Бирсен иде Ходай хет бер мизгел, 5 глава




– Кайсысы хатын-кызга кул күтәрә монда?

Галяның башы белән генә Мытыр Ренатына ымлап күрсәтүе булды, нәчәлник аның сыртына резина таяк белән каты гына тамызгалап та алды. Тегесе сыртына таяк төшкән кәҗә тәкәседәй акырып җибәрде. Аннары Илдус Шамилович сержантына:

– Мин бәлага тарыган хатыннан күрсәтү алып, беркетмә төзим, ә син боларны машинага алып чыгып утырт та, бер кая җибәрми тор, бәлки бүлеккә алып китеп, ябып куярга да туры килер, – дип Галядан калганнарына өйдән чыгарга боерды.

Галядан вакыйгаларның ничек булуын сорашырга тотынганчы, ул өйгә килеп кергәч ук аның халат ярыгыннан күренгәләп алган йомры күкрәкләренә орынырга кызыгып торганлыктан, эшне сөеш белән параллель алып барды.

– Кимендә биш елга утыртабызмы Мытырыгызны?

– Кирәге бар тагын, бөтен дөньяга сүзен чыгарырга.

– Җенем сөйми шуны бер дә, совхоз директоры чагында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына тәлинкә тотып йөргәч, җил дә, яңгыр да тимәс дип уйлап, борынын чөяргә ярата иде. Хәзер ничек соң?

-Койрыгын кысып кына йөри. Кулында булмагач, нишли алсын.

– Элек фуражы, печәне бушлай килгәч, сүзе чыкмасын өчен чит кешеләр абзарында үгезләр, дуңгызлар асрата иде, әйдә шул акчаларыннан мең сумын гына булса да сиңа түләттерәбез. Ике үгез бәясе генә бит ул.

-Мин каршы түгел, үзе ризалашса.

-Ризалшу түгел, төрмәгә утыртмаган өчен рәхмәт әйттереп бәхиләттерербез. Кая китсен, түләр,- Илдус Шамилович форточка аша гына шоферына Ренатны алып керергә кушты. Мытыр Ренаты белән верандада икәүдән-икәү генә калгач, эчке эшләр бүлеге башлыгы аңар карталарны ачып салды:

– Көчләүгә омтылыш, дип атала синең җинаятең. Галина Сергеевнадан гариза бар. Кимендә 8 ел бирәчәкләр абзый кеше, нишлибез синең белән?

– Юк инде, Илдус Шамилович, Сез нәрсә? Нишләп көчләүгә омтылыш булсын ди, мин шаяртып кына ботын йомшак кына чеметкән идем, әнә үзе ничек башымны бәреп ярды – дип Мытыр Ренаты канап торган башын күрсәткән булды.

– Башыңдагы яраң белән, Галина Сергевнаның ботында каз тешләгән кебек кара янып торган тән нәкъ менә синең көчләүгә омтылыш ясаган дәлилләр дә инде. Хәзер кулларыңа богау салып, КПЗга (камера предворительного заключения) алып китеп ябабыз да, судка кадәр якын туганнарыңны да күрергә тилмереп ятарсың. Суд исә сиңа кимендә сигез ел бирәчәк. Ә көчләүчеләрне төрмәдә дә күралмыйлар, аларның урыны параша янында булып, үзләрен эт типкесендә йөртәләр,- милиция бүлеге башлыгының резина таягы белән учына шап-шоп суккалап, салмак кына, әмма аркадагы бала йоннарын кабарта торган салкынлык белән әйткән сүзләре, Ренатка гүя суд хөкемен укыгандай тәэсир итте.

– Төрмәгә үк җиткермик инде, Илдус Шамилович, берәр җаен табыйк, – Мытыр Ренаты кулларын күкрәгенә кушырып, күзләрен милиция башлыгына мөлдерәтеп торды.

– Синең язмышың хәзер Галина Сергеевна кулында. Тик мин аның тел төбеннән коры гафу үтенүең белән генә кичермәячәген аңладым.

– Беләм инде, беләм. Акчаны бик ярата торган хатын, хәзер үк китереп түлим, ничә йөз сумга риза булыр икән?

– Төкерә ул синең ничәдер йөзләреңә генә. Күрмисеңме нинди иркенлектә яшәгәннәрен, йө-өз!! Мең диген ичмаса, әллә ул синең кассаларда күпме меңнәрең барын белмиме?

– Мең үк күп булмасмы соң? Мытыр, теше сызлаган кешедәй чыраена мескен кыяфәт чыгарып торды.

– Мине кемгә саныйсың, синең белән базардагы шикелле сатулашып торырга? Үзеңә кара. Хәзер сержантны чакырам да китәбез, меңең жәл булса.

– Юк, юк. Мин риза, мөмкинме хәзер алып киләм?

-Бар! Кара аны, иң озак дигәндә дә 20 минут шунда көтәбез дә, килеп җитмәсәң үзеңә үпкәлә аннары. Бөтен авыл халкы каршында кулларыңа богау кидереп, алып китәбез. Ә төрмәгә бер эләксәң, аннан исән-сау әйләнеп кайтасыңмы, юкмы - анысы бер Алла кулында.

 

V1

Әлеге вакыйгалар халык теленә үтеп кермәсә дә, җавапсыз “мәхәббәт”енә бушка гына мең сум чыгарып салуына Ренатның йөрәге бик нык әрнеде. Бу хәлләрдән соң завуч, Нәсихларга үзенең эзен бөтенләйгә суытты. Әмма җае чыгып, Галя турында сүз кузгалганда, аның гайбәтен хатын-кызлардан ким чәйнәми торган булды ул.

Аеруча терлекчелек комплексын төзүчеләр хакында, аларның авыл хатын-кызларына оятсыз тәкъдимнәр ясаулары турында гарьләнеп гәп корганда, Галя телгә алынмыйча калмый иде. Мытыр Ренатына исә, утка май сипкән кебек, бу темага сүз башлап җибәрү генә кирәк, хезмәт укытучысы Ислам Кыямов шунда ук эләктереп тә ала:

– Хәзерге авыл егетләре уҗым бозаулары белән бер. Кызларын кочакларыннан тартып алып китсәләр дә, авызларын гына ачып калырлар, билләһи. Әрмәнстанга барып, аларның бездә кыланганнары шикелле кыланып күрсәт әле, печеп җибәрерләр!

– Дөрес кенә, артык азыналар ул шабашниклар, – дип сүзгә кушылды физика укытучысы Дамир Фәизов, – менә бу китапны дәрес вакытында, бар нәрсәләрен онытып карап утырган вакытларында, укучылардан алдым. Ә аларга укып торырга шабашниклар биргәннәр. Күрәсезме Кавказ “кунаклары” авыл хатын-кызларын нинди позицияләрдә генә әвәләтмиләр икән.

– Әнә Нәсихка күрсәтегез, өйрәнсен, – дип төрттерде завуч.

Дамир, Нәсихка “Кама-Сутра” китабын биреп, башланган сүзен дәвам итте:

– Ю-ук инде, безнең хәзерге мужиклардан. Элек Кавказдан килеп түгел, берәр чит ир-ат авыл клубында күренүгә, Мөдәрис абый сыптырып өстәл астына тәгәрәтеп кертер иде.

– Эхе-е, – дип тагын да җанланыбрак элеп ала хезмәт укытучысы, – я булмаса Фәргать абыйны ал. Район сабантуйларында безнең авыл кызларына ятлар сүз генә катсын, бетте инде анда. Учларына төкергәләп тә алса, аңардан миһербанлык көтмә – теге ни әйткәндәй, дуңгызларын ишә. Аеруча урыслар белән чуашлар ялгыш кына бәрелеп китсәләр, я күзенә карасалар, кисәтеп тә тормыйча алып очыра. Бу әрмәннәрне авыл урамы буйлап, күкрәкләрен киердереп йөреткән булырлар идеме икән алар? Тулай торакларыннан башларын да чыгармаслар иде, валлаһи!

– Ерак барасы түгел, үзебезнең Фәрит мәктәптә укып йөргән вакытларында ук, гаскәр оештырып, уйнап йөрегән чакларында, чит-ятларга беркемгә хут бирмәде. Бүгенге шабашниклар аның кулына эләккән булсалар, ул аларны бик азындырып тормас иде, – диде Ислам Дамирның сүзләрен куәтләп, – әнә энесе Фәнис тә аңарга охшап үсеп килә. Абыйсы шикелле татар өчен җан атар малай. Әрмәннәрдән татар хатын-кызларына кул суздырмаячак инде ул!

Нәсихның сүзгә катнашмыйча гына бик бирелеп “Кама Сутра”ны битләп торуын күргәч, завуч котыртуы буенча Фәизов:

– Китап бик ошап киткән ахыры сиңа, Галечкаң белән ятканда файдаланмакчы буласыңдыр инде, – дип төрттерде.

– Шулай итмичә дә булмас, мөгаен, – дип Нәсих сүзне уенга борса да, ул хатынына “Кама Сутра”да күрсәтелгән рәвештә шаярып алырга тәкъдим иткән иде, тегесе күтәрелеп бәрелде:

– И-и-и, бетле гөдеш, әрмәннәрчә кыланмакчы була монысы да тагын. Ят тик кенә, я тибеп төшерермен үзеңне!

Шуның ише “вак-төяк” аңлашылмаучылыкларны санамаганда, аларның тормышлары бик көйле барды. Нәсих, хатынының сүзеннән чыкмагач, гаилә тыныч яшәде. Гомумән, авылның иң иркен, иң бай яшәүче гаиләләренең берсенә әйләнделәр алар. Эшләр шулай бер уңайга киткәндә, җае да аяк астыннан чыгып куя икән бит. Нәсихлар, һич көтмәгән җирдән, зур байлыкка тап булдылар.

 

Бервакыт Нәсих, мәктәптән утын хисабына бушлай бирелгән агачлардан мунча бурасы бурарга, балта остасы Галине чакырды. Эшләрен бетереп, нык кына сыйланган чакта Нәсих сүзне, Гали хатыны Саниянең, революциягә кадәр бик күренекле Зыятдин байлар нәселенең бер тармагы – Җәләлетдин бай оныгы булуы турында кузгалтып җибәрде.

– Хатыныңның бабасы ул алтыннарны мөгаен берәр җиргә күмеп куйгандыр әле, – дигән фаразны алга сөрде Нәсих.

– Син шундый хәлгә ышанасыңмы Нәсих абый? Гали кулын селтәп көлеп җибәрде, бөтенесе әкият, Җәләлетдин бай белән сөргендә бергә булган күрше авылның Садыйк абзый моннан ун еллар элек үк безгә Саниянең бабасы васыяте буенча диеп бер фалнама сөйләгән иде. Имеш, оныгының мәктәптә җыештыручы гына булып эшләгәнгә, бик авыр тормышта яшәвен ишетеп, зираттагы каен төбенә күмеп калдырган алтыннарын алып, файдаланырга кушкан.

– Кайсы каен төбендә икәнен әйткәнме соң? – Нәсих мизгеле белән айнып китеп, хатынына серле генә карап куйды. Галя үзе дә зур диккатъ белән Галинең теленнән тагын нинди тылсымлы сүзләр чыгар икән дигән кыяфәттә тын да алмыйча тыңларга кереште.

– Әйтеп ни файда, мин анда зираттагы барлык карт каен төбен актарып чыктым, алтын түгел бакыр акча да очрамады.

Нәсих белән Галя икәүләп торып, Галине аракы эчәргә кыстарга керештеләр һәм берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә нинди тирәнлектә казуы, кемнең булса да күрүе-күрмәве хакында төпчели башладылар. Ә инде кунак, нәрсә сөйләвен белмәслек хәлгә җитеп, урындыкта да утырып тора алмаслык дәрәҗәдә исергәч, Нәсих аны өенә озатып куярга ашыкты. Галине баскыч төпләрендә генә калдырып китәргә мөмкин булса да, ул аны өйләренә үк, күтәреп диярлек, алып керде. Исәбе өй эчен күзәтеп, аларның нинди муллыкта яшәгәнлекләрен ачыклау иде. Әмма анда алтын тапкан кешеләр яши дип һич тә уйламаслык картина гына күрде Нәсих.

– Я болар алтын тапканлыкларын кешегә сиздермәс өчен юри шундый ялангачлыкта яшиләр – өй эчләрендә кулдан ясалган ике-өч урындык сәләмәсе, шундый ук өстәл, сәкедән гайре бер нәрсәләре юк. Я инде дөрестән дә байлардан калган ул алтыннарны алар тапмаганнар,- дип пышылдап кына сөйләнде ул хатынына,- әмма ләкин эзләп караганнан без бер ни дә оттырмыйбыз. Нишлибез?

– Эзлибез, билгеле. Мин иске танышлык буенча район элемтә үзәгеннән металл эзләгеч тә сорап тора алам, кирәк булса.

– Ярар, анысын уйлашырбыз. Мин иртәгә Ходай кушса, зиратка барып караштырып килим әле, аннары күз күрер, – дип иртәрәк йокларга яту җаен карады Нәсих. Тик ничек кенә боргаланып ятса да, аның күзләренә йокы иңмәде. Галясы да табылачак алтыннар турындагы татлы хыяллары белән төшләнеп, рәтләп йоклый алмый ятты.

– Әйдә, тор тизрәк, – төн уртасында Нәсих, ут чыккандай ашыга-кабалана киенеп алды, хатыны да гомерендә булмаганча карусыз гына ире артыннан иярде, -инде мин үсмер чакта ук зираттагы зур гына бер агачны яшен атып аударган иде, шуның төбен казып карыйбыз. Син кесә уты ал, мин балта белән көрәкне тотармын.

Нәсих, вакытлар узу белән череп беткән агач төбен бернинди ару-талуны белмичә казыды. Агач тамырларын үткен балтасы белән чапкалаганда, балта йөзе нәрсәгә булса да тиеп чыкылдап китсә, аның ашкынып типкән йөрәккәе кысып, тынын бугандай итте. Андый чакта ул суларга да куркып, тынып кала да, аннары куллары белән кабашлап, балтага эләккән әйбернең чуерташ кисәге генә икәненә төшенгәч, авыр сулап, тагын казырга керешә иде.

Әнә шулай тиргә батып, селтәнә торгач, ниһаять, аның көрәге агач тамырына бәрелгәнгә дә, чуерташка тигәнгә дә охшамаган тонык тавыш чыгарып шакылдый башлады. Галя белән Нәсих әмер бирелгәндәй икесе бергә җиргә иелделәр. Кесә утын кабызып карасалар, кинәт кенә “күктән төшкән” бәхеттән егылып китә яздылар – көрәк тиеп ватылган чүлмәктә алтын акчалар, алкалар, асылташлы беләзекләр, чулпылар ялтырап яталар иде...

 

Тик алар әлеге байлыкны нинди рәвештә файдалана белмичә генә йөдәделәр. Тора-бара Казандагы “Яхонт” кибетенә кайбер бизәнү әйберләрен тапшырып карадылар. Әмма андагы кабул итү бәяләре Галяны һич кенә дә канәгатьләндерә алмады, өстәвенә органнарның тикшерә башлауларыннан куркып, зур күләмдә тапшырырга да шикләнделәр. Шуңа күрә ул Ырынбурдагы туганнары белән хәбәрләшеп алды. Аннан зур күләмдәге алтыннарны Урта Азиядә урнаштыру җиңелрәк булуын искәрттеләр, ләкин нинди бәядән сату буенча киңәш бирә алмадылар. Галя артык аптырап тормады, Нәсихны әйбәтләп өйрәтеп, ләкин алтыннарны кире алып кайтмаска дигән шарт белән, Ташкентка юллады.

Аларны Нәсихның урыс теле грамматикасын сыек белүе яндырды. Алтыннарын Галя кисәткән бәядән җибәрә алмагач Нәсих, кайткач хатыны әрләмәсен дип, үзенчә алдан күңелсез хәбәргә әзерләп куяр өчен, өенә хат юлларга булды. Ә конверт тышына Шигапову Галию дип язып куйды. Хат ташучы үз чиратында, Нәсихның хатын, туганнан-туган тиешле энесе Галиләргә илтеп биргән. Нәтиҗәдә Нәсихны авылга әйләнеп кайткан төшенә зур күңелсезлек көтеп тора иде. Чөнки Гали әлеге хатны мәктәп директорына күрсәтеп, сүзнең нәрсә турында барырга мөмкин булуы турында сорый.

– Тинең хатыныңның бабалары бик бай иделәр, бәлки аның яшергән алтыннары калып, Нәтихлар шуны тапкандыр. Үләт Нәтихының әтите Харит абдый Дәләлетдин байда ялтылыкта йөргән. Белмим, мин шулай гына аңлата алам, – дип Галигә сораулы карашын төбәде директор,- моны башката бернитек аңлатып булмый.

– Мин инде ул алтыннарны зираттагы барлык каен төбеннән казып эзләдем Шәүкәт абый, алтын түгел бакыр акча да чыкмады бит.

– Ә яшен атып аударган каен төбеннән карадыңмы тоң?

– Ю-у-ук!?

– Белмим инде алайта, тиддән укулар башлана, ангынта Нәтих кайтып дитәр, үде менә нитек аңнатыр карарбыд, – дип тынычландырып, директор Галине озатып җибәрде, – бу турыда беркемгә дә әйтми тор, хатының да одын телләнмәтен!

Гали мәктәптән чыгуга ук зиратка керде һәм анда күргәннәрдән Нәсихларның алтын табуларында аның шиге калмады.

Мәктәп директоры да әйткән сүзендә торды, уку елы башланыр алдыннан үткәрелүче педсоветта төп мәсьәләләрне карап үткәннән соң барысын да гаҗәпләндереп, Нәсихтан:

– Алтыннарны күпмедән тата алдың Ташкентта?, – дип сорап куйды. Көтелмәгән мондый сораудан Нәсихның күз аллары караңгыланып китте. Әсиргә төшәргә җыенган сугышчыдай ул ике кулын да күтәреп:

– Э-ы, э-ы, – дигән авазлар чыгарып, артка чигенүдән гайре берни эшли алмады. Ә инде директор аның Галясына Ташкенттан язган хатын барлык укытучылар каршында укып, алтыннарны кайдан алуын сорагач, көч-хәл белән пышылдап: “Белмим, Галиядән сорагыз”, – дип кенә әйтә алды.

– Харап булдык, Шәүкәт абый сиңа язган хатымны бөтен кеше алдында укып, алтыннарны кайдан алуымны сорады, – дип мәктәптә булган хәлләрне җиткерде ул хатынына, авыруга сапкан кешедәй хәлсез ыңгырашып.

– Ә син нәрсә дидең, кайдан алганны әйтмәгәнсең бит?

– Хатыннан сорагыз, дидем.

– Бик дөрес әйткәнсең. Нәрсә соң мәлҗерәп төштең әле? Миннән сорасыннар - әйтеп бирермен мин аларга кайдан алганымны. Әгәр дә тикшерә-нитә калсалар ике алтын балдак та, алка саттым диярсең. Ул алтыннарны эретеп, үзбәкләр инде әллә кайчан үзләренә теш куйдырганнардыр. Әйдә эзләсеннәр генә.

Гали мәктәп директоры белән сөйләшкәннән соң, аның мәктәптән кайтканда турларыннан узуын көтеп алып, нәтиҗәне сораштырып торды. Нәсих, хатыны белән киңәшләшкәннән соң озак та үтмәде, аларга Галинең хатыны Сания чәчрәп килеп керде:

– Бабайларның безгә васыять итеп калдырган алтыннарына җиңел генә хуҗа булырга уйладыгызмы? Мәкерле планнарыгыз барып чыкмас. Хәрәм мал беркайчан бәхет китергәне юк. Алланың ачы каһәре төшсен үзегезгә! – дип тезде Сания Нәсихка, – әнә Камун Хәҗәре, Фәхриҗамал апаның әтиләреннән калган алтыннарны “Казанга алып барып, әйбәт бәядән сатып бирәм, – дип алып киткән дә,- ыштан бөрмәмнән урладылар”,- дип алдап, үзенә алып калган. Хәрәм байлыкка ия булып, озак та үтмәде, малаен урман басып үтерде, аннары үзе дә кәкрәеп дөмекте. Җан тәслим кылганда авызына бер кашык су да салучы булмаган. Сезгә дә бер Ходаем шундый язмыш бирсә иде. Ул алтыннар кыямәт көнне җаныгызны көйдереп ятсыннар иде!

– Нинди алтын турында сөйлисең, аңгы-миңге? – моңа кадәр бакчада кай -нашкан Галя өйдәге тавышны ишетеп, йөгереп керде дә, Саниянең беләгеннән тотып тышка өстерәп чыгарды.

– Нинди алтын булсын, безгә тиешле алтыннарны казып алып, Ташентка алып барып саткан алтыннар турында сөйлим, – диде Сания чыкмаска аякларын терәп карышып.

– Миңгерәү, акча кирәк булгач, үземнең алтын балдагым белән алкаларымны биреп җибәргән идем. Ычкын моннан, башка эзең дә булмасын бездә! – Галя Саниядән битәр улап, аны урамга төртеп чыгарды да артыннан капкаларын бикләп куйды. Аннары Саниягә кузгалган ачуын Нәсихка юнәлтте, – нәрсә дип шул тиленең сүзен тыңлап торасың, эттән өстереп чыгармыйча, пешмәгән. Әле каргаган була паразит, кара каргышы үзенең кара башына төшсен!

Тик шулай тузынса да, кеше каргышы мәсьәләсендә Галяның күңеленә шом керде. Чөнки ул бала чакларында бер туганнарына паралич сугып, озак еллар азапланып йөрүен хәтерли. Аңа, бер өлкән кешегә кул күтәргәне өчен каргыш төшкән, дип сөйләгәннәр иде...

Алар инде алтын вакыйгаларын бөтенләй үк онытканнар иде дә, тик язгы ташулар чорында 9 нчы сыйныфта укучы игезәк малайлары берсен-берсе коткарырга азапланып суга батып үлгәч, Саниянең каргышлары кылт итеп исләренә төште. Ә инде карап туя алмаслык чибәр булып үсеп килүче Альбиналарын урман бете тешләп, баланың куллары хәрәкәтсез калгач, үзләре үк алтын тапкан көннәрен каһәрли башладылар...

 

 

V11

– Юк, Җәләлетдин бай дәүәтинең туган абыйсы булса да безнең бабайдан калган алтыннар, зиратка күмелмәгәннәр, - диде Фәрит Азатның Нәсихлар тапкан “каһәрле” алтыннары турындагы хикәятен тыңлаганнан соң, безгә атап калдырылган алтыннарны Мифтах дәүәти бакчадагы коега салган. Ә хәзер ул йорт урынында Маратлар тора. Анда коеның урынын да белеп булмый инде.

– Эзләп тә карамадыгызмы? Зур сумма булгандыр, шәт анда?

– Дәү-әти белән бер тапкыр казынып караганыбыз хәтердә шунда. Ә хәзер кайда ятканын белсәм дә, алтынга исем дә китми.

– Анысы, аек акылындагы кеше ниндидер максатка, шул исәптән байлыкка да омтылып яшәргә тиеш.

– Ышанасыңмы Азат абый, бүгеннән 15 “Волга” сатып алырлык акчам бар, диңгездә хезмәт хакы аена меңәр сумнан артып китә. Әмма миңа ул акчалардан көүел җылысы юк. Хыялым да, максатым да сиңа бик көлке тоелырга мөмкин. Үземне белә башлаганнан бирле патша булырга хыялландым мин. Бик зур серне ачсам синнән сүз чыкмый инде Айрат абый, шулай бит.

– Алла сакласын!

– Безнең нәсел Болгар ханнары тамырыннан, менә сиңа күрсәтер өчен махсус алып килдем нәсел шәҗәрәбезне, – диде Фәрит Азатка, тәсбәкләп төреп куелган шәҗәрәне җәеп салып.

– Аның нәрсәсе көлке булсын, татар халык әкиятләрен тыңлап, укып үскән балалар өчен бик тә табигый хыял. Бүген патша дип кенә аталмый, КПСС Үзәк комитеты Генераль секретаре дип йөртелә. – Әйе, син чын мәгънәсендә шаһзадә икән. Тик татарларга Мәскәү патшалары тәхетенә генә юл ябык шул. Анда татарлар дан Касыйм ханы - чукынган Симеон Бекбулатович кына утырып караган. Анысы да Иван Грозныйның көйсезләнеп, үзенә бәя күтәрер өчен оештырган интригасы гына булган. Ә хәзер КПСС Генераль секретаре булырга, анкетаңдагы “милләте” дигән графа мөмкинлек бирми.

– Әйе, ул постка үтәр өчен татар кешесенә дөрестән дә юл ябык шул. Әнә шул чарасызлыктан йөрәк әрни дә минем.

– Безнең милләт өлешенә шундый фаҗигале язмыш көйләнгәндер инде, нишләп тә булмый, әлегә һәр адымыңны Мәскәү күзенә карап атларга туры килә.

– Әлегә дисең, димәк Азат абый, син дә Татарстаныбызның кайчан булса да азатлык яулаячагына ышанасың?

– Ничек ышанмыйм ди инде, үзен татар дип санаган һәркем моңа ышанырга һәм үзенең эше-гамәле белән Татарстанның якты киләчәге өчен көрәшергә тиеш.

– Ә ничек көрәшергә? Мәскәү Азия, Африка халыкларының милли азатлык көрәшләрен якласа да, үзе колбиләүче дәүләт булып кала бирә һәм СССРның йөзләгән милләт төрмәсе – җир йөзендәге соңгы империя булып торуы өчен бөтен тырышлыгын куеп ялганлаша. КГБ милли-азатлык көрәшенә күтәрелү түгел, милләт дигән сүзне дә әйттерми. Бөтен төштә аның шымчылары исәнәнеп йөри.

– Беләм анысын. Тик шулай да мәңгелек империя була алмый дип саныйм мин. СССРы да, РСФСРы да барыбер дөмегәчәк. Тик менә без генә күрә алмабыз аны.

– Ә мин күрербез дип уйлыйм. Моның өчен балаларны бишектән үк милли рухта тәрбияләү зарур да бит, әмма мин Фәнис энекәш белән гәпләшүдән үк аңарда милли аңның бик сыек булуын сизәм. Мәктәптә дә “интернационалистлар” тәрбиялибез дип, ул тәрбия урысларның бөеклеген, “биниһая гуман”лыгын мактауга гына кайтып кала кебек.

– Әйе, нәкъ шулай Фәрит, педколлективта татардан башка милләт вәкилләре юк, шуңа карамастан барлык киңәшмәләр урыс телендә үтә. Имеш, беркетмәне урысча язарга кирәк. Татар теле һәм әдәбиятыннан калган барлык фәннәр урысча укытыла. Саф татар авылында шулай кыланганны, шәһәрләр турында сүз алып барырга да юк! Татарстанның башкаласы Казанда да ике генә мәктәптә татарча укыталар, әле аның да Восстание урамындагысы инде соңгы елларын эшләп килә диләр. Анысы да урысчага әйләнәчәк икән.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: