-Нинди йөз белән килеп кердең монда, -дип дөрестән дә ут чәчеп каршылады Нәзирә апа, - алма бөртеге кебек, сары сандугач баласыдай кызыбызны саклый алмадың, оятсыз. Кая югалттың Сәвиямне, табып китергән бул!
Димәк әти-әниләре белеп өлгермәгәннәр кызларының Урта Азиягә үк китеп барганын. Шуңа күрә күңелдән тынычлана да төштем һәм Сәвиянең үз теләге белән аерылып китүен җиткереп, аның язуын бабайга суздым. Таһир абзый исә язу белән танышкач, аны Нәзирә апага бирде.
-Нәзирә апа,- дидем мин элеккеге “әби” урынына, - мин Сәвиянең китүен бер дә теләмәгән идем, үзе бит беркемгә дә сиздермичә китеп барган. Көч-хәл белән эзләп таптым үзен. Кызганычка каршы, күрешеп кенә булмады, шунысы үкенеч.
- Ниндидер Суфияләр белән зина кылып йөргәч, хыянәт иткәч, китми нишләсен ул.
- Суфия белән якынлык мин армиядә чакта, Сәвиягә өйләнгәнче булган хәл ул. Аның ире Сәвиянең беренче кияве Әүхәт иде. Суфия аның этлеген сизгәннән соң, махсус рәвештә иреннән үч алыр өчен мине сайлаган.
-Ярар, монда бөтен мәхәббәт тарихыгызны сөйләп чыгарга кирәкми. Булган эш булган, кызыбыз исән-сау бит, - дип ниһаять, Таһир абзый аңлашуга нокта куеп, хәлемне җиңеләйтте. Миңа исә, Нәзирә апа хөкеменнән тизерәк котылыр өчен шул гына кирәк иде дә.
Мин атланып килгән байтал яхшы, уктай атылып, үземне Суфия катына кайтарып та җиткерде. Өстән зур йөк төшкәндәй булгангамы, күңелем күтәренке, өстәвенә мунча да ягып куйганнар, чәчү кырында кунган тузаннардан арыныр өчен моңардан да кулай тагын ни бар? Димәк, Ходай кушса, бу хатынымнан да уңачакмын. Барыннан да битәр Суфия мине бик тә яратуын яшермичә, моны һәр гамәлендә сиздереп үк тора.
|
Бабайлар үзләренең күршеләренең бөтен диварлары кара корымга баткан, мөрҗәсез, тәбәнәк кара мунчасын якканнар булып чыкты. Бөтен авылына мунчалар бер-ике кешедә генә булганга күрә, үз утының белән күршеләр мунчасын ягу оят түгел. Кулга керосин фонаре тотып, без дә күл буена урнашкан мунчага барып кердек. Кечкенәдән эссене яратмаганлыктан мин ләүкәгә менү турында уйламыйм да. Ә Суфиянең исе дә китми, шундый эсседә пар өстәп, әле чабынырга да курыкмый. Ул пар салганда мин мунча алдына ук чыгып китәм.
-Яп ишекне, салкын кертәсең, - дип ул минем арттан көлеп кала. Шул эссе аркасында мин Суфиямнең искиткеч сылу, шәрә гәүдәсен рәхтләнеп карый да алмавыма гарьләнеп үк куям. Хәзер гомумән, Германиядәге кебек көпә-көндез сөеп-сөелешеп яту турында хыялланырга да юк. Бабайларның утыз-кырык квадрат метрлы өйләрендәге, безнең өчен чаршау белән генә бүлеп куелган почмагында интим мөнәсәбәтләр хакында уйларга да туры килми.
Хәер, үзебезгә аерым йортта тора башлаганда андый мөмкинлек туачак инде, билгеле. Ләкин “Йолдыз” колхозындагы шикелле сәләмә ызбага күчеп тору турында Суфиягә тәкъдим итәргә дә оят. Әмма шуңа да карамастан Суфия мин эшләгән җиргә күчәргә дип атлыгып тора үзе.
|
-Анда үзеңне бер алып барып күрсәтсәм, ул сәләмә ызбага кереп карарга түгел, өстенә борылып карарга да теләгең булмаячак, -дип Суфияне минем янга күчеп торырга дигән хыялыннан ваз кичтерү ягын карыйм. Әмма ул гадәттәгечә сөйкемле елмаеп:
-Сөйгәнең белән бергә булганда, шалаш та оҗмах! – дигән әйтем белән каршы сүз әйтмәслек иттереп җавап кайтара.
Суфиянең тавышы гына түгел, төрле гыйбарәләр, әйтемнәргә бай сөйләм теле дә бик матур шул аның. Юктан гына тел белгече түгел, диләр андыйлар турында. Ни әйтсәң дә Суфия Казан дәүләт педагогия институтының рус теле бүлеген читтән торып тәмамлаган кеше. Өстәвенә алман телендә дә иркен сөйләшә ала. Быелгы уку елы башыннан мәктәпкә эшкә керергә исәбе. Тел төбеннән мин эшләгән авылдагы мәктәпкә урнашу хыялы барлыгы аңлашыла.
-Икебез ике авылда эшләп йөрү ничектер килешеп бетми, - дигән сылтау белән үзен бер “Йолдыз” колхозына алып барып күрсәтүемне үтенә.
Аның үтенеченә каршы килеп була димени? Ә мин гомумән, кеше үтенечен кире кага алмый торган бәндәләрдән. Хәер, үз якыннарымның соравын канәгатьләндерми торган гадәтем булуын да искәртә иде Сәвия. “Син бер дә белми торган кешегә дә өстеңдәге соңгы күлмәгеңне салып бирергә әзер инде үзең, Алтыным, - дигән иде бервакыт авылның иң чыгышсыз, эчкече ТаҺир әзигә акча биреп чыгаргаруымны һич тә ошатмыйча, - нәрсә, яхшы атлы булырга телисеңме, шуның ише эчкечеләргә дә каршы килә алмыйча? Кайчакларда минем сорау-үтенечләремне колак аша гына үткәрүне нигә дә санамыйсың бит.
|
Дөрестән дә Сөеклемнең сорау-үтенечләрен кире кагу очраклары да була торган иде шул. Ә менә Суфия әлегә миңа ятрак, Сәвия кебек үк якын түгел сыман, шуңа да аның мин эшләп йөргән авылга алып барып күрсәтүемне сораган үтенечен канәгатьләндерергә туры килер, мөгаен. Насыйп булса, ат җигеп кайтып, мин аны шушы араларда, үземнең яраткан җирем Кизләү Тавы аша алып барачакмын ул авылга.
Вәгъдәмне үтәүне озакка сузмадым, өченче көнендә үк өйләдән соң ат җигеп
кайттым да, Суфияне утыртып, Кизләү Тавы юнәлешендә чыгып киттек. Биредә кайчандыр Әүхәтнең Сәвияне мәсхәрәләгән җиренә җиткәч, мин шул урында Суфия белән иркенләп ятуны планлаштырып килә идем. Шуны тәкъдим иткәч, Суфия танымаслык булып үзгәрде:
-Моңардан да кире, цинизмга тиң нәрсә булырга мөмкинме тагын!? – Суфиянең сөйкемле күзләреннән әйтерсең яшен утлары чәчрәде, аның моңа кадәрге ягымлы тавышы корычтай каты һәм салкын яңгырады, - һәрхәлдә ул эт җан кылган гамәлне аның түбәнлегенә төшеп, шушы урында тәкъдим итәрсең дип һич тә уйламаган идем. Бөтен ир-ат та хатын-кызга карата шундый мөнәсәбәттәме икәнни?
-Суфия, зинһар кичерә күр, бу минем синең гүзәллегеңнән исерүем аркасында килеп чыккан юньсезлегем. Кичер, башка бер кайчан да мондый хәл кабатланмас,- үземнең тәкъдимемнән миңа шундый оят булып китте ки, хәтта эшләгән авылыма аны алып барудан мәгънә дә чыкмас кебек тоелды. Әлеге уемны телдән дә әйтергә мәҗбүр булдым, - хәзер инде синең мине күрәсең дә килми башлагандыр. Әниеңнәргә кайтарып куйиммы?
-Нишләп инде нияттән кире кайтырга, син эшләгән җирне, яшәгән йортыңны бик тә күрәсем килә минем. Бәлки ул өеңдә кунып та калырбыз әле, - Суфия кабаттан электәгедәй балкып елмайды. Аның шулай яктырып китүеннән, гүя күкрәгемне басып торган авыр таш төште.
-Миңа ачуың басылдымы соң инде? Турысын әйтәм, югыйсә мин хәтта курка да калдым. Бик тә усал була беләсең икән бит син. Ә мин, бу үзенең йомшак холкы белән ничек мәктәптә эшләргә җыена икән дип, борчылып та йөридер идем әле. Уйлап-уйлап торам да, Мансур әзинең “Иркәм” генә дип йөрткән хатыны Фатыйма апа шикелле, ирләрен тәтәт биетә торган, бик усал хатын булырсың дип, хәзер шикләнә дә башладым әле.
Суфия чыңлап торган искиткеч матур тавышы белән, бөтен Кизләү Тавын яңгыратып, көлеп җибәрде:
-Борчылма, сиңа андый куркыныч янамый. Фатыйма апа бит ул ирен санга да сукмый торган хатын, ә мин сине өзелеп яратам. Тик зинһар өчен башка андый мәгънәсезлекләр белән минем күңелемне кайтара күрмә. Һәр нәрсәнең үзенең вакыты һәм урыны бар аның. Без бит кыргый хайваннар түгел.
-Һичшиксез шулай, гаебемне таныйм һәм башка кабатламаска ант итәм.
-Айрат, әйдә без шунда, син изге җир дип табынган Кизләү Тавында бер-беребезгә гомер буена тугрылык сакларга ант беркетик, ризамы?
- Риза гынамы соң, мин ихлас күңелемнән бар гөмерем буена сиңа тугрылыклы булып калырга, гамәлдә түгел, уй-хисләремдә дә, нинди генә шартларда да син гүзәлемә хыянәт итмәскә ант бирәм.
- Ничек шулай туры китереп, нәкъ менә мин ишетергә теләгән сүзләрне әйтә алдың? - Суфия миңа үзенең зур кара күзләрен киң ачып, сөйкемле-назлы карап торды, ә аның карашлары шундый тәэсирле, йөрәккә үтүчән ки, ул карашлар сине гүя бишектә тирбәтә, я инде язгы кояш кар-бозларны эретеп тараткандай, рәхәткә талдырып изрәтә.
-Синең күзләр гипнозлы бит, димәк миннән үзең ишетергә теләгәннәрне әйттергәнсең дә.
-Юк-юк, бер нинди гипноз да, башкасы да юк. Мин дә син әйткәннәргә тулысынча кушылып, бер Аллаһы каршында үз гомеремә сиңа тугрылыклы булачакмын дип, улыбыз Айрат исеме белән ант итәм, - Суфия Кизләү чишмәсенннән учларына су алып минем иреннәргә китерде,- үзебезнең антларыбызны бозсак, эчәр суга тилмереп үлик, дип беркетик.
Я Ң А Т О Р М ЫШ К О Р ЫП
I
Без шулай, Кизләү чишмәсенең салкын суын бер-беребезнең кулларыннан эчертешеп, ант бирештек һәм бик җаваплы гамәл башкарганлыгыбызны тоеп, үз алдыбызга беравык җитдиләнеп үк калдык.
Аннары мин арбага яңа печән чабып түшәдем дә, Суфиямне күтәреп алып утырттым һәм атны куаламыйча, үз адымына гына җибәреп, без “Йолдыз” колхозына таба юл алдык. Суфия минем итәгемә җайлап кына ятып, соңгы вакытта бик популярлашып киткән, “Умырзая” җырын сузды. Аның тавышы бик ягымлы һәм йөрәкләргә үтеп керә торган моңлы да икән бит. Шуңа күрә мин Суфия җырлавыннан аерым бер ләззәт кичереп бардым. Ә ул бер җырдан икенчесенә күчә биреп, моңланды да моңланды. Әнә шундый рәхәт халәт кичерүдән вакытның үткәне сизелмичә дә калып, мин яши торган иске өйгә кайтып та җиттек.
Суфиягә әлеге йортны күрсәтергә дә оялып торуыма карамастан, ул аны яшәргә ярарлыкка санап, өй эчен ничек ямьлерәк итү өчен кайларга нәрсәләр кую турында планнар да корырга кереште.
-Айрат, монда гөлләр җитми, син шома такталардан зур иттереп гөл савытлары ясап бирсәң, үстерә дә башлар идем.
-Белмим дә инде, берәр остадан ясатсак кына, мин аның ише нәрсә белән кайнашканым юк шул.
-Чиләкләргә утыртырбыз алайса, ә чиләк тышларын я буярбыз, я инде матур чүпрәк белән тышларбыз.
Суфия шулай сөйләнә-сөйләнә тиз генә өй эчен җыештырып алды. Аннары алып барып, мәктәпне күрсәтүемне сорады. Көн кичкә авышса да мәктәп директоры Сәмик абый анда иде. Аның белән күрешеп, Суфиягә эш белештек. Мәктәптә югары белемле бер педагог та юк, кайберләре институтларда читтән торып укып кына йөри икән, шуңа күрә директор бик риза булып, күп иттереп сәгатьләр бирергә дә вәгъдә итте.
-Рус теленнән дә, немец теленнән дә сәгатьләр җитәрлек булыр сеңелем, әйдә килеп эшлә генә,- диде Сәмик абый.
-Дөнья хәлен белеп булмый, әгәр колхоз рәисе белән аралар бозылып китсә, миңа да берәр төрле эш булмасмы соң Сәмик абый? –дигән булдым мин дә сүз арасында, - читтән торып авыл хуҗалыгы институтының икенче курсында укып йөрим.
-Кем белгән бит аны, эш чыгып тора инде, анысы.
Мәктәп директоры катыннан без күңел күтәренкелеге белән чыгып киттек. Суфия әниләренә кайтып тормаска булды, ул калгач мин дә көн кичкә авышканлыктан, колхоз идарәсенә барып тормаска иттем. Кибеттән чәй янына куярлык коры – сары сатып алып тамак ялгарга исәп итеп, өйгә кайту юлында Исхак әзи янына кердек. Ул миңа һәрчак хәерхаклы буларак, бу юлы да хәлгә кереп, ашамлыкларны үзе сайларга булышты.
-Иптәшеңә әнә яхшы кәнфитләр алып җибәр. Уылдыклы, бик яхшы селедка бар, бәрәңге белән ашап куйсаң, чәй генә эчәсең килеп тора инде. Келиндерләр дә яңа гына кайткан, янына хәлбә дә алсаң, самавыр артыннан торасыгыз да килмәс,- дип азык-төлекне салырга букчага кадәр алдырып, күңелне күреп җибәрде. Без Суфия белән башка кибетчеләр дә сатып алучыларга Исхак әзи үрнәгендә сәүдә хезмәте күрсәтсә, нинди әйбәт булыр иде диешеп, соклануыбызны яшермәдек.
Суфия җырлый-җырлый казан асып, бәрәңге пешергән арада мин йортта яткан утын бүкәннәрен яра тордым. Кичке ашыбыз дөрестән дә Исхак әзи әйткәнчә, өстәл артыннан тиз генә тормаслык булып, бик күркәм килеп чыкты. Бу безнең Суфия белән беренче тапкыр икәүдән-икәү генә калып, тамак ялгап алуыбыз булды. Бәлки шуңа күрәдер дә мин аеруча бер рәхәтлек кичереп, әти әйтмешли, тормышым түгәрәкләнүенә сөенеп утырдым. Яныбызда Айрат та булса бөтен ләй гаиләгә охшап калачак, димәк. Бу уйларымны хатыныма да җиткердем:
-Айратыбыз гына монда юк, ул да булса тулы гаилә килеп чыгасы. Тик бу сәләмә йортка алып килү ярап бетәрме икән?
-Исең китмәсен, моннан да кирерәк өйләрдә бишәр-алтышар бала белән мәш килеп яшәп яткан гаиләләр әзме әллә? Икебез дә эшләп торсак, яңасын да җиткерербез әле.
-Аллаһы теләсә диң, Суфия.
- Әйе-әйе, Алла боерса йортыбыз да булыр, өй җиһазлары да. Мәскәү тиз генә төзелмәгән диләр бит.
Без Суфиянең беренче сентябрьдән башланачак укытучы хезмәте биогра фиясе хакындагы хыяллары белән мавыгып, бик озак сөйләшеп яттык. Югый-
сә ул моңа кадәр 8 елга якын фәкать пионер әйдаманы булып кына эшләп алган. Ә укытучылык эше исә бөтенләй башка, әмма Суфия үзенең каушап калмаячагын белдерде. Минем моңа хәзер инде үземнең дә шигем калмады, чөнки аның нинди коры, җитди һәм усал була белүен Кизләү Тавында татып карарга туры килде. Әмма мин аны андый халәткә башка беркайчан да китермәячәкмен, монысы хак.
Безнең бергә төн үткәрү эзсез калмаган үзе, көннәрдән-бер көнне Суфия:
-Айратыбызга эне яки сеңел алып кайтырбыз ахыры, көмәнем барлыгы сизелә -дип сөендерде.
-Бирсен Ходай, балалар күберәк булган саен алар бер-берсен тәрбияләп үсәчәкләр.
-Тик уку елы барышында бала табуы гына яхшы түгел кебек.
-Бик яхшы, хатын-кызлар бала да тапмаса сезгә мәктәптә эш калмаячак аннары. Бер дә борчылма аның өчен, күп дигәндә берәр атна гына укытуың бүленер инде...
Язгы кыр эшләре төгәлләнеп, печәнгә төшкәнче иркенрәк 2-3 атна арасында мин йорт салырлык агач өстерәтеп кайтартып, аңардан алты почмаклы бура да буратып куйдым. Ул ике-өч ай кипшенгәч, осталар яллап, авыл кырыендагы иркен бер урынга йорт корырга керештек һәм август ахырларына үз өебезгә кереп тә куйдык. Чөнки икебезнең дә әтиләребез осталар белән бергәләп эшләгәнгә тиз тоттылар. Ә Зәлифә апа төзүчеләргә ашарга көйләп торды.
Суфия йорт салырга кирәк дип даими тукып тормаса, әле кайчан гына булыр иде икән шундый әйбәт өебез. Әнә бит Сәвия таләп итмәгәч, яңа йорт төзү турындагы планнар хыял булып кына кала бирде. Суфиянең әти-әнисе дә, минекеләр дә бик шатландылар инде, аларның хуплавын ишетеп тору безгә дә бик рәхәт булды, әлбәттә. Аеруча Суфиянең шатлыгы эченә сыймады, чөнки беренче килгән көннән үк ул: “Бу сәләмә йорттан мәктәпкә укытырга чыгып китәргә укытучылардан түгел, укучылардан да уңайсыз булыр инде”, -дип мине яңа өй өлгертергә даими рухландырып торды. Ә йорт өлгергәч: “Хәзер инде мәктәпкә күкрәкне киереп, горурланып бара алам, чөнки бер укытучының йорты да безнекенә җитми! Йорт алдына бакча ясап, чәчәкләр дә утыртып куйсак, гөлт итеп торачак.”
-Алла теләсәңне әйтергә онытма дим мин сиңа.
-Әйе-әйе, Алла теләсә,- дип куя Суфия як-ягына карангалап, чөнки ятлар алдында укытучы кешегә Алла сүзен әйтергә ярамый дигән фикердә тора ул.
Шатлык өстенә шатлык өстәп, йортыбыз өлгергән җиргә генә Казан артыннан Суфиянең апасы Асия, ире Харас белән кайтып төштеләр. Шөкер, өебез йөзне кызартмыйча, теләсә нинди кунакны каршы алырлык килеп чыкты. Асия миннән нибары ике яшькә олы булгач, аңа исеме белән генә эндәшәм. Фронтовик ире бераз олырак булса да, аңа абый диясе урынга баҗай дип җибәрәм. Ул үз районнарында кулланучылар җәмгыяте, ягъни райпо рәисе булып эшли икән. Аңа кадәр озак кына колхоз җитәкләгән. Ә Асия үзе райсобес мөдире булып чыкты. Тел төпләреннән аңлашылганча, Харасның абыйсы райкомның беренче секретаре булып эшләгәнлектән, миңа да берәр колхозга рәис булып бару мөмкинлеге бар икән. Баҗай бу хакта абыйсының кылларын тартып караган, ул исә килсен генә дип тора ди.
Яшермим, мин инде күптән берәр хуҗалык белән җитәкләп карарга хыялланып йөри идем. Шуңа күрә бу тәкъдим күңелгә бик хуш килеп, баҗайга үземнең риза булуымны да яшермәдем. Суфиямне дә мондый перспектива бик кызыктырды. Баҗайлар китеп, бер атна үттеме-юкмы, колхоз рәисе урыны бар дип хат та килеп төште. Эш әти-әниләр белән сөйләшүгә килеп терәлде. Суфиянекеләр бик үк теләмичә генә ризалашканнар, ә менә минем әти аяк терәп каршы төште:
-Зинаһар өцен улым картайган көнемдә миннән еракка китеп барма, һиц кенә дә ризалыгым юк, -дип кырт кисте, -энең Рәшит тә зәһәннәм цитендә.
-Рәшит әллә ни еракта түгел анысы, чакыртсаң кайтып күренер, аңарда гына эш терәлсә. Соң, тагын ике малаең үсеп килә бит әле әти. Үзең дә Аллага шөкер, аякта нык торасың.
-Улым, синнән дә ышаныцлысы юк инде аның. Яңы йортыгызны ташлап китү дә килешмәс. Китмә, атаң сүзен аяк астына салма.
Ходай сөзгәк сыерга мөгез бирми дигән кебек, миңа да хыялыма ирешергә язмаган булып чыкты. Инде Суфиягә дә мәктәпкә эшкә барырга санаулы көннәр генә калып барганлыктан, күченеп тормаска дип, ашкынган күңелебезне бастырып куйдык.
Көткән нәрсә барыбер килеп җитә дигәндәй, ниһаять яңа уку елы да башланып китте. Беренче сентябрьгәчә мәктәптә уздырылган укытучылар киңәшмәсендә Суфиягә бишенче “Б” сыйныфын җитәкләү һәм атнага 24 сәгать укыту йөкләнүе билгеле булды. Мәктәптән кайткач шул хакта Суфия үзенә бер горурлык катыш шатланып сөйләп алды:
-Кайбер укытучылар: “Нигә аңарга гына шуның кадәр күп сәгать бирәсез?” –дип шаулаша башлаганнар иде дә тик директор: “Аның шикелле югары белемле булыгыз да, сезгә дә сәгатьләр күберәк эләгер”, -дип авызларын тиз япты. Әле ярый берсе дә уку елы дәвамында бала табачагымны белми, югыйсә тагын мыгырданган булырлар иде.
-Ярар, син олы укытучылар белән бәхәсләшмәскә тырыш инде бәгерем, тешеңне кысып булса да түз.
-Бәхәсләшмим билгеле, әмма үземне кыерсытырга бирмәячәкмен, белеп торсыннар.
II
Беренче сентябрь көнендә Суфия көмәнем барлыгы бик сизелмиме дип күлмәк сайлап, көзге каршында озак кына боргаланып алды. Мин бу вакытта иртәнге нәрәттән соң тамак ялгап алырга кайткан идем. Мәктәпкә кадәр бергә атладык та аңа каушамаска дип уңышлар теләп, уракны оештыру эшенә китеп бардым.
Минем кичен эштән кайтканны “Нигә шуның кадәр озак?” -дип түземсезләнеп көтеп алды Суфия. Беренче эш көненнән алган тәэссирләре белән уртаклашырга кирәк булган икән ич аңа. Сыйныфындагы 23 баланың һәркайсын характерлап чыкты инде, тыңлап кына тор. Дәресләре атнаның өч көнендә бишәр, калган өч көнендә өчәр сәгать иттереп билгеләнгән. Болар өстенә агитация һәм пропагангда эшләрендә актив катнашып, клубта халык каршында график буенча лекцияләр уку да йөкләнәчәк икән әле.
-Борчылма, син ерып чыкмаслык эшләр түгел, -дип тынычландырган булдым хатынымны.
-Юк, бик кайгырып тормыйм әле, башкалар эшләгәнне генә мин дә булдырырмын, анысы.
-Сүз дә юк.
-Ә менә концертлар, спектакльләр әзерләп, тирә-күрше авылларга йөрергә бер дә күңел тартмый инде.
-Йөрмәссең, синең җитди сәбәбең – бала табачагың бар. Шуның өчен бу яктан берсе дә ирексезли алмаячак.
Чит авылларга бармаса да мәктәптә һәм авыл клубында үткәрелүче чараларда Суфия актив катнашып, тиз арада укучылар, аларның ата-аналары һәм үзләренең педагогия коллективларында абруй да казанып өлгерде ул. Аның һәр кичне мәктәп тормышы хакында сөйләгәннәреннән ихтыярсыз, минем дә тизрәк колхоздан китеп, хатыным янына урнашу, укытучылар коллективына кереп китү теләгем уяна башлады. Бу турыда мәктәп диреторы Сәмик абыйга да, завуч Саимә апага да бер генә кат әйтмәдем. Ниһаять, яңа ел каникулы узып, химия-биология укытучысы Әмир абый, җитәкчеләре бик нык авырып киткән бер мәктәпкә директор иттереп күчерелгәч, миңа да андый җай килеп чыкты. Колхоз рәисе Шәрифуллин минем китүемә шатланып кына торды ахырысы, бернинди каршылык күрсәтмичә җибәрде.
Иртәгегә беренче дәрескә Суфия белән киңәшләшә-киңәшләшә план төзедем. Хәзер инде ул мине тынычландырырга кереште:
-Һич тә кайгырма, беренче дәресеңдә укучыларың каршында каушап калмасаң, калганы майлаган кебек барачак.
Беренче сәгатем 8 нче “А” сыйныфына химия дәресе бирүдән башланып китте. Үземчә тыныч һәм әйбәт шикелле үтте. Дөрестән дә укучылар төрле яклап сыный икән үзеңне. Мин моны тәнемдәге бөтен күзәнәкләрем белән тоеп тордым. Сугыш елларында туган балалар булсалар да, аларга без күргән авырлыклар тәтемәде, ни әйтсәң дә тормышлар елдан-ел җайлана барды, әйберләргә бәяләр киметелә торды. Укучылар арасында өс киемнәреннән үк аерылып торучылар бар. Араларында шуклары, астыртыннары булуы да сизелә.