Хатыннар чәй эчеп, ә без Хәбир белән авыл хәлләре турында сөйләшә-сөйләшә хәмердән авыз иткән арада кич тә җитте. Суфия белән Айраттан аерыласы килмәсә дә кичке нәрәткә кайтып өлгерәсемне әйтеп, өстәл артыннан кузгалдым.
-Суфия, ант әгәр сездән аерыласы да килми, ләкин нишләп тә булмый. Аллаһы теләсә 9 майга килеп чыгармын,- дип мин Айратны кулыма алып сикерттем дә, саубуллашырга мәҗбүр булдым…
Башка вакытта булса язгы чәчү чорында хәзергедәй яңгыр сибәләп торуын бер дә җенем сөймәс иде дә, бүген шушындый һавага мин шатландым гына. Әгәр аяз көн булса мин туган авылга кайтып, Суфия белән Айрат улымны күргән булыр идеммени? Һаман да билгесезлек хөкемендә ут йотып ятарга туры килер иде. Хәзер бер яктан күңел күпмедер күләмдә тынычланып калса да, икенче яктан хатын белән каршыда торган аңлашуны уйлап, эчне нәрсәдер борчуын да тойдым.
Белмим, Сөеклем белән котылгысыз күрешүне, аның каршында яңалыкны ачып салу мизгелен кичектереп торырга теләүдән вакытны сузу өченме, ниндидер үзем дә аңламаган хис-тойгыларга буйсынып, урман эчендәге аланда атны туктатып, арбадан төштем. Алга бернинди максат куймастан чәчәк җыярга керештем. Чөнки бу, минем өчен иң ошаган шөгыльләрнең берсе булып тора. Аны миңа балачагымда, Сөеклем күңелемнең түренә салып калдырган иде. Шул чаклардан бирле болында булыйммы, урмандамы – чәчәкләр күрсәм, ихтыярсыз алардан такыяләр үрергә керешәм.
|
Өстемдә яңгырлы көннәрдә кия торган, тиредән булмаса да кожан дип аталучы, брезенттан тегелгән, башны япмалы көтүчеләр плащы. Ул булмаса яңгыр астында торырлык түгел, үтәли юешләтә. Көн әнә шундый елавык һавалы, сүрән торса да минем күңел, уллы булуымны төшенүдән, күтәренке.
II
Кечкенә улымны беренче тапкыр күрүдән минем шатлык эчкә сыймады билгеле, аздан гына сөнечемне, кереп, әтиләр белән уртаклашмадым. Хәтта Сөеклем катына да күтәренке рухта кайтып кердем. Аңа серемне ачаргамы-юкмы дип мин озак баш ватмадым, ахыр чиге хакыйкатьнең барыбер ачылачагын аңлап, хәлне үзем аңлатырга булдым.
-Сөеклем, мин сиңа үземнең... Суфия белән булган якын мөнәсәбәтемне... ачкан идем инде..,- дип башладым сүземне шактый ук дулкынланудан тотлыгып сөйләп, - шул хәлләрдән соң... ул миннән бала... Айратны тапкан...
-Шулай мени? – Сөеклем елмаерга тырышып карады, - әйбәт булган, котлыйм. Син бит балаң булуын бик теләгән идең.
-Әйе-әйе, менә ул нинди минем кечкенә Айратым, -дип Сөеклемә альбомны ачып күрсәттем.
-Күз генә тимәсен, нәкъ сиңа охшаган икән,- Сөеклем альбом битләрен карагандай итте, әмма бөтен барлыгым белән аңа бик кыен булуын сизеп, аңлап тордым. Аннары ул миңа сагышлы елмаеп, әйтеп куйды, - Суфия сине бәхетле иткән шикелле бала табырга Ходай язмагандыр инде миңа.
|
- Алай димә әле Сөеклем, баланы да берне генә тапмассың, барысы да алда.
-Юк инде, Айрат,- диде ул көрсенеп, бергә тора башлаганнан соң беренче тапкыр исемем белән эндәшеп, - әнә шул эт җан Әүхәттән алданып, харап булдым. Ә менә аңардан тиешле үчен алуың өчен сиңа мең рәхмәт, моннан соң масаеп йөри алмас инде ул.
Эңгер төшкәнче шуннан ары безнең сүз ялгана алмады, хәтта лампаны да кабызып тормадык. Ә икенче көнне иртә үк торып, Сөеклемне борчымыйча гына, мин язгы чәчү эшләрен оештырырга чыгып киттем һәм фәкать караңгы төшкәндә генә кайтып кердем. Сөеклем өйдә күренмәгәч, әбиләргә киткәндер дип уйлап, утны да кабызып тормыйча гына йокларга яттым.
Иртән сәгать бишенчеләрдә тагын эшкә чыгып киттем һәм уннар тирәсендә бригадирга әйтеп, өйне әйләнеп килергә уйладым. Чөнки ул китапханәсендә дә юк иде. Тик ни гаҗәп, хатыным һаман да беркайда күренмәде. Колхоз рәисеннән сорап, әбиләргә барырга ниятләп торганда, радиоалгыч өстендә яткан кәгазь кисәген күреп алдым. Ачып карасам, Сөеклемнең язуы:
-Айрат, улыгызны ятим итмичә, Суфия белән кушылып яшәгез, мин сезгә комачауламыйм. Суфиядән белештем, ул ирен бөтенләйгә ташлап кайткан. Сез тулы гаилә булып, матур тормышта яшәргә лаек. Мине эзләп йөрмә!
|
Зинһар гафу ит, пар ромашканы үзем белән алып китәм, югыйсә ул сине күңелсез уйларга этәреп торыр.
Әмма Сөеклем эзләп йөрмәскә кушкан булса да, мин атка атланып, район үзәгендә яшәгән әбиләргә очтым. Менә хикмәт, ул анда кереп кенә чыккан да, ни тарафка юл тотасын да әйтмичә, каядыр китеп барган. Шундый билгесезлек аркасында миңа әби белән бабайның сорау алуларын башны иеп тыңлап торуы искиткеч авыр булды. Мин аларның әрепләвен түзеп, тыңлап тордым-тордым да, хатынны эзләргә кирәген аңлатып, чыгып киттем. Ни кылырга да белми аптыраудан, бөтенләй мием катты, эшкә кулым бармады.
Шулай борчулы уйлар белән хәсрәткә баткан берничә көн үтеп китеп, Җиңү бәйрәме дә якынлашты, кечкенәдән үз сүземдә торырга гадәтләнгәнлектән, Суфиягә 9 нчы майда килермен дигән вәгъдәмне истә тотып, туган авылыма кайтырга чыктым. Урманны үткәннән соң, ике-өч чакырымга урау булса да, үзем дә аңламаган ниндидер көч мине Кизләү Тавы юнәлешенә борылдырды. Ә бит Сөеклемнең Әүхәт тарафыннан алдануы көненнән бирле, минем бу тарафка борылып та карыйсым килми торган булып калган иде. Сугыш вакытындагы ачлык чорында үзенең кузгалагы, какысы, кыр суганы, чамбыры һәм барыннан да бигрәк кызарып пешкән җиләкләре белән туендырган, минем өчен изге саналган, Кизләү Тавының аңа үпкәләрлек нинди гаебе булды икән соң?!
Бу ат юлы иң баштан кизләү тавының чәчәкле Такыя Аланына китереп бастыра. Мин арбадан төшеп, тирә-юнне күзәтергә керештем. Уйларым бирегә беренче тапкыр Сөеклем белән бергә ясаган балачактагы тәүге сәяхәтемә әйләндереп кайтарды. Әлегә барлык чәчәкләр дә ачылмаган, тик шулай да болын матур һәм әнә шул гүзәллек күңелне тагын да моңсуландыра гына төште. Чөнки биредәге бар нәрсә дә Сөеклем белән беренче тапкыр монда килгән көнне искә төшерә иде шул.
Инде ул вакытлардан бирле 15 елга якын гөмер узса да, гүя без әле кичә генә Сөеклем белән монда булып киткән кебек: бар үсемлек, чәчәкләр үз урыннарында үсеп утыралар, тик ул гына юк, мин ялгыз. Сөеклемнең янымда булмавыннан күңел шуның кадәр сызлана ки, әйтерсең мин ниндидер төпсез базда чарасызлыктан бер ни эшли алмыйча ятам һәм менә шул халәт тынны буа кебек. Сөеклем белән монда такыяләр үрешеп, бер-беребезнең башларыбызга кигерешкән идек. Мин ихтыярсыз такыя үрергә керештем, бу шөгылемнән соң ул чаклардагы кебек бер тармактан үскән пар ромашканы өзеп, такыя белән бергә арбага куйдым.
Аннары ат арбасы эзе буенча Кизләү Чишмәсенә юнәлдем. Чишмәгә җитәрәк Сөеклем белән Әүхәтнең бергә булган тау итәгенә күз төшеп алды. Шул мизгелдә үк үземнең Германиядә хезмәт иткән чакта, Суфияләр йортында булуым һәм Әүхәтнең көндәлегендә әлеге, минем өчен коточкыч вакыйга турында көлеп язылган юллары күз алдына килде. Аннары Суфия белән Әүхәттән үч алуыбыз һәм инде әнә шуның нәтиҗәсендә кечкенә Айратның үсеп килүе хакындагы уйларга килеп төртелүем, үземне яңадан чынбарлыкка кайтарды. Берничә тиен акча салып, Кизләү Чишмәсеннән куш учлап салкын суын эчтем дә, авылыма, әтиләрне һәм үземнең улымны күрергә юл алдым...
Әйе, ичмаса хәзер минем бик зур куанычым бар – Айратым үсә, Сания сүзләре хак, дөрестән дә кечкенә малайның борыны, күзләре минекенә охшаган кебек. Хәер, ошаса-ошамаса да Суфия үзе үк: “Синең улың”,- диеп торганда икеләнергә бернинди урын юк, исән-сау булып үссен генә. Әтиләргә әнә шундый уйлар белән бераз тынычланып кайтып кердем. Аны Җиңү бәйрәме белән котлап, күчтәнәчләремне тапшырганнан соң, Хәбир дусларга ашыктым.
Мин килеп кергәндә Суфия баласы белән анда көтә иде инде. Хәбир эштән кайтмаган, өйдә Сания кечкенә кызы белән. Суфия Саниядән тартынып та тормыйча мине кочаклап каршы алды, әллә ничек кенә кеше алдында хәтта уңайсыз да булып китте. Мин Кизләү Тавында үргән такыямны Суфиянең башына кидереп, пар ромашканы кулына тоттырдым. Бу гамәлемнән бик канәгать калган Суфия шундый шатланып балкыды ки, аның болай да көләч-чибәр йөзе алсуланып китеп, тагын да матурлана төште.
-Кил улым, әтиеңне кочакла, -диде Суфия үзенең искиткеч йомшак һәм ягымлы тавышы белән. Аның бу тавышы мине беренче тапкыр Германиядә күрешкәндә үк бик әсәрендергән иде инде, -әти, мин сине яратам диген.
Айратым минем аякларымнан кочаклап, нәрсәдер бытылдаган булды, мин аны кулыма күтәреп, чөеп-чөеп алдым. Суфия исә каршымда кулын җәеп, төшереп җибәрсәм тотып алырга торды. Төшерәмме соң, Аллам сакласын, мәрхүм әни әйткәндәй, ул бит минем йөрәк маем, димәк минем кан! Айратымны идәнгә бастыргач, Суфиягә Сөеклемнең югалуы турында борчылуымны белгертеп, аның язуын күрсәттем.
-Сәвия апа минем белән дә килеп сөйләшкән иде, каядыр китүешли керүе булдымы икәнни? Балабызны күреп: “Күз тимәсен, бик матур малай, Айратка охшаган”,- дип сөеп алды да, бер-ике сүз сөйләшүгә, ашыгып чыгып китте, чәй эчәргә дә утырып тормады. Мин аңа бер нинди кытыршы сүз әйтмәдем, Айрат абый, аның китүендә минем гаебем юк. Киресенчә, безнең арада булган хәлләр өчен: “Сез ул чагында өйләнешмәгән идегез бит әле”, -дип гафу да үтендем. Сәвия апа үзе үк: “Ул эт җаннан үч алып, дөрес эшләгәнсез”, -дип торды әле.
-Ю-ук Суфия, нишләп мин сине гаеплим ди инде, үзем генә гаепле монда...
Сөеклемнең Әүхәт белән кыска вакытлы һәм мәҗбүри никахыннан соң кара эчеп агуланырга ниятләгәнен белгәнемә күрә, бар курыкканым аның яңадан үз-үзенә кул салу ихтималы иде. Минем бөтенләй тынычлыгым качты, Сөеклемнең кая, кемнәргә баруы мөмкинлеген исәпләп, үзен кайлардан гына эзләп карамадым. Ниһаять, мәктәп елларыннан аралашып, әле һаман да элемтә тоткан дус кызы, Казанда яшәп ятучы Тәскирә, Сөеклемнең Үзбәкстанга китеп бару хәбәрен җиткерде.
Мин әлбәттә, чәчүләр төгәлләнеп тә килгәнлектән, бер нинди уңайсызланусыз колхоз рәисеннән, сәбәпне аңлатып, ун көнлек ял сорадым. Әле ярый безнең арада булып алган бәрелешүдән соң, Шәрифуллин минем белән конфликтка керүдән тайчына торган булып калды, аны-моны әйтмичә генә эштән җибәрде. Тәскирәдән белешкән адрес белән Алмалыкка барып төшкәннән соң, Сөеклем урнашкан йортка килеп, хуҗа хатынга кем булуымны аңлаттым. Кызганычка каршы, Сөеклемнең өйдә юк чагына туры килдем. Кайтасына тагын 4-5 сәгать вакыт барлыгын белеп, гөнаһ шомлыгына каршы, шәһәрне карарга ниятләдем. Яңадан килгән җиремә Сөеклем тарафыннан язылган кәгазь кисәге генә тоттырдылар. Анда исә:
Айрат, мине башка күрергә тырышма, югыйсә үз-үземә кул салачакмын. Кечкенә малаегызны ятим итмичә, Суфия белән кушылыгыз. Шулай булмаганда мин мәңге бәхил түгел, - дип язылган иде...
II
Әнә шулай итеп мин, Урта Азиядән Сөеклемнән башка гына, кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Турыдан Хәбирләргә кереп, Саниядән Суфияне чакырып китерүен сорадым. Суфия: “Нәрсә булды Айрат абый?” -дип Саниядән алда борчылып килеп керде. Аңа җавап биргәнче, беренче чиратта Суфиягә язуны күрсәттем:
-Син моңа ничек карыйсың Суфия? – дидем мин аның язуны укып, миңа текәлеп торуын күреп, - Әүхәт комачауламаса Айратны бергә үстерү әйбәтрәк булыр иде, минемчә. Аны бик эчкерле бәндә диләр бит, бик хәтәр үч алып куймасын тагын.
- Әйе, сүз дә юк, эчкерлегә эчкерле инде. Дәфтәренең ахырында язган сүзләре дөрес булырга охшаган. Хәтта бервакыт мине куркытырга теләпме: “Минем КГБда хезмәт итүче дусларымда нинди генә препарат юк. Чәй белән бергә тәмен дә сизмичә эчкән агудан соң кирәксә 1-2 сәгать эчендә, телисең икән 2-3 көн үткәч, теләсәң 2-3 атна үтеп, аякта йөреп торган җиреңнән, йөрәгең ярылып дөмегәчәксең. Бернинди тикшерү органнары да үлемеңнең чын сәбәбен ачыклый алмаячак”,-дип шапырынып торган иде. Мин дә кыюланып: “Җиңел генә үтереп котыла алмассың. Алай-болай миңа бер-бер хәл булса Әүхәт гаепле, дигән язуым бер генә җирдә түгел”,- дип авызын тиз томаладым.
-Барыбер сак булырга кирәк, -дип искәрттем дә алдан башлаган сүземә күчтем,- Сәвия киткәч, хәзер мин тол. Бәлки Айратыбызны бергә үстерербез, ничек карыйсың бу фикергә?
-Айрат абый, синең белән кушылу ул минем яшьлек кенә түгел, балалык хыялым да, бөтен тормышымның мәгънәсе дә - Суфия балкып китеп, минем муеныма сарылды һәм сусыл иреннәре белән суырып-суырып үбәргә кереште, - нинди киң күңелле кеше икән бит бу Сәвия апа, синең кебек ир-егет тә өзелеп яратырлык булгач... Үзенең газиз ирен башкага калдырырга риза...
- Ашыкма әле, әти-әниең ничек диярләр бит анда, Суфиякәй – асылъяр.
-Мин инде Айрат абый, әнигә шыпырт кына Айратыбызның синнән булуын аңлаттым. Бергә кушыла калсак, ул әтине тиз үз көенә көйләр, безнең әни дипломат ул.
-Син билгеле, холкың белән Зәлифә апага охшаган инде, шулаймы?
-Аның кызы булгач, бардыр мөгаен.
-Я, нишлибез, сезгә барып кулыңны сорыйммы?
-Әйдә генә, хәзер үк бергә кайтабыз, Айрат абый.
-Алай булса мин сиңа хәзерге мизгелдән Айрат абый түгел, фәкать Айрат кына, белеп тор. Әти- әниең янында тагын абый дия күрмә, аңлашылдымы?
-Аңлашылды.
-Аңладым Айрат, диң.
-Аңладым Айратым,- Суфия бөтен җаны-тәне белән миңа сарылды. Мин аны бала күтәргәндәй генә кулларыма күтәреп алып сөйдем.
-Базай, син хазер курыкмицаа әбиеңнәргә барырлык булгац, безне дә онытып бетермә инде, - дип күз кысты яштием.
-Борчылма баҗай, - дидем мин дә сыйныфташымны тынычландырып. Әгәр дә Шәүкәт абыйларның миңа кызларын бирергә ризалыкларын алсам, озак тормам килеп тә җитәрмен.
-Әйдә-әйдә, кызуырак тотыгыз алайса.
Турысын әйтим, Суфияләр капкасын ачып кергәч, үземне ниндидер калтырану, нык кына дулкынлану биләп алды: “Өлкәннәр белән сүзне нидән башларга булыр? Бер хатын аерып, икенчегә өйләнергә тели икән дип карамаслармы?” Әйтерсең лә Суфия минем нинди кичерешләр белән янганымны сизеп алды: “Борчылма, үзем барысын да аңлатырмын,” – дип тынычландырып куярга ашыкты. Дөрестән дә, аның теләктәшлегеннән миңа ничектер җиңеләеп киткәндәй булды бит, әй.
Суфия өй ишекләрен ачып, мине алдан үткәрде дә үземне шактый ук каушатып калдырып:
-Улым, әттәң килде, я әле каршы ал! – дип аваз салды.
Айрат алдан өйрәтеп куелгандай йөгереп килеп, аякларыма сарылды:
-Әттә-ә. Мин аны: “Әй акыллы улым бар шул минем”,- дип кулларыма күтәреп алып чөйдем. Бу күренештән аеруча Суфия балкыды, шатлыклы һәм шул ук вакытта горур төстә әти-әнисенә карап алды:
-Әтием-әнием, Айратның хатыны безгә бергә булырга фатиха биреп, аерылып ук киткән. Сездән дә безгә фатиха бирүегезне сорыйбыз.
Зәлифә апаның йөзендә хәйләкәр елмаю төсмерләре чагылса да Шәүкәт абыйның канәгатьсезлеге әллә каян күренеп тора иде.
-Шәүкәт абый, -дидем мин батырлыгымны җигеп, - мин үземдә бик зур җаваплылык тоеп, кызыгызга лаеклы ир булырга вәгъдә итәм, Сәвияне мин аерып җибәрмәдем, ул үз ихтыяры белән китеп, безнең Суфия белән кушылып яшәвебезне теләвен белдергән язу язып калдырган. Менә ул язу.
Шәүкәт абый язуга күз йөртеп алды да Зәлифә апага сузды:
-Кызыбыз шулай синең белән кавышырга дип атлыгып тора икән, уртак балагыз да булгач, каршы килүдән мәгънә юктыр инде. Шулай бит, карчык.
-Шулай-шулай, - дип җөпләде Зәлифә апа да, -без каршы түгел.
-Рәхмәт әтием, - дип Суфия әтисенә башын иде дә, шатлыктан чырылдап, әнисен кочаклап алды, - рәхмә-әт әнием.
Минем җилкәмнән авыр йөк төшкәндәй булды:
- Рәхмәт Шәүкәт абый, бик зур рәхмәт Зәлифә апа,- дидем мин икесенә дә башымны иеп,- сезнең ышанычыгызны аклармын, Аллаһы теләсә.
-Бик дөрес әйтәсең кияү, Аллаһы теләсә дип, иманлы бәндә икәнсең әле, - диде минем сүзләремне хуплап, Зәлифә апа, - шуңа күрә никах укытып алганда да шәп булыр иде.
- Мин каршы түгел, тик партиядәге кешеләргә моны ачыктан-ачык эшләргә ярамый шул, Шәүкәт абый яхшы белә бу турыда. Бәлки безнең әтиләр белән бергәләп шыпырт кына укытып алырга булыр. Мин хәзер үк әтигә әйтермен. Суфия, ничек уйлыйсың, бергәләп Айратны да әтиләргә алып барганда тагын да әйбәт булмасмы икән?
-Мин риза, - диде шатлыгыннан очып кына йөргән Суфия һәм мин Айратны кулларыма күтәрдем дә, әтиләр өе тарафына атлап киттек...
Хәзер инде мин үземне сират күперен үткәндәй сизеп, әтиләргә сөенеп кайттым. Өстәвенә әтинең: “Онык та алып кайта алмыйсыз”, - дип әйткәләгәне дә булгалап торды. Шуңа күрә дә әтиләргә килеп кергәч беренче сүз итеп:
-Әти, оныгыңны каршы ал! - дип кычкырып җибәрдем.
- Нинди онык ул тагы, – әти агач аягына титаклап чыккач, шикләнеп кенә Айратыбызга карап алды, - каян килгән?
- Менә Суфия киленең белән алып кайттык, - дип яңа гына барлыкка килгән хатынымны алгарак этәрдем.
- Син нәрсә сүлисең малай? – диде әти төксе генә, Суфиянең: “Исәнме әти”, -диюенә игътибар да итмәстән, - ә Сәвияң кая?
-Әти, Сәвия бала таба алмагач, Суфия белән кушылуыбызны үзе теләп, аерылып китте, менә үз кулы белән язган язуы, ышанмасаң.
- Ярар алайса, үзе шолай келәгән икән - нишләп тә булмый, хаерле булсын,- дип ниһаять әти оныгына кулларын сузды, - кил әле бәпкәм, дәү әтиеңне пәп ит әле.
- Бар улым, дәү әтиеңне ярат әле, - диде Суфия балкып китеп,- бар улым бар дәү әтиеңә.
Айрат тартынмыйча дәү әтисенә атлады. Әти бик канәгать төстә оныгының башыннан сыйпады: “Әй, бәпкәм минем”. Шул арада Мәклифә апа да мәш килеп чәй куярга, өстәл көйләргә кереште. Суфия исә, юл уңаенда кибеттән алган күчтәнәчләре белән үги әни янына кереп, аңа булышырга ашыкты. Без әти белән өй алдында никах укыту мәсьәләсен сөйләшә калдык. Ул озак тормастан Мәклифә апа белән бергә Шәүкәт абыйларга барырга ниятләвен әйтте:
-Барысын да эшләрбез улым, аня бер ярканы цалырмын. Аллага шөкер, син апкатькан ак он да зитәрлек цәк-цәкиләр, кош телләре пешерергә.
-Әти, ризык хакында борчылма, сарыгын да колхоздан үзем яздырып алырмын, җитәрлек кадәр конфет-печениесен дә, бүләкләрен дә сатып алырмын, кайгырма бер дә.
Чәйләп алгач, әти тиз генә кырынып та куйды һәм без бергәләп Суфияләр йортына киттек. Яңа хасыйл булган әби белән бабай безне бик ачык каршы алдылар. Өстәвенә әти белән Мәклифә апа кода-кодагый дип сайрашып кына торалар. Ахыр килеп, никахны картлар минем катнаштан башка, бик киң җәелмичә, фәкать авылның мулла ролен башкаручы картны чакырып кына укытырга хәл иттеләр. Сораштыра калсалар, мине никах укытканнарын белмәде дип җавапларга сөйләштеләр.
Бу төнне мин яңа хатыным Суфия янында уздырдым, ә икенче көнне таң белән эш урыныма барып күрендем. Колхоз рәисе кайтуыма шатланып та куйды әле, чөнки иртә культураларны чәчү төгәлләнгәнлектән, ничек иттереп кукурузаны квадратлап-оялап чәчүне оештыруга килеп терәлгән булганнар. Мин исә бу эш белән фәнни әдәбият укып та таныш идем, моңардан тыш кышын махсус курсларда да булырга туры килде. Кукурузаны чәчүдә агрономның теорияне яхшы белүе генә җитми, тракторчының тәҗрибәле булуы мөһим. Әле ярый бу яктан тракторчыбыз Фоат әзи сынатмый, әйтү белән төшенеп ала.
Колхоз рәисенең дә райком кушуы буенча көне буена кукуруза чәчелә торган кырда булуыннан файдаланып, аңа Сәвиянең беркемгә әйтмичә генә мине ташлап Урта Азиягә үк китеп баруын да җиткердем:
- Бу хакта әти-әниләре беләме-юкмы миңа аларга озакка сузмыйча әйтергә кирәк,- дидем мин Шәрифуллинга, - әтисе Таһир Сөнгатуллин ни әйтсәң дә карт коммунист, заманында МТСны да җитәкләгән, райком секретаре да булган. Иптәш Шәрифуллин, рөхсәт итсәң мин барып килер идем.
-Барырсың, барырсың, канишны.
III
Бу ниятемне озын-озакка сузмыйча гына, атка атланып, район үзәгендә яшәүче Сәвиянең әтиләре Таһир абыйларга очтым. Күңелдә шөбхәле уйлар: әби тагын битәрли башлар инде. Гадәттәгечә: “Сары сандугачтай кызыбызны кемгә ышанып бирдек бит, мин баштан ук бу никахның хәерлегә илтмәсен сизгән идем”, - дип чәпчергә тотыныр. Кызының язуын бабайга күрсәткәч ул тынычландырса гына инде карчыгын. Хәлләр шул чамадарак килеп чыкты да диярлек.