И-и-их, кыю Татарлар, батыр Татарлар,




Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!

Үзләренең мавыгуларын ничек кенә сер итеп сакларга сөйләшмәсеннәр, тик шулай да Фәритнең “гаскәре” турындагы хәбәрләр мәктәп җитәкчелегенә барып иреште. Аңа я бу хәрби уеннарын туктатырга, я мәктәптән куылырга кисәтү ясалды. Фәрит әнисенең, дәүәтисенең һәм апасының үгетләүләренә буйсынып, 7 сыйныфны тыныч кына укып чыгарга вәгъдә бирде.

“Гаскәр”нең һәр яүгире Иске Йорттагы “хәрби база”ларының таратылуын бик тә авыр кичерде, ә Фәрит исә, бу кайгыны бөтенләй фаҗига - трагедия рәвешеңдә кабул итте. Шул хәлләрдән соң озак та узмады, Фәридә апасы йомран оясыннан ярты чиләк бөртек табып алып кайтканда эләгеп, төрмәгә утыртылды. Бу зур кайгы-хәсрәтләрдән бик нык бетешеп, әниләре бөтенләй урынга ятты. Аны һич тә көтмәгәндә өлкән әниләреннән туып, аталары белән бергә Магнитогорск төзелешенә сөрелгән абыйсы-апасының кунакка кайту шатлыгы гына тернәкләндереп җибәрде.

 

V

Зыятдин байның 4 хатыны булып, алардан 9 бала туды һәм барысы да исән-сау үсеп җиттеләр. Аларның беренче ике хатыныннан туган 5 кызы да ата-аналарының сөргенгә сөрелүенә кадәр үк кайсы-кая кияүгә чыгып, котылып калдылар. Ә менә өченче хатынының малае белән ике кызы үз тормышларын корып өлгермәгәнлектән, сөргенне читләтеп үтә алмадылар.

Зыятдин үзе исән чагында сөекле кызы Саимәгә зыян китерүдән куркып, авылга хат язарга да рөхсәт итмәде. Чөнки ул, кемнең-кемнең, үзен ач үлем тырнагыннан йолып калган Үләт Харисының да шулай сата алуын күреп торгач, кешеләргә ышанычын бөтенләй югалткан иде. Шуңа күрә дә, иңде сөргенгә озатылганда ук, хатларның укып тикшерелгәнлегенә чын күңеленнән инанды. Сөргендәге, терлеккә караган шикелле мөнәсәбәт күрсәтелүгә, түзә алмаслык авыр шартларга күнеп җитә алмаганга күрә, 3ыятдин карт озак чыдый алмады, гүр иясе булды.

Васыять итеп ул, Сталин дөмекми торып, Саимәгә хат язмаска, фәкать аның үлеменә тәмам инангач кына сеңелләре янына кайтып килергә әйтеп калдырды. Төрле ысуллар белән Зыятдин карт кызының хәле турында даими белешеп торса да, Саимә үзе генә, туганнары хакыңда бернәрсә ишетә алмады. Шуңа күрә инде исән булуларына өметен дә өзә башланганда, бергенәабыйсы белән кечкенапасының (гаиләдәге һәр туганга да шундый нечкәртелгән атамалар белән эндәшү гамәлгә кертелгән иде) кайтып керүен күргәч, Ходай мидәт бирепме, Саимә хәтта урыннан күтәрелде.

Ата-аналарының барысының да вафат булуын сеңелләренә хәбәр иткәннән соң, туганнар аларны сагынып, елашып алдылар. Шулай да аларның мөселман зиратына бөтен шартына китереп күмелүләрен ишеткәч, Саимәнең күңеле тынычланып куйды. Ә инде үзе урынына җибәрелгән кызның югары уку йорты тәмамланганнан соң Урта Азиягә китеп урнашуы, хәзер исә анда профессор дәрәҗәсенә җитеп эшләве турында да белешкәч, Саимә чын күңелдән аның өчен шатланды. Саимәләрнең хәленә кагылышлы хәбәрләрне дә нигездә ул табып, даими рәвештә Зыятдин картка җиткереп торган. Чөнки аталары ул баланы укытып чыгару өчен бөтен көчен куйган булган.

Хәл-әхвәл сорашканнан соң, туганнар арасында сүз Фәридә турында кузгалгач, Саимә тагын хәлсезләнеп китте. Бик тә тәүфыйклы, кечене кече, олыны олы итүчән кыз булып өлгереп кенә килә иде, менә сиңа мә, төрмәгә яптылар да куйдылар, йөрәк жимешемне...

 

Фәридә чынлап торып, ягъни бөтен тирәнлегенә төшеп, үзенең төрмәгә ни өчен утыртылуын да аңлап бетерә алмады. Тоткынлыкта ул бер кем белән диярлек аралашмый, үз эченә ябылып йөрде. Ул фәкать үзеннән 5 яшьләргә өлкәнрәк якташы Миңсылу атлы кыз белән генә эч серләрен бүлешә торган булды. Миңсылу аны биредә, Пермь урманнарын кискәндә хәйләгә өйрәтеп, ачлыктан да коткарып калды. Хәйләнең нигезендә аударылган агачның төпчегенә эшне кабул итүче тарафыннан тамга сугылган урынны күзәтче күрмәгән арада яңадан кисеп ыргытып, еккан агачлар санын күберәк күрсәтү һәм шул юл белән норманы “арттырып үтәгән өчен”, өстәмә икмәккә тиенү ята иде. Миңсылу үзе бу хәйләгә атаклы Шәкүр Карак кызы белән беренче тапкыр утырганда өйрәнеп калган була.

17 яше дә тулмаган кыз-кыркын өчен түзеп булмаслык авыр шартларда да Фәридә үзенең гүзәллеген югалтмады. Шуңа күрә төрмәдәге түрә ир-атлар аның шома ботларына, сылу килеш-килбәтенә кызыгып, төрлечә якынлашмакчы булып карадылар, әмма Фәридә алар белән авыз ачып та сөйләшмәде. Шундый “кыргыйлыгы” аркасында ул Сталин үлгәннән соң бирелгән амнистиягә дә эләгә алмады. Чөнки бу вакытта ул сәяси тоткын булып киткән иде инде.

 

Эшләп торган вакытта бер азгыны арттан килеп, аны кочаклап алды. Фәридә озак уйлап тормастан,кулына эләккән ботак сыныгы белән артына да карамыйча: “Бөтен совет властегызны күралмыйм, кадалып бетегез барыгыз да!” – дип селтәнеп җибәрде. Күзәтче, чалырга алып барылучы дуңгыз шикелле чинарга тотынды. Фәридәне төрмә хезмәткәренең күзен агызып чыгарудан битәр, совет властена сүз тидергәне өчен хөкем иттеләр.

1959 нчы ел тәмамланып барганда Фәридә “сынды”. Төрмә хезмәткәрләре арасында күптән түгел генә күренә башлаган җирән чәчле ир егет күрше авылдан -якташ булып чыкты. Йомшак мөгамәләсе белән ул ниндидер бер мизгелне эләктереп, Фәридәнең уяулыгын югалттыруга иреште. Шушы бердән-бер якынлыктан кыз авырга узып калды. Фәнисе тугач, озакламый Фәридәне иреккә чыгардылар...

 

Фәридә ирсез бала табуы өчен анасының каргавыннан бик нык курыккан иде дә, әмма төрмәдән хатын-кызларның еш кына бала алып кайтулары хакында ишеткәне булганга, Саимә ачуланмады: “Үз иркендә булмаган кыз бала ничек каршы тора алсын?” –дип фикер йөртте ул. Көннәрдән бер көнне Фәниснең атасы да килеп чыкты, ул үз хатынын аерып, Фәридәгә өйләнергә тәкъдим ясап караган иде дә, тик Фәридә үзе генә түгел, әнисе дә андый шартларга барырга күнмәделәр: “Башкалар өлешенә кереп, бәхетле булу бик зур гөнаһ – хәрәм”,- дип санадылар алар...

Фәридә баштанаяк колхоз эшенә керешкәнлектән, Фәнис тулысы белән дәү-әнисе тәрбиясендә үсте. Саимә исә, оныгын мөмкин кадәр шәригать кануннары кысасында тәрбияләргә тырышты. Шуңа күрә Фәнис үзен белә башлаганнан бирле дәү-әнисеннән ислам нигезләрен өйрәнә, башлады. Мәктәпкә кергәнче үк ул, биш тапкыр намаз укырга гадәтләнеп китте.

Билгеле, башка үзе кебек үк малайларга кызыгып, ул да урамга уйнарга чыгара гел атлыгып кына торды. Бүтән малайларның әтиләре ат белән эшләгәнлектән, Фәнис атка атланып йөрергә бик кызыга торган иде. Атка кызыгуының тагын бер сәбәбе — йорттагы терлекләргә азык, өйне җылытырга утын юнәтү кыенлыгына бәйләнгән булды. Чөнки мәктәпкә укырга кергәнче үк аңа әнисе белән кышларын урманнан чанага салып коры-сары, жәен-көзен кул арбасына төяп, печән-салам ташырга туры килде. Шушындый йомышлар белән үзе генә дә чыгып киткәли торган булды ул. Совхоз фуражиры кулына эләккән чакларында кыйналып кайтырга да туры килгәләде, билгеле.

Бервакыт, хуҗалыкның азык йортыннан бер төргәк саламны аркасына асып, икенчесен кулына күтәреп чыгып барганда, артлы чанага фуражир Сахип шикелле кырын ятып утырган кеше көтмәгәндә Фәниснең каршысына килеп чыгып, өнен алды. Тик фуражир Сахип дип торганы күрше Өянкеле авылының идарәчесе Шәрифулла булып чыкты:

-Кем малае буласың?- дип сораштырды да, әнисе һәм дәүәнисе белән генә ятим үсүен белгәч, ул малайдан тагын унбишләп төргәк ташыттырып, артлы чана тулы саламны турларына кадәр китереп бушатып, калдырды. Ул чактагы шатланганнарын мәңге онытасы юк аның...

 

Тормышындагы иң зур шатлык, билгеле Фәрит абыйсының кунакка кайтуы белән бәйле булды. Гомумән, абыйсы аның тормышын 180 градуска үзгәртеп куйды. Кара Каплан көрәш ысуллары буенча күнегүләрдән бушаган арада абыйсы белән алар нинди генә темаларга гәпләшмәделәр. Фәнис хәтта иптәшләре уйнарга чакырганда да чыкмый торган булды. Фәрит абыйсы белән аралашудан ул мәктәптә ишетергә дә мөмкин булмаган мәгълүмат алды.

Шул ук вакытта абыйсының берәр нәрсә турында сораштырып, аңарга жавап бирәлми торганда Фәнис, укытучылары каршындагыдан күберәк уңайсызлану кичерде. Бигрәк тә үзе өчен иң җиңел фәннәрдән саналган тарих, географиядән ул түбән белем күрсәтте. Ә Татарстан тарихын Фәнис бөтенләй белми булып чыкты.

– Безгә аны бөтенләй укытмыйлар бит,– дип акланды ул.

– Укытмасалар соң, үз халкыңның үткәне, аның данлыклы гына түгел, хәтта хурлыклы чорлар да кичерүе турында киләчәккә сабак өчен белергә кирәк. Татарның нинди генә данлыклы уллары-кызлары булмаган, беләсеңме берәрсен?

–Әйе, әнә Кутузов та татардан чыккан, граф Йосыповлар.

– Алар шикелле йөзләгән, меңләгән татар безнең горурлыгыбыз түгел, ә хурлыгыбыз, – Фәрит чыраен сытып, кулын селтәде, – үз милләтен онытып, башкаларга хезмәт итүчеләр дошманнан кире. Аның ишеләр үзләрен татар дип санарга тартыналар да әле.

– Аңлашылды, аңдыйларга фәкать нәфрәт белән генә карарга кирәк.

– Әйе, нәкъ шулай. Ә син үзеңнең борынгы Бөек Болгар ханлыгы җирләрендә яшәгәнеңне беләсеңме соң, һичъюгы?

– Беләм инде, Шәһри Болгар бездән 80 чакрымда гына урнашкан бит. Анда экскурсиядә дә булганыбыз бар әле,

– Ярар, анысы әйбәт булган. Инде хәзер сөйләп җибәр, үсеп җиткәч кем булырга хыялланасың?

– Мин КПССның генераль секретаре булырга хыялланам да, тик анда татарларга юл ябык ди әнә, кечкен-абый.

– Әйе, бу хыялыңны мин дә ошатам да, тик Хатип абзый бик дөрес әйтә шул.

– Ахыр чиге Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булу максатын куярга, шулаймы алма-абый?

– Шулаен шулай билгеле, әмма синең укуларың бик ялтырамый бит әле. Андый дәрәҗәгә менәр өөен мәктәпне дүртле-бишлегә тәмамлаганнан соң тагын югары белем алу шарт шул.

– Беләм, баштан авып хуҗалыгы институтыннан агрономга укып чыгарга кирәк. Берничә ел агроном булып эшлисең дә колхоз рәисенә куялар. Аннан авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, райкомның беренче секретаре һәм шуннан обкомга туры юл алып бара.

– И-и-и бала-бала, шулай җиңел генә обком секретаре урындыгына менеп утырырлык булса, барысы да син әйткәнчә генә эшләрләр иде аны.

– Ә нигә, шулай түгелмени?

– Юк, ул юл безнең өчен түгел шул.

– Буш хыял дисеңме?

– Сиңа Алла боерса, канунлы рәвештә Хан тәхетенә утыру мөмкинлеге туарга тиеш.

Фәнис, абыйсына карап, шыттырасың дигән кыяфәттә елмаеп торды.

– Ышанмасаң, әйдә әниең белән дәү-әниеңнән сорыйбыз. Дәү-әниеңә ышанасыңдыр бит син?

-Ышанмыйча, ышанам, билгеле. Дәү-әнигә дә ышанмасаң тагын кемгә генә ышанырга кала!?

Фәрит энекәшен әнисе катына алып килде:

– Мени синең каршыңда Саимә Ханбикә булыр, – диде ул Фәнискә тантаналы рәвештә, -әни, безнең Фәнисебез үзенең нинди затлы нәселдән булуын белерлек дәрәҗәдә җитлеккән кебек күренә, ачыйкк үзенә бөек серне, анарга хәзер ышанырга була инде.

– Шулай дисеңме, улым?

– Әййе, мин 5 яшемдә чакта ук белеп тә моңа кадәр беркемгә әйтмәдем әле.

Саимә Фәриткә карап, елмаеп башын селтәп торды. Аннары бик кадерле урында, Коръән сакланган шкаф киштәсеннән бүз төргәкне алып, Фәриткә тоттырды.

– Менә улым, бу синең дәү-әниеңнең Бөек Болгар ханнары нәселеннән чыгуын исбатлаучы шәҗәрә, ә менә монысы Ханнарның тамгасы булыр, – дип Фәрит алтын балдакны әйләндереп-әйләндереп күрсәтте, я-ә, инде хәзер инандыңмы үзеңнең Ханнар нәселеннән булуыңа.

– Инандым, билгеле.

– Алтын Урда, Казан Ханнары урыны өчен улы атасына, туган туганына хыянәт иткән. Мин Хан урынына дәгъва кылмыйча, Бөек Болгар Ханнарының турыдан-туры варисы иттереп Фәнис Ханны таныйм. Әни, алма-апа, таныйбызмы?

– Таныйбыз, таныйбыз.

– Менә улым, бу Ханнар балдагы шулай буыннан-буынга күчә килгән. Куркыныч, кара елларда яшеренеп кенә кулдан-кулга тапшырылган. Урыс дәүләтенә хезмәт итүце түрәләр бу серне белгән булсалар, безне бер көн дә яшәтмәсләр иде. Хәзер дә шундый ук куркыныч саклана. Димәк, без сиңа җиткән егет дип ышаныц багладык икән, син аны гомерең буена сакларга тиеш,- Саимә тантаналы-горур кыяфәттә оныгының башыннан сыйпады,-безне тыныцландырып вәгъдә бир каршыбызда.

– Вәгъдә – иман!

- Мондый хөрмәткә безнең борынгы бабаларыбыз зур бәйрәм ясап, кымыз эчә торган булганнар. Менә мин дә кымыз кайтартткан идем, – дип шул вакыт Фәрит затлы нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлгә суыткычтан берничә шешә кымыз алып куйды.

Чынаякларга кымыз койганда ул ташымасын дип читкәрәк китте һәм Фәнис чынаягына бер төймә дару да салды. Кымызларны эчеп куйгач озак та узмады, Фәнис утырган җирендә йокыга китте. “Безнең яшь Ханыбызның башына да киткән икән бу кымыз”, – дип Фәрит аны күтәреп алып, чаршау артындагы урынына илтеп яткырды. Ул озак кымшанып тормыйча, күкрәк кесәсеннән күз явын алырдай биниһая матур нурлар сирпеп торган ясмык кадәр генә кечкенә пыяла сыман кристалл кисәген Фәниснең кендек куышлыгына батырып, өстеннән ниндидер май белән сылап куйды да, берни булмагандай өстәл янына чыгып утырды.

– Ә-әй, улым, атаң синең нинди милләт җанлы булып үсүеңне күргәндә ничек шатланыр иде Ходаем, язмады шул үзенә андый бәхетле көннәрне күрергә, – дип көрсенеп алды Саимә, – син туып өлгергәнче Фин сугышында югалып калды шул, бахыр. Әнә, апаң әзрәк кенә хәтерли атасын.

– Нишләп әзрәк кенә булсын, ул сугышка киткәндә миңа җиде тулып килә иде инде. Әтине бик яхшы хәтерлим мин, – дип каршы төште Фәридә, -балачакта күңелгә уелып калганнар онытылмый ул, әни.

– Мин апаның баш бармагы зурлыгы чабата тараканнарын сыртларына әйләндереп куеп: “Әнә, дошман танклары әйләнеп капланды”, – дип мине куркытканнарын гел искә төшерәм.

– Өнең алына иде инде шул тараканнардан.

– Ах-ха-ха, әле хәзер дә яман куркам. Дөресрәге чирканам.

– Син куркып үскәнгә, Фәнискә 2-3 яшеннән үк тараканын да, бакасын да үзем кулына алып тоттыра идем, авызыңа гына юмыйча бернәрсәне дә капма дип тукый килдем.

– Зыян юк әни, Алла боерса, Фәнис безнең хыялларны тормышка ашырырлык, өметле булып үсә. Дошман танкларын күз карашы белән генә йөзтүбән әйләндерә торган булыр ул!

– Андый хәл әкиятләрдә генә эшләнә шул...

Шулай гөр килеп сөйләшеп утырганда Фәнис тә уянып, алар янына килде.

– Я, Ханым-Солтаным, төшеңдә нәрсәләр күрдең инде? – дип көлде Фәрит.

– Беләсезме, Бөек Болгар Ханлыгына каршы солыхны бозып кергән дошман гаскәрләренә бер акаеп караган идем, бөтенесе йөзтүбән капланды. Сөңгеләрен, кылыч-калканнарын минем яугирләрем җыеп алдылар да, тимерләрне эретеп, кирәк-ярак өчен корыч койдылар.

- Афәрин, дөрес эшләгәнсең. Өнебездә дә шундый көннәрне күрергә язсын иде Ходаем!

VI

Фәритнең ялы бетәргә атна-ун көн кала, ул әниләрен Магнитогорскига барып, дәүәти-дәүәниләре каберләре өстендә дога кылып кайтырга күндерде. Бергенә-абыйлары, кечкенә-апалары һәм тәти-апалары кунакларга бик шатландылар. Берсеннән-берсенә йөртеп, Саимәне хәтта алҗытып бетерделәр.

Бу кунакка йөрүләрдә алар Сталин режимының уңган-булган “кулак” җирбагарлардан тыш, түрәләр каршында тәлинкә тотарга теләмәгән гаярь ир-егетләрне дә бик үк аяп тормыйча, Магнитогорск шикелле “комсомол төзелешләре”нә куып черетүе хакында, байтак гыйбрәтле хәлләр ишеттеләр.Әнә, намаз картына әйләнгән Назыйф абзый, мәсәлән, район үзәгеннән кайтканда, колхоз рәисен үз аты белән узып китүе аркасында бәлага тарыган.

-Әйдә-әйдә узып кал, тик кайларга гына барып җитәрсең!? – дип кисәтеп калган булган аның артыннан “горурлыгы чыланган” колхоз рәисе. Һәм аңа үзен кимсетүчедән үч алу җае озак көттермәгән. Җор телле Назыйф, берчакны базарда, әле шул араларда гына колхозга кергән агайларны, бер нинди явыз максатсыз гына:

“Әй агайлар, сез кемнәр, колхозмы әллә, мескеннәр?

Гариза биреп кердегез, ат урынына җиксеннәр!” – дип чагып алган. Бу сүзләрне ишетеп торган колхоз рәисенә шул гына кирәк – Назыйфның “коллективлашуга каршы агитациясе”н милиция хезмәткәрләренә җиткереп, колхоздан көлгәне өчен кулга да алдырган.

– Миннән үч алуының төп сәбәбе булып, сеңелемнең аңа кияүгә чыкмавы торды, билгеле, – дип куйды Назыйф ага ул чакларны сагынып та, совет властеның юк өчен җәзалавына хәтере дә калып. Ул кылый тәресе миңа гына түгел, хәтта сугыштан биртелеп кайткан энекәшемә дә көн күрсәтмәде. Дуңгызлар көтәргә риза булмаганы өчен, энекәшне колхоздан куарга да тартынмаган, мөртәт. Ә колхоздан куылу ул чакларда чын мәгънәсендә ач үлемгә хөкем итүгә тиң җәза була. Чөнки малларыңны көтүгә куарга рөхсәт юк, бакчаңа бәрәңге утыртырга ярамый. Энекәшләрнең язын үзләре чәчеп үстергән бәрәңгеләренә тикле көзен казып чыгаргач, талап алып китеп, колхоз амбарына салып туңдыралар. Тик берсеннән-берсе яшь балалары булган энеләремә генә калмасын! Менә бит нинди, инвалид фронтовигын да якларга теләмәгән, кабәхат власть иде ул чакларда.

Киленебез аны: “Алланың ачы каһәре төшсен үзеңә, ач балаларның күз яше тотсын иде, Илаһи!” – дип артыннан каргап кала. Шуннан озак та тормый, бөерләре эшләмәүдән, кече йомышын да үти алмыйча, азапланып үлгән үзе дә. Кылый Шәйдулласы шикелле Ходай каргаган паразитлар дөнья тулы иде шул ул чакларда да һәм андыйларның берсе дә ахирәткә, картлык көннәрендә рәхәт күреп китмәделәр.

Фәрит белән Фәнис кунакта чакта күберәк бергенә-абыйларында булуны кулай күрделәр. Чөнки ул Фәритнең әтисе Сафа турында да, Зыятдин карт белән аның 4 хатыны турында да күп белә һәм алар хакындагы истәлекләре белән бик теләп уртаклаша торган булды.

Көннәрдән беркөнне аларга күршеләрендә яшәүче, бөтен йөзен сакал-мыек баскан урыс рухание кереп, Фәнискә текәлеп карап торып, әллә нишләткәндәй тәэсир ясады, аның тәненнән эсселе-суыклы дулкын йөгереп узды.

– Бу синең кемең, Әхнәф? – дип сорап куйды ул Фәнискә башы белән ымлап.

– Сеңелемнең оныгы булыр ул.

– Мин аның йөзендә мессия күрәм, гади малай түгел ул!

Фәрит канәгать төстә генә елмаеп, бер сүз дә дәшми, үз уйларына бирелеп утырды: “Әгәр дә бу чиркәү әһелендә чынлап та күрәзәчелек таланты бар икән, ул дөрес чамалый. Минем энекәш дөньяга үзен танытачак әле!”

Мөселман зиратына барып, дәүәтиләре-дәүәниләре өстендә дога кылгач, Фәрит Фәнисне читкәрәк алып китеп, аңа үзенең күптән әйтергә җыенып торган сүзләрен җиткерде:

– Син бит инде үзеңнең Ханнар нәселеннән булуыңа әз генә да шикләнмисең, шулаймы?

– Шикләнмим, әлбәттә.

– Белеп тор, сиңа киләчәктә татарларның үз дәүләтләрен булдырырга лаеклы халык икәнлекләрен исбатлап та, яклап та чыгарга туры килер, мөгаен. Син моңа һәрвакыт әзер булырга тиешсең?

– Ә мин аңа болай да һәрвакыт әзер.

– Ашыкма, ул җиңел эш түгел. Моның өчен сиңа Татар халкының тарихын энәсеннән-җебенә кадәр өйрәнү зарур. Әзме-күпме тарихны университетта укып белергә мөмкин, билгеле. Димәк, син бөтен көчеңне куеп, университетның тарих факультетына укырга керергә тиешсең. Яңа уку елыннан башлап тарих, тел-әдәбият фәннәрен ныклап укый башлаячагыңа миңа сүз бирәсеңме?

– Ышанычыңны аклармын, алма-абый!..

 

Фәнис, биргән сүзендә торды, укулар башланып, 7 нче сыйныфка баргач, аның тәртибе танымаслык булып үзгәрде. Тарих, тел һәм әдәбият фәннәрен ул үтә дә бер үҗәтлек белән үзләштерергә кереште. Әмма укулары бик әйбәт баруына да карамастан, алма-абыйсы белән алдан сөйләшенгән планга зур гына үзгәрешләр ясалып куйды шул. Моның өчен, билгеле, үзенә күрә сәбәпләре дә булды.

Әнисе колхозның түбән хезмәт хаклы төрле эшләрен үтәргә йөрүдән, ирләр башкара торган ат белән эшләүгә күчте. Фәридә ат җигеп, ирләрдән уздырып эшли торган булды. Кырга саламга барсалар, иң зур олау аныкы булыр иде. Зәмһәрир салкыннарда да ялан кул эшләвенә кадәр ул башкалардан аерылып торды. Кайбер көннәрдә бик суык дип, ир-атлар атларын җикми торганда, Фәридәнең бер үзенең кырга чыгып китүен күргәч: “Җен хатыныдыр бу!” – дип башкалар да зарланышып, аның артыннан иярергә мәҗбүр булалар иде.

Мәктәптән буш вакытларында Фәнис рәхәтләнеп әнисенә булыша торган булды. Чөнки балачагыннан ук ул әтиләре ат җигеп эшләп йөрүче яшьтәш малайларга кызыга иде. Бервакыт әнисе урынында эшләп йөргәндә фермага райбашкарма комитеты рәисе килгәч, ул Фәниснең мәктәптә булмыйча, нишләп монда йөрүе белән кызыксынды. Сөйләшеп киткәч, район түрәсе аңа үзенең 8 не тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгы техникумына керүен, ә аннан соң читтән торып институтта укуын әйтте:

– Сиңа да шулай эшләргә кирәк, әниеңә дә ярдәмең булыр иде. Ә болай 8 сыйныфтан соң да урта мәктәпне тәмамлау өчен тагын 2 ел кирәк, аннары югары уку йортына керсәң, өстәмә 5 ел уза, армиягә дә алып куйсалар, анда бер ел китә.

Фәнис аның белән тулысынча килеште, чөнки ул киләчәктә райком һәм обком секретаре булу хыялыннан беркайчан да ваз кичмәде. Өстәвенә балачагыннан ук башланган авыр тормыштан да ул тәмам туйган иде инде. Ә алмабыйсы кайткач, ике ай дәвамында үткәргән иркен, мул тормыш гүя аның төшенә генә кереп калгандай тоелып, онытыла да башлады.

Кыскасы, 8 не тәмамлаганнан соң ул Әтнә совхоз-техникумына юл тотты. Аның монда укырга керүе дә әнә шул балалык елларындагы авыр тормыш ачысы күрү нәтиҗәсе булгандыр дияргә кирәк. Чөнки ферма мөдиренең дә, фуражир Сахипның да шундый ук техникум бетереп, муллыкта, иркен, хөр тормышта яшәүләрен күреп, белеп тора иде ул. Әнә, аларның сыерлары да һәр елны икешәр тапкыр игезәкне бозаулый һәм Фәнис яшендәге малайлары гел котлет-пилмән, каймак яккан күмәч ашаулары белән мактанып, авызыннан сулар китереп, үскәч, Сахиплар кебек дөньяның артына тибеп яшәргә ымсындырып тордылар. Әмма техникумны тәмамланганнан соң аңарга ветеринария табибы булып, “рәхәт тормышта” озак куанып яшәргә язмаган күрәсең – армия сафларына чакырдылар...

 

Районнан Татвоенкомат казармасына китереп япкач ук әлегә кадәр билгесез армия хезмәтенең кырыс һәм рәхимсез чынбарлыгы белән танышасың икән. Шәһәрнекеләр авылдан чакырылганнарны бернинди сәбәпсез җәберләргә генә торалар. Шуңа күрә Фәниснкә үзеннән 2-3 яшькә яшьрәк малайларны шәһәрнекеләр кыерсытуыннан яклап чыгарга да туры килгәләде.

Аеруча Чаллыныкылар поездда барганда ямьсез кыландылар – вагоннан вагонга үтеп, малайлардан акча, сәгать кебек кыйммәтле һәм истәлекле әйберләрен талап йөрделәр. Фәнисләр вагонына килеп җитәрәк ул, малайларны чаллылыларга каршы торырга көйләп куйды. Чаллы башкисәрләрен әйдәп йөрүче Беловның: “Кыркабыз, чәч алабыз. Хезмәт күрсәткән өчен 25 сумыгызны хәзерләгез!” – дип кычкырып, ишек ачып керүе булды – Фәнис моның чыраена китереп томырды. Белов миңгеп калган арада, Сабадан Сабир исемле таза малай көрәк кадәр куллары белән баш түбәсенә өстәгәч, тәгәрәп үк китте. Аның артыннан керүчеләрнең тагын берничәсе үзләренә кирәкләрен алгач, тынычланып калдылар. Соңыннан Фәнис, Белов белән бөтенләй дуслашып ук китеп, хезмәтләре төгәлләнгәнче бер-беренә ярдәмләшеп яшәделәр алар.

1980 нче елның декабрендә аларны Төрекмәнстандагы Әфганстан чигенә якын бер шәһәргә китереп бушаттылар. Шуннан ач-ялангач, элек гадәтләнгәннән үзгә, кизүле-нәрәтле карантин башланып китте. Карантин беткәннән соң аларны Әфганстанга җибәрәчәкләре көн кебек ачык иде инде. Тик шунысы гына һич аңлашылмады – соңгы вакытларны туйганчы ашатмыйча җәфаладылар. Ә прапорщиклар, офицерлар ничек кенә сыйланырга белмәделәр: һәр көнне сарык итеннән я шашлык, я пылау, я башка шуның ише делекатес ризыклар кыздырулары, пешерүләре вакытында тирә-якка аңкыган тәмле исләр белән яшь солдатларны акылдан язар хәлгә җиткереп азапладылар.

Берчакны Фәнис белән Белов икәүләп киңәшләштеләр дә офицерлар, прапорщиклар өчен зур казанда пылауның пешеп өлгергәнен сагалап торып, урлап качарга хәл иттеләр. Баштан казанны вакытлыча яшереп торырга дип комлы җирдә чокыр казыдылар. Аннары пылау пешерүче, ризыкның әзер булуын хәбәр итәргә офицерларга әйтеп чыкканын көтеп алдылар. Белов аны чыккан җиренә аяк чалып егарга да, кычкырмасын өчен авызын томалап торырга, ә Фәнис шул арада пылауны әзер чокырга төшереп, сизелмәслек иттереп өстен каплап куярга тиеш иде. Шулай эшләделәр дә. Пылауны яшергәч, пешерүчене ишектән эчкә төртеп кертеп, өстән бикләп алдылар. Офицерлар “әсирлек”тән чыгып котылганчы ач солдатлар казанны ялтыратып куйганнар иде инде.

Офицерлар пылау урлауның кем эше булуын сизеп, ачыклап өлгергәнче, аларны Әфганстанга күчереп куйдылар. Бу вакытта полкта Дагстан егетләре ел ярым хезмәт итеп, “картлык” чорын үткәргәнлектән, татарларга аларның мөгамәләсе бик әйбәт булды. Егетләрнең ач торганлыгын белгәч, аларга бер машина консервлар китереп бушаттылар. Кинәнделәр генә ашап.

Әмма дагстанлылар демобилизацияләнеп, алар урынын волгоградлылар, воронежлылар алгач, татарларга якты чырай күрсәтү бетте. Көннәрдән бер көнне Фәнисне дә идән астына чакырып төшереп, “бабайлар” җидәүләп торып дөмбәсләделәр, аның борыны шул чагында сизелер-сизелмәс кәкрәеп калды. Аннан канга батып чыккан төшкә “картлар”ның якташ прапорщигы сорау алып бәйләнде. Прапорщикка: “Баскычтан менгәндә абынып егылдым”, – дип алдашырга туры килде. Ә прапорщик исә: “Икенче юлы карабрак йөрерсең, таттарин противный!” – дип Фәниснең сыртына резина таяк белән каты гына сылап алды...

Шулай да солдат хезмәтенең кыенлыкларына караганда, әфган мөҗәһитләре белән сугышта, дусларны-якташларны югалту күпкә авыррак һәм әрнүлерәк булды. Фәниснең үзенә дә үлем куркынычы бер генә тапкыр янамады анда. Ә яраланулары җитәрлек булды, билгеле. Әлеге яралар менә хәзер, сугыштан соң ничәмә еллар узгач, ныграк сызлап, аеруча һава торышы бозылганда авыртулары бәгырьгә тия.

Армия хезмәтен үтәп кайткач, Фәнис авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлегенә эшкә урнашып, университетның тарих факультетына читтән торып укырга да кереп куйды. Ә инде әнисе: “Йорт эшләрен үземә генә башкаруы авыр, хәзер сиңа өйләнергә вакыт”, – дип дәүәнисе белән бергәләшеп кыстый торгач, ул армиядән кайтканнан бирле үзенең озатып йөргән кызы – башлангыч сыйныфлар укытучысы Флера белән никахлашырга план кора башлады.

Әмма өйләнгән очракта, зур кыенлык өстәләчәген, ягъни өй кечкенә булганлыктан, озак тормый йорт салырга кирәклеген уйлап, Фәнис кыз белән никах турында сөйләшүне икенче елның көзенә кадәр кичектерәсе итте. Җитмәсә Флерасы да үзенең борынын күтәреп, Фәниснең гайрәтен чигереп куйды.

Оныгының җитди рәвештә эшләп йөрүен күреп торган дәү-әнисе аны һәр иртә-кичләрен 7 чакрым ераклыктагы район үзәгенә эшкә, очраган бер транспортта иза чиктереп азапламаска булды. Ул кызы Фәридә белән киңәшләште дә әтисе биреп калдырган алтыннан бер өлешен оныгына тапшырды:

-Улым, менә шуларны күпмедән җибәрергә мөмкинлеген шыпырт кына белеш тә, сатып, машина ал үзеңә. Син үзеңнең Хан варисы булуыңны онытып җибәрмә, шунарга лаеклы иттереп яшә. Фәнис бу операцияне бик уңышлы башкарып чыгып, ике ел гына йөргән тугызынчы модельле “Жигули” машинасына ия булды.

 

V11

Машина алуларына баштагы мәлне барысы да бик шатлансалар да, соңрак Фәниснең еш кына соңга калып кайта башлавы өйдәгеләрне борчуга салды: “Начар юлда гына йөри күрмәсен, берүк!” Саимә, кичектерми оныгын кисәтеп куярга ашыкты:

– Әгәр дә марҗа хатыннары белән йөрегәнең ишетелсә, белеп тор, мәңге бәхил түгел. Алар бик тиз динеңнән яздырырлар. Әнә, Магнитогорскидагы тәти-апаңның малае марҗага өйләнеп, ничек харап булды. Марҗа хатыны, Дамир туганыңның өстеннән типтереп, хурлыктан муенын элмәккә тыгарга мәҗбүр итте. Ишетсен колагың, кайбер марҗа хатыннары азгын күңелле булалар!

– Дәү-әни, динемнән язарга минем башыма тай типмәгән бит әле.

Ләкин шулай дип торса да, дәү-әнисе күпмедер күләмдә хаклы булып чыкты, көтмәгәндә Фәнис шундый “азгын күңелле” марҗага юлыкты. Егет түгел, ә кул күтәреп машинага утырган бик мөлаем хатын-кыз үзе танышу инициаторы булып, Фәниснең кылларын чиертергә кереште:

- Кызлар Сезнең муеныгызга асылынып торалардыр инде, мондый машинада гына җилдергәч. Э-эх, шундый кавалерың булса иде!

–Оленька, Сезнең шикелле чибәр хатыннарга кавалер табуы кыен түгелдер, дип уйлыйм.

– Менә булыгыз алайса, – дип турыдан ярып салды хатын һәм өенә чәйгә чакырды, – Николай командировкадан тагын ике көнсез кайтмый.

Фәнис кыстатып тормады, Ольга артыннан өйләренә кереп китте һәм бик якты чырай да күрсәтелгәч, аңарда ук кунып та калды. Аның бу мавыгулары шуның кадәр тирәнгә кереп китте ки, ул һәркөнне Ольга белән күрешергә ашкынып бара торган булды. Ә Ольгасына исә, ирен алдап чыгу берни дә түгел иде. Соңга табарак ире сизенсә дә, Фәнис үзен яман гадәтеннән тыя алмады.

Беренче тапкыр Ольганың ире Николай, Фәнисне хатыны белән икәүдән-икесен генә үз өендә “тоткач”, ул үзенең хыянәтен бик авыр кичерде. Әмма ул чагында хатын уңайсыз вазгыятьтән бик җиңел котылды. Николай: “Ник караңгыда утырасыз?” – дип авызын гына ача башлаган иде, Ольгасы күтәрелеп бәрелде: “Утырырсың да монда, ирең синең шикелле пешмәгән булганда. Кая гына йөреп каладыр, дуңгызлары чыгып качкан, әле ярый Фәнис үтеп бара иде, ул куып кертергә ярдәм итте. Хәзер менә гыжынга батып кереп кенә утырдык. Бар, басып торма, ярты алып кайт, ул синең дуңгызларыңны рәхмәткә генә куып йөрергә тиеш түгел!”

Николай карышып тормый, чыгып киткәч, “өлгерәбез әле”, – дип Ольга сөйгәнен яңадан ятакка кыстый башлаган иде дә Фәнис катгый каршы килде:

– Өстемә кеше карап торганда, кече йомышны да башкара алмыйм әле, – дип көлде ул, – ә син я<



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: