәт кенә укып йөрсә дә, ул шуннан ары китмәде – тракторчы хөнәре белән чикләнеп калды. Өстәвенә эчүгә дә бирелде әле. Мин үзем монда уңыш сызлыкның сәбәбен, дәү әни тарафыннан еш кына сөйләнә торган, хакыйкатькә бәйле дип уйлыйм. “Ата-анаңа нинди мөнәсәбәт күрсәтәсең, соңыннан үзеңнең балаларыңнан да шуны көтәрсең”,-дия торган иде ул.

Хәтердә, балачакта Хәбирләргә еш кереп йөрелә иде. Аларның көнбатыш тарафка каратып салынган өйләренең ишекләреннән килеп кергәч тә, сул кул диварга янәшә сәкедә Хәбирнең сукыр әбзәнисе Хәтимә әби ята булыр. Шул әби берәр теләген белдереп ыңгыраша башласа, Хәбирнең әтисе Сәкай (Сәхәбетдин) әзи бик тупас кына иттереп әнисенә кычкырып куя: “Тик кенә ята белмәдең инде кортка, кеше конлы үлә дә алмыйсың!” Бу коточкыч авыр сүзләрдән минем тәнемдәге бала йоннары тырпаерлык була. Ә Хәбирнең моңа исе дә китми, көлеп кенә тора. Алай гынамы, үзе дә дәүәнисе белән бик тупас кылана, хәтта төрткәләп тә куя әле. Мондый хәлләрдән миңа гүя алар өендә һава җитми башлый, тизрәк аннан чыгып китү җаен карый идем.

Билгеле инде, күргәннәрем, ишеткәннәрем хакында әнигә, дәү әнигә сөйлим.

-И-и улым-улым, үрнәк төгел, гибрәт кенә алырлык хәл инде бу, -диярләр иде алар башларын чайкап,- шоларны күреп үскән улы, боларны Сәкайның картаймыш көнендә үзенә катярып күрсәтергә дә күп сорамас бит.

Шулай килеп чыкты да бугай, Сәкай әзи алтмыш бише дә тулмас җиреннән, яман шеш белән ярты ел тирәсе газапланып, фани дөньядан китеп барды. Хәбир исә, хәмергә акча даулап, авыру әтисенең изүеннән алып селкегәч, Сәкай әзи: “Мин сине уцта гына тотып үстердем. Газиз атаңа кадер күрсәтәсе урынга, рәнзеткән өцен, Аланың ацы кәһаре төшсен үзеңә”,-дип каргаганлыгы турында авылдашларның сөйләгәннәрен ишетергә туры килгәләде. Хәбире аның саен явызлана икән: “Үзең әбзәнигә картаймыш көнендә кадер күрсәттеңме соң? Яхшы атлы булып, сүләнеп торасың син дә тагы! Нинди әүлия табылган, рәнзетәләр, имеш.”

Безнең яшьтәшләр арасыннан Хәбир, Кыңгыр Иреге шикелле үк, чорына күрә чагыштырмача хәлле гаиләдә үсте. Абыйсы сугыш кырында ятып калды, апалары үз тормышларын корганга күрә, әти-әнисенә бер иркә малай булды ул. Сәкай әзи яше узганга күрәме, фронтка алынмады глубинка (бөртек саклый торган урын) мөдире булып эшләде. Сәкай әзи кесәгә салып алып кайтырга рөхсәт итмәсә дә, без анда Хәбир белән баргач, учлап-учлап бодай чәйнәп, авызда үзенчә сагызга охшаган нәрсә –җилем чыгара идек... Җан асраулары ифрат авыр булса да, нинди кызык чакларыбыз бар иде бит безнең...

Урманны чыгып өйгә якынлаша төшкәч, уйларым яңадан бүгенге, минем өчен үтә дә катлаулы халәтенә китереп бастырды. Сөеклемә күчтәнәч алып чыгарга кибет кенә ачык булсын иде инде... Әле ярый Исхак әзи кибетендә үзеннән кала бер кем дә юк. Мин киштәләрне күзләп, анда күңелгә ошарлык нәрсә күрмәгәч, кеше-кара кергәнче тизерәк, кибетчедән хатын-кызның күңелен күтәрерлек берәр нәрсә табып бирүен үтендем.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-01 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: