Бирсен иде Ходай хет бер мизгел, 11 глава




Тик шулай да тормыш корырга тырыштым, йортка вак-төяк әйберләр алгаладык шунда. Әмма эчүен барыбер туктатмады Николай, эштән кайтуышлый 1 нче катта яшәүче иптәш егетләренә кереп сыйланып чыгарга гадәтләнде, чөнки алар үзләре көмешкә куу белән шөгыльләнделәр. Мин исә, тәрәзәдән күзләремне алмыйча, һаман аны көтәм, тик шуңа да карамастан, кайтып керсә сүгенүдән каланы белмәде. Туры өйгә кайтып керәсе урынга егетләр янына кереп онытылуына ачуым кузгалып, үпкәле сүз әйтсәм тагын тузына: “Сине дусларыма алыштыраммы соң?!” – дип шунда ук яман сүгеп ташлый торган булды.

Мин аның начар сүзләренә гарьләнеп: “Аерылышыйк”, –дип елый башласам, тагын юатырга тырыша: “Юк-юк, миңа башка бер кем дә кирәкми, сине генә яратам”, – дип колакларга салма элә, ә мин шуларга тагын ышанып кала идем. Элек яратып йөри торган кинолар онытылды. Хәер, без торган җирдә – Аракчинода кинолары да сирәк була иде инде анысы. Ул үзе бик аптырамый, Казанда карап кайтуы белән мактана. Миңа шул, йорт мәшәкатьләре дә, ашарга-эчәргә әзерләп, дүрт дивар эчендә тәрәзәдән күзләрне алмыйча, аны көтеп җиткерүдән гайрегә өметләнәсе калмый.

Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, май аенда Николай ялга чыкканда, миңа үз исәбемнән дип сорасам да, бирмәделәр. Ул, миңа әйтмичә генә, авылга китеп барды, нәтиҗәдә кечкенә бүлмә эчендә бер үзем торып калдым. 15 көнне ничек уздыра алмый йөдәдем. Ниһаять, сагынып-саргаеп көтеп алган ирем кайтып керде һәм шунда ук миңа нахак ялалар тагып, сүгәргә кереште. Миңа акланып сүз әйтергә юк, я сугып күз төбен күгәртә, я иренемне ярып, бизәп куя. Тәнемнең берәр җире күгәрми торган чагы да булмый башлады...

Бервакыт, моның кайчандыр имгәнгән баш бармагын тикшерү үткәрү өчен хастаханәгә салдылар. Ул анда ай ярым ятты, ә мин бу вакытта ашханәдә латочница булып эшли идем инде. Монда күчүемә аның, алда язып үткәнемчә, цех башлыгыннан көнләшүе сәбәп булды.

Аның янына хастаханәгә көненә икешәр тапкыр бара торган идем. Баштагы мәлләрне мине сагынып каршы алгандай, чакыруыма яныма йөгереп төшә, кайчакларда килгәнемне, хәтта аска төшеп көтеп торадыр иде. Соңга табарак исә, чакыргач та авырдан гына төшә һәм тизерәк минем белән саубуллашу ягын карый башлады бу. Элек ул ярата торган алып килгән ашамлыкларым да ошамаска әйләнде. Мин моның серен авылга кунакка кайткач, өстәл артында аңладым. Николай салмыш баштан туган абыйсына бер хатынны ошатуы, аның белән якын мөнәсәбәткә керүе турында сөйләде. Мине шул вакытта әйтерсең яшен сукты.

Ниһаять мин үземнең ана булачагымны аңладым, бу шатлыгымны аңар да җиткердем. Аңламадым, сөенде дә кебек ул, юк та кебек шунда. Миңа ул елның язлары, җәйләре бик авыр булды, чөнки ул һәрваккыт исерек, юктан да кыйный, әшәке сүзләр белән йөрәкне яралый. Әнә шундый әрнү-хәсрәтләр белән үткәргән көннәремнең берсендә – 1964 нче елның 25 нче сентябрендә кызым туды. Тик ул шатлыклы көнем кайгырып, аны көтеп таң аттыру белән генә хәтергә сеңеп калды. Әмма-ләкин ул әле яңа көн тугач та килеп күренмәде. Шулай итеп, кичкә кадәр аның белән сөенечемне уртаклаша алмадым.

Ир хәсрәте кичен, бер литр сөт белән беләк буе батон тотып килеп, бала тудыру йорты тәрәзәсе каршында сызгыра башлады. Ул гадәттәгечә салмыш булса да, аның белән бала табу шатлыгымны уртаклашырга тырышып карадым. Аңардан икенче юлы килгәндә үземә кирәкле булган тарак, теш щеткасы, паста, сабын кебек туалет әйберләре алып килүен сорап язу ыргыттым. Үз башыма гына сораган булганмын икән: “Синдә чәч белән бит кайгысы булырга тиеш түгел, балаңны яхшылап кара!” - җавабын ишеттем.

Баланы бик яхшылап караган булыр идем дә бит, кызганычка каршы, сабый туганда имгәнгәнлектән, миңа аны 6 көн күрсәтми тордылар. Шуның аркасында 11 көн ятарга туры килеп, 6 нчы октябрьдә генә өйгә кайтырга рөхсәт иттеләр. Очып кына кайтыр идем дә, кая анда, киемнәр дә юк, ничек кайтасың? Бәхетле хатыннарның ирләре килеп ала. Беренче баласын атасы, кулларына алып, хастаханә бусагасыннан атлап төшкәндә нинди күңелле булыр иде дә бит...

Күзләремне тәрәзәдән дә алмыйча, кичке 9 ны җиткердем, дөрес анысы, иремә кадәр апалары килеп хәлемне белделәр. Ә хәлләрем бик үк әйбәт түгел иде, тик табибларга гына әйтмәдем. Ниһаять, минем исерек Николаем киемнәремне китереп, алгы ишегенең пыяласы ватык “такси” белән безне алырга килеп җитте. Мин хастаханәдән чыкканда вак кына яңгыр ява, ирем апасы һәм сеңелесе белән көтеп торалар иде.

Санитарка баланы төреп алып чыкты да Николайга тоттырырга теләде, ләкин ул катгый кире какты: “Мин тота белмим”, – дип акланырга тырышты. Санитарканың бер миңа, бер иремә карап алулары йөрәгемә һәнҗәр белән кадагандай тәэсир итте. Апалары күпме генә баланы ничек кулга тотарга икәнен аңлатырга тырышсалар да, барыбер ризалашмады. Инде үзем кулларымны сузгач, апасы баланы алып, хастаханә бусагасыннан атлап чыкты.

Көзнең янгырлы, караңгы кичендә төнге сәгать унберенчеләргә өйгә кайтып кердек. Өйдә җылы һәм чиста, ахирәт хатыным Гөлфия эше инде бу – рәхмәт төшкере. Кинәт кенә хәлем бетеп куйды, бик нык эчәсем килә башлады, ә өйдә бер грамм су юк, җитмәсә температурам да 40 ка кадәр күтәрелде. Николайдан беренче катка төшеп, су алып менүен сорадым. Кая анда су сиңа, күтәрелеп бәрелде, әлеге дә, баягы: “Нигә сиңа тарак кирәк булды, кемнәрең килде, кемнәргә ошарга теләдең? Белеп тор, ул бала минеке түгел!”– дигән сораулар, гаепләүләр тезәргә тотынды. Шул вакыт бала елый, аның елавына һәм нахак сүзләргә йөрәгем әрнеп, мин дә елый башладым. Тик безнең парлап елавыбыз аңа бер дә ошамады: “Туктыйсызмы-юкмы, икегезне дә ботларыгыздан тотып, тәрәзәдән атам!” – дип куркытты. Ахыр чиге суны чәйнеккә тутырып, үземә алып менәргә туры килде. Калган маҗараларын бөтен нечкәлекләре белән язып тормыйм.

Мин күкрәгем шешеп, озак кына авырап яттым. 4 ай дигәндә күкрәгемдәге шеш тишелде. Бу чорда апаларда һәм әни янында яшәргә туры килде, чөнки минем бала карарлык та хәлем юк иде. Николай әнә шул авырган чагымда да апаларда ятканда җизнидән, әниемдә чагында инде хәзер өйләнгән булуына карамастан яшьлегемдә йөргән егетемнән көнләшеп йөдәтте. Аек чагында шул турыда әйтсәм, исереклегенә аударып, гафу үтенергә тотына. Каршымда тезләнеп, аякларымны үпкән булып кылана, ә мин тиле һаман да шуңа ышанып кала бирәм.

Шундый газаплы көннәр артыннан көннәр кичерә торгач, кызыма 6 ай да тулды. Бәхетсезлеккә каршы, аңа салкын тиеп, озак кына хастаханәдә ятарга туры килде. Сүз әйтергә юк анысы, бу юлы көн аралаш хәл белергә килеп йөрде. Әмма салкын идәнле хастаханәдә ай буе ятып, миндә яңадан шешләр барлыкка килде. Мин хастаханәдә чакта хәзер яши торган бүлмәне бирделәр. Терелеп, үз куышыңа кайтып керүләре бигрәк тә рәхәт икән ул. Булган әйберләрне урнаштырып, сөенеп кенә яши башладым.

Гаиләне тәэмин итәргә кирәк дип, ул кичке эшләр дә башкарырга кереште. Тик эшеннән кунарга кайтмыйча калгалаган көннәре дә шактый ешаеп китте. Ә миңа гадәттәгечә, көннәрне бала багып, керләр юып, ашарга әзерләп, аның кайтуын көтәргә кала. Николай исә, һәркөнне исерек кайта, әгәр да мин кайда тоткарлануын сорап, соңгарып йөрмәвен теләвемне белдерсәм, кыйнарга керешә. Кыйнаганда кычкырма дисә, тавышымны чыгармыйча гына елыйм, елама дисә, күз яшьләремне күрсәтмәскә тырышам.

Кайчакларда елаудан тыела алмасам пычак тотып, сәгатенә карый да туктарга секундлап вакыт бирә. Әмма еламаска ничек кенә тыелырга тырышсам да күңел сызланудан калтыранып-калтыранып куям. “Калтыранма диләр сиңа, шлюха! Эт өреп котылыр, беләт елап котылыр дип юкка гына әйтмиләр аны!” – дигән уема да килеп карамаган гөнаһны өстемә тага. Үзе йөргән хатыннардан чыгып, башкаларны да шундыйлар дип уйлый, күрәсең.

Җәйнең матур вакытында, алар кемнәр беләндер минем туган ягымнан шабашкага эш килешеп алдылар. Аны төгәлләгәннән соң моңа 550 сум акча тигән. Көннәрдән бер көнне бу миңа 350 сум акча алып кайтып бирде һәм үземә кышкы пәлтә сатып алырга рөхсәт итте Ләкин кибетләрне карап күпме генә йөрсәм дә, үземә яраклыны таба алмадым. Шуңа күрә акча тузмасын дип, бернинди начарлык уйламыйча, саклык кассасына салып куйдым.

Бу вакытта ирем ике атнага “Зәңгәр күл” дәваханәсенә киткән иде. Аннан ниндидер бер иптәше белән кулларына 2 ярты тотып, төнге сәгать 12 нчеләрдә салмыш хәлдә кайтып керде бу. Мин тиз генә аларга ашарга әзерләп бирү белән, аның тавыш чыгаруыннан куркып, баланы алдым да, төн уртасына карамастан, урамга чыгып утырдым. Кәефләнеп алгач, алар каядыр чыгып киттеләр. Мин урамнан кереп, баланы ашатырга гына тотынган идем, кайтып миннән теге 350 сум акчаны таптыра башлады, ә пәлтә алып өлгергән чакта, акчаны аңа каян алып биргән булыр идем икән?!

Саклык кассасына салып куюымны бер дә ошатмады инде, төн булуына карамастан, миңа сәгатенә карап торып, акча табарга вакыт куйды. “Төнге сәгать бердә саклык кассасы ябык, иртәгә алып кайтып бирермен”, – дигәнгә карамыйча, билендәге матрос каешын суырып алды да, кыйнарга кереште, кычкырырга да ярамый, еларга да: “Күралмыйм шул татар чыраен, үтерәм, икегезне дә тәрәзәдән бәрәм!” – дип тора. Мин инде баштан чынлап та баланы атып бәрер дип уйлап, авыртуларга тешне кысып түздем, ә аннары ничектер сызлауларга күнектем кебек, сизми дә башладым...

Хәтерләмим, мине кыйнаудан арып туктадымы, әллә хәмер сөреме җиңгәнме үзен, кызымның илереп елавыннан исемә килсәм, палачым кулына каешын әйләндереп тоткан килеш өстәлгә башын куеп йоклап утыра, ә минем бөтен тәнем кызышып әрни иде. Көч-хәл белән торып, баланы имезеп йоклаттым да уйлап утырам: әллә соң шуның кулларын-аякларын бәйләп, каешы белән үзен ярыргамы, әллә инде ашыгыч медицина ярдәмен чакырып, кыйналуымны теркәтергә дә, милициягә хәбәр итәргәме?

Юк инде, миннән андый эш чыкмый. Иртәнге сәгать алты тулып килә, мин көзгегә күз салган идем, кыяфәтемнән өнем алынды. Тагын ике сәгатьтән саклык кассасы ачыла, ә ул мине барыбер акчаны алып кайтырга куачак. Өстәвенә анда минем авылдаш кызым эшли, аның күзенә мондый кыяфәттә күренгәнче кыйнап үте рүе хәерлерәк. Данымны бөтен авылга тараттырасым юк әле. Әйтерләр, туганарының фатихасын алмыйча урыска киүягә чыкканы өчен Ходай тота дип. Инде нәрсә генә эшләргә соң? Хәзер ул уянып китсә, кассага бару түгел бу йөзең белән ишектән чыгып кешегә күренүе оят. Ичмаса барлык косметик әйберләремне идәнгә салып изеп, миннән чүплеккә чыгарып ташлаттырды.

Ничек туры килде, шулай юындым, төзәтенгән булдым да, кызымны алып Гөлфияләргә кердем. Мине күреп аның да исләре китте һәм ай-ваема карамыйча янәшәдәге ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясенә алып барды. Чөнки мин күрмичә генә торганмын, башымда тиресе кубарылып торучы җәрәхәт тә бар икән, тектереп куймаганда инфекция булыр дип шикләнде сердәшем.

Мине караучы табибә апага егылдым, дип кенә дөреслекне яшереп калдырмакчы идем дә, әмма ул юатып та, шелтәләп тә тәндәге, битемдәге күгәргән җирләрнең, башымдагы җәрәхәтнең егылудан гына булмавын, кыйналудан килеп чыгуын әйткәч түзмәдем, үксеп-үксеп елап җибәрүемне сизми дә калдым.

– Юләр, нигә яшереп торасың ирең кыйнаганын. Икенче елны гына торуы -гызда ук шулай кылана икән, аның төзәлүенә өмет итмә инде син, – дип башымдагы яраны теккәч, белешмәгә дә тән җәрәхәтләре ирем кыйнау нәтиҗәсендә булганын язды. Озатып калганда бер көн дә тормыйча аерылышырга, әлеге белешмәне суд вакытында күрсәтергә киңәш бирде.

Гөлфия дә табибә фикерен куәтләгәч, мин фатирыма да кереп тормастан, аңардан автовокзалга кадәр озаттырып, иелгән башны кылыч кисмәс әле дип, әнием янына кайтып киттем. Әнигә дә, туганнарыма да хәлнең ничек булуын аңлатып, алга таба ул ир белән торырга теләмәвемне җиткердем.

– Ул кияфердән әллә кайчан аерылырга вакыт иде инде, ничек түзеп торгансың, – диде әни мине юатырга тырышып, – оныкчыгымны үзем карармын Аллаһы теләсә, берүземә иптәш тә булыр.

Абыем белән туганнан-туган энекәшебез Казанга барып, Николайны дөмбәсләп кайтырга бик ымсынганнар иде дә, мин тыеп калдым үзләрен. Ләкин шулай да теге, икенче көнне оялмыйча, авылга кайтып безгә килгәч, аның килүен ишетеп эшеннән йөгереп кайткан абыем, мин күргән газаплардан үртәлеп, түзә алмаган күрәсен, әниләргә керә-керешкә үк сугып екты үзен. Әни белән көч-хәлгә тынычландырып өлгердек абыйны, Николай исә маймылланып, минем каршыда тезләнгән була, имеш моннан кала аракы түгел, сыраны да авызына якын китермәячәк. Мине өрмәгән урынга да утыртмыйча, күтәреп кенә йөртәчәк. Әмма хәзер инде минем аңа карата бәгырем тәмам каткан иде.

– Миңа димәгәе лимонад та эчмә, тик күземә генә күренәсе булма! Дуңгыз исе аңкып торган йөзеңне үз гомеремдә бүтән күрмәсәм иде! – дип борылып ук бастым.

Абыем исә, әйтерсең шул сүземне генә көтеп торган, кулына күсәк алды да, нәкъ аның үз ысулын кулланып әмер бирде:

– Бишкә кадәр саныйм, әгәр моннан эзеңне суытмасаң, ботыңны сугып сындырам! – дип саный да башлады, – бер, ике-е...

Өч дигәнне көтеп тормыйча, теге мәхлук артына борылып карый-карый китеп барырга мәҗбүр булды...

Чәршәмбе көнне яңгыр сибәләп торганлыктан, комбайнчы абыем эшеннән сорап калды да, мине Казанга алып барып, иремнән аерылу өчен судка гариза яздырды. Тагын бер айдан безне аерып, бер бүлмәле фатирны кызым белән ик­ебезгә калдырдылар. Шул ук көнне абыем белән туганнан-туган энебез ишекнең йозагын да алыштырып куйдылар. Абыйлар бикне алыштырган арада мин айнымасның барлык сәләмәләрен урын япмасына төйнәп, ишек төбенә куйдым – алай-болай килеп чыкса, ишектән эчкә үткәрмичә, төенчеген өстенә генә томырырга исәп. Абыйлар белән махсус бу төнне кунып калып, Николай килмәсме дип көтеп карарга булдык.

Дөрес исәпләнелгән булып чыкты, кич кырын аның ишекне ачарга азаплануы ишетелде. Мин абый белән энекәшкә ярдәмгә чакырмаган килеш, күренми торырга кушып, ишекне үзем ачтым да: “Монда бүтән эзеңне суыт, барлык әйберләрең дә шунда”, – дип төенчеген томырып, ишекне япмакчы булган идем, аягын тыгып калды. Аягын бәреп чыгаргач, кулын тыккан иде, ишек төбендә генә торган чүкечне күтәреп, селтәп җибәрдем. Ә ул: “Бетерде кулны, бетерде”, – дип дуңгыз тавышлары чыгарып, чинарга тотынды.

Яшермим, суккан чагымда аның миңа китергән газапларын мизгелгә генә хәтеремдә яңартып, үчтән җен ачуым белән томырган идем дә, әмма шулай җан ачысы белән кычкыргач, кызганып та куйдым, ни әйтсәң дә адәм баласы бит инде.

Бераздан тавышы тынгач, китеп барган дип уйлап кына тора идем, ул ишекне кагарга кереште. Абыйлар чыгып, акылга утыртып җибәрергә бик ымсынып карадылар да, тик мин катгый каршы килдем:

– Гел-гел мине монда саклап тора алмассыз, мин үзем бирегә килмәслек ясап биздерергә тиеш аны, – дип тынычландырдым. Ә тегесе: “Кулымны гына бәйләп җибәрсәң мин башка килмәмен”, – дигән була. Мин дә аптырап тормадым: “Әнә, барлык чүпрәкләрең шунда, кулыңны гына түгел баштан-аяк бөтен җиреңне бәйләргә җитә. Тагын бер минем ишекне кагасы булсаң, менә балта кулымда, инде бу юлы башыңа томырырмын, белеп тор! Бер алкаш дөмеккәннән генә җәмгыять күп югалтмас!” – дип акырдым.

Шактый гына вакыт тынлык бозылмый торды, ә аннары бик акрын гына тагын ишекне каккан тавыш ишетелде: “Ач инде бер генә сүз әйтәсе бар”, – ди бу бөтенләй йомшак, хәтта мескен тавыш белән.

-Ярты сүзең дә кирәк түгел! – дидем ничектер йомшара баруымны тоеп. Әмма:

-Кызымны гына күрсәт тә, китәм, – диюе белән күңелемне айкап, җен ачуларымны чыгарды. Кулыма балта тотып, ишекне ачтым да:

– Минем кызым түгел дия идең бит? Синең кызың түгел ул, иртәгәдән Аллаһы теләсә исемен, фамилиясен, атасының исемен үзгәртергә гариза язып бирәм. Әле ярый исемә төшердең. Ә хәзер ычкын моннан, – дип балтаны күтәреп, үзе шикелле үк сәгатькә карап вакыт куйдым, – биш секундтан китеп өлгермәсәң, үлмәслек тә, терелмәслек тә иттереп биртеп җибәрәм, бер,., ике.., өч!..

Шулай иттереп мин ул тираннан 1965 нче елның 30 августында мәңгегә котылдым һәм яшьлек юләрлеге белән җибәрелгән трагедиягә тиң хатамны бик зур югалтулар барәбәренә соң булса да төзәтә алдым. Ә бит башка милләт вәкилләренә кияүгә чыгу түгел, ачылып китеп сөйләшергә дә ярамавын газиз әнием даими тукып торып, мин үзем дә моңа бөтен күңелем белән инанган идем. Аның тулай торакка килгәч: “Матрос Ахметов, честъ имею!” – дип күрешүе уялыгымны томанлаган, күрәсең.

Аның атасы казах булып, фамилиясен генә калдырып киткән икән. Малай исә, анасының туганнан-туган энесе йогынтысында, татарларны күралмас дәрәҗәдә дошманлык тойгысы белән тәрбияләнгән. Шуңа күрә ул һәрвакыт минем татарлыгыма төрттерергә ярата иде. Үзенең шундый холкы белән ул миндә дә урысларга карата нәфрәт хисләрен үстерергә “ярдәм итте”. Һәм инде беренче җае чыгу белән, кызымның исемен, фамилиясен, атасының исемен үзгәрттердем. Югыйсә кызга татарча исем кушуны сорагач, махсус үзе карап торып: “Ярар, татарча да булмасын, урысча да”, – дигән булып “Нэля”ны куйдырткан иде. Соңыннан белдем, армиягә киткәнче шундый исемле кызга кызыгып йөргән булган икән.

Әниләргә кызымның исеме Наилә дигән идем, шулай килеп тә чыкты. Үземнең кыз фамилиямне, атасының исеме графасына сугыш яраларыннан бик иртә вафат булган әтиемнең исемен яздырдым... Ул заманнардан бирле бик күп сулар акты, инде Наиләм дә 7 нче сыйныфта укый. Бер авызым пешкәч, хәзер ир-атлар белән танышу түгел сөйләшүдән дә качам. Белмим, Сезнең белән ничек шулай ачылып киткәнмендер, өстәвенә диңгезче киеме минем күңелдә һәрвакыт фәкать тискәре ассоциация генә уята торган иде. Менә хәзер дә уйлап торам, ни өчен язам бу хатымны, мине нәрсә бу адымга этәрә... гүя елан каршында гипнозланып калган куян инде шунда...

Хатым бик озынга да китте бугай, хәер, балигъ булып җиткәннән соң башланган тормышыбызны ничек бар, шулай язышырга сөйләшкән идек бит, укып бетерерлек буямаса, бигайбә. Алдан килешенгән буенча үзегездән дә шулай ачылып, ихластан язылган хат көтеп калам...

Кабат сәлам белән: Рауза

111.

Конверт тышыннан хатның җибәрелү вакытын карап, инде үзенең хаты да күптән Раузага барып җиткәндер, дип хәл итте Фәрит һәм шунда ук җавап та язарга кереште. Ике еллап шулай хәбәрләшеп торгач Фәрит, капитан һәм база җитәкчелеге белән килешеп, аны үзе янына эшкә чакырды. Килгән очракта вакытын белдерергә һәм телеграмма сугарга икәнен искәртеп, 300 сум акча да салды. Рауза кыстатып тормады, Фәритләрнең рейста булмаган вакытларына туры китереп, Владивостокка очып та килде. Фәрит исә, алдан сөйләшеп, бар яктан хәстәрен күреп куйганча, Раузаны үзләренең көймәләренә үк аш пешерүче иттереп урнаштырды. Находкада язылышып, туйларын да көймәләренең командасы белән уздырдылар...

Инде ниһаять ул бәхетле көннәрдән бирле 5 ел вакыт узып та киткән һәм менә 5 нче яше белә баручы Мөхәммәт, 3 яшьлек Исламныалып, бик матур яз көнендә Рауза, әниләре янына кунакка кайтып төште. Аэропорттан аларны өр-яңа “Жигули” белән абыйсы каршы барып алды. Фәрит җибәргән акчага сатып алынган беренче модельле бу “Жигули” зур булмаган авыл өчен могҗизага тиң күренеш иде.

Фәрит кушуы буенча Рауза бүләкләрне дә бик мулдан алганга күрә, машинага көч-хәл белән генә сыйдырдылар. Бөтен тирә-күрше, чыбык очы туганнарына кадәр бүләкле булдылар. Кайтуларына 2-3 көн узуга картларны чакырып, Коръән укытканнан соң, абыйлары аларны Фәритнең әниләренә алып китте. Саимә карчыкны барыннан да бигрәк олы оныгының бик күп догалар белеп, намаз укуы сөендереп бетерә алмады.

– Аллага шөкер, Фәритемнең улларын - оныкларымны да күрәсем бар икән әле, – дип сөйләнә-сөйләнә, сабыйларны кулларыннан төшерергә теләмичә сөйде.

Биредә дә Рауза Фәрит исеменнән дип бүләкләрне бик мулдан өләште, Коръән багышлатып, иренең дәү-әтисе, зур-әтисе каберләренә зират кылып китте. Фәкать бер үкенечләре калды, Фәнисне күрә алмадылар.

– Соң, ул юньсез малай: “Алма-абый йөкләмәсен үтәр өчен берәр айга командировкага барырга кирәк”, – дигән булып китеп барды бит. Алай ялгаңлый торган гадәте дә юк иде инде үзенең, – дип аптырап торды Фәридә…

 

Ә Фәнис исә, бу вакытта Алыпларны балалар шикелле үзенең бетмәс-төкәнмәс сорауларын биреп “аптырату” белән мәшгуль булды.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: