Мир, скорее по инерции, все еще принимает политическую корректность идеологии «прав меньшинств» и осуждает позицию в защиту государства и большинства. Но, кажется, наступает другое время – время не только защиты притесняемых меньшинств, но и защиты большинства от радикализма и агрессивности меньшинства. Последнее иногда обладает большими ресурсами, чем большинство для навязывания собственного сценария. В случае с Чечней на стороне чеченского вооруженного сепаратизма оказались мощная коалиция российской радикальной демократии (верящая в советский этнонационализм), либеральный Запад (желающий «досамоопределить» Россию), исламский Восток (расширяющий линии своего «цивилизационного пространства») и экспертно-информационное сообщество, завороженное эстетикой войны на территории бывшего политического и ядерного монстра.
С тех пор мир стал менять свое отношение к проблеме меньшинств, Запад незаметно перенацелил основную деятельность в этом направлении исключительно на страны бывшего СССР и на Восточную Европу, особенно Югославию. Возможно, такие страны, как Индия, Китай, Пакистан, Великобритания, Испания, Канада, поступают правильно, не допуская внешних манипуляций с собственными меньшинствами. Более того, когда в 1970 году я проводил исследования в Квебеке, канадская полиция ежедневно буквально следовала за мной по пятам. В 1983 году на Гаваях моя встреча с активистами движения «Гавайская нация» едва не кончилась неприятностями с властями. В США сепаратистов (техасских, гавайских и прочих) без всяких оговорок осуждают на пожизненное заключение, а сепаратистские группы отслеживают и подавляют самым жестоким образом. А тем временем в России возник целый ряд «открытых политических зон», особенно на Северном Кавказе, куда устремились сочувствующие меньшинствам романтики и откровенные авантюристы со всего света, прихватив свои утопические рецепты или чемоданчики с долларами для оплаты антигосударственной деятельности.
|
НОВАЯ ГЕОПОЛИТИКА
Сепаратизм не стал бы глобальной проблемой, если бы не служил орудием соперничества государств и средством геополитической инженерии. Сегодня победители «холодной войны» навязывают свою волю внешнему миру через очередные этнические самоопределения.
Безответственный энтузиазм новых переделывателей мира столь велик, что они не замечают разительную двуличность в подходе к этой проблеме и даже намеренные фальсификации. Геополитически невыгодный сепаратизм не поддерживается и даже осуждается так называемым международным сообществом.
23 июня 1999 года газета «Интернэшнл геральд трибюн» опубликовала статью редактора журнала «Форейн Эфферс» Джонатана Теппермана с циничным откровением: дескать, независимость для Косово не является «опасным прецендентом» и следующая на очереди должна быть Чечня, потому что Российское государство «расшатывается».
Опять же пришло время сделать фундаментальный исторический вывод из последних событий: человечество не придумало пока ничего лучшего для обеспечения общественного порядка и социального преуспевания людей, чем государство. Поддержка же сепаратизма, однозначно демонстрируемая Западом, разрушает институт государственности не только в России. Победа его породит надежды меньшинств и в Азии, и в Европе, и в Америке.
|
Интеллектуальные дебаты об отмирании государств, квазигосударствах и т.п. на самом деле преследуют вполне утилитарную цель: ослабление или даже разрушение одних «чужих» государств ради усиления других «своих». Поэтому усилия «мировой общественности» должны быть направлены на то, чтобы научить политиков и общественных активистов, как людям с разными религиями и языками жить в одном общем государстве и решать проблемы развития и разделения власти (а не страны!), не изгоняя людей из их домов и не перекраивая границы.
После демонстрации опасных метаморфоз современного сепаратизма и еще более опасных манипуляций вокруг него будет справедливым, если государства с многоэтническим составом населения примут дополнительные меры в пользу обеспечения собственного суверенитета и целостности. Это может означать определенное ограничение политики коллективных прав и преференций для особых групп населения. Во всяком случае, после Чечни и Косово трудно представить себе ситуацию, чтобы появились новые этнотерриториальные автономии в составе федеративных государств.
Даже если операция НАТО «по предотвращению гуманитарной катастрофы» закончится так, как ее запланировали исполнители, сегодняшняя война на Балканах и неурегулированные конфликты на территории бывшего СССР – это реквием по сепаратизму. Защитив существующие государства, от Китая и Индии до России, Югославии и стран Африки, отвергнув вооруженный сепаратизм, который угрожает не только этим странам, человечество может спокойнее вступать в новую эпоху. Противоположный вариант «нового порядка» просматривается с большим трудом, ибо он чреват новыми циклами насилия».
|
Фәрит мәкаләне укып бетерде дә елмаеп, башын кага-кага хатынына карап торды:
-Я, ничек, “фән докторы” фикерләре белән килешәсеңме Рауза ханым-солтаным?
- Шуның кадәр дә бер яклы һәм сай фикерле мәкалә язучыларны ничек фән докторы дип атап була икән, белмим, - Рауза канәгатьсез төстә кулын селтәп куйды,- кайбер урыннарын тыңлаганда, син әйтмешли Ходайдан сабырлык сорап түздем. Кара инде нәрсә ди бит, имеш Башкортстанда татарлар белән беррәттән урысларның да хокуклары кысыла, шуның өчен “руслар мөнәсәбәтендә преференция сәясәте алып барыр чак җитте”,-дигән була. Оялмый да, Башкортстандагы татарлар урыслар белән бер дәрәҗәгә куелса ни әйттең генә иде дә бит. Әле аның башкортларына да Татарстандагы татарлар шикелле үк, үз республикаларында урыслар дәрәҗәсенә җитәргә бик ерак тора.
-Сүз дә юк. Урыс ул үзе елый, үзе сине кыйный. Бу уңгайдан ихтыярсыз балачакта бергә үскән Идрис атлы, колхоз рәисе Чулак Гариф малае минем искә килеп төшә. Ул да шулай үзеннән кечкенә малайларны елый-елый рәнҗетә, әгәр берәрсе җавабын кайтарып төртсә: “Зевәни-зевәни”,- дип дәү әнисен чакыра башлар иде.
-Аннары профессорның тел төбеннән урыс булмаган милләтләрне “укытып, мәдәниятләрен үстерүдән зыян гына күрүләре» сизелә. Имеш, әнә Лондонның университетларында, алдынгы көллиятләрендә укып чыккан һиндуслар азатлык даулап, Британия империясенә каршы күтәрелүчеләрнең алгы сафларында булганнар. Ә-әй, сөйлисе дә килми шул империячел карашлы бәндәләр хакында, кадалып кына бетсеннәр инде бөтен империяләре белән бергә. Әйдә табигатьне күзәтеп кайтыйк, булмаса.
-Дөрес әйтәсең. Бу якларга тагын килеп чыгу мөмкин булырмы әле, юкмы дигәндәй. Ичмаса балалар күреп калсыннар.
Бөтен Себер территориясе буйлап табигатьне, авылларны, шәһәрләрне карап кайтканда Фәрит гыйбрәт өчен дип кайбер җирләрне тәрәзәдән балаларына күрсәтеп, аңлата да барды:
-Менә күрегез инде балалар, җир шарының күпме илләрендә булып, дөньяда Россиядән кала башка бер нинди халыкларның да шуның кадәр тәртипсезлеккә юл куюларын күргәнем юк иде,- дип әрни-әрни сөйләде ул,– татарда үзем тапкан мал түгел, әткәйнеке җәл түгел дигән әйтемнең нигезендә улларым, тир түкмичә, ягъни талап яки урлап алынган байлыкның кадере булмавы күз уңында тотыла. Россия баскынчаклары бу җирләрдә матур тормыш алып барган татарларны үтереп, җирләрен, мал-мөлкәтләрен тартып алып, ул байлыклар юкка чыкканчы типтереп яшәделәр. Анысы гына җитми, мал-мөлкәтне сатып эчеп бетергәч, урман кисү, җир астыннан кыйммәтле асылташлар, алтын-көмешне казып алу кебек авыр эшләрне янәдән, исән калган татарларны куып китереп эшләтәләр. Мондый юл белән Россия колонизаторлары бер атуда ике куянның койрыгыннан эләктерәләр, беренчедән, арзанлы эшче көчләр, икенчедән, җеннәре сөймәгән татар милләтен үзләре арасында эретеп, урыска әверелдерәләр.
– Ә ул сәясәт әле һаман да дәвам итә. Әнә, Ямал-ненец округында газ, карамай чыгару өчен тагын шул ук татарлар җәлеп ителә. Бу юлы бер атуда хәтта өч куянга эләгәләр: җирле халык та татарлар шикелле үк урыс арасында эреп, урыс милләтен арттыра, – дип өстәде әрнү белән Рауза.
– Ә теге “академик” белән “профессор” сәләмәләре белер-белмәс, сепаратизмга власть теләүче милләтчеләр генә омтыла дип тәкърарлаган булалар. Аларның үзләрен урысча бер сүз дә белми торган халык арасында яшәтеп карыйсы иде, шул чагында милләт төшенчәсенең нәрсә икәненә төшенеп, милли-азатлык идеяләре белән янучы халыкның ни теләгәннәрен бәлки аңлый төшәрләр иде.
-Аларча барлык илләрдә дә милли-азатлык көрәшенә күтәрелүчеләр дөрес эшлиләр, фәкать Россия белән Югославиядәге милләтләр генә азатлыкка омтылып, урысларга һәм сербларга рәхмәтсезлек күрсәтәләр булып чыга.
-Синең белән тулысынча килешәм.
-Әти-Әти-и, нигә син ”тулысынца” дисең, әни “тулысынча” ди? Кайсысы дөрес?
-Икесе дә дөрес, улым, әйтелештә генә аерма безнең. Әниегез бит “тулысынча” дими, ә “тулысынща” ди. Иң дөресе, язуда гына ялгышмаска кирәк.
- Ә безгә ничек сөйләргә алайса?
-Әниегезчә, чөнки ана теле диләр аны шуның өчен. Алай дигәннән безнең авылның Миңгали абзыйның хатыны сезнең әниегез шикелле “җиләк”, “щиләк” дип сөйләшкәнгә күрә, балалары да кечкенә чакта шулай әйткәц, без көлә торган идек. Тора-бара ул балалар барыбер безнеңчәгә күчәләр иде. Сез дә минем туган авылымда яшәсәгез минем рәвешкә күчәргә мөмкин. Хәер, хазер инде мәктәп телебезне бозды. Иң мөһиме балалар, сез мине аңлый торгансыздыр бит?
-Аңламыйча.
-Алай булгач, тагын нәрсә кирәк?..
Шулай озын юл буена гапләшә кайткач, Раузалар яшәгән авылга якын тимер юл станциясенә килеп җитүләре дә ялыктыргыч булмады. Биредә аларны Раузаның абыйсы машинада, ә тагын бер туганнары җигүле ат белән көтеп торалар иде.
-Мин атка утырам, ә сез тизрәк авылга кайтып җитегез дә, бала-чагага кыр капкага килеп, Кыш бабайны көтеп торырга кушыгыз, шулай күңеллерәк булыр, – диде Фәрит.
Балалары гына түгел, хатыны да чанага утырып кайтырга теләсәләр дә Фәрит рөхсәт итмәде. Фәритләр ат белән 5-6 чакырымлы араны узып, авыл башына җиткәндә аларны үзенең өлкәнрәк уллары белән бергә дистәләгән бала-чага каршы алды. Фәрит аларның һәммәсенә Кыш бабай исеменнән пакетлар өләшеп, соңыннан әрҗә тулы сниккерс, марс, баунти шикелле шоколадлар, төргәкле печенье-конфетларны карга сибеп калдырып, әбиләре яшәгән йортка кайтып төште. Беренче чиратта ул, 43 кенә йорттан торган кечкенә авылның һәрбер өенә Яңа елга Раузадан бүләк дип, инде себер шәһәрләренең берсендә поездан поездга күчеп утырганчы ук алып куелган пакетларны таратып чыгарга кушты. Якынрак туганнарга кием-салым, савыт-саба шикелле бүләкләр дә өләшенде. Әбисенең иңенә җиңел генә, бик ыспай тун кунаклады. Каенагасы Рафикка: “Берле Жигули” белән азапланып йөрмә, “Унлы”сын сатып алырсың”, – дип җитәрлек күләмдә акча биреп куйды. Ә кичкә Яңа ел бәйрәмен клубта, бай аш өстәле көйләп үткәрергә тәкъдим итте ул. Фәрит шунда ук акчадан тормаслык булсын дип тә кисәтеп алды:
-Рафик, әйдә без чалыр өчен сарыклармы, эре терлекме караштыра торыйк, нинди бәядән әйтсәләр дә сатулашып та ятмыйча алабыз. Авыл клубында барлык кеше сыярлык иттереп өстәлләр көйләргә кирәк булыр, – дип каенагасы белән эшкә дә кереште.
Барлык кешедә дә бәйрәмчә кәеф күзәтелә, фәкать Раузаның әнисенең генә йөзе чытык күренә. Бу ыгы-зыгыдан битәр “бушка акча туздыру”дан аның йөрәге әрни, ахыр чиге түзеп тора алмыйча ул, кызын почмакка чакырып алды:
– Безнең кияү үз акылындамы соң ул? – диде ул соңгы чиккә җитеп аптыраудан, -авылның ертыгын-тишеген әлегә кадәр беркемнең дә ямап бетергәне булмады әле. Акыллы кеше шулай суга саламыни акчаны?!
Рауза бөтен өйне яңгыратып көлеп җибәрде. Нәрсә булды икән дип Фәрит тә чыгар җиреннән кире борылып, алар катына керде:
– Нәрсә булды шулай, өйне күтәреп көләсең?
– Менә әни юкка акча туздырасыз дип борчыла.
– Әби, авылның беренче чибәренә өйләнеп, мин никах туе да, кызыл туйны да уздыра алмадым. Аннан соң дүрт оныгыңның бәби туе булмады. Шул туйларның һәрберенә иң әз дигәндә 100 әр мең сум гына туздырырга тиеш булсам да күпме акча кирәгер иде. Синең кызың, оныкларың андый туйларга гына бик тә лаек, шулай бит!
– Шулай инде, шулай кияү. Без картларга андый акчаларны гөмердә күрмәгәч, тиене дә жәл тоела шул.
– Акча ягына килгәндә әби, Аллаһы теләсә син беркайчан да кыенлык күрмәссең. Җәй җиткәч, насыйп булса үзегезгә бик матур йорт-җир корып куярбыз. Кыскасы, Наилә кызыбызга да, дүрт малайга да кайгы белми яшәр өчен акчалар җитәрлек, бер дә борчылма.
– Әле ярый бәхетең йокламаган икән кызым, нинди алтындай кияүгә тап булгансың, – дип сөенечен яшермәде Раузаның әнисе Фәрит чыгып киткәннән соң,- берүк, кадерен генә белә күр инде, кызым!
– Бер дә борчылма әни, минем ирем кадерен белдертә торган кеше ул!
– Нәрсә, бик усалмы, әллә теге хайваны кебек кул да күтәрәме?
– Тәүбә, диген әни, нинди кул күтәрү булсын, тавышын да күтәрми, тик беркайчан ике кабатламый, ярты сүздән аны аңлыйсың. Менә үзең дә аның “акча туздыруына” җен ачуларың чыгып, өзгәләп ыргытырдай булып тора идең. Киявең белән сөйләшкәч, бөтен ачуларың очып китеп, чышың пышка калды бит, – дип көлде Рауза чын күңелдән.
– Аллага гына шөкер, шулай икән шул. Кызыбыз Наилә дип тора бит әнә, кире какмый, бик тә инсафлы кешегә охшаган. Үзе миңа ачуланмаган гына булса ярар иде инде.
– Ю-ук, кая ачуланырга ди, сине дә, абыйны да бик ошатты ул. Синең кебек намаз карчыклары өчен үлепләр тора инде киявең, чөнки үзе дә 5 тапкыр намазын калдырмый укый.
– Ә үзең нәрсә?
– Үзем дә укыйм, хәтта 5 яшендәге Габдулла да безнең белән намазлыкка баса. Ә Мөхәммәт белән Исламыбыз онытмадылармы соң? Берүк аталары барында намазларын калдыра күрмәсеннәр?
-Аллага шөкер, барысы да тәртип... Тик, кияүнең теле әллә нинди генә безнекечә түгел, кайбер сүзләре аңлашылып та җитми, татардыр бит инде ул.
-Татар булмыйча тагын! Теле дә бик аңлашыла, Гөлсирә апаның ире Азат җизниләр авылыннан ич...
ЗУР СЫНАУЛАР АЛДЫННАН
Раузалар авылында Яңа елны шулай зурдан куптарып, 29 нчы декабрьдә бәйрәм итсәләр, 31енә Фәритнең туган ягына кайтып җиттеләр һәм бәйрәм итүне мәктәптә башлап, 2000 нче елны Азатларда каршыладылар.
Тәнәфес араларында Рауза туганнан-туган Гөлсирә апасы белән аралашса, Фәрит исә, Азат кампаниясендә булып, аның иҗат эшләре турында кызыксынды.
– Роман, повестьлар, хикәяләрдән торган өч-дүрт китап чыгарырлык материаллар сейфта саклана. Ә инде газета-журналларда мәктәп темаларына басылып чыккан мәкаләләрне дә туплап чыгарсаң, 5-6 гына китап җыелыр иде шәт. Әнә бит Ленинның каләменнән нинди сызык сызылган, теленнән нинди генә мәгънәсез сүз әйтелмәгән – барысын да туплагач, 55 том хасыйл булган.
– Азат абый, хәзер акчаң булса китап бастыру гына түгел, тулы бер нәшрият ачарга була, әйдә теге “Шомагур”ыңны бастырыйк!
– Аңарга бит бик күп акча кирәк, Фәрит.
– Я әйт, күпме кирәк?
– Туксанынчы елларда мин бер авылдаш спонсор белән сөйләшеп тордым да, ул: “Нәшрият тапсаң акчасын түлим”-, дип вәгъдә итте. Заманында бер чорда институтта укып йөргән сабакташым, минем “Шомагур”дагы Әсхәт шикелле шома гына танышым, 2 миллион сум акча күчерткән очракта, “Казан” җурналы аша китап чыгарып булуын әйтте.
– Димәк, ул вакытлардагы 2 миллион сум бүгенге 2-3 мең доллар дигән сүз инде, ул акчаны теләсә кайан түлибез. Ә сиңа ул сумманы кызгандылармы?
– Юк, мин бу хакта теге спонсорга җиткердем дә, ул үз чиратында гарант ролендә, безнең райондаш кеше булган, бер банк идарәчәсенә җибәрде. Сөйләшенгән сумма күчте, ә минем сабакташ аферист булып чыкты. Акча августларда күчүгә үк, ул бер-ике айдан китап чыгар дип, ышандырып торды. Аннары ел ахырына кадәр көттерде. Аннан соң заказыңны дөрес тутырмаганга күрә, ул акчага “ялгыш” башка авторның китабын чыгарганнар дип алдашты. Шулай ышандыра-ышандыра яз җитте. Соңыннан гына белдем, ул әлеге акчалар хисабына үз китабын чыгарган икән. Бервакыт һич көтмәгәндә банк идарәчесе ике амбал озатуында өйгә килеп кермәсенме:
“Синең китабыңның урысчасы ничек атала әле?” – дигән була бу. Ә мин бернинди киная сизмичә, мәйтәм: “Пройдоха или проходимец инде шунда.”
“Вот что пройдоха, – дип җибәрә бу миңа урысчалатып кына, – неделя срок тебя, чтобы мои деньги возвратились в банк, время пошло!” – диде дә мине әңгерәйтеп калдырып, амбаллары белән борылып чыгып та китте.
– Шуннан?
– Кая китәсең, барлык туганнардан, таныш-белешләрдән бурычка җыеп түләдем. Шуннан бирле китап чыгару турында авыз да ачасы килми.
– Зыян юк Азат абый, бәйрәмнәр бетүгә үк үзең теләгән нәшриятка акча түләп кайтбыз да, тизләтелгән вариант белән чыгартабыз китабыңны.
- Зинһар кирәкми, бер машиналык акча туздырырга, тилеме әллә син?
-Ике-өч мең доллар миңа берни тормый Азат абый. Ышанасыңмы, Япониядәге бик ышанычлы бер банкта минем миллион доллардан артык акча ята. Бер акыллы япон киңәшен тыңлап, мин 1992 нче елда акчалар “янганда” да, 1998 нче елдагы дефолт вакытында да башка мескен халык югалтканда, оттым гына. “Газпром” акцияләрен бик күпләп сатып алу да зур табыш китерде. Алкаш балыкчыларның акцияләрен бик күпләп сатып алдым. Шуңа күрә нинди генә финанс кыенлыгына юлыксаң да, уңайсызланмыйча мөрәҗәгать итә аласың...
Бәйрәмнәр узуга ук Азат белән Фәрит хатыннарын алып, Казанга кузгалдылар. Башкалада исә, Раузаның кызы Наилә яшәп яткан фатирларында күрешергә сөйләшеп, хатыннар базарга юл тоттылар, ирләр нәшриятка китеп бардылар. Монда Азат китапны нинди рәвештә күрергә теләвен аңлатты да, Фәрит бухгалтериягә кереп, бастыру эшләрен тиз тотуны шарт итеп куеп, акчасын түләде. Аннары Азатның йомышы буенча мәгариф министрлыгында булып чыккач, аларның мәркәздә эшләре төгәлләнеп, әйтелгән адреска кереп чәйләделәр дә, башка тоткарланмыйча, якты күздә кайтып калу ягын карадылар.
Ә берәр айдан соң Азат Фәритне телефонннан чакырып кертеп, яшел тышлы китап тоттырды:
– Алланың рәхмәте яусын үзеңә, Фәрит. Син ярдәм итмәгән булсаң, минем кулъязмамның мәңге мондый гүзәл рәвешкә керәсе юк иде.
– Азат абый, язылган әйбер барыбер үзенең адресатына барып ирешергә тиеш. Син шолай яз гына, ә бастыру, Ходай кушса, минем өстә булыр. Миңа калса, татарда китап цыгу вакыйга ул. Бу хакта вакытлы матбугатка белдергәндә дә гаеп ителмидер шәт?
– Мин инде үзем языштырып торган “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясендә элек әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкләгән, ә хәзер баш редактор урынбасары булып эшләүче иптәшкә китап биреп калдырган да идем, үзләренә карыйлар инде, язып чыксалар язарлар, язмасалар юк. Анысы мине әллә ни кайгыртмый.
Үзе шулай дип торса да, Азат ниндидер бер эчке өмет белән газетаны караштыра барды. Һәм инде бөтенләй онытылды дигәндә, “Яңа китап” рубрикасы астында симез хәрефләр белән басылган “ ШОМАГУР” күзгә чалынды:
“Азат Сафинның әлеге китабын беренче тапкыр күргәч, әллә ничә тапкыр аптырау һәм гаҗәпләнү хисе кичердем. Беренчедән, газета битләрендә бик еш күренеп тә, повесть яки хикәяләре белән әдәбият дөньясында бөтенләй таныш булма ган бер кеше һич кем уйламаган-нитмәгән бер вакытта роман тикле роман чыгарсын әле! Җитмәсә, язып та, язган әсәреңне бастырып чыгара алмый интеккән бу заманда. Өстәвенә шәп тышлык һәм кәгазьдә.
Икенче көтелмәгән нәрсә – романның исеме “Шомагур”. Ят сүз. “Татар теле нең аңлатмалы сүзлеге”ннән карадым. Анда да юк бу сүз. Автор китап ахырында: “Романның русча атамасы “Прохиндей”, – дип язган. “Русча-татарча сүзлек”тә дә, Дальнең “Толковый словарь...”ында да юк бу сүз. Шулай да күңелемә ятты, якын ит тем мин аны. Димәк, татар теле яңа бер сүз белән баеды. Сизенүем дөрес булып чыкты: шомагур – шома, төрле этлекләр эшләргә оста, судан коры чыга ала торган бән дә дигәнне аңлата икән. Романның төп герое Әсхәтнең тулы образын ача да бирә ме нә шушы сүз. Хәер, китапта шомагур бер Әсхәт кенә түгел. Таһир, Дамир, Фәрит, Ро манов, Халисә, Рәхимә һ.б.лар да төшеп калганнардан түгел. Автор үз алдына төп максат итеп “иң алдынгы идеологияле”, “коммунистик рухта тәрбияләнүче” совет җәмгыятенең эчке пычраклык-бозыклыкларын ачып салуны куйган. Биредәге вакый галар авылда да, шәһәрдә дә, армиядә һәм төрмәдә дә, заводта, институт бинасы һәм тулай торагында да бара. Һәм һәркайда караклык, бозыклык, ялагайлык, әләк... Ав тор китабына эпиграф итеп: “Сер сөйләмә дустыңа, дустыңның да дусты булыр, ул да сөйләр дустына”, - дигән сүзләрне юкка гына куймаган. Монда сер чишү генә тү гел, ә явыз ният белән гайбәт тарату, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне белә то рып бозу, дуслык-мәхәббәтне җимерү гамәлләре яктыртыла.
Автор, башка типик романнардагы кебек, лирик чигенешләргә, фәлсәфәләргә, эчке халәтне, табигатьне тасвирлауларга бөтенләй диярлек урын калдырмый. Әсәр геройлары гел эштә, гел хәрәкәттә. Вакыйгалар берсе артыннан берсе туып кына то ра. Хәтта кайчак: “Автор ничек уйлап чыгарып бетергән боларны?” – дип тә уйлап куясың. Теге яки бу бүлекне ашыкмыйча гына уйлап, образларның эчке дөнья ларына тирәнрәк кереп, тәфсилләбрәк язсаң, һәрберсеннән менә дигән повесть чы гарлык. Ә болай, берсе-берсе өстенә өелә төшкәч, укучы буталыбрак кала, герой ларның исемнәрен, эш-гамәлләрен аерып бетерә алмый башлый.
Әсәрнең теле шома. Ни әйтсәң дә автор газета-журналларның актив хәбәрчесе, халык арасында күп була, тапкыр сүзләрне күп ишетә. Төп герое Әсхәт турында: “Гомумән, Әсхәтне күңелсез кеше дип әйтеп булмас иде. Ул сүзгә оста булып, аңа әңгәмәдәшен тиз арада үз авызына карата алу сыйфаты хас иде”, - дип яза. Бәс, шулай булгач, авторның да сүзгә-юморга оста-бай булырга тиешлеге бәхәссез. “Мунчаны бик яхшы көйләгәнсең, Хәсән, тик Гөлҗиһан апаңның күзенә түшәмнән туф рак коелып кына йөдәтте” кебек нечкә юморлы җөмләләр, Әсәтнең ничек иттереп 180 сум акча югалтуын сөйләве кебек уңышлы эпизодлар шактый күп китапта.
Тик эчне пошырганнары да юк түгел. Кайда гына барма, кайсы гына бүлекне алма – һәрберсендә секс. Бәхәсләшмибез: бозылды тормышыбыз. Сексы да, эчкечелек тә, наркомания дә җитәрлек. Әмма чама хисен дә онытырга ярамый. Бөтен нәрсә дә аракы белән секска гына корылмаган, һәммә кеше дә күңелен шуларга гына салмаган ич. “Кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмә”, - ди халык. Укучы Әсхәтнең, гәрчә ул өлкән сыйныфта укып, комсомол оешмасы секретаре булса да, үз укытучысы Фаина Борисовна белән Яңа ел төнендә гыйшык-мыйшык уйнап ятуын күңел һич кенә дә кабул итә алмый. Башка хатын-кызларның да уйлап-нитеп тор мыйча шул эшкә риза булулары, ир-егетләрнең бөтен уйлары шул турыда булуы ышандырмый башлый.
Шулай да, гомумән алганда Азат Сафин сөендерде мине. Осталыгың, фантазияң, үҗәтлегең булмаса, бер-берсенә охшамаган ничәмә дистә образ иҗат итеп, 22 басма табаклык роман язып булыр идемени?! Җитмәсә бит әле аның тематикасы да элеккеләрне кабатлауга корылмаган, автор үз сүзен әйтергә тырышкан”.
Азатның китабын чыгару мәшәкате белән кайнашкан арада ниһаять Фәритнең көтеп арыган энекәше Фәнис тә пәйда булды.
– Я, ничек?! – диде ул энесен кочаклап алып. Бу сорауга алар фәкать икәү генә аңлый торган мәгънә салынган иде.
-Без хыялланганча, алма-абый! Шул вакыт Фәрит үзенең аяклары җиргә басып тормаганын тойды.
-Нинди хәл бу, син шаярасыңмы, Фәнис?!
-Әйдә гаражга чыгып машинаны карап керик әле, – дип Фәнис аны тышка чакырды.
Гаражга кергәч, ул түбәне ачып куйды да, алма-абыйсына баскычтан өскә менәргә кушты һәм күз карашы белән генә ике потлы гирьне түбәгә менгезде. Аннары үзе дә баскычсыз гына өскә күтәрелде:
– Гирьне игътибарыңнан югалтма! – дип кисәтте ул. Әмма Фәрит ике потлы тимернең ничек очып китүен күреп тә өлгермәде, тик аның сызгырып очкан тавышын гына ишетеп калды. Фәрит бер сүз дәшмичә, канәгать төстә елмаеп торды.
- Бернинди тавыш-тынсыз да атарга була иде, – дип шаярткандай гына әйтеп куйды Фәнис һәм алмабыйсын үз элпәсе эченә алып, Татарстан өстеннән очып әйләнде дә Кизләү тавы аралыгына төшеп утырды. Анда ул кар эченә генә түгел җиргә дә тирән үтеп кергән гирьне фикер көче белән аяк асларына күтәреп куйды.
– Яхшы, – диде Фәрит тирән канәгатьлек белән, ә өскә ажгырып килүце танкны туктата аласыңмы?
– Кирәк икән, аның туп көпшәсен дуңгыз койрыгына охшатып, чорнап куеп була. Күктәге очкычларын очып барган җиреннән туктатып, салмак кына җиргә кире аркан яткырып кую да кыен түгел.
– Ә кайчан башлыйбыз?!
– Синең 4 улың, минем яңа гына туган Арысланым шундый ук сәләткә ирешкәч, Аллаһы боерса.
– Моңа күпме вакыт кирәк булыр соң?
– Ким дигәндә 20 ел, Аллаһы теләсә.
– Ярар, кемнең гомере бар – шул күрер, диләр бит.
– Күрерсез, боерган булса. Мин үзем моңа бик ышанам, чөнки син Алыплар катында чагында ук озын гомерле булырга әвердерелгән, кеше. Ә мин үз чиратымда, дәү-әнигә, әнигә, хатыныма һәм балаларыма андый иммунитетны сеңдереп куйдым. Әле Рауза апа белән малайларыңа да шуны ук эшләргә өлгердем.
– Әйтәм дә аны бөтенесе: “Син бер дә картая белмисең ахырысы”, - диләр. Димәк сере шунда, - дип бик канәгать чакларындагы гадәте буенча, көлемсерәп, бакенбардларын сыйпап торды Фәрит. Аннары кинәт кенә җитдиләнеп китте, – Фәнис, тик миңа синең гараж түбәсеннән очып китүең һич охшамады. Әле ярый без арттагы урамда торабыз, әмма бу гына кеше-кара күрмәсен өчен бик үк ышанычлы түгел. Берәрсе утлы шарыңны күреп калып, кирәкмәгән сүзен чыгарырга мөмкин.
– Юк, мин бүген синең өчен генә гараж түбәсеннән очып чыгып күрсәттем, башка вакытларны һәрчак Кизләү тавы арасыннан күтәрелеп китәм.
– Безнең малайларны утлы шар белән идарә итәргә өйрәтеп кенә бәйсезлек көрәшенә күтәрелергә кешеләрең җитәрме икән соң?
-Алардан башка тагын 4 бик тә милли рухлы ир-егетләр Алыплар серенә төшенеп киләләр. Менә бүген аларның үзләре белән танышырсың, насыйп булса...
Фәнис, алма-абыйсына әйткәнче үк көрәштәшләре белән очрашырга сөйләшеп куйганлыктан, кичләтеп барысы да аның иркен гаражына җыелып, андагы тышка бернинди тавыш чыкмаслык иттереп көйләнгән аерым бүлмәгә кереп бикләнделәр.
– Менә егетләр, таныш булыгыз, минем сезгә аның хакында күп тапкырлар сөйләгән Фәрит алма -абыем – Болгар Ханнарының могҗиза белән сакланып калган дәвамчысы, ә болары аның уллары Мөхәммәт, Ислам һәм Фатих, төпчек малае Габдулла әлегә безнең арага керерлек булып үсмәгән. Әгәр дә Аллаһ кушып, сөекле Татарстаныбызга бәйсезлек яулап алабыз икән, коллыкта күп михнәтләр күргән татар халкы, үзенең урыс игосыннан котылуы өчен беренче чиратта, алма-абыема бурычлы булачак. Чөнки ул, миңа утлы шарлар серенә өйрәнү юлын ачты.
– Фәрит абый, без Сезнең белән чын күңелдән горурланабыз! – дип һәрберсе аның кулларын кысты.
– Татар халкы беренче чиратта, аңа бәйсезлекне яулап бирүчеләргә бурычлы булыр, монда минем ролем аз. Ходай ихтыяры буенча миңа утлы шарлар белән очрашырга язган икән, күрәсең бу аның безгә шундый мөмкинлектән файдаланып калырга кисәтүедер, дип кабул итәргә кирәк. Әмма азатлыкка бару юлында бик нык саклык чаралары күрү зарур, - диде ул як-якка каранып алып.
– Әйе-әйе, аеруча хәзер, Россия тәхетенә элеккеге КГБ агенты менеп утыргач, вәзгыять кыенлаша, – дип сүзгә кушылды Рамил.
– Аның йөзеннән үк ниндидер явыз салкынлык бәреп тора кебек, – диде Рәиф гәпкә ялганып, – “теләсә кайда – кирәк икән әберекәйдә дә манчырга!” – дигән төрмә жаргонын куллануы да моңа дәлил булып тора. Гомумән, түбән әһлаклы җәмгыятьтә яшибез.
– Аның каравы бу сүзләрен Россиянең әһлаки яктан түбән дәрәҗәле масса күләм мәглүмат чаралары, ярым алкашлар җәмгыяте канатлы фразадай кабул итте: ни әйтсәң дә “Свой мужик!” – Рамил кисәткәндәй бармагын селтәп куйды, -ләкин беренче карашка гына шундый, гади, хәтта гаепсез кебек сүзләргә охшаган алар. Ә чынбарлыкта андый сүзне әберәкәйләрдә манчу, ягъни мәсәлән үтерү буенча, я инде кушып үтертү буенча тәҗрибәсе булганнар гына үз сөйләмнәрендә кулланырга мөмкиннәр. Цивилизацияле илләрнең җитәкчелеге авызыннан шуның ише сүзләр чыкса, җәмәгатьчелек андый хәсрәт лидерларны урыннарыннан шунда ук бәреп төшерер иде.
-Бәлки Мәскәү, Волгодонск шәһәрләре йортларында яшәүчеләрне гексаннар кулланып манчуны да шул ук КГБ яки ФСБ агентлары оештырганнардыр әле, – диде Фикрәт, -аннан соң барлык гөнаһларны да Ичкерия партизаннарына сылтап калдырып, аларга карата халыкның ачуын кабартуы җиңелрәк. Төрле химикатларның шартлау, агулау үзенчәлекләрен сынау, куллану тәҗрибәләрен дә шул ук ФСБ лабораторияләрендә үткәрәләр бит.
- Мин егетләр, шуңа шаккатам,-дип дәвам итте Рәиф алдан башлаган сүзен,- билгеле булганча, Россия һәм Кытай дөньяда сакланып калган соңгы колбилүче дәүләтләр. Өченче меңьеллыкка аяк басканда бик тә хурлыклы күренеш, әлбәттә. Көнбатыш Европа илләре һәм АКШ җитәкчеләре, миңа калса Россия хуҗасына каннибалга карагандай җирәнеп карап, очрашуларда аңа кул да бирмәскә тиешләр кебек. Ниндидер дистрофик, дәүләт төзелеше камиллектән ерак, милләтләр төрмәсе булган илдә җан асырыйбыз инде шунда.
– Төрмә – илдә җан асрарга мәзбүр ителгәнбез шул инде без һәм Россия империясе җимерелми торып, анда бер генә халык та, шул исәптән урыслар да рәхәттә яшәмәячәк, – диде Фәрит яңа танышларының фикерләрен куәтләп, -бер вакыт телевизордан православие дине әһеленә тикле: “Россиядә урыслар үзләре дә бәйсез милләт түгел, иң бәхетсез халык”, – дип балавыз сыгып тора. Әмма ул моңа башка милләтләрне гаепле саный кебек аңладым мин аның тел төбеннән.