– Ничек, берегезнең дә башы әйләнмәдеме, ниндидер дискомфорт тойдыгызмы? – дип сорашты Фәнис.
– Юк, сизелмәде дә, – диделәр барысы да беравыздан, – без дә шундый сәләткә ия булабызмы?
– Булырсыз, Аллаһ кушса. Тик карагыз аны, кабат кисәтәм, бу турыда ләм-мим. Мин нәрсә эшләгәнегезне генә түгел, нәрсә уйлаганыгызны да белеп торам, Ходай ризалыгы белән керешәбезме изге эшкә?!
– Керешик, Аллага тапшырып!
Фәнис егетләргә беренче күнекмәләрне аңлатып, һәр буш вакытта шуны кабат ларга кушты...
Икенче көнне Фәнис таңнан торып, кешеләр күреп калганчы Кизләү тавына юл тотты. Бала чагында ул бу сукмактан бик күп үтә торган иде, беренче чәчәкләр күренә башлауга тирә-күрше бала-чага белән җыелышып, Такыя аланына барулармы, Сабан туйлары җиткәндә җир җиләге җыюлармы, аннары Кизләү тавына җитәрәк бик зур мәйдан биләп торган Торна Сазында печән чабуга йөрүләрме – барысы да якты хәтирәләр булып, күңелнең иң нечкә җирләренә уелып калганнар.
Кизләү тавы шулай ук кайбер күңелсез вакыйгалары белән дә аның исендә, әлбәттә. Бервакыт, яшьтәше Замирның шактый ук олы абыйсы Рафик, атын җигеп, Торна Сазына печәнгә барганда, Фәнисне дә үзләре белән алды. Ул, җае чыккан саен малайларны котыртып, сугыштырырга ярата торган булды. Бу юлы да авылны чыгып, болынга басуга ук Рафик күнеккән гадәтенә кереште:
– Малайлаг, – дип лахылдап көләргә кереште ул “р” авазына сакаулап, кайсыгыз җиңә - шул пәкене ала!
|
Замир, абыйсының сигналын ишетү белән үк, көтмәгәндә Фәнисне арбадан бәреп төшерде. Фәнис алгы башта утырганлыктан, арба астына тәгәрәде. Әле ярый муенына тәгәрмәч менмәде, хәер, Рафик та өлгер булып чыкты, алгы тәгәрмәч Фәниснең күкрәгеннән үтүгә атын туктатты. Югыйсә зур бәхетсезлек чыгуы да бик ихтимал иде.
Тагын бер күңелсезлек - Кизләү тавы башындагы кырга көнбагыш урларга баргач булып алды. Төркемнең башлыгы саналганлыктан, Фәнис ул чагында кыр сакчысына аңлы рәвештә үзен суктырырга юл куйды, тырышканда аңа качып котылуы берни дә түгел, ләкин алай эшләгәндә йөгерү буенча иң зәгыйфе Шәрифкә эләгәчәк иде...
Кизләү тавының кеше күзеннән яшерен аралыгына атлаганда, Фәнис әнә шул сагынычлы хәтирәләрне күңелендә яңартты. Балачакта куркыныч дип саналган вакыйгалар да хәзер аңа кадерле сәхифә рәвешендә күзалландылар. Бик үк җиңел үтмәсә дә нинди рәхәт һәм кайгы-мәшәкатьсез булган икән бит ул гөнаһсыз балачак. Күп вакытлары ачлы-туклы гына үтеп, башка малайлар шикелле әйбәтләп киенергә киеме булмаса да, барыбер, сагындыра икән ул чаклар.
Дәү-әнисенең берәрсеннән Коръән укыту, исем кушу кебек аш мәҗлесләреннән кайтуын түземсезлек белән көтеп алуларын, аның беркайчан да онытасы юк. Чөнки ул аннан, яраткан оныгына кулъяулыгына төреп, бәлеш катылары, кош теле шикелле балда-майда пешерелгән камыр азыклары алып кайта торган иде. Ә өйдә исә, күбесенчә коры суга бәрәңге турап, умач уып пешерелгән кысыр аш, я инде буы чыгып торган бәрәңге була. Шуннан артыгына бер каян да өмет итәр урын юк...
|
Кизләү тавының кеше күзеннән яшерен аралыгына атлаганда, Фәнис әнә шул сагынычлы хәтирәләрне күңелендә яңартты. Балачакта куркыныч дип саналган вакыйгалар да хәзер аңа кадерле сәхифә рәвешендә күзалландылар. Бик үк җиңел үтмәсә дә нинди рәхәт һәм кайгы-мәшәкатьсез булган икән бит ул гөнаһсыз балачак. Күп вакытлары ачлы-туклы гына үтеп, башка малайлар шикелле әйбәтләп киенергә киеме булмаса да, барыбер, сагындыра икән ул чаклар.
Аннары Фәниснең уйлары, ач-ялангач булса да сагынычлы бала чагыннан тагын Альбинасы белән кичә кичен сөйләшеп утыруларына күчте. Ул әлеге әңгәмәне күз алдыннан үткәреп, кабат анализлап карады. Сөйгән кызын да бер үк уй-теләкләр борчуын аңлаудан Фәнис тирән канәгатьлек кичерде.
Милли-азатлык идеяләре белән димәк, студент яшьләр дә ныклап кызыксыналар. Әнә бит Альбинасы ничек дип тора: “Балтик буе илләрендә урыс мәктәпләрен ябалар!” – дип мәскәүләр чаң сугарга беләләр, ә Татарстан башкаласы Казанда да үзгәртеп коруларга кадәр бер генә татар мәктәбе калуына исләре дә китмәде, шулай тиеш дип санадылар. Мин латышлар, эстоннар урынында булсам, бу очракта урысларның үзләренең мәкале белән үк җавап кайтарыр идем: “Чья бы корова не мычала, но Россияйская бы молчала!..”
|
Алдан сөйләшенеп куелмаган булса да, Фәниснең очып китәр өчен чамалап куелган урынына Алыплардан да берәү килеп төште һәм шунда ук меңләгән чакырым ераклыктагы Бермуд утраулары юнәлешендә кузгалып киттеләр. Фәнис мизгеле белән үк очуны үз фикер көче белән тәэмин итәргә дигән сигнал алып, шул шартны үтәргә күчте. Күчеш процессыннан Алып гаеп тапмады кебек, әмма шулай да тоннельдән керүне үзе башкарды.
Су асты патшалыгына төшү белән Фәнис Ага-Хан янына узды. Ул аны гадәттәгечә купшы кәнәфидә, янып торгандай ялтыраучы бриллиант күзле, алтыннан коеп ясалган арыслан-култыксаларга таянып утырган рәвештә, көлемсерәп каршы алды. Фәнис Ага-Ханга үзенең утлы шарга әверелеп, очып кайтуы һәм килүе сөенечен җиткерде.
– Аларын мин беләм инде, тик масаерга иртәрәк икән әле. Зур осталык белән очарга өйрәнергә зур тырышлык һәм түземлек кирәк шул, ашыгып кына эш чыкмый.
– Ага-Хан, минем тизерәк дошманның танкларын, бер күз карашым белән әйлән- дереп каплыйсым килә. Сыртына төшкән колорадо кортлары аякларын селкеп яткан шикелле, чылбырларын әйләндереп, ятсыннар иде тик, шунда.
– Әй олан-олан, андый кодрәткә ия булырлык өйрәнер өчен җир өсте исәбендәге дистәләгән еллар узуы кирәк. Иркенләп очарлык җитлегергә дә бер генә ел соралмас әле, сабыр ит.
– Үзем генә очып, туганнарым янына кайткалап тора алсам, миңа тагын нәрсә кирәк. Татар халкы 450 ел дәвамында урыс игосы астында җан асырарга түзгәнне, бәйсезлеккә бару юлында тагын – 10-15 ел буена күнекмәләр алырга гына түзәргә булыр, Алла боерса.
– Анысын Алыплар үзләре хәл итәрләр. Ә син бәйсезлеккә ирешүне ничек күз алдына китерәсең соң?
Фәнис ул хакта хыялының ничек тормышка ашачагын бик ачык рәвештә күз алдына китерә алса да, җавап бирергә ашыкмады, елмаеп иңбашларын гына җыерып куйды. Әмма явызлык империясендә кайчан да бер, ахыр чиге чит көчләр ярдәмендә булса да гаделлек торгызылып, милләтләр колониаль изүдән котылачак чор килүе турында ул сабый чагыннан ук диярлек уйлана башлады...
V11
Хәтере ялгышмаса, инде мәктәпкә укырга кергәнче үк, Фәнискә үзенең “икенче сорттагы халык вәкиле” генә булуын төшендерделәр. Аның милли мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә дөньяны танып белүе, туган авылы чикләреннән үтеп, беренче тапкыр район үзәгендәге кибеткә кергәч башланды. Нәкъ менә шунда сатучының: “Чево бармочиш чортовой татарчонок, говори по русски!” – дип усал кыяфәттә әйткән сүзләреннән соң, аңарда барлык җирдә: район үзәкләрендә дә, шәһәрләрдә дә татарча аңлашырга, сөйләшергә мөмкин булсын иде дигән самими теләк туды. Үсә барган саен бу теләк көчәя төшеп, һәр адымда даими очрап торган урыс баскынлыгына каршы көчле нәфрәткә әверелде.
Ә инде башлангыч хәрби хәзерлек дәресләрендә укытучының рәтләп торып урысча белмәгән килеш, укучыларга татарча җавап бирергә рөхсәт итмәве, Фәнисне бөтенләй чыгырыннан чыгара торган булды. Бу дәресләрдә ул махсус рәвештә, урысча яңгыраган һәр әмернең татарча вариантын кабатлап, укытучысының “җанына тиде”:
– “Равнис түгел”, “Тигезлән!”; “Смирны” түгел, “Үрә кат!”; “Вульны” түгел, “Иркенлә!” – дип Фәниснең төзәткәнен бөтен сыйныфның хуплап торуын да күреп аптырагач, укытучы:
– Ярар, татарча гына әмер биреп, дәресне алып барып кара әле, сафларда җыр белән дә үтегез, мин күзәтермен! - дияргә мәҗбүр булды.
Фәрит абыйсыннан аның үсмер чагында гаскәрләр җыеп, анда фәкать татарча гына әмер бирелүе турындагы мавыктыргыч хикәятләрен ишеткән булганлыктан, Фәнис укытучысы кушуы белән үк җитәкчелекне кулына алды һәм алга куелган бурычны бик җиңел башкарып чыкты.
Соңыннан укытучылары каршыннан аны пошаманга төшереп, җырлап та үт теләр:
Себердән Дунайга кадәр җитәр Татарлар,
Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!
И-и-их, кыю Татарлар, батыр Татарлар,
Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!
Егылганны кыйнамыйлар, гадел Татарлар
Зәгыйфкә кул күтәрүне “хәрәм”, атарлар...
И-и-их, кыю Татарлар, гадел Татарлар,
Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!
Татарда хәтәр бар, дип явыз кабатлар,
Халкым намуслы булуын вакыт исбатлар!
И-и-их, кыю Татарлар, батыр Татарлар,
Дошманнарның ботларыннан тотып атарлар!
– Син мондый җырларың белән Казанның Ершов урамына урнашкан тилеләр хастаханәсенә эләгергә телисеңме әллә? – дип кисәтте Фәнисне укытучылары, – шаярма алай, безнең илдә милләтчелек хупланмый, дәү-әтиең Сафа абыйның нәрсә өчен Черек Күл янындагы учреждениегә чакырылып, акылга утыртылуы турында дәү-әниеңнән сорап белеш тә, башка болай кыланма!
Белә ул хакта Фәнис, дәүәнисенең дә бу турыда кисәтүләре аз булмады, әмма илдә хөкем сөргән колониаль изүгә, милләтләрне дискриминацияләүгә, күкрәгендә татар йөрәге типкән нинди ир-егет бер сүз дәшмичә генә түзеп тора алсын?! Тик ни аяныч, татар рухы, теләсә кайсы җирдә иркенләп татарча сөйләшә, аңлаша алу һаман да ки авылдан 5-6 чакрым үтү белән үк чикләнә һәм СССРның яулап, талап алынган иксез-чиксез киңлегенең нинди почмагына гына барып чыкма – тагын җанны изүче, Алла каргаргыры РСФСР чынбарлыгына муеннан кереп чумарга туры килә. Хәер, алай ук түгел икән ич, бар икән СССР чикләрендә дә үз милләтен аска салып таптарга җөрьәт иттермәгән халыклар...
Техникумның өченче курсын тәмамлаганнан соң, шабашкада йөреп бераз акча эшләп алгач, Фәнис бергә укучы иптәше, күрше район егете Ирек белән Бакуга китеп барды. Анда атна тирәсе Каспий диңгезендә коенып ял итүләре бик рәхәт булды, билгеле. Ни әйтсәң дә, әзәри халкының сөйләме татарчага охшаш булгач, күңелгә якын, тик яллары төгәлләнгәч, кире кайта алмый гына йөдәделәр: Татарстанга якын-тирә юнәлешкә бер кая билет булмады. Ахыр чиге Ригага очарга хәл иттеләр – аннан кайтуы һәрхәлдә ансатрак булыр дип исәпләделәр.
Дөрестән дә кичке рейс белән Ригадан утырып китәргә билет бар иде. Ә кичкә кадәр вакытны исраф итәр өчен, егетләр шәһәр белән танышып йөрделәр. Менә шунда Фәнис чынлап торып латыш халкыннан көнләште, чөнки аларның беркемгә игътибар итмәстән, иркенләп үз телләрендә сөйләшүләрен, россиялеләргә оккупант иттереп карап, аларга фәкать тискәре мөнәсәбәттә булуларын яшереп азапланмауларын күр де ул.
Шул чакларда Фәнис Татарстанның да союздаш республика статусын алуы турында хыяллану гына түгел, ничек бу дәрәҗәгә ирешү юлларын табу хакында баш ватты. Шул чакларда революция вакытында, аннан соңгы Совет власте өчен хәлиткеч елларда үзләрен-үзләре аямый көрәшкән татар халкын төп башына утыртып калдыручы аферист-авантюристлар – Ленин-Сталинның рухлары җәһәннәмгә юлыгуын теләп, төннәр буена догалар укып ятты.
Каһәрләмәслек тә түгел бит, имеш башка илләр белән чикләнмәгән милли берәмлекләр союздаш республика статусына ия була алмыйлар. Татарстанның нигез ташы астына әнә нинди шартлаткыч салып калдыралар эчкерле, террор гамәлләре үткәрүдән гайре эш белмичә, бернинди тәҗрибәләре булмаган килеш дәүләт белән идарә итүгә алынучы, югары белемгә дә ия булмаган “гений”лар.
Әле шулай да СССРның сәяси картасын игътибар белән карамаган килеш, Фәнис Башкортстанны Казахстанга чиктәш дип уйлап йөрегән -лектән: “Килер бер көн, союздаш республикалар милли бәйсезлек алгач, баштан күрше Башкортстан союздаш республикага әйләнер һәм озак тормый, ул да суверен илгә әверелер, ә аннары Татарстанга чират җитеп, ул да күптән көткән азатлыгына ирешер!” - дип хыялланды.
Ачы чынбарлык тарих дәресендә ачыкланды. Анда, укытучы Һиндстан халкының Бөек Британиядән бәйсезлек яулап көрәшкәне өчен Англия махсус рәвештә аны Пакистан белән Һиндстанга аерган да, өстәвенә СССРга чиктәш ясамаска теләп, арага Әфганстанны тыккан, дип аңлатканда, Фәнис белән янәшә утырган Замир:
– Абый-абый, Англия СССРдан үрнәк алып шулай эшләгәндер инде, әййеме? – дип куймасынмы.
– Син нәрсә Дәминов, СССР начар үрнәк күрсәтергә мөмкин дип уйлыйсыңмы әллә? – Карип абыйлары гадәттәгечә күзен челт-челт йомгалап, борынын тарткалап алды, - үзең комсомолецтыр да әле җитмәсә, СССРны империалистик Англия белән тәңгәл куярга ничек шулай телең бара?
– Әнә картадан карагыз, Башкорстан автономияле республикасы белән Казахстан арасына нәкъ менә Әфганстан рәвешендә Оренбург өлкәсе кысылып тора.
– Бу чагыштыруың Дәминов, бер дә урынлы түгел инде.
Фәнис, Замир сүзләренә генә ышанмыйча, атласын чыгарып, игътибар белән сабакташының дәлилләрен ачыкларга кереште. Әйтерсең лә аның бик кадерле әйберенең югалганлыгы сизелгән да, шуңа бик ачуы килгән, ул кулындагы каләмен атып бәрде:
– А-ах, паразитлар, бирән дуңгызлар, кара инде нишләткәннәр! – дип иңерәп куйды Фәнис, – бөтен хыялларны челпәрәмә китерделәр, кара йөрәк шовинистлар. Эшләргә иренеп, башка халыкларны талап ашаудан кала бер нәрсә белмиләр, җир җитми аларга! Басып алган җирләрен саранчалар кебек корытып, дуңгызлар шикелле шакшыга батырырга гына булсын!
– Ни кыланасың Мифтахов, нигә тавышланасың, нәрсә булды тагын?! – диде укытучы аның янына очып килеп.
– Бер нәрсә юк! – дип авыз эченнән генә мыгырданды Фәнис. Бу вакытта чарасызлыктан, үкереп еларлык дәрәҗәгә җитеп, кәефе киткән иде аның: “Димәк, создаш республикалар суверенитет алган очракта да тиз генә Россия игосыннан котылып булмаячак?! Кыргый Африка халыкларына кадәр 1961 елда колониаль бәйлелектән котылдылар. Ә без, Бөек Аттиладан башлап өч империягә нигез салган, кайчандыр Бөек Болгар, Алтын Урда, Казан Ханлыклары шикелле Мәскәү кенәзлекләреннән күпкә алдынгы мәдәниятле, камил дәүләтләр тоткан халык, ХХ нче гасыр төгәлләнеп килүенә карамастан, әле һаман да караңгылык сөременә чорналган СССРның явызлык империясе богауларыннан котыла алмыйбыз, бездә һаман да апартеид режимы хөкем сөрә! КПСС Үзәк Комитеты идеологлары Азия, Африка, Көньяк Америка илләрендә неоколониаль система хөкем сөрә, дип ялган сафсата тарата. Чынбарлыкта СССР үзе чын мәгънәсендәге колониаль империя.
Хәер, ни әйтсәң дә Африка, Азия, Көньяк Америка, Океания халыкларының хуҗалары инглизләр, французлар, португаллар урысларга караганда бик күпкә әдәплерәк тә, аларның кешелек дәрәҗәләре дә югарырак булып, арзанлы чималдан һәм эшче көчләрдән баш тартырга үзләрендә көч табып, колларын иреккә җибәрделәр. Ичмаса кара 1552 нче ел көзендә татар халкына ярдәмгә килүчеләр дә табылмаган. Кырым, Әстерхан, Себер Ханнары нәрсә караганнардыр, туган халыкларын ачкүз мәскәүлеләрдән талатырга юл куйганнар. Шул мәнсезлекләре аркасында соңыннан үзләрен дә Мәскәү, аҗдаһа кебек йотып, җир йөзеннән юкка чыгарган да инде!?.”
Тарих Казан ханлыгын торгызу мөмкинлеген алга табан да биргән бит үзе. Казаннан соң урысларның Әстерхан ханлыгына ябырылулары белән үк Кырым һәм Себер ханнары уйланып калып, вәзгыятьне аек акыл белән билгеләгән булсалар, Мәскәүгә каршы тагын ике фронт ачып, тетмәсен генә тетәсе калган да бит. Ул чагында урыслардан, Әстерханга күзен адаландырту түгел, алдан йоткан Казанны да костырып чыгару аның кадәр үк авырлык сорамаган булыр иде.
Ә 1610 нчы еллардагы Мәскәү чуалышларыннан файдаланасы урынга, татарларның чукынып динен саткан Мининга ияреп, үз башларын ашаган рәхмәтсез урысларга ярдәмгә ашыгуын тагын ни белән аңлатырга инде? Форсаттан файдаланып, Казаннан барлык баскынчакларны бәреп чыгарырга да, гомерләрендә чит җирләргә кызыгып карамаслык рәвештә тәүбә иттереп, арт сабакларын укытырга калган!
Төрек солтанының марҗа хатыннары кочагында онытылып ятып, туганнарына ярдәм кулы сузарга вакыт тапмавы шулай ук гафу ителмәслек хәл, билгеле, - азатлык яулау юлында, әнә шуның ише мөмкинлекләрнең кулдан ычкындырылган булуын аңлау, Фәниснең ярсуын кузгатып, бөтен күңелен актарып ыргыта иде: “Сәясәттә ерак күрә алмаучы нинди генә хәсрәт ханнар, солтаннар булдылар икән соң алар?”
1990 нчы елда Фәнис Татарстанның суверен ил булып әвереләсенә чын күңелдән инанып йөрегән иде. Бәйсезлеккә ирешү, ниһаять ерак калмады, әнә ул кул сузымы биеклегендә генә кебек тоелды аңа. Өстәвенә башка автономияле республика халыклары арасында да милли азатлык идеяләре уянып, күркәм генә нәтиҗәләр бирә башлады. Аеруча Ичкерия көрәшкә актив күтәрелде. Менә шул вакытта явызлык империясе богауларын өзеп ташлау өчен барлык халыкларга да бердәм фронт булып күтәрелергә генә иде дә бит...
Әйдә, Россия гаскәрләре республикаларга милләтләр канына баткан итекләре белән басып кереп, бөтен кешелек дөньясы каршында кабат үзләренең чын йөзләрен күрсәтсеннәр һәм ни күләмдә Россия – “справедливая, добрая душа?” икәнлеген исбатласыннар иде. Юк шул, республикалар һәрвакыттагыча, Мәскәүнең эткә сөяк ыргыткан шикелле юк-бар ташламаларына чираттагы мәртәбә ышанып, алданып калдылар.
1994 нче елда вәкаләтләрне бүлешәбез, дигән булып, Татарстанның да авызын җиңел генә томаладылар. Россия үз өстенә татар халкы мәнфәгатьләрен күздә тоткан, игътибарга лаек булырлык бернинди бурыч та алмады, шул ук вакытта Татарстанның вәкаләтләрен 1920 нче елда бирелгән автономия күләменә дә җиткермәде. Ә аннары Татарстан, 1994 нче елда “бирелгән” юк кына “вәкаләтләр”еннән дә бер-бер артлы колак какты.
Алай гынамы, республика халкы катнашында үткәрелгән рефрендумда ка –
бул ителүче Татарстан Конституциясенә кадәр, хәрефен-хәрефкә Россия
җитәкчелеге теләгән рәвешкә китереп, үзгәртеп бетерделәр. Явызлык импе
риясе изүе астында калган тәкъдирдә, алга таба Татарстан Республикасын да,
аның халкын да бер нинди якты киләчәк көтмәячәген ачык аңлаганлыктан,
Фәниснең йөрәге әрнеп, бөтен күңелен гарьлек биләп алды. Ул бу турыда
Ага-Ханга да бик ачынып сөйләде, аларны 7 нче гасырда ук җиңелмәс
Болгария дәүләте төзеп калдыра алмаганнары өчен аны битәрләп алды:
– Бер үк төрки тамырдан чыгып, бер үк Тәңрегә табынган килеш, көчләрне берләштерәсе урынга, Хазар каганаты белән сугышып яткансыз, шуның өчен хәзер ни Бөек Болгар дәүләте, ни Хазар каганаты юк.
– Син олан, акыллыбаш булып, ул чордагы хәлләрне белмәгән килеш сөйләнеп торма. Яннан күзәткәндә оста шахматчыларның да хаталарын күреп була ул. Менә үзең Олуг-Хан булырсың да, дәүләт белән ничек хакимлек итеп карарсың!
– Бик гадел хакимлек итәрмен, үз җирләремне дә бирмәм, башкаларныкына да күземне кыздырмамын!
-Карарбыз, баштан Олуг-Хан булып төхеткә мен әле. Аның өчен хәзер өлкәнәр белән бәхәсләшеп тору урынына эш белән булышырга – күнекмәләр үтәргә кирәк, - дип кисәтте аны Ага-Хан...
Фәнис, үз аурасына бөркәнеп әйбәт оча алуы турында Ага-Ханның шикләнүләрен Алыпларга җиткереп, аларның да фикерен белеште:
– Мин теләгән чакта үзем генә туган җирләремә очып кайтып килә алмыйм мени әле?
– Юк! – дигән катгый җавапны тоеп, Фәниснең тагын күңеле төшеп китте. Алыплар аны тынычландыруны кирәк таптылар, - сез җир өсте кешеләре баш миегезне җигеп эшләтергә иренәсез. Шуның өчен тизерәк төрле җайланмалар, машиналар ясарга тотынасыз. Шул машиналарыгыздан табигатьне җимертәсез, юкка чыгартасыз. Баш миегезнең бер проценты гына да эшкә җигелмәгән. Үзеңнең баш миең блән 50 процентка булса да идарә итәргә өйрәнми торып, максатыңа ирешә алмыйсың, аңлыйсыңмы шуны?
-Аңлыйм, дип баш какты Фәнис боек кына.
Әле ярый Алыплар сабыр, беркайчан да җир өсте кешеләре кебек: “Йөдәтеп торма сана!” – дип тибәреп җибәрмиләр. Тыныч кына аның һәр соравын диярлек канәгатьләндереп торалар.
Алар белән аралашкан вакытта кинәт аның башына, алма-абыйсы әйтмешли, Наполеон планы килеп төште. Алыплар аңар диңгез төбендә яткан искиткеч зур байлыкларга ия булырга тәкъдим иткәннәр иде бит. Әгәр дә анда баткан кораблардагы алтын-көмеш, асылташларны күпмедер күләмдә күтәреп менеп, Болгарда зиннәтле Хан сарае корып куйсаң!? Киләчәктә Аллаһы насыйп итсә, Татарстан бәйсез илгә әверелгәч, Болгарны символик Хан-кала иттереп үзгәртергә булыр иде.