Бирсен иде Ходай хет бер мизгел, 6 глава




– Укытучылар каршы килеп карамыйлармы мондый хурлауларга? Бу бит чын мәгънәсендәге дискриминация!

-Бездә бит аның милли рухлы укытучысы гына да юк. Утыз өч укытучы, тәрбиячедән үзен татар дип, аһ итеп торучы 5-6 кеше чыкса чыгар. Шул ук Нәсих абыйны гына алыйк, аның 5 баласы иде, икесе суга батып үлделәр инде, мескеннәр. Шулардан берсендә дә чын татар исеме юк бит. Руслан, Артур, Лев, Радик, Альбина...

 

Азат Нәсихны искә төшергәч, Фәрит аларга кереп чыгара карар итте. Чөнки дәүәтисенең портсигары белән кесә сәгатен кулына төшергән очракта, әнисен сөендерергә иде исәбе. Нәсихлар Ырынбурга кызларын дәвалап булмасмы икән дип, имчеләргә күрсәтергә алып барганнар икән. Фәрит, кыз баланың кулларын хәрә кәтләндерә алмавыннан, аның нинди газаплар кичерүен, никадәр үзенең кимселүен тирән аңлап, Альбинага ярдәм итеп карарга ниятләде.

– Ә син акыллым, кулларыңны бик тә, бик тә селкетергә телисеңме?

– Теләмичә бит, телим, билгеле.

Фәрит Альбинаның кулларын, буыннарын бөккәләп карады, инә төртеп тикшерде:

– Үзеңнең теләгәнеңне Аллаһы Тәгаләгә җиткердеңме соң?

– Ю-у-ук. Мин аны ничек эшләргә белмим.

– Әгәр үзеңнең үтенецеңне Аллаһы Тәгаләгә җиткерергә теләсәң, кайбер догаларны укырга кирәгәчәк. Догалар укылганнан соң, теләк җиткерелә. Син нинди догаларны беләсең соң?

Альбинаның бернинди догаларны да белмәвен аңлагач, Фәрит аңарга Фатиха сүрәсен язып биреп, ятларга кушты. Сүрәне укыган саен, Аллаһы Тәгаләдән кулларын сәламәтләндерүне сорарга өйрәтте:

– Теләк теләгәндә бөтен уең, күңелең белән кулларыңны селкетергә тырыш. Ходай кушса, терелерсең. Мин синең яныңа кергәләрмен.

Аннары Фәрит үзенең гозерен Нәсихка җиткерде.

– Менә шушы сәгать турында сүз алып бармыйсыңмы икән син Фәрит? – Нәсих шкаф тартмасыннан көмеш чылбырга тагылган зур гына кесә сәгате алып бирде.

– Бәлки шулдыр, мең сумга бирәсеңме?

– Нигә аның кадәр үк? – дигән булды Нәсих, Фәрит сузган акчаларны алып.

– Ихлас күңелдән меңне түлим, Нәсих абый. Безнең гаилә өчен дәүәти истәлекләре бөтенләй бәһасез. Аның портсигары да булган диләр, тик анысын белмисеңдер инде?

-Югалтмаган булса, анысы Нотфуллин Әхәт абзыйда...

 

КАРЛЫГАЧ КЫЯСЫСЕРЛӘРЕ

I

Нотфуллин Әхәт дигәне өй турыларында, УАЗ машинасына утырган кеше белән сөйләшеп тора иде. Сельхозтехника берләшмәсе идрәчесе Галим икән. “Армиягә” киткән чагында дүртенче-бишенце сыйныфларда гына укып калган, сугыш елларында туган бу малайларны бик белеп бетермим, димәк”, – дип уйлап куйды Фәрит Галим белән күрешеп. Аның каравы Галим Фәрит абыйларын бик яхшы хәтерли булып чыкты.

– Иске Йорт буенда “армия” тотып сугыш уеннары үткәргәннәрегезне карарга бик кызыгып йөри идек, – дип балачак елларын исенә төшереп алды Галим, – син Фәрит абый, минем дәү әтием Гамилне яхшы хәтерлисеңдер?

– Аны яхшы хәтерлим, билгеле. Авылда башка аның кебек таза кешене мин белмим дә. Юкка гына аның кушаматы “Аю” булмагандыр инде. Кая соң ул, исән-саудыр бит?

– Юк инде, 5 ел элек үк вафат булды. – Галим машинасын кабызып, китәргә ашыкты,- ярар, сау булып торыгыз, бүген районга яңа хуҗа куялар, пленумга өлгерергә кирәк.

Фәрит Әхәт карт белән генә калгач, аңардан үзенең чордашлары хакында сораштырып торды һәм аннары җайлап кына портсигар мәсьәләсенә күчте.

– Бар иде шул андый нәрсә, – Әхәт карт пинжәк кесәсеннән көмеш портсигар чыгарып, Фәриткә сузды, – дәү әтиең Мифтах абзый истәлеге булгач, ул синеке, ал бер сүзем юк.

– Мифтах дәү әтинеке түгел, әнинең әтисе Зыятдин байныкы.

– Сөйләп торма юкны, каян килеп син аның оныгы буласың ди инде? Мин бит Зыятдин байларны ничек сөргенгә куганнарын үзем күреп торган кеше.

– Дәү әти сөргенгә куылырга бер көн кала минем анамны кияүгә биреп калдырырга өлгерә шул.

– Әйтәм дә аны Үләт Харисы: “Кызы белән каядыр барды”,- дип сөйләнеп торгание. Ә әниең урынында сөргенгә озатылучы нинди кыз бала иде икән соң анда?

– Сирай абзый кызы Хамдия апа. Хәзер инде Хамдия апа укып, бик зур кеше булган, ди. Дәү әти укытып чыгарган.

Фәрит, Әхәт абзыйсына рәхмәт әйтеп, мең сум акча санап бирде.

– Нишләвең бу улым, бер тиенең дә кирәкми, андый акчаларны ыргытмыйлар, мең сумга ике сыер алып була бит.

– Теләсәң нишлә, хет сыер ал, хет үгез. Күп дип санасаң, минем әти, әниләр, дәү-әни-дәү әтиләрем рухына дога кыл.

– Ярар улым, бер дә шикләнмә, догасын кылырмын. Дәү әтиең Зыятдин бай шикелле бик юмарт күңелле бәндә икәнсең. И-и-и, аның халыкка күрсәткән игелекләре. Искиткеч хәйбәт кеше иде инде. Хәзер андыйлар бай яшәүчеләр арасында юк,- Әхәт карт, шаян малайны кисәткәндәй, бармагын селтәп алды,- ялганлыйм икән, бар. Менә хәзер генә китеп барган Галим бик игелекле кеше. Ә әтисенең кем икәнен белсәң, һич тә ышанмассың.

– Кем?

– Чулак Гариф!

– Кит инде, сөйләп торма, аның малае Идрисне бик яхшы беләм бит мин.

-Идрисе закунный, ә монысы Гамил кызы Илһамияне алдап таптырган малае...

 

Районның күпчелек кешеләре шикелле үк, Галим дә райкомның беренче секретаре булып җирле кеше киләсен ишеткәч, шатланган иде. “Ни әйтсәң дә, үз районың кешесе бит, җирле кадрлар белән дә сак кыланыр, производство үсеше хакында да ныклап борчылыр. Югыйсә читтән бөтен әйберләрен бер чемоданга сыйдырып киләләр дә, 4-5 ел беренче булып утырулары дәверендә 5-6 “ЗИЛ”лык мал туплап, китеп тә баралар,- моны ул үзе машиналар бүлеп биргәнгә бик яхшы белә һәм шуңа гарьләнә иде,- ә район икътисады бер урында таптана”, -дип фикер йөртте ул.

Тик Галимнең куанычы озакка бармады, беренче бюро утырышы азагында ук яңа хуҗа – Ирек Сәйфуллин райбашкарма комитеты рәисе һәм Галимнең эшләреннән канәгать булмавын белдереп, аларга утырыштан соң тоткарланып калырга кушты.

– Мин бу минутларны ничә еллар көттем, – диде ул, өчәү генә калгач, мәкерле елмаеп, – син Нәҗип Гамбәрович, Галим Гамилович тырышлыгы белән мине районнан китәргә мәҗбүр иткән идең, хәтерлисеңме ул вакыттагы бюро утырышын? Башка бюро әгъзалары сезнең икегез кебек телләренә салынмадылар ул чагында. Галим Гамилович, син түгелме миңа чыбыркы тоттырып, көтү көтәргә тәкъдим итүче?! Көтүчегез кайтты, эххе-хе-хе. Тик хәзер мин сезнең үзегезгә чыбыркы тоттырырга телим.

Район советы башкарма комитеты рәисе шунда ук эштән азат итүләрен сорап гариза язса да, Галим алай кулларын күтәрергә бик ашыкмады. Беренче секретарь ярты елга якын, партия райкомының чираттагы отчет-сайлау пленумына кадәр, Галимне эштән азат итәргә кыймый торды. Әмма һәрвакыт басым ясады, шул юл белән “Сельхозтехника” җитештерү берләшмәсе җитәкчесенең үз теләге белән эштән китүенә ирешмәкче булды.

Пленумда исә, иң кырыс тәнкыйть сүзләре “Сельхозтехника”га, аның җитәкчесенә эләкте. Галимне бюро түгел, райком әгъзасы иттереп тә сайлатмадылар, әмма ул әле һаман район Советы депутаты булып кала бирде. Ахыр чиге алга таба болай дәвам итә алмаганын аңлап, Галим гариза язарга мәҗбүр булды:

– Миңа нинди эш тәкъдим итәсез соң, Идрис Гарифович? – дип сорады ул, гаризасын беренчегә сузып.

– Көтүче инде, билгеле! – Идрис Сәйфуллин бер дә шаяртканга охшамаган иде, ул җирәнгән кыяфәттә чыраен сытып өстәп куйды, – ә син тагын кайда эшли аласың соң, хәсрәт?!

– Минем диплом да нәкъ синеке төсле, синең кадәр генә кайда да эшли алам! – Галим демонстратив төстә торып басты да, башын югары тотып, горур атлап чыгып китте.

– Минем районда көтүчедән кала сиңа бернинди эш бирелмәячәк, шуны белеп тор! – дип аның артыннан кычкырып калды Сәйфуллин, – башка җиргә күчеп урнашырга да хыялланма да, партия учетында миндә торасың!

Галим, ничә ел күрмәгән ялым булыр дип, айдан артык беркая чыгып йөр мичә, өендә генә ятты. Шушы вакыт эчендә беренче номерлы урта мәктәптә завуч булып эшләгән хатыны Гөлсирәне дә, үз урыныннан шудырып, 12 сәгатьлек кенә эш атнасы белән утыртып калдырдылар. Аның 70 сумнан артмаган хезмәт хакына гына тормыш алып барып булмасын аңлап, Галим кая булса да эшкә урнашу мәсьәләсен хәл итәргә кереште.

Тик ул Сәйфуллинның үз вәгъдәсендә торуын бик тиз аңлады. Кемгә генә шалтыратып карамасын, барысы да: “Булыша алмыйм,”- дип гафу үтенде. Гомумән, элек дус, иптәш дип йөргән җитәкчеләр аның белән күрешүдән качу ягын кара дылар. Хәер, Галимнең чын дусларын, иптәшләрен Сәйфуллин аның үзенә кадәр үк урыннарыннан алып бетергән иде шул инде.

Уку елы бетәр вакытта гына хатыны Гөлсирәгә аттестация үтәргә әзерләнергә кушылгач, бу гамәлнең мәкер белән, махсус эшләнгәнлеген аңлап, хатыны да эштән җибәрүләрен сорап, гариза язарга мәҗбүр булды – исәбе туган ягына кайтып, эшкә урнашу иде. Гөлсирә Галимне дә үзе белән ата-аналары ягына китәргә кыстады. Тик, ул иренә монда эшләргә бирмәячәкләрен катлы-катлы тукып караса да, Галим барыбер күнмәде. Чөнки ул бабасына туган нигезләрен бер кайчан ташламаска вәгъдә биргән иде. Шуңа күрә киңәштеләр, исәпләштеләр дә яңа уку елы башыннан Гөлсирә 5 нче сыйныфны бетергән уллары Шамилне, 1 нче сыйныфка барачак кызлары Санияне алып, башка районга – үзенең туган ягына күчеп китте.

– Асфальттан 100 чакрым ара ерак түгел, күрешкәләп торырбыз, – диде Галим, гаиләсен юатып, – Сәйфуллин болай кыланса озак тарта алмас. Мин нигезне ташламыйм инде, җиңдем дип уйламасын.

Әмма бернинди яшәү чыганагы булмый торып җан асрау Галим өчен кыенлашканнан-кыенлаша барды. “Байлык – бер айлык”, – дия торган иде шул Галимнең дәү әтисе дә. Нинди очракта әйтә булгандыр, 3 ай элек эшсез, инде менә гаиләсез дә калгач, бабасының бу сүзләре даими аның миен каезлап тора башладылар: “Байлык – бер айлык, байлык – бер айлык, байлык – бер айлык”.

– Ичмаса саклык кассасына да беразлап акча салып барылмаган, – дип үз-үзен битәрләде ул,- ай саен өчәр йөз сумнан артык үзем, хатын ике йөз сум алып, юкка-барга туздырып бетердек, шунда.

Башка чара калмагач, ул тамагын туйдырыр өчен, үз гомерендә байтак җыелган киемнәрен комиссион кибеткә тапшыра торды. Бер кешегә әлләни күп кирәкми дә икән. Ә менә симертер өчен алынган үгезнең ашарына табу шактый авырайды. Печән бөтенләй бетүгә якынлашкач, Галим дәү әтисенең фронтовик дусты, пенсиядә булса да әле һаман урман хуҗалыгында эшләп йөрүче күршесе Әхәт абзасыннан атын сорап, якындагы кырга комбайн артыннан калган салам көшелләрен төяп кайтырга китте. Тик монда да аның эше тыныч кына барып чыкмады. Кайткан чакта каяндыр совхоз директоры килеп төшеп, дөнья куптарды:

– Я шунда бушатып калдырасың, я олавыңа ут төртәм!

– Төртеп кенә кара, үзеңне сыйрагыңнан эләктереп, төрткән утыңа бәрермен, уйлама да! Салам җитмиме әллә сиңа, яндырып кына бетерәсең бит!

Галимнең пәһлевандай эре гәүдәсенә астан күтәрелеп карагач, совхоз директорының кикриге бик тиз шиңде, шунда ук шырпы кабын кесәсенә яшерде дә аннары:

-Монда теләсә кем совхоз малына хуҗа була башласа, кая китә ул? – дип бытылдап китеп барды...

 

Заманында совхоз директоры булып эшләгән чорында Сәйфуллинның шулай берсенең олавына ут төртеп, атны дулатканын хәтеренә төшерде Галим. Ул чагында өне алынган мескен ат, урылмаган җиргә кереп, иген кырына ут капкан иде. Кара-каршы ут җибәреп кенә икмәк югалтуны киметә алдылар. Шушы “батырлыгы” өчен бюро утырышында Сәйфуллинны директорлыктан алып, аңа тал чыбыгы тоттырып, каз көтүе бирергә тәкъдим ясаган иде Галим.

Галим саламны Әхәт абзаларына кертеп бушатты, чөнки директор сүз ишеттерер, дип шикләнде. Икенче көнне ул күрше районның “Сельхозтехника”сы җитәкчесеннән машина сорап алды да, үгезне гаиләсе яшәп яткан җиргә – әбиләренә илтеп тапшырды. Күршедәге хезмәттәше аңа машина белән генә булышып калмады, үзенә эшкә килергә дә күндерде. Җитәкчелек сизмәсен өчен күренми торганрак – сак хезмәтенә генә урнаштырды.

Бер тәүлек сакта кизүдә торып, 3 тәүлек өйдә булу, Галим өчен бик кулай килеп чыкты. “Москвич” эшләп торганда өч көнгә бер 30 чакрымлы арага йөрү аңа бернинди кыенлык тудырмады. Эшеннән битәр хезмәт стажының өзелмәвенә шатланды ул. Әмма ничек кенә сак кыланмасын, Сәйфуллин аның читтә эшләп йөрүен ишетеп алды һәм күрше райондагы беренче секретарьны җәлеп итеп, партиядән чыгару белән дә куркыту юлы кулланды да барыбер, Галимнең хезмәт урыныннан бушатылуына иреште.

Аның каравы күрше районга йөреп, бераз эшләп алуның шактый ук файдасы да тиде. Шулай бервакыт кизүдән кайтып килгәндә, елга буенда балык чиерттереп утыручыга кызыгып карап торып, үзенең дә бала чаклардагы кебек кармак саласы килеп китте Галимнең. Ул көннәрдән бер көнне кармаклар белән коралланып балыкка кузгалды һәм олы юлдан машинасы күренмәслек иңкүлек табып, балык каптырып карарга ниятләде.

Түземлек белән көтеп утыруы бушка китмәде, тагын. Ят ризык белән Әхәт абзасын да сыйларлык балык эләкте ул вакытта. Ул башка эше булмагач, балыкка йөри башлады. Бу искиткеч рәхәт шөгыль белән ул шулкадәр мавыгып китте ки, бөтен буш вакытын елга, күл буйларында үткәрә торган булды. Сәйфуллин тырышлыгы белән каравыл торудан да алынгач, нигездә аның һәр көне диярлек балык тотуга багышланды.

Тора-бара ул хәтта җәен, судак, корбан шикелле эре балыкларны да каптыру ысулларына өйрәнеп җитте. Тозлаган балыгы да, киптергәне дә, ысланганы да күп җыелды аның. Суыткычлары тулып, әле тирә-күршеләргә дә өлеш чыгарырга җитте. Кунак ашы – кара-каршы, дигәндәй Галимгә дә йомыркасын, сөтен-катыгын кертә тордылар: бәлешеннән, гөбәдиясеннән авыз иттерделәр. Ә өйләренә, ашка ничек кенә кыстап чакырсалар да, керәсе итмәде ул.

Боз тишеп балык тотудан аерым рәхәт тапты Галим. Көн салкын була барган саен аның күңеле күтәрелә генә төшә иде. Чөнки ул кечкенә чагыннан ук кышны ничектер ярата төште. Шундый салкын көннәрнең берсендә аның дәү әтисе сугыштан кайтып керде бит. Биштәрен чишеп, Галимнең йодрыгы зурлы шикәр бирүен, ул шикәрнең тәмен һич онытасы юк аның...

 

Иң мөһиме, дәү әтисе кайткач, мәңге салкын өйләренә җылы да кергәндәй булды. Хәер, ул чыннан да, өйне җылытып җибәрү чарасын бик тиз күрде, мичкә тотынып карап, аның салкынлыгын сизде дә, тиз генә өй алдына чыгып, каяндыр чыбык-чабык, агач түмәрләре табып керде. Дәү әтисе кайтканнан соң, гомумән, өй эчендә салкын булмый башлады. Инде төннәрен өй ниргәләре арасындагы мүкләрдә оялаган чикерткәләргә дә җан кереп, сайраша башладылар. Галим әнә шул чикерткәләр җырын тыңлап, йокыга китә торган булды.

Төн узганчы ызба суынып өлгереп, йокыны качыра һәм Галим иртән үк уянып, дәүәтисенең мич ягуын карап тора башлый. Бу манзараны ул аеруча ярата иде. Бабасы кисәүгачны утка тыгып кызарта да, бер катлы тәрәзә пыяласына бармак калынлы булып каткан бозны эретә, ә Галим шуннан урамны күзәтә. Бала чагындагы моннан да рәхәт мизгелләр булуын ул әллә ни хәтерләми дә.

– Җылы ызбадан тәрәзә аша кышкы салкын урамны карап торудан да рәхәт нәрсә юк шул ул, бәпкәм, – дип куя шул вакыт дәү әтисе, Галимнең башыннан сыйпап. Галим исә, мондый чакларда мәчедәй сырпаланып, бабасының янбызына башын төртеп иркәләнә...

 

Боз өстендә балык каптырып утырганда Галим әнә шул бик еракта калган кайгысыз балачагын сагынып искә алырга ярата торган иде. Ә хыяллары белән балачакка кайтып килергә монда беркем комачауламый – тыныч, ачык кырда җәяүле буранны куучы салкын җилне дә биредә Карлыгач кыясы ышыклап тора. Гомумән, кышын да табигать бик матур монда. Каршыда – елга уртасындагы утрауда үскән куакларга кадәр җәй көннәрендәгедәй яшелгә күмелмәсәләр дә, күгелҗем-зәңгәр төскә кереп, үзенә бер ямь белән күзләрне иркәлиләр.

Районга хуҗа булып кайтуына, Сәйфуллинның шул агач-куаклар эченә кәеф-сафа йорты төзетеп куйдырганын ишетеп, шаклар каткан иде Галим. Ә беренче секретарь турындагы гайбәтләрнең барын да, югын да Галимгә даими җиткереп тордылар. Чөнки Сәйфуллин тарафыннан кыерсытылган, эшеннән алынган һәр кеше нәкъ менә Галимдә беренче секретарьның башбаштаклыгына каршы торырлык көч күрде.

Ә бер кичне аның янына һич көтмәгәндә Сәйфуллинның күптән түгел генә башкага алыштырылып, пенсиягә китәр вакытта эшсез калдырылган шоферы Әнвәр Шәмсиев килеп керде дә кызып-кызып беренче секретарьдан зарланырга тотынды:

– Атасы халык өстеннән көлеп, сугыш елларында солдатка хатыннарны мәсхәрәләп йөргән бер адәм актыгы иде, монысы аннан да уздыручы Алла каргаган бәндә булды. Галим энем, аны шул кадәр узындырмагыз әле, башбаштаклыкларын обкомга җиткерергә кирәк. Менә шушы кагазьләрен кара әле син аның. – Шәмсиев, Галим каршына берничә язу кисәге җәеп салды, – шул кабәхәткә Казаннан кадәр сөяркәләр алып кайтып, аларны Карлыгац кыясы турысыннан көймә белән утрауга күчереп йөрү, райпо ашханәсеннән әрҗә-әрҗә кыйммәтле хәмерләр, кабымлык ташып йөрү аркасында кышлыкка саламсыз-пепәнсез калдым, ичмаса.

Менә бу язуны кара әле: “Өлфәт, бер тартма җибәр!” – дигән. Ашханә директоры Өлфәт үзенә зарланыпмы-зарлана, мин ничек кенә моның кадәр затлы аракы, шәрабне исәптән чыгарыйм, дип елый. Ә теге мөртәт кәгазьне Өлфәткә күрсәтеп кенә алырга, бирмәскә куша.

Утраудагы фәхешханәсендә куштаны - XXII партсъезд исемендәге колхоз рәисе, кыска буйлы булганга Лал Бахадур дип йөртелүчесе теге Саим, боларга шашлык кыздырып тора. Ә мин тиле, бәйләнгән эт шикелле машинада утырып, Сәйфуллинның өстәмә күрсәтмәләрен көтәм. Төн урталары җиткәндә, теге сөяркәләрен тиешле адрес буенча Казанга илтеп куям. Менә, кирәк булса, адреслары. Утраудагы йортны ел әйләнәсе 2 кеше саклый. Аларга акчаны каян түлиләрдер?

Дәрвишләр бистәсенә үзенә йорт салдырып ята, менә адресы бар. Кирәксә, барып күрсәтә дә алам. Әрмәнстаннан килгән шабашниклар белән ничек әвеш-түеш китерә. Үзәк урамга кул кәтүге белән генә өстенә бер әрмәнне утыртып, асфальт җәеп тыгызлаган булдылар. Кара җир өстенә генә җәелгән 5 сантиметрлы ул асфальт сәләмәләре безнең машина көпчәкләренә ябышып, бер айга да чыдамыйча, чорналып беттеләр.

“Дружба” совхозыннан шул әрмәннәр бура кадәр 15 савым сыерны татар авылында кыргыйларча, бәйләмичә, екмыйча, аягүрә бастырып кына муеннарын кисеп чыктылар да, аннан-моннан эшкәрткән булып, түшкәләрен Тольяттига илтеп саттылар, ә акчасын Сәйфуллин белән бүлештеләр. Менә шуларның барысын да обкомга җиткереп булмасмы икән, Галим Гамилович, бигрәк узына бит, чыдар әмәл юк. Ничәмә беренче белән эшләдем, тик моның кадәр үк оятсызын күргәнем булмады. Берәр чара күреп булмасмы икән?

Шәмсиевнең моң-зарын Галим башын кага-кага, бер дә бүлдермичә тыңлап торды. Аннары, иңбашын җыерып, әйтеп куйды:

– Язарга була, билгеле. Мин дә обкомга җиткерергә кирәк, дип саныйм. Аннан хет чара күрмәсәләр дә, синең өстән шикаять бар дип кисәткән булалар. Бу хәл Ирекнең кызган ташын бераз суытырга мөмкин.

– Ә кискен чаралар күрмәячәкләрме, шундый башбаштаклыклары турында хәбәр иткәннән соң да? – дип гаҗәпләнде Сәйфуллинның элеккеге йөртүчесе.

– Әнвәр абый, күңелеңә авыр алма, обкомында да, Мәскәүдәге үзәк комитетта да сезнең Идрисләрегездән дә әшәкерәк эчле адәм актыклары утыралар. Андагылар да заманында Сәйфуллин шикелле үк райком секретарьлары булып торганнар. Идрис тә өстәгеләргә яраса, матур иттереп тәлинкә тота белсә, обком секретарена кадәр күтәрелергә мөмкин.

– Син Галим нанем, минем белән шаяртып сөйлисеңме соң, мин бит җитди үтенеч белән килгән идем.

– Нишләп шаяртыйм, ничек бар – шулай аңлатам мин сиңа.

– Язуның бернинди файдасы юкмы инде болай булгач? – дип һаман өметен өзмәде Шәмсиев, – ә мин шуларны обкомга җиткергәндә, ул ләгънәт төшкерене эшеннән алып очырырлар дип уйлаган идем, тагын.

– Әнвәр абый, шуны белеп тор, берәр төрле зур хата ясап, обком хуҗасының күңелен кайтармаса, бер куйгач, кимендә биш ел утырталар. Системасы шундый, Алла каргаган аның.

– Димәк, тагын 3 елдан артык шушы хәшәрәт, район белән җитәкчелек итәчәк әле? Язмаскамы инде болай булгач?

– Язарга, ничек кенә язарга әле. Тыныч кына утырмасын, гел кожгытып торырга кирәк. Ләкин хат астына башка, уйлап чыгарган фамилиялеләрне тезәргә киңәш итәм. Югыйсә, ул кабәхат үч алырга мөмкин.

Ирекнең элеккеге йөртүчесе Әнвәр Шәмсиев белән булган шушы сөйлә -шүләрне хәтерендә яңартып торганда, аның уйларын бүлдереп, ниндидер машина тавышының якынаюы ишетелде. Озак та үтмәде, Карлыгач кыясының икенче читеннән ак “Нива” килеп чыгып, бозга кереп китте, әмма ерак бара алмады, юка боз ватылып, машина суга бата башлады. Ике як ишегеннән ике кеше сикереп төшкән арада “Нива”ның арт ягы гына су өстеннән тырпаеп калды.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: