Т У Г А Н Н А Р О Ч Р А Ш К А Н Д А 17 глава




 

Кыш уртасында сәгать өчләрдән соң караңгы төшә башлаганлыктан, мин өйгә кайту юлына борылдым һәм шуу тизлеген мөмкин кадәр кызулатырга тырыштым. Чөнки ни әйтсәң дә урман аша да үтәсе булганга, өйдә борчыла башларга мөмкиннәр бит. Җитмәсә Суфияне көтмичә китеп баруым да матур килеп чыкмады. Ярар, иелгән башны кылыч кисми дигән кебек, “гаепне” танып гафу үтенергә булыр. “Йөкле хатыннарга чаңгыда йөрү куркыныч, я егылып зыян күрерсең дип уйладым”,-дияргә булыр.

Ләкин ни гаҗәп, мин гафу үтенәсе урынга Суфиям үзе, капканы ачып керүемә үк, өй алдына мине каршы алырга йөгереп чыгып, муеныма сарылмасынмы.

-Зинһар кичерә күр Айрат бәгърем, әллә нәрсә генә булды үземә, инде болай да аптыраган башыңны тагын мин дә катырырга керештем бугай. Без юләр хатыннар йөкле вакытларда артык капризланабыз шул,- Суфиянең шуның кадәр дулкынланудан тәннәренең калтырануы минем шактый ук калын кием аркылы да сизелә иде. Ул миңа сүз әйтергә бирмичә, үбә-үбә сөйләнергә кереште,- нык ачуланасыңмы миңа?.. Ачулан-ачулан, чөнки син хаклы... Ташлап китүең дип мин бик курыктым... Мин бит сине өзелеп яратам... Синнән башка тормышны күз алдыма да китерә алмыйм... Ташламыйсыңмы безне?

- Нәрсә сөйлисең син Суфия, бәгырь кисәгем? Синең белән шулай мәңге бергә булырга безгә Алла язгандыр. Тупырдап торган өч малаемның әнисен мин ничек калдырып китә алыйм ди инде, Алла сакласын берүк! Үзең гафу ит, минем яшь малайларча кылануымны,- мин Суфиямнең чәчләреннән сыйпап, шатлыктан балкыган битләреннән сөеп үптем дә кулларыма күтәреп, өй эченә алып кердем,- я салкын тидерерсең тагын.

- Димәк кичердең, ачуланмыйсың?

- Мин сиңа ачулана алам димени соң? Кайчан күргәнең бар ачуланганымны, ә-ә? Исеңә төшереп кара әле.

Суфия киң елмаеп, иңбашларын җыерып алды:

- Белмим тагын. Әйдә чәй эчеп алыйк, мин инде самавырга өченче кат күмер өстәдем. Үзем генә эчә алмыйм.

- Малайлар белән эчәргә идең. Аларның тамагы ач тормасын тагын.

- Эһе, ач калдырырсың ди син аларны, адым саен өстәл артына җыелып, өстәп торалар.

- Туклансыннар, аларның үсә торган чаклары. Без үскәндә Рәшит энекәш белән мондый ризык турында берничек хыяллана да, күз алдына да китерә алмый торган булдык...

 

Рәшит дигәннән, телефон аша хәбәрләшеп торсак та, елына бер дигәндәй, бик сирәк күрешәбез шул без аның белән, ә үскәндә мәңге бергә булырбыз кебек тоела иде. Юк, болай ярамый, иң якын туганнар арасындагы аралашуның очраклы гына килеп чыккалавын көтеп яшәү бернинди киртәгә дә сыймый. Безгә даими күрешеп, бер-беребезнең хәлләрен белешеп тору, кирәк икән бер-беребезгә булышу зарур. Ходай кушса, иртәгә үк телефон аша хәбәрләшеп, әтиләргә кайтып күрешү хакында килешергә кирәк. Гаиләсен дә алып кайтса тагын да күңеллерәк булыр.

Гадәттә мин колхозда эшләгән вакытлардагы көн тәртибеннән күнегеп калып, кыш айларында да сәгать бишләрдән үк торам. Иң әвәл терлек асларын чистартып, азык салып керәм дә, аннары Суфиямне борчымыйча гына иртәнге ашны үзем ләззәтен табып көйләп, әйбәтләп чәйләп алам. Шуннан соң бу көнне керәсе дәресләремнең планын кабат барлап чыгам һәм мәктәпкә барырга җыенганчы газета – журналлар, алар булмаса кызыклы китап укып утырам һәм җиделәр тулар алдыннан идарәгә иртәнге нәрәткә барам.

Бүген Рәшиткә шалтыратып алу максатыннан, матбугат белән танышуны янга куеп, сәгатьнең уклары җиденчене вакларга керешүгә үк, колхоз идарәсенә юл тоттым. Хуҗалыкның партоешма сәркәтибе булганга күрә рәис катына, кем әйткәндәй ишекне тибеп ачып керәм. Колхоз рәисе Рамил Гизетдинов Буа районы егете, белгечлеге буенча ветеринар. Командасы нигездә яшь, әлегә тәҗрибәләре саерак белгечләрдән тора. Шуңа күрә үсемлекчелек мәсьәләләре буенча ул даими минем белән киңәшләшә.

Бүген дә мин Рәшиткә шалтыратып алганчы колхоз җитәкчесе үзен кызыксындырган сорауларын биреп, минем белән киңәшләшеп алды. Рәшитне тәки күндердем бит берәр көнгә туган якка кайтып килергә. Хәер, сәбәбе дә бик җитди иде. 1895 нче елның 11 февралендә туган әтигә 70 яшь тула. Бу юбилей датасы кинәт кенә, телефоннан Рәшитне өйгә кайтырга кыстаганда искә килеп төште, нәтиҗәдә аңа берничек тә боргаланырга җай калмады.

Дөрес, безнең халыкта алай туган көннәрне, юбилей даталарын билгеләп үтү гадәте юк, анысы. Шуңа күрә бу хакта әтинең үзенә дә алдан хәбәр итмәскә булдык. Көтмәгәндә, уйламаганда әтиләргә аның туган көнендә Рәшитнең дә минем дә гаиләләр белән бергә килеп керергә сөйләштек. Бүләккә телевизор алырга хәл иттек. Туган авылыбызда әлегә бер Хафизуллаларда гына телевизор бар, шуңа күрә әйбәт сюрприз булыр дип фараз кылдык. Бөтен азык-төлекне дә алдан әзерләп, үзебез белән алып барырга килештек. Әйдә, үги әниебез Мәклифә апага без килгәч, самавыр куярга гына калсын, дип уйладык…

 

Т У Г А Н Н А Р О Ч Р А Ш К А Н Д А

I

Суфиягә юбилейга 2 көн кала, әле анда да инициативаның үземнән чыгуы турында шапырынып тормыйча: “Унберендә әтинең туган көненә Рәшитләр кайтырга җыена”,- дип кенә белдердем. Билгеләнгән көнне өйләдән соң Рәшит хатыны Әклимә, уллары Илшат белән безгә килеп төштеләр. Кайткан җиребезгә көйләнеп торырга кушып, без шунда ук энекәш белән икәү генә район үзәгенә телевизор һәм азык-төлек сатып алырга китеп бардык. Аннан кайткач, Рәшитнең 8 урынлы “Бобигына” шыгырым тулы төялеп, туган авылга таба кузгалдык. Мин бер көн алдан ук урман аша үтүче юлны колхоздан бульдозер сорап чистарттырып куйган идем инде. Шуңа күрә яхшы юлдан бик тиз барып та җиттек.

Көтмәгәндә бер көтү кеше шау-гөр килеп керүгә Мәклифә апа каушап та калды, бугай. Аны тынычландырып, хатыннар азык-төлекне алып керделәр дә табын әзерләргә керештеләр. Ә без әтидән агач эше кораллары сорап алып, юл уңаена урманнан тагып кайткан 15 ләп метрлы колгадан, телевизор антеннасы ясарга керештек. Җаен белгәнгә антеннаны тиз көйләдек, аны бастырып кую гына караңгы төшкәнгә күрә кыенга туры килде. Шуңа да күтәрешергә тирә-күршедән ирләр дә чакырдык әле. Машина уты яктыртып торгач, озак азапланмадык, анысы. Антеннаны куеп, телевизорны кабызып җибәргәч, әти-әнинең ис-акыллары китте. Барыннан да бигрәк әтинең үги әнидән туган малайлары шатландылар, билгеле. Мәклифә апаның үзе белән ияртеп килгән малайлары бу вакытта инде икесе дә армиядә иделәр.

Шулай антенна белән булашып, әвәрә килеп йөргән арага шактый гына вакыт узып китте, ул арада өстәлләр көйләнеп, табын да әзерләнеп өлгерде. Кичке җиделәргә минем әби белән бабай, алардан аз гына соңарып Сарасыннан башка гына Хафизулла килеп керде дә бүтән көтәсе кеше булмагач, мәҗлесне башлап җибәрдек. Мондый табыннарда өстәл өстенә хәмер дә куелганга күрә без дә ир-атларга салып чыгып, мин әтине юбилее белән котлар өчен сүз алдым. Аңа безне үстереп, тормышка аяк бастырганы өчен рәхмәт белдереп, исәнлек – саулык, иркен тормышлы картлык теләдем. Әтинең күңеле тулып, хәтта күзләре дә яшьләнеп алды.

-Мондый көннәрне күрермен дип һиц уйламаган идем, Алланың биргәненә шөкер,- диде ул бик тә канәгать булып,- рәхмәт яусын сезгә улларым- киленнәрем, бик зурладыгыз, рәхмәт барыгызга да. Бу хөрмәтегезне Ходай меңе белән катярсын үзегезгә дә.

Берәр сәгать утыргандырбызмы-юкмы, без Хафизулланың тәкъдиме белән балачак һәм үсмер елларны искә төшереп сөйләшеп утырыр өчен аның, янәшәдәге совхоз конторасына кереп киттек. Ә анда Рәшитнең үсмер чоры бездән читтә ничек үткәнен белер өчен күберәк үзен тыңладык...

 

14 яшеннән җиде ят җиргә бер үзең чыгып китү җиңел эш түгел, билгеле. Безнең Рәшиткә мин армиягә китәр алдыннан, мәктәптә тәртип бозганы өчен, нәкъ менә шундый “бәхет” татыды да инде. Кирәгеннән артык шуклыгы аркасында, тарих-география укытучысы Карип абыйның ачуын китергәннән соң, шундый хәлгә тарыды ул. Без Рәшиттән шул хакта тәфсилләберәк сөйләвен сорадык.

-... Сезне укытырга эләктеме икән, юкмы. Карип абый үтүкләмәгән күлмәк-чалбар, таушалып беткән бик җыйнаксыз пинҗәк киеп йөргәнгә, аның укучылар арасында абруе бер дә юк иде инде,- дип хикәяләп китте Рәшит безнең бик диккать белән тыңларга әзерләнгәнне күреп,- шуңа күрә шугырак малайлар аны үртәргә, кызык ясарга ярата торган булды. Аның сыек чәчле ярым пеләш башында я мендәр йоннары тырпаеп торыр, я пинҗәгенең сәдәпләре чалыш төймәләнер, я таушалып беткән чалбарының бер балагы сызганган булыр. Ул велосипедта чалбар балагы чылбырга кысылмасын өчен сызгана торган иде.

Җиденче сыйныфта укып йөргән чак. Көннәрдән-бер көнне дәрескә, төймәләре каптырылмаган чалбар ярыгыннан ак күлмәк чабуы чыккан килеш, килеп керде бу. Мине “тәртипсез” булганга иң алгы партада утырталар. Карип абыйның партага килеп терәлеп үк сөйли торган гадәте бар. Бу минем партага сөялеп сөйли башлагач, мин моның чалбар ярыгыннан чыгып торган күлмәк чабуына булавка белән киптергеч тагып куйдым. Кызык ясыйм имеш, ул вакытта хайван булганымны хәзер бик яхшы аңлыйм да бит, акыл җитеп бетмәгән булган инде.

-Ул чакларда барыбыз да шундый идек инде анысы, -дип куйды Хафизулла кулын селтәп,- кызык та ясамагач, малай да булмый ул.

-Арттырып җибәргәнемне сизеп, Карип абыйның яңадан партама килеп сөялүен көтәм дә, юк шул. Сыйныфны көлдереп, тик йөри шунда киптергеч салындырып. Соңыннан эшнең нәрсәдә икәнен сизеп: “Кара аны Сафин, кулыма гына эләк, аннары миннән рәхим-шәфкать көтәсе булма инде!”,- дип кисәтеп куйды. Андый форсат озак көттермәде, бер чакны тагын аның дәресендә, артта утыручыларның кайсысыдыр букча тондырды, мин борылып та тормыйча гына аны кире селтәп җибәрдем. Букча арткы диварга эленгән СССР картасының союздаш республикалар герблары төшерелгән җирен ерткан. Карип абый җенләнеп китте: “Син, син СССР гирбын ерткан өчен нәрсә, нәрсә буласын беләсеңме?, -дип өскә җикереп килә бу. Мин кымшанмыйча да торгач, аның саен тузына биреп, тактага СССР гербын элеп куйды,- нәрсә бу, ничек аталганын әйт!-дигән була.

-СССР грибы.

- Ә-ә-е,- дип сузды бу кош тоткандай шатлыклы елмаеп,- әле син Дәүләт символыннан гөмбә дип көлмәкче буласыңмы? Бөтен сыйныф ишетеп торды, бер кая борыла алмассың. Әйдә хәзер үк диликтырга,- ул минем җиңемнән эләктереп, мәктәп директоры бүлмәсенә алып керде.

Директор Хатип абый безнең әти кебек сугыш инвалиды, уң кулының баш бармагы гына бөгелә, калганнары кәкерәеп каткан, -дип хикәяләвендә булды, Рәшит, ә без үзебезнең, мәктәптә укыган елларны күз алдына бастырып, дәшми генә тыңлый бирәбез, - әмма әнә шул чулак кулы белән беләгеңнән эләктереп алса, каз талагандагы кебек атна буе күгәреп йөри. Мин дә, хәзер бу, беләктән чеметеп алыр дип шикләнә калдым. Тик ул күзлек өстеннән генә миңа акаеп карап тора башлады.

-Бу малай бик азды Хатип, СССР гирбы төшерелгән картаны ертып, аны бөтен класс алдында гриб дип мыскыллый. Милице чакырырга кирәк районнан, алып китеп япсыннар үзен,- дигән була.

-Ябырга тык, ябырга! Әйдә киттек силсәвиткә!- дип тора директоры да Карип абый сүзенә карап. Әле мин юләр, мәсьәләнең шундый җитдиләнә баруын һаман да төбенә кадәр төшенмим. Фәкать кизүдәге Әминә апага әтине авыл советына чакырырга кушкач кына уенымнан уймак чыкканын аңладым. Берара, Сирай абзыйлар тыкырыгыннан үткәндә, качарга да уйлап караган идем дә, тик күтәртмәле чабаталар белән ерак китеп булмаслыгын чамалап, ул ниятемнән кире кайттым.

Авыл советы рәисе Исмай әзи мине усал карап каршы алды:

-Тагын нәстә зимергән инде бу юнсез малай? – дип куйды ул әйтерсең минем өчен кайгырып.

-Җимерү генә булса, без монда килеп тә тормас идек,- дип Карип абый мәктәп директорыннан узып минем “җинаятьне” ачып сала башлады,- СССР гирбын ертып, аннан көлә малай актыгы, гөмбә – гриб дигән була, мәнсез. Давай милице чакыртыйк, мәктәптә антисоветчина тарата дигән сүз бит бу.

Шул вакыт аксаклап әти килеп керде дә таягы белән җилкәмә менеп төште:

-Тагын нәрсәләр генә эшләп өлгергән инде бу йөзе кара малай? Исмай, Алла хакы өцен зурга зибәрә күрмә инде. Үземнең улым була торып, Мәклифә белән килгән теге үги малайлар кулында калдырма зинаһар өцен. Шунда әтине җәлләп куеп, күзләрдән яшьләр килде. Югыйсә моңа кадәр үги әни малайларыннан нык кына көнләшә дә торган идем.

-Нәрсә булсын, малаең совет властен хурлый, менә хәзер милице чакыртабыз да, алып китеп ябарлар үзен!-дип Карип абый әтәчләнүендә булды,-әйдә Исмай, бор телефоныңны!

-Ашыкма әле, үеңә катьып, хатының белән командавать итәрсең, иттерсә әгәр. Ни кылына, хузя булганмыни.

-Ничек ашыкма була инде, тагын нәрсә көтәргә? Әтисе монда, белеп торсын малаеның юнсезлеген. Бор әйдә, бор телефоныңны!

-Нәрсә дип борыйм синең сүзеңә карап. Язып бир ниләр булганын.

-Нәрсәгә язып торырга, әйтәм бит СССР гирбыннан көлде дип.

-Синең сүзеңне дилыга тегеп булмый, мә барысын да зентекләп язып бир!- дип Исмай әзи Карип абыйга кәгазь-каләм тоттырды,-гариза да яза белмисеңме әллә, мәктәптә эшләп?

Әй абый, шунда Карип абыйның ничек тирләп-пешеп чыкканын күрсәгез сез, ул елт-елт итеп бер мәктәп директорына карап ала, я Исмай әзигә, әйтәм бит гариза язганчы тәмам тирләп-пешеп чыкты мескен.

Игътибар иткәнегез булдымы икән, Исмай әзинең шундый гадәте бар иде, ул кайбер чакларда әңгәмәдәшен тыңлап тора да, берәр төрле хата сизсә, баштан шаркылдап көләр. Ә аннары аның йомышын үтәмәгәнне я булмаса начар башкарганны ачыклагач, кинәт кенә күзләрен акайтып, йөзен җыерып җибәрер иде. Шунлыктан авыл халкы аның көлүеннән үк эшнең хөрти булуын аңлап, җыерылып кала торган булды...

II

Бу юлы да ул елмаеп, ашыкмыйча гына Карип абыйның гаризасын: “Ы-е-е, ы- е-е”,- дигән авазлар чыгарып, башын кага-кага укып карады да, шаркылдап көлеп җибәрде:

-Хатип, мында кара әле, мә укы работнигыңның гаризасын, дөрес язганмы?- дип Карип абыйның гаризасын сузды. Директор язуны бик җентекләп, озак кына өйрәнеп торды. Аннары авыр сулап:

-Монда “г”дан соң “е” кирәк бугай бит, “р”дан соң “ы” кирәкми,- диде ул сорау катыш үтенечле карашын Исмай әзигә төбәп.

-Ы-е-е, шолаймыни әле? Болай булгац, кем СССР гербыннан көлә булып цыга инде, 13 яше тулар-тулмас малаймы, әллә Совет мәктәбендә тарих укытып йөрүцеме?

Карип абый дулкынланган вакытындамы, ачулангандамы, я инде яңалык ишеткәндәме күзләрен челт-челт йомгалап ала торган иде. Тотынды бит шунда күзләрен йомгаларга, мин көч-хәл белән көлеп җибәрүдән тыелып торам. Ә Исмай әзи Карип абый өчен “хөкем карарына” тиң гаепләү актын салмак кына җәеп салуын дәвам итә:

-Укытуцы кадәр укытуцы үзе герб сүзен генә дә дөрес иттереп яза да, әтә дә белмәгән килеш, укуцы ницек дөрес әтсен инде? Бәлки әле ул малай гриб димәгәндер дә, моңарга гына шолай ишетелгәндер? Ницек әттең малай?

-Герп дидем.

-Мына күрдегезме инде? – Исмай әзи кулларын җәеп куйды, - Карип, ә синең СССР гербын мәсхәрә итеп язган кәгазең минем кулда!

Исмай әзи Карип абыйның гаризасын аның борын төбендә селтәгәндә тегесе кәгазьне эләктереп алырга омтылган иде дә булдыра алмады. Гариза авыл советы рәисенең күкрәк кесәсенә тыгып куелды. Эшләр бөтенләй икенче юнәлеш ала башлагач миңа да, әтигә дә җан керде. Хәзер Карип абыйның кыланмышларын кызык карагандай күзәттек, ә Исмай әзи мәче тычкан белән уйнагандай, тәм табып, салмак кына бастырып сөйләп, эзәрлекләвендә булды үзен.

-Нәрсә цакырикмы милицене?Милице цакыртик дип бит әтәцләндең бит, әдә цакырик сың, алар кемнең гаепле, кемнең гаепсез икәнен шонда ук ацыклап, СССР гербыннан цынлап торып көлүцене алып китеп ябарлар, цакырикмы? -дип телефон боргычын әйләндерергә кереште, -әлү-әлү, милиция?

Карип абый йөгереп килеп, Исмай әзинең кулына ябышты:

-Исмай, зинһар өчен балаларым хакына калдыра күр. Бигерәк кечкенәләр, кул арасына да керергә өлгермәгәннәр бит әле, бик җәл.

-Ы-ы-е, балалар хакына, димәк! –Исмай әзи миңа төртеп күрсәтеп, өстәлгә сугып кычкырып җибәргәч, минем өнем алынып куйды,- бу бала зәл төгелме?

Сиңа зәл булмаса әтисе Хәйдәр әзигә ул да бик зәл. Ул малайны төрмәгә тыгып куйсалар, анардан юнле кеше цыгар дип уйлыйсыңмы? Күпме гаепсез кеше синең кебекләр нахак яла ягудан төрмәдә цереде?!

Карип абый тәртип бозган укучыдай башын иеп баскан килеш, Исмай әзинең әрепләвен тыңларга мәҗбүр, ә тегесе туктарга уйламый да:

-Сигезенцедә укып йөрүце Сәкай әзи малае Шәрифнең: “Сәнәкләрегезне күтәреп, күпер төбенә зыелыгыз да, район үзәгендәге урысца сүләгез дип татарлардан көлүце түрәләрне бәреп төшереп, алар урынына татарларны куябыз!” дип язып элгәне өцен генә дә үзенә 10 ел цәпәп куйдылар, әле ярый бик үткен малай булып, конвойдан каца алган. Хазер кая кацып йөрүе дә билгесез.

Бу малайга да 10 ел төрмә цәпәтмә келисеңме? Ул бит кецкенәдән ана назы күрмицә үскән бала. 3 яшенә зитми ятим калып, белештермицә үлгән әнисенең петәен имәргә ябышкан. Әллә син ул малайларга үги әниләре рәхәт көн күрсәтеп үстергән дип уйлыйсыңмы? Шолар турында уйлап караганың булдымы, юкмы? Завап бир, уйладыңмы?

-Хата миндә, уйлап бетерелмәгән.

-Ә син нәстә Хатип, директор башың белән шул мәгънәсезнең сүзенә карап йөрисең? Без бит мына Хәйдәр әзи дә, синең белән мин дә мылтык тотып, сугыш дәхшәтенең эцендә кайнаган, цын тәмугны күргән фронтовиклар. Карип хоз-обозда ат дилбегәсе генә тотып йөргән. Мин әтмим, хоз-обозда хезмәт итү зиңел бирелгәндер дип, тик ницек кенә булмасын, кеше булып калырга кирәк. 13 яшьлек малайларны да тыңната алмаган, политически безграмытный кешеләрне нәстәгә дип укытуцы иттереп мәктәбеңдә тотасың?! Ку да зибәр, тик бүтән мында килде-китте нәстәләр буенца борцып йөрисе булмагыз! Мында минем сезнең әкиятләрне тыңнап ятудан башка да эш зитәрлек! –дип тегеләрне утка бастырып куалап җибәрде.

Аннары әти белән без үзебез генә калгач, салмак кына сөйләп, мине дә утлы табага бастырды, билгеле: “Юньcез малай, тырышып укысаң синнән бер дигән зитәкце цыгарга мөмкин бит. Хазерге яшеңнән юкка цыкма келисеңме әллә? Укы, кеше бул, атаң синең белән горурланып, минем улым дип сүләсен!”

Без Хафизулланың сейфыннан чыгарылган ликерны иллешәр грамм гына капкалап, казылык белән авыз итеп, Рәшитне тыңлый бирдек. Ә ул ярыйсы гына, аудиториянең игътибарын җәлеп итәрлек, матур сөйли үзе. Әнә, Кемерево өлкәсенең Прокопьевск шәһәренә ФЗУга баруы да бик мҗаралы булган икән аның. Рәтле-юнле урысча да белмәгән килеш, бер паравыздан икенчесенә күчә-күчә шундый ерак ара гизү 14 яшьлек татар малае өчен могҗизага тиң, билгеле.

-Бер араны мин бара торган паравызга төрмәгә озатылучы хатын-кызлар төягән вагон тактылар. Безнең газиз Татарстаныбыз хатын-кызлары иде алар, бахырлар. Шуларны күз алдыма китерсәм, әле хәзер дә тәнемдә бала йоннары тырпая. Терлекне да андый коточкыч, түзеп булмаслык авыр шартларда ташымыйлар. Араларында бөтенләй укучылар кебек кенә күренгән кыз-балалар да байтак иде. Паравызыбыз сәгатьләр, көннәр буе тукталып торган чакларда эсселектән, сусаудан бик тилмерделәр, мескенәр. Мин аларга якындагы колонкылардан катилук белән су ташый идем. Ут чаткысы урынына, сикерә-чаба йөгергәнгә, мине алар Тарзан дип атадылар. Ул елларда “Тарзан” фильмы искиткеч популяр иде шул.

Кино куючы Сәлих әзи шул картинаны алып, безнең авылга килгәч, билетка түләргә акча табар өчен, киросинлы шешәләрнең исен бетерәм дип, сәгатьләр буена көл белән юып чайкатканмындыр шәт. Фильм безнең ише малай-шалайга ул вакытта бик тә ошаган иде инде. Барыбыз да Тарзанга охшарга тырышып, читәннәр аша сикердек, агач башларына үрмәләдек һәм дә билгеле инде, аның рәвешендә улю-лю-лю, дип колак яргыч яңгыратып, ачы кычкырырга өйрәнергә азапландык. Яшермим, минем кыланулар башка малайларныкына караганда әйбәтрәк чыга торган булды. Инде менә тоткын хатыннарның да мине Тарзан дип атаулары йөрәгемә сары май булып ятты.

-Тарзан-Тарзан, миңа бир инде нанем, түзәрлек хәл юк бит, телем аңкавыма ябыша, -дип дистәләгән куллар берьюлы су тулы катилукны электерергә өметләнеп сузылалар. Бер-ике литр су сыйдырышлы катилук белән ташып өлгереп була димени. Бер-берсенең кулларыннан тартып алып диярлек, су савытын мизгел эчендә бушаталар да, яңадан миңа сузалар һәм аны тутырып килүемне: “Бу юлы беренче миңа бирерсең инде, Тарзан”. “Монысында тамчы да эләкмәде бит Тарзан, миңа бирерсең”..,- дип шау-гөр килеп көтәләр.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-11-01 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: