Бирсен иде Ходай хет бер мизгел, 12 глава




-Мин кайчаннан бирле сезнең янда, ә кечкенә балаларыгызны да хатыннарыгызны да күргәнем булмады, аларны кайда тотасыз соң? –дип сорамый түзә алмады ул.

– Безне Аллаһы Тәгалә кешеләрдән үзгә рәвештә, шулай җенесләргә аермыйча яраткан.

– Ә картаеп юкка чыгу куркынычы янамыймыни сезгә?

– Без картаймыйбыз, һәрвакыт шул халәттә торабыз, чөнки безнең үз резервларын тотып бетергән һәр күзәнәк яңарып тора. Бер генә күзәнәккә дә үз функциясеннән тайпылырга ирек куелмый, барысын да баш мие контрольдә тота. Шуңа күрә җир кешеләре шикелле төрле инфекцияләргә организмда үсеп китәргә юл куелмый.

– Җир кешеләре андый сәләткә ирешә алмаслармы икәнни?

– Глобальләшү, үзләре эшлисе җиңел генә эшне дә әллә нинди җиһазлар уйлап табып, табигатькә зыян саласы урынга баш миләрен күберәк эшләтсәләр, тәннәрендәге күзәнәкләрнең халәтләрен дә алдан белеп торырга өйрәнергә мөмкиннәр, билгеле.

– Димәк мин дә шуңа ирешә алам.

– Әйе, без сиңа күпмедер дәрәҗәдә ул сәләтләрне сеңдердек тә инде. Тиздән дөньядагы барлык халыкларның гына түгел тереклек дөньясының да нәрсә теләгәнен аңлаячаксың.

– Сез шуның өчен вегетарианнармыни?

– Әйе, Аллаһы Тәгалә һәрбер җан иясенә үзе гомер биргән икән, ул гөмерне кире алырга да үзе генә хокуклы.

–Сез битегезгә кунган черкине дә үтермисезме әллә?

– Юк, ул безнең биткә куна да алмый әле.

Фәнис тирән уйга калды, күнегелгән итле ризыклардан ул ничек бизә алыр икән, кыен сынау булмасмы ул? Димәк яраткан шөгыле – балык каптырып утырулардан да баш тартырга туры киләчәк. Алар бит Альбина белән дә нәкъ менә елга буенда, кармак салып утырганда, бик якынлашып киттеләр...

 

Кыз бозауларын эзләп йөреп, елга буена килеп чыккан иде, яр артындарак ышыкта утырган Фәнисне күреп, Альбина таелып китте. Аны егылудан Фәниснең көчле беләкләре генә саклап калды. Күптән кызыгып йөргән сылу кыз үзе шулай кочакка килеп кергәндә, егет кеше андый мөмкинлекне ычкындырамы соң инде! Фәнис җаен чыгарып, кочаклап кына калмады, хәтта кызулык белән, үзе дә сизмәстән, үбеп тә алды әле.

– Гафу ит Альбина, үземне-үзем онытып җибәрдем, – дип куйды ул уңайсызланып ук китеп, – бәлки Ходай үзе шулай безне очраштырырга теләгәндер, югыйсә мин инде сине беренче күрүемдә үк гашыйк булган идем. Һаман да әйтергә генә кыймый йөрдем.

– Сез дә миңа бик ошыйсыз, Фәнис абый...

Фәнискә, мәктәптә тарих укытучысы җитмәү сәбәпле, ике айлык педагогия тәҗрибәсе үткән чорында ук бер ярым нормалы, ягъни 27 сәгатьле эш атнасы билгеләнде. Өстәвенә 10 елга якын укулары дәверендә 6 тапкыр җитәкчеләре алышынган, шуның аркасында “ятим сыйныф” дип йөртелгән, 37 укучылы 10нчыларга җитәкчелекне дә йөкләделәр әле. Бу вазыйфа егеткә кыенлык белән рәхәтлекнең икесен бергә бирде. Чөнки искитмәле чибәр Альбинага карап алганда аның фикере чуалып китә иде. Фәнис беренче сәгатькә кергәч, аны күреп, хәтта югалып та калды. Озакламый ул аңарга бөтен барлыгы белән гашыйк булуын аңлады.

Сыйныфның лидеры булып, педагогик җитәкчелексез килеш сабакташларына йөгәннән ычкынырга ирек бирмәгән класс тоткасы - Альбина үзе дә Фәнистән күзен ала алмады. Шуңа күрә бу сыйныфта дәрес үткәрүләр, тәрбия сәгатьләре алып барулар рәхәт тә, шул ук вакытта газаплы да сынауларга әйләнде. Әле ярый ил күләмендә башланып киткән үзгәртеп кору шаукымы аларның мөнәсәбәтләрен гайре табигый хәл рәвешендә кабул итәргә җай бирмәде. Чөнки җәмгыятьтә бу вакытта төрле идеяләр-кыйммәтләр сугышы, республикаларда милли азатлык көрәше башланып киткән иде...

 

Фәнис үзе дә татар халкының милли-азатлык көрәшеннән читтә кала алмады, җае чыккан саен, башкаланың Ирек мәйданында үткәрелеп килүче митингларда катнашырга гадәтләнеп китте. Обком бинасы тирәли “А-зат-лык! А-зат-лык!” – дип кычкырып йөргәндә ул хәтта тамагын карлыктырып, берара тавышсыз калды. Бина түбәсеннән Россия әләмен алуны таләп итеп яңгыраган авазлар ишетелгәч, ул инде анда ничек үрмәләп менү җайларын да күзәтергә керешкән иде. Әле ярый власть әһелләре үзләре татар халкы өстендәге урыс игосын символлаштырып торучы әләмне алып куярга мәҗбүр булдылар.

1990 елның 30 нчы август төнендә, Югары Совет татар халкының көчле басымы астында суверенитет игълан иткәннән соң, Татарстанның бик тиздән тулы азатлык алачагына Фәнис чын күңелдән ышанып йөрде. Өстәвенә Россия президенты Борис Ельцин үзе дә Казан университеты бинасында үткәрелгән очрашуда теләгән кадәр суверенитет алырга ымсындырып куйды.

Тик бу эйфория бик озакка бармады, Татарстанда Россия белән үзара мөнәсәбәтләр уңаеннан үткәрелгән референдум һәм башка шундый мөһим чаралар вакытында республиканың һәр ягыннан урыс гаскәрләре чолгап алып, аларның һөҗүмгә әзер торулары хакындагы имеш-мимешләр ишетелгәч, азатлык турындагы якты өметләрне тагын куе томан каплады. Озак та үтмәде, Россия гаскәрләре хыянәтчел төстә, үзенең бәйсезлеген игълан иткән Ичкериягә бәреп керделәр.

Бу канлы вакыйгалардан соң Мәскәүнең икейөзле, мәкерле сәясәт алып баруына Советлар Союзында “интернацианалистик рухта” тәрбияләнеп үскән кешеләрдән фәкать шовинистлар гына шикләнсәләр шикләнгәннәрдер. Ә Мәскәү тарафыннан вәхшиләрчә кырып бетерелеп, милли азчылыкта калырга мәҗбүр булган халыклар моңа тулысынча инандылар. Бөек Ватан сугышы елларында совет партизаннары немец оккупантларына, Че Гевара отряды Боливия властьларына, вьетнамлылар АКШ гаскәрләренә каршы нинди генә көрәш ысуллары куллансалар да фәкать соклану уятсалар, нахчи халкының легендар герое - партизаннар гаскәре башлыгы Шамиль Басаевның урыс оккупантларына каршы көрәше Россия масса-күләм мәгълүмат чараларында бары тик түбән, әшәке төстәге буяулар белән караланды.

Мәскәүнең, милли-азатлык көрәше сафында баручыларга һәм үзенең оккупацион гаскәрләренә карата шушындый ике төрле стандарт куллануы, татар халкының тулы бәйсезлегенә бер генә юл аша – баш күтәреп, барлык илләрнең басымы белән Россиядән тану яулап кына ирешү мөмкинлегенә, Фәнис тулысынча инанды. Әмма-ләкин Россиянең андый гуман адым ясый алуы бик икеле шул. Җитмәсә Татарстан урнашкан географик киңлектә баштанаяк коралланган, шуның өстенә татар халкына карата генетик дәрәҗәдә күңелләренә дошманлык хисе салынган урыс гаскәрләренә каршы ачыктан-ачык көрәшү мөмкин түгеллеген аңлавы аны бик үрсәләндерде. Алай булгач, татар халкының гасырлар дәвамында күңелләрендә йөрткән бәйсезлегенә ничек кенә ирешергә соң?! Шул вакыт ул Фәрит абыйсының кодрәтле Алыплар турында сөйләгәнннәрен исенә төшерде. Тик менә алар тарафына ничек эләгергә?..

 

Үзенең 9лы машинасында “Өнкир-Мөнкир белән сөйләшеп торуы"ннан, Фәнис Фәрит абыйсы кисәткәнчә, Бермуд өчпочмагындагы башка дөнья вәкилләре белән элемтәгә керүен аңлады. Алма-абыйсы алардан бер дә шикләнмәскә кушкан булса да, Фәнискә барыбер бик куркыныч булып китте. Шуңа күрә Алыплар белән китеп барырга кыймый торды.

– Мин бит әниемә, дәүәниемә әйтмичә, эшемдә кисәтмичә генә сезнең белән хәзер үк китә алмыймдыр инде? – дип алардан арынырга теләде ул, -ә университетны тәмамлап килүче Альбинага югалып торуны тагын ничек аңлатырга?

– Ә син өйдәгеләргә дә, сөйгән кызыңа да 1 айга командировкага барам дип аңлат, эшеңнән Магнитогорскидагы туганым бик нык авырый, шунда барырга кирәк дип сора,-Алыплардан аның зихененә шушындый киңәш ирештерелде.

Фәнис нәкъ менә әлеге киңәшне тотты да һәм икенче көнне иртәдән үк өйдәгеләр белән саубуллашканнан соң, чаңгылар киеп, арт бакчадан гына, билгеләнгән урынга – Кизләү тавына шуып китте. Утлы шар эченә кергәнче ул дәүәнисенең зур эшләр алдыннан укырга кушкан догасын кабатлап алды.

Әгуузү билләәһи минә-ш-шәйтанир-р-раҗим. Бисмилләһии-р-рахмәәни-р-рахим. Әл-хәмду лилләһи рабби-л-гааләмииин. Әр-рахмәннир-р-рахиим. Мәәлики йәүми-д-дииин. Ииййәәкә нәгъбуду вә ииййәкә нәстәгыйиин. Иһдинә-с-сыйраата-ль-мустьәкыйиим.Сыйраата-лләзинә әнгамтә галәйһим, гайри-л-мәгъдууби галәйһим вә лә-д-дааааллииин. Әәмиин!

Утлы шар эчендә Фәнис, ничек очканын да сизмәде. Искитмәле гүзәл дөньяга алып керделәр аны һәм турыдан-туры алмабыйсы сөйләгән Ага-Хан каршына китереп бастырганчы, баштан ул хур кызлары булуына бернинди шик тотмаган, берсеннән-берсе гүзәл 3 кыз тарафыннан бик әйбәт иттереп, искитмәле хуш исле сабыннар белән юындырылды. Фәкать гаурәт әгъзалары гына капланган, күз явын алырлык сылу кызларның юындырулары марҗа хатыннары белән кылган җенси якынлыктан күпкә ләззәтлерәк һәм рәхәт тоелды аңар.

Соңыннан Фәнисне Ага-Хан катына керттеләр. Ул әкиятләрдә тасвирланган рәвештә бик зиннәтле тәхеттә утырадыр иде.

– Шушы буламыни безнең Бөек Болгар ханлыгының дәвамчысы? – ул көлемсерәп Фәнискә текәлде.

– Әйе, мин булам! – диде Фәнис башын горур тотып. Ә син безнең Ага-Ханмы?

– Абыең шулай атады, мин каршы түгел алай атауга.

Фәнис, Ага-Ханның мең елдан артык торуына карамастан, җир йөзендә яшәүчеләрнең 60-65 яшьлек агайлары кебек кенә күренүенә сокланды: “Минем дәүәтием 73 яшендә вафат булды, әмма ул картырак күренә иде”, – дип уйлап кына куйган иде, Ага-Хан әйтерсең аның нәрсә уйлаганын укыды:

– Аптырама, бу шундый сәер урын, монда картаю ягыннан вакыт гомумән, үтми дә кебек, тик шуңа да карамастан, син монда бик тә озак – ел буена торган шикелле буласың, ә җир йөзенә баскач, күрәсең – атна да үтмәгән килеп чыга.

– Миңа нәкъ шулай булуы кирәк тә инде.

– Ашыгып эш чыкмый олан, агаң сиңа нинди максат белән килүеңне аңлаткандыр бит. Шуңа күрә син бу урынның хуҗалары – Алыпларга татар халкының хаксызга изелеп яшәвен һәм аларга гаделлек торгызылу хакына булышырга кирәклеген аңлатырга тиешсең.

-Ә мин аңа һәрвакыт әзермен...

 

Алыплар Фәнискә бу урынның искитмәле матур төшләрен күрсәтеп йөрделәр. Монда аңар беркайчан да, хәтта телевизор экраннарыннан да күрмәгән үсемлекләрне, хайваннар дөньясын күрү бәхете тәтеде. Һәр тарафтан шундый рәхәт, хуш исле җиләс һава исеп тора кебек, илаһи гүзәл төсләр белән өрфелгән үзенчәлекле яктылык – һәммәсе күңелдә ләззәтле тойгылар гына уята.

Шул ук вакытта ул күргән шаккатмалы нәрсәләргә, үзенә аңлашылмаган сорауларга җаваплар табарга тырышып, бер туктамый Алыпларга мөрәҗәгать итте. Чөнки монда аны бөтенесе дә кызыксындыра иде. Дөрестән дә, шушындый гигант Алыплар белән янәшәдә генә ничек иттереп гади, Фәниснең үзе шикелле җир кешеләре яраклашып, яши алалар?

- Хикмәт бер-беребезнең яшәү рәвешенә тыкшынмауда, – дигән җавап сеңдерелде аның күңеленә.

1V

Фәниснең аңлавынча, җир кешеләре Ага-Хан хакимлегендә тормыш итсәләр, Алыплар арасында бер нинди дә җитәкчелек юк, аларда үзара тигез дәрәҗәдә янәшә тыныч яшәү хөкем сөргәнлеге сиземләнде. Алыпларның искиткеч зур кодрәткә ия булып, су асты патшалыгы төзүләренә бернинди шик юк, ә менә җир кешеләре бирегә ничек килеп эләккәннәр?

Ага-Ханның аңлатуынча, Кобрат-Хан улларының берсе Аспарух Хан Дунай елгасы буйларына урнашканнан соң болгарлар, җирле славяннар тарафыннан ассимиляциягә юлыгып, туган телләрен югалткач, аларны үгетләр өчен ул шунда юл тота. Әмма Кара диңгездән Дунай койган төшкә йөзәсе урынга, Ага-Хан черем иткән арада, ишкәкчеләр ялгышмы, белә торыпмы Буспыр бугазына кереп китәләр. Аннан Урта диңгезгә һәм каңгырап йөзә торгач, Гибралтарны да үтеп, Атлантик дәрьяга килеп чыгалар. Әнә шул рәвешле, иксез-чиксез дәрья киңлегендә йомычка шикелле генә чайкалып йөзә торгач, төпсез әйләнмәгә эләгеп, Алыплар тарафыннан коткарып калыналар.

– Ә менә бу хезмәтчеләр, гүзәл хур кызлары да Ага-Хан белән бергә йөзмәгәннәрдер бит, алар каян килеп чыктылар?

– Ага-Хан көймәсе диңгез киңлекләрендә каңгырып йөзсә, бу кызлар һәм Ага-Ханга хезмәт күрсәтүче ир-егетләр иксез-чиксез җир йөзендә каңгырап йөрүче, мәхлуклар хәлендәге бәндәләр иде, – дигән җавапны аңлады Фәнис, – туганнары, якыннары өчен генә түгел, шәхсән үзләре тарафыннан да тәмам югалган, юкка чыкканнар алар. Әмма бирегә, алар өчен чын мәгънәсендәге җәннәткә килеп эләккәч, заяга узган ямьсез гомерләре исләренә килеп, күңелләре төшмәсен өчен, аларның хәтерләрендәге ул эпизодлары җуйдырылган.

-Монда кеше хәтеренә тәэсир итәрлек шундый көчле электрон җиһазлар да бармыни?

– Бездә бернинди электрон җиһазлар да, механик җайланмалар да – бер нәрсә юк. Җир кешеләре генә әнә шулай бер нигә кирәкмәгән җиһазлар уйлап чыгарып, үз планеталарын турыдан-туры һәлакәткә алып баралар. Алар табигый үсеш урынына бик зур ялгыш җибәреп, техник алгарышны сайладылар. Сезнең тарафтан Америка индеецлары дип аталучы халык бик дөрес юлдан бара иде дә, алар, үзләренә золым китерүче Испан конкистадорларын Аллаһ вәкилләре дип ялгыш аңлап, харап булдылар. Вәхши испан диңгезчеләрен кочак җәеп каршы алып хаталандылар.

– Электрон-техник казанышлар ярдәменнән башка гына очкыч кәндиләрегез ничек шулай күз ачып йомганчы, дистә меңләгән чакырым араны үтә ала?

– Фәкать безнең ихтыяр көчебез белән генә, әйләнә-тирәгә бернинди зыян салмыйча гына очалар алар. Ә җирдән җибәрелүче галәм очкычлары планетага коточкыч зыян салалар.

– Башка планеталардан килә торган билгеле булмаган очучы кәндиләр җиргә зыян салалармы соң?

– Безнекеннән башка бернинди дә очучы кәндиләр юк, була да алмый. Әгәр дә ниндидер йолдызлыкта тереклек бар дип фаразласак та алар монда килеп җитә алмыйлар, чөнки андый чагыштыргысыз зур араны үтәрлек очкыч кәнди булырга мөмкин түгел.

Фәнис, Алыплардан үзен кызыксындырган бик күп аңлаешсыз нәрсәләр турында белешкәннән соң, бирегә килүенең төп максатын исләренә төшерергә теләде.

– Синең нинди уй-теләкләр белән безнең тарафларга китерелүеңне белеп торабыз. Бик четерекле мәсьәлә бу. Саргас диңгезенең Бермуд өчпочмагы тирәсендә су астында, җир кешеләре мөкиббән киткән, бик тә күп суммадагы байлык ята. Алар триллионлаган долларлар белән исәпләнә. Бәлки син шул байлыкка ия булганда тынычланып калыр идең?

– Минем ихтыярдан торса, Татар халкының бәйсезлеге хакына дөньядагы бөтен байлыкны исраф итәргә ризамын. Югыйсә үзең череп беткән бай булып та, газиз халкыңның мескен, хәерче хәлен күзәтеп тору җир йөзендәге иң зур әһлаксызлык рәвешендә, күтәрә алмаслык гөнаһ саналыр иде.

–Бик дөрес, ләкин сезнең белән идарә итүче хакимнәр миллионнар, миллиардларга ия булган килеш, бөтен тирә-якларын хәерчелек әйләндереп алуын күреп торалар бит, тик үзләрен һич кенә дә әһлаксыз дип санамыйлар. Киресенчә, хезмәт кешесе кечкенә генә хилафлык кылса да аны оятсызлыкта гаеплиләр.

– Минемчә алар барлык кылган җинаятьләре: дәүләтне талаулары, халыкны изүләре, милләтләрне сатулары һәм кимсетүләре өчен кайчан булса да бер, һич югы кыямәт көнендә җавап тотарлар әле. Хәтта ата-бабалары кылган җинаятьләр өчен дә аларга оялырга туры килер.

– Әйе-әйе, син хаклы, фәкать шулай булачак!

-Кызганычка каршы, урыс патшалары арасында иң әдәплеләреннән саналган Горбачев та Иван Грязныйның (Фәрит абыйсы үрнәгендә, Фәнис тә шакшы күңелле, дүртенче Иванны шулай атарга гадәтләнгән иде), беренче Петрның, Ленин-Сталинның татар һәм башка күп кенә халыкларга карата кылган вәхшилекләре өчен гафу үтенергә әллә акылы, әллә ихтыяр көче җитеп бетмәде...

 

Ниһаять Алыплар, Фәнисне ничек үзенең ихтыяр көчен эшкә җигәргә, аны идарә итәргә өйрәтү мәсьәләсе турында уйлана башладылар.

– Сине бездәге шикелле кодрәткә ия иттереп ясавы искиткеч кыен, чөнки җир кешеләре баш миләренең фикерләү функциясен башкаручы үзәкләре нигездә сул як ярымшарларына тупланган була. Хәер, ә син үзең уңайгамы, сулагаймы әле?

– Кызганычка каршы, сулагай шул.

– Монысы безнең бурычны бераз җиңеләйтә дә икән әле, – дигән мәгълүматны Фәниснең күңеленә ирештереп, Алыплар катлаулы эшне тормышка ашырырга алындылар. Чөнки егетнең үз милләте мәнфәгатьләрен бернинди байлыкларга, хосусый ләззәтлекләргә-рәхәтлекләргә дә алыштырырга теләмәвен аның сүзләреннән генә түгел, уй-хисләрен укып та төшенгәнлектән, алар арасында Фәнискә карата ниндидер ихтирам да туып өлгерде. Шуңа күрә башка цивилизациянең эчке эшләренә тыгылмаска дигән принципларыннан бераз тайпылып булса да, аңа ярдәм күрсәтергә хәл иттеләр. Өстәвенә ул мәктәптә дә, техникумда да, университетта да күрсәтмәгән омтылыш белән күнекмәләр алырга керешүе буенча да “укытучылар”га ошады.

Фәнис үзенең чиксез үҗәтлеге һәм бик нык тырышулары аркасында, ча гыштырмача зур булмаган вакыт эчендә үз аурасы эченә сыенып, утлы шар рәве -шендә очарга өйрәнде. Бу искиткеч югары сәләткә ия булу куанычыннан аңарда тиз гәгенә кадерле Ватаны – Татарстан өстеннән карап очу теләге кабынды. Ул бу хыялын остазларына да җиткереп карады. Менә хикмәт, Алыплар бер остаз озатуы ярдәмендә сынап карарга ризалаштылар, тагын.

Үз аурасыннан ясалган утлы шар эченә Алыпны да сыйдырасы булганлыктан, Фәнис кабаланып, каушый төште. Остаз, егетнең хәлен аңлап, аны күз карашы белән генә тынычландырды. Әмма Бермуд утравындагы су асты патшалыгыннан чыгу тон неленнән күтәрелеп, бер мизгел эчендә Франция ярларына җиткәндә, уйлары читкә китеп, ул очу идарәсен югалта язды. Гүя аның оча алу сәләте кинәт юкка чыкты, шул вакыт Фәнис Алыпның күз карашларын тоеп алды, алардан ул үзенә ташкындай агылып керүче энергия куәтен тойды һәм егет мизгеле белән үк Татарстан күгенә килеп кереп, Кизләү тавы аралыгына төшеп утырды.

-Мин берәр көнгә булса да туганнарым янында калып торыйм инде, аннары үзем генә сезнең яныгызга килеп җитәрмен, – дип үтенде Фәнис остазыннан. Алып каршы килмичә, үзе генә очып китте, ә Фәнис аның “бер”, – диеп әйткәнче үк күздән югалуын карап калды да, Кизләү тавы итәгеннән бала чакларындагы кебек, чәчәк җыярга уйлады – исәбе дәүәнисе белән әнисен сөендерү иде. Әмма апрель ахырлары гына булганлыктан, үсемлекләр чәчәк ату түгел, кайбер урыннарда карлар да эреп бетмәгән иде әле. Ә аны Алыплар мартның 16 сында алып киткәннәр иде...

 

– Син айлар буена бернинди хәбәр-мазарсыз кая гына йөреп каласың шулай, юньсез малай? – дип бераз битәрләп тә, шул ук вакытта шатланып та каршы алдылар аны өйләрендә.

– Алай ачуланачагыгызны белгән булсам кайтмый да идем, дәү-әни. Чөнки әле минем эшләрем төгәлләнмәде, фәкать юл уңаенда хәлегезне белергә генә кереп чыгарга ниятләдем. Берсекөнгә тагын бер айга командировкага китәргә туры килә, – дип акланды Фәнис уены-чыны белән бергә дәү-әнисен юатырга тырышып.

– Улым, нинди бетмәгән командировка булды соң инде ул шуның кадәр? – бу юлы Фәниснең әнисе борчылуын белдерде.

– Әни, мин алма-абый кушкан бер эшне башкарып йөрим, бер дә борчылма, һәрхәлдә начар юлда түгел.

Фәнис дәү-әнисе белән әнисенең “төпчеләү”ләреннән шулай җиңел генә котылса да үзенең эш урыныннан – авыл хуҗалыгы идарәсеннән озак вакытка китүне акларлык нинди генә сылтаулар табарга булыр инде, дип бик нык борчылды. Тик шулай да идарәгә яңа гына җитәкче вазыйфаларына керешкән кешенең авылдашы, мәктәп директорының энесе Рәшит булуы күңелендә бераз өмет уятты аның.

Болар өстенә сөекле кәләше Альбинага да, кайтып өлгерми, тагын каядыр китеп югалачагын ничек аңлатырга булыр инде менә. Ул, кызына телефоннан шалтыратып, мәктәп бакчасында яз-көзләрен биология, география фәннәренең кайбер дәресләрен алып бара торган, яраткан урыннарына – “җәйге сыйныф”ка чыгарга чакырды. Альбина бу вакытта университетның соңгы курсын тәмамлап килеп, диплом эше белән шөгыльләнеп ята иде...

 

Фәнис сөеклесен кулларында күтәреп әйләнде дә, аннары үзенең каршысына бастырып, озак кына күзәтеп торды. Шатлыклы күрешүдән бу вакытта икесе дә әсәрләнеп калып, сөю-сәгадәт тулы күз карашларын байтак вакыт берсеннән-берсе ала алмый тордылар. Ул үзенең ай буена күренми торуын, баштан Вологда өлкәсендә ветеринария белгечлеге буенча курслар үтүенә бәйләп аңлатып карады. Ләкин соңрак, хәйләсенең очраклы рәвештә ачылуыннан шикләнеп, сөеклесе артык кызыксынмасын өчен, “командировка”сының Әфганстанда хезмәт итүгә бәйле рәвештә оештырылуына китереп чыгарды:



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: