Бирсен иде Ходай хет бер мизгел, 8 глава




– Вәгъдә, вәгъдә, анысын да үз өстемә аламын.

– Терелгәннән соң намаз укуны ташламаска, белеп тор Альбина. Ходайга рәхмәтеңне онытсаң, ул җәзасын бирергә дә озак сорамаска мөмкин!

Фәрит Альбинаны ике кулының бармакларын бер-берсе белән тотып һәм ничек хәрәкәтләндерү күнекмәләре ясарга күрсәтеп, шуларны даими, Ходайдан ярдәм сорый-сорый кабатларга кушты.

Кыз баланың хәлләре алга китүеннән күңеле күтәрелгән Фәрит, Фәнис белән дә ныклап торып шөгыльләнергә кирәклеге хакында уйланды. “Татарстан тарихын төпле иттереп белми торып, ул Алыплар янына үткәч, бернигә дә ирешә алмаячак, – дигән борчулы уй миен игәүләде аның, – ничек иттереп анардан татарның янып торучы патриоты ясап тәрбияләргә?”

Фәрит шуларны истә тотып, энесенә, аның яшендә үзенең ничек “гаскәр” туплавы, алар белән нинди уеннар оештыруы турында мавыктыргыч иттереп сөйләде:

– Фәнис, әгәр дә син дөньядагы иң көчле коралланган теләсә нинди армияне дә бер күз карашы белән егып салырлык кодрәткә ия булсаң, нишләр идең?

– Татар халкына ирек яулап бирер идем.

чайкап торды,- әти мәрхүм дә дәүәтиләр шикелле үк тартадыр идемени, тартмаса аңарга портсигар нәрсәгә?

– Тарту гынамы соң, авызыннан да төшермидер иде. Тик ул үзенчә, ауропалыларга охшарга теләпме, минем бик ачуым килүгә карамастан, өйдә аягын салмыйча, авызына тәмәке кыстырып ишекле түрле йөрергә ярата иде. Әмма аяк киемнәре бер бөртек тузан калдырмый сөртелгән, ялтыратылган булыр иде, анысына гөнаһка кереп булмый. Бик ыспай, нәзәкатьле, югары дәрәҗәдәге әдәпле кеше булды инде әтиегез үзе...

 

Вәгъдәсендә торып, Фәрит берничә көн үткәч, кечкенә Альбинаның хәлен белергә керде.

– Я, хәлләр ницек, матур кыз?

Альбина Фәрит килүгә кош тоткандай сөенде:

– Менә әз генә бармакларым селкенә, – диде ул уң кул бармакларын хәрәкәтләндерергә тырышып.

– Ә син мин биргән сүрәне ятладыңмы соң? Я әле укып күрсәт!

Бала бернинди тоткарлыксыз, Фатиха сүрәсен яттан укыды.

– Болай булгач, бер ай эчендә терелерсең Алла кушса, ә син берәр әбидән намаз укырга өйрәтүен сора. Әгәр дә һәркөн биш кат намаз да укысаң, тагын да тизерәк терелерсең.

– Кызым терелсә, мин дә намазлыкка басам, – дип сүзгә кушылды Галя.

– Сез әле һаман баланың тереләсенә ышанмыйсызмы әллә? Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез киң. Кызыгыз терелүгә бара, әгәр дә бергәләп намазлыкка басып, Ходайдан ялварсагыз, тагын да әйбәт булыр иде. Кызыгыз терелгәннән соң Нәсих абыйны дә үзегез белән намазлыкка бастырырсыз, вәгъдәме?

– Вәгъдә, вәгъдә, анысын да үз өстемә аламын.

– Терелгәннән соң намаз укуны ташламаска, белеп тор Альбина. Ходайга рәхмәтеңне онытсаң, ул җәзасын бирергә дә озак сорамаска мөмкин!

Фәрит Альбинаны ике кулының бармакларын бер-берсе белән тотып һәм ничек хәрәкәтләндерү күнекмәләре ясарга күрсәтеп, шуларны даими, Ходайдан ярдәм сорый-сорый кабатларга кушты.

Кыз баланың хәлләре алга китүеннән күңеле күтәрелгән Фәрит, Фәнис белән дә ныклап торып шөгыльләнергә кирәклеге хакында уйланды. “Татарстан тарихын төпле иттереп белми торып, ул Алыплар янына үткәч, бернигә дә ирешә алмаячак, – дигән борчулы уй миен игәүләде аның, – ничек иттереп анардан татарның янып торучы патриоты ясап тәрбияләргә?”

Фәрит шуларны истә тотып, энесенә, аның яшендә үзенең ничек “гаскәр” туплавы, алар белән нинди уеннар оештыруы турында мавыктыргыч иттереп сөйләде:

– Фәнис, әгәр дә син дөньядагы иң көчле коралланган теләсә нинди армияне дә бер күз карашы белән егып салырлык кодрәткә ия булсаң, нишләр идең?

– Татар халкына ирек яулап бирер идем.

Фәрит бер мизгел үз колакларына үзе ышанмый торды. Фәнисне кочагына алып күтәрде:

– Моны сиңа кем өйрәтте, татар халкы болай да ирекле түгелмени?

– Ничек ирекле булсын ди инде, 5 чакырымдагы район үзәгенә баруга ук, кая гына кермә урысча сөйләшергә кирәк. Ә минем ата-бабаларым җирендә фәкать татарча гына сөйләшәсем килә.

– Әгәр дә үзең шулай уйлый белсәң, афәрин. Син мине бераз тыныч ландырдың әле болай булгач.

– Аннары башлангыч хәрби хәзерлек, физкулътура дәресләрендә дә фәрманнарның фәкать урысча гына бирелүе дөреслек түгел. Мин чират буенча бүлек белән идарә иткәндә, әмерләрне татарча бирә башладым да: “Команда татарча була алмый!” – дип укытучы шуның өчен миңа икеле куйды.

– Беләсеңме Фәнис, тел мәсьәләсе беренчел, билгеле, әмма ләкин кеше ашамый–эчми дә торалмый бит, димәк матди якны да онытмаска кирәк. Бу яктан безнең Мәскәүгә тагын да төплерәк таләбебез бар. Татарстан җирләреннән СССР 2 миллиард тоннадан артык нефть суыртып алды, ә түләвен бер тиен дә түләмәде. Безгә фәкать тозлы суы белән бозылган җире калды. Юлларыбыз ташкүлчим, язын-көзен авылларга үтеп булмый. Ул нефтьләрнең тоннасын 10 сумнан гына сатканда да, бөтен Татарстанның җирләрен акча белән түшәп булыр иде.

– Бөтен Татарстан җирләренме? – Фәнис ышанырга теләмичә башын чайкап торды.

– Килешәм, бөтен Татарстанны ук булмаса да, безнеке кебек 10 гына район өстен каплап буласы, түгәл анысы. Чөнки миллиард, дип әйтергә генә ансат, искиткеч зур сан бит ул. Татарстан бәйсез ил булган очракта халкыбыз барлыкка, муллыкка чумып яшәр иде. Ә безне, киресенчә, кысканнан кыса баралар. Шуның кадәр байлыгыбыз була торып та, халык хәерчелектә яши! Әйтеп торам бит, юлларыбыз ташкүлчим, газ өстендә утырып, черек утын сатып алып чиләнәбез, кибетләр ярым буш. Шунарга карамастан, һаман да татарны төрле юллар белән кысу дәвам итә.

– Ничек кысалар, алма-абый?

– Халыкка хезмәт хакы түләү буенча да хәтта. Менә тыңла, Татарстан белән янәшә автономияле республикаларда, өлкәләрдә я төньякта, я Уралда урнашкан өчен, я чирәм булмаган җир дип, я тагын әллә нәрсәләр уйлап чыгарып, бер үк эшләгән эш өчен 15 процентка күберәк акча түлиләр.

– Соң, Татарстанда Мәскәүнең үз урыслары да яши бит инде. Алай булгач, үз милләтләрен дә кысалар булып чыга түгелме?

– Аңа карап тормыйлар шул инде алар. Менә мин дә алайга китсә, диңгез-дәрьяларда балык тотып йөзгәч, татар булсам да аена меңәр сумнан артык акча түлиләр. Бик түләмәсләр иде дә, әмма дөнья халыклары каршында чын йөзләре ачылачак аннары.

– Себердән тотынып, Иделгә кадәр җиткән татарлар ничек шулай җиңелгәннәр икән һич аңлашылмый, әле бит Болгар ханлыгы да, Алтын Урдасы, Казан ханлыгы да Мәскәү кенәзлекләреннән күпкә алга киткән дәүләтләр булганнар. Идәннәре дә җылытылучы җылыту системаларын әле хәзер дә ясый алмыйлар шулай бит, алма -абый.

– Дөрес кенә.Татар башын татар ашар, дигән әйтем бар. Урысларга татарны җиңәргә Булат Ширин, Шаһгали, Камай морза һәм башка шундый сатлык җаннар булышканнар. Шул эт җаннар Иван Грязныйга җир асты юлларын күрсәткәннәр.

– Азатлыгыбызны без шулай беркайчан да кире кайтара алмабызмы икәнни, алма-абый?

– Син нанем, бу турыда бер дә шикләнмә. Мәңге таралмас шикелле Рим империясе дә таркалган. Мәскәү өченче Рим булырга юкка хыяллана. СССРлары да, РСФСРлары да барыбер таркалачак. Моның өчен барлык халыкларга да Балтик буе республикалары шикелле көрәшне генә туктатмаска һәм җае чыккан саен аларның йөзенә бәреп, “оккупантлар сез!” дип кистереп әйтергә кирәк!

– Әйе шул, югыйсә үзләренең барлык тарих дәреслекләрендә татарлар урысларны изгәннәр дип, моннан 6-7 йөз ел элек Батый хан яуларын каһәрләүләрен беләләр бит.

– Алар моны, безнең уяулыкны йоклату, үзләренең вәхшилекләрен томалау өчен шулай кабартып күрсәтәләр. Чынбарлыкта безнең Ханнар аларны кыргыйларча таламаганнар. Киресенчә, урыс ясак җыючылары үзләре Ханга түлибез дип, салымны яшереп калдырганнар. Әнә шулай татарларга карата көчле нәфрәт уята алганнар. Ә бездән барлык эшләгәнебез, тапканыбызның 98 процентын ачкүз Мәскәү талап алуга карамастан, урысларга ләббәйкә дип торабыз. Безнең фермаларда үстерелгән терлекнең ите-мае Мәскәүгә, Ленинградка китеп бара. Аларның кибетләрендә җаның теләгән тутырма, казылык тулып ята, ә Казан кибетләрендә бер кешегә аена 2 килограмм иткә талон бирәләр дә шуның белән вәссәлам.

– Алма-абый, безнең урамга да кайчан бер кояш чыгар икән, кайчан без дә иркен суларбыз?

– Нәкъ менә шундый сорауны кайчан бирә алырсың дип сүзне башладым да инде мин. Чөнки татарларга азатлыкларын яулап алуда синең бик зур өлешең тияргә мөмкин.

– Мин кем соң аның кадәр, алма-абый?

– Син Болгар Ханнарының туры дәвамчысы, монысы беренчедән, ә икенчедән, син Бермуд өчпоцмагы дигән нәрсәне ишеткәнең бармы? – дип кинәт кенә теманы үзгәртте Фәрит.

– География дәресендә Карип абый ничектер сорап куйган иде, ә үзе ул турыда бернәрсә дә аңлатмады.

– Аны ул аңлата да алмый. Хәер, аны бер кем дә аңлата алмый, чөнки анда булганнары юк, теләсәләр дә була алмыйлар. Мин булдым менә. Ул дәү әниең сөйли торган оҗмах шикелле бөтенләй башка дөнья... Фәрит анда күргәннәренең кайберләрен сөйләп, Фәнисне шаккатырды.

– Оҗмах булгач, анда зәмзәм сулары да, хур кызлары да бармы?

– Бөтенесе дә бар, үзең күрерсең, Ходай кушса.

– Ә мин анда ничек бара алам соң?

– Бер дә борчылма, үсеп кенә җит, алып баручылар булыр. Иң мөһиме син бик яхшылап татар халкының тарихын өйрәнергә тиешсең. Чөнки Мәскәүнең безнең милләткә каршы нинди геноцид сәясәте алып баруын, ирексезләп чукындыруларын, сугыш елларында татар язучыларын, рәссамнарын, көй чыгаручыларын – интеллигенция вәкилләренең иң каймагын фронтка җибәреп, ә урысныкыларны, киресенчә сугыш афәтеннән саклап калыр өчен, шул ук Татарстан шәһәрләренә эвакуацияләп яшерүләрен бәйнә-бәйнә күрсәтеп, исбатларга тиеш булачаксың...

V

 

Инде алма-абыйсы белән ул сөйләшүләрдән соң да 10 елдан артык гомер узып киткән икән. Бу арада Фәнис мәктәпнең 8 сыйнфын төгәлләгәннән соң, авыл хуҗалыгы техникумында һөнәр алып чыгарга өлгерде, Әфганстан дәһшәтен күрде, менә хәзер читтән торып булса да университетның тарих факультетында уңышлы гына укый. Тик бер уңайсызлыгы чыгып тора, аңа педагогия тәҗрибәсен үтәр өчен мәктәптә эшләп алырга кирәк, авыл хуҗалыгы идарәсендә ветеринария табибына бер ай түгел, бер атна ял бирергә дә авырсынып торалар, әнә. Хәзер менә мәктәп директоры Азат абыйсы белән киңәшләшәсе бар, ул ничек әйтер бит әле...

Азат, мәктәпкә райкомның яңа беренче секретаре Иррис Сәйфуллин килеп караган атнаны ук, ай-ваена карамыйча, директор иттереп куелды.

– Районга җитәкчелек иткән вакытта сине Азат абый, гади укытучы иттереп кенә эшләтә алмыйм инде, – диде ул һавалы гына сөйләшеп, – үзем белгән, үзем ышанган кадрлар җитәкче постларда эшләргә тиеш, бетте-китте!

Фәнисне Азат бик ачык каршы алды һәм педагогия тәҗрибәсе хакында бер нинди киртәләр булмаячагына ышандырды.

– Педпрактика дигән нәрсә законда каралган, бер дә курыкма, сиңа өстәмә түләүле ял бирергә тиешләр. Әгәр дә каршы килеп маташсалар, бөтенләй эштән китәм, дип кисәт. Ветврач урынын югалтсаң, мәктәптә сиңа теләсәң кайчан эш булыр, юкка борчылма, – дип тынычландырды аны Азат.

Аннары ул Фәнистән Фәрит абыйлары хакында сораштырды. Чөнки Фәрит ул чагында авылга кайткач, ике айга сузылган ялының күп вакытын Азат белән аралашып уздырган иде. Шушы ике ай эчендә ул аның барлык кулъязмалары, аларга карата язылган рецензияләрнең барысы белән дә танышып чыкты. Азат Фәрит белән аралашып үткәргән вакытларны сагынып хәтерендә яңартты. Ни әйтсәң дә әйбәт әңгәмәдәш булган иде шул ул...

– Кара әле Азат абый, синең тәмамланмаган “Пар акчәцәк” кулъязмаң кызык кына җирендә тукталып кала, аның дәвамы, я булмаса башка берәр хикәя-повестьларың юкмы соң. Вакытны үткәреп бетереп булмый югыйсә, – дип кызыксынгач, Азат аңа китап шкафында тузан җыеп яткан –“Узгынчы” романы кулъязмасын тоттырып чыгарган иде. Ә Фәрит ике көн дә узмады, кулъязманы кертеп тә җиткерде.

– Нәрсә, бик үк укырлык түгелме әллә? – дип көлде Азат.

– Бетте, диде Фәрит кулларын җәеп, – тагын берәр нәрсә бир инде. Ә нишләп соң бастырмыйча торасың аны?

– “Узгынчы”га рецензияләрне карап чыксаң, сәбәбенә бик тиз төшенәсең инде, билгеле. Биримме соң? Тик анда кайбер материаллар “Узгынчы” эченнән хикәя рәвешендә бүлеп алып бирелгән, шуңа күрә атамалар белән буталып китмә.

– Бир генә, рәхатләнеп китап бастырылмау сәбәбен ачыклыйм.

Фәрит Азаттан бер бөхтәр язулар алып чыкты да, бакчадагы тирәкләр арасына корылган куышына кереп, укуга ябышты. Материалларны ул хронологик тәртиптә, ягъни Азат Сафинга җавап хатларының җибәрелү вакытына аерып укырга кереште...

 

Менә Фәритнең кулында “Казан утлары” журналыннан җибәрелгән җавап:

Хөрмәтле Азат Сафин!

Редакциягә килгән “Ярхам” һәм “Мин сине көттем” хикәяләрегез белән бүлектә таныштык. Хикәяләр үзләренең әдәби эшләнеше ягыннан журнал таләпләренә туры килмиләр дип табылды.

Хөрмәт белән: Проза бүлеге редакторы: (исеме, фамилиясе)

Шул ук исемдәге хикәяләргә Татарстан язучылар берлегеннән килгән җавап та күренә:

Азат Сафин хикәяләре

(“Ярхам”, “Мин син көттем”) 41 бит.

Айрат бу хикәяләрендә бер-берсенә бик охшаш әһлак проблемаларын күтәрә. Бер дәрәҗәдәге схематик сюжет, вакыйгаларның автор теләгенә буйсынып үсүе һәм чишелүе хас әлеге хикәяләргә. Әйтик “Мин сине көттем” дәге Таһир Кирамович, “Ярхам” дәге Ярхам мораль йөзен югалткан бәндәләр булса, Гөлсинә, Вәсилә, җүнсезләр тарафыннан алданган “фәрештәләр”. Ике әсәрдә дә инде әдәбиятта ишетелгән, чагылып киткән мотивлар.

Ләкин шушы төп кимчелекләрне санап үткәч тә, мин авторга язуын ташламас ка киңәш итәр идем. Чөнки Азат яза гына башлаган яшь автор. Аңа киләчәктә үсәргә мөмкинлекләр бар әле.

Беренчедән: Аңа телгә игътибар итәргә кирәк. Айрат канцелярия һәм газета теле белән яза әле. Телнең тәмен белгән язучы “Быелгы сайлауларда район Сове тына депутатлыкка кандидат итеп аны туган авылы сайлаучылары күрсәттеләр” дип язмас, мөгаен! Бөтен хикәяләү барышына хас нәрсә бу: үтә акыллы җөмләләр, төзек, ләкин салкын җөмләләр тулып ята. Мисалга: “Сайлаучылар авыл белән район үзәге арасындагы юлны асфальтларга наказ бирәчәкләр инде. Ичмаса галимнәре генә дә асфальт урынына бер сыеклык уйлап таба алмыйлар, җир белән реакциягә кереп катыра торган” яки: “Ярхам Татарстан районнары ашханәләре арасында беренче урынны яулаганы өчен күптән түгел генә Татсоюзда председатель тарафыннан үзенә Күчмә Кызыл Байрак тапшыру моментын күз алдыннан үткәрде” һ.б.

Икенчедән: Сай конфликтлар эч пошыргыч күп. Хикәяләрдәге ир белән хатын конфликты, яшьлек мәхәббәте белән бәрелешләр – әсәрне тирәнәйтми, үстерми, укучыны мавыктырмый.

Өченчедән: Инәдән дөя ясамаска кирәк. Мәсәлән: “Ярхам” дәге сыер таптату очрагы. Күп еллар узгач, герой сыер таптатуын искә төшерә дә, уйлый-уйлый тормышын күз алдыннан уздыра һәм түшәккә егыла. Әллә кайчан намусын югалткан Ярхамне авторның “сыер таптаттың бит, онытмадыңмы әле?” дип кытык лап алуы – ышандырмый.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин: Бу хикәяләр, матбугатта бастырырга ярак лы хәлдә түгел. Киләчәктә Азат Сафин үзенә таләпне зурдан куяр дип ышанам.

Яшь авторлар белән эшләү бүлеге.

Рецентзент:

Фәрит “Казан утлары” журналыннан икенче төрле кулъязманы бастыруга каршы килүче чираттагы сырламага килеп төртелде:

Хөрмәтле иптәш Сафин!

“Киселгән бәхет” дигән кулъязмагыз белән таныштык. Кызганычка каршы, ул журналыбыз таләпләрен канәгатьләндерми, шунлыктан аны файдалана алмыйбыз.

Баш редактор:

Фәрит, Азатның кулъязмасы турында җентекләбрәк язылган бәяләмәгә күчте.

А.Сафин. “Узгынчы”. 309 бит

Азат Сафин иптәшенең 309 битлек (машинкада басылган) кулъязмасын игътибар белән кызыксынып, җентекләп укып чыктым. Әйтергә кирәк, бүленмичә укыдым һәм күңелемдә туганкайберуй - фикерләрне авторга җиткерергә бурычлы мын дип санадым.

Иң элек, кулъязма авторы турында бер-ике сүз: күргән-белгән кешем түгел. Моңарчы аның исем-фамилиясен матбугат битләрендә очратканым булмады дисәм, А.Сафин иптәш гафу итәр дип уйлыйм. Әсәрдән чыгып шуны әйтәм: автор дөньяны күргән кешегә охшый, мәктәп, авыл, колхоз тормышларыннан якын хәбәрдар, һөнә ре буенча журналист булуы ихтимал, әдәбият кануннарын (мәсәлән, сюжет кору мәсьәләсе...) белә, дисәм, ялгышмамдыр кебек...

Инде килик кулъязманың (автор аны роман дип атаган) үзенә. Исеме матур “Узгынчы”. Әсәрнең эчтәлегенә бик төгәл туры килә. Роман кадәр роман язарга алыну – үзе бер кыюлык. Шулай да, алдан ук әйтеп куям - әсәр әле төгәлләнеп бетмәгән. Һәрхәлдә “мәхәббәт герое” – донжуан Әсхать (әлбәттә, Әсгать яисә Әсхәт булса дөресрәк булыр иде. –Л.Л) Гавазович Сәйфетдиновның роман ахырында кафе директоры булып калуы әсәрне акламый.

Романның эчтәлеген сөйләп тормыйм. Бу кирәк тә түгел. Әсәрдә җитди проб лемалар, социаль кимчелекләр гәүдәләнеш алган: эчүчелек, кустарщина (ягьни та быш артыннан куып төрле түбәнлекләргә төшү, кешелек сыйфатларын югалту, тор мыш ваклыкларына табыну һ.б.) һәм иң мөһиме - хәзерге яшьләр проблемасы, алар ның үз-үзләрен югалтулары, кәеф-сафа, гыйшык-мыйшыкөчен генә яшәүләре. Җәм гыятькә файдасыз, тотнаксыз, җил иссә дә аварга торган яшь җилкенчәкләрнең күбә юе борчый авторны.

Әсәрнең төп герое Әсхать - әнә шундыйлардан. Хатын алыштырудан, кыз-кыр кынны алдаудан башы чыкмаган Әсхатъне автор бала чагыннан алып тасвирлый, мәктәптә яхшы укучыдан саналган, комсорг булган, хәтта шигырь язу белән мавык кан Әсхатьне тайгак юлга этәрүчеләрнең (педагог Разия Әхтәмовна, шабашник Әсәт, Сәмик, Түбән Кама каласында яшәүче җизнәсе һ.б.) чын йөзләрен фаш итә.

Әсәрнең баштагы өлешләрендә геройлар бер калыптарак сөйләшәләр, соңга табарак матур гына үзгәрешләр сизелә; төрле гыйбарәләрне, халык сөйләмнәрен үзенчә кулланырга омтыла автор.

Әйткәнемчә, әсәр мавыктыргыч сюжетка корыла башлаган. Минем биредә ба рыннан да бигрәк җитди кимчелекләргә тукталасым килә.

Тел мәсьәләсе. Бу – авторның иң авырткан җиредер, мөгаен. Кайбер мисаллар китерүне мәгькул күрәм: мәсәлән, әсәрнең башламы. “Кеше ашыга.Тротуарны туты рып (!) хәрәкәтләнүче халык төркеме аңа зур комачаулык тудыралар”, – дип яза ав тор. “Тудыралар” ның “лар”ы артык икәне күренеп тора. “Тротуардан агылган ха лык төркеме аңа ачу китергеч комачаулый” дигән кебегрәк булса бер хәл эле.

Шул ук биттәге икенче җөмләгә игътибар итик: “Шул вакыт трамвай да аңына килеп, бәла-каза чыкканчы ычкынып калыйм дигән кебек, йөгереп (!) китеп бара. Нуҗәли, бездә йөгерә торган трамвайлар бар инде, ә?!

Тагын мисаллар: “Дөрестән дә, кызларга килешмәгән артык озын буй Һәм оваль (!) йөз...” (7бит), “кулына чәчәк букетлары (букетлары була алмый, букет үзе чәчәкләрнең күплеге хакында сөйли, букетны – бәйләм дип әйтсәң әйбәтрәк булыр иде”) тоткан Рәисә” (10 бит), “Разыя Әхтәмовна... бер кулын Әсхатьнең иңбашын нан алып төнге утны кабызды, ә зурысын (!) сүндерде (15бит). “Син үтеп киткән трамвай артыннан кума инде” (авылда болай дип сөйләшмиләр, 18 бит), “мәхәббәт китапларын укыганда, сафсата дип гарьләнә идем” (53 бит) – “гарьләнү” сүзе урын лы кулланылмаган, “Фәрит бернинди конкрет планны күз алдында тотмаган хәл дә...” (137 бит), 68 нче елны каршы алырга Фәритне бергә укучы иптәше Казанга чакырды (143 бит) - җөмлә “чыктым аркылы күпер”, даталар белән мавыкмаска кирәк, бу бит тарихи-документалъ әс­әр түгел.

Кыскасы, мондый “ботак-чатаклар” әсәрдә гаять күп. Әсәрнең беренче бүлеге журналист язмасын (очерк-фәлән кебек) хәтерләтә (авторның журналист булу-булмавы ихтимал булуы хакында шуннан чыгып әйтүем инде). Башка бүлекләрдә дә журналистлык сизелә.

Автор 102 биттә бер җырдан өзек китерә:

Их салкын, салкын,

Туңдырма мине, туңдырма мине,



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: