Батучыларга тиз арада ярдәм итәр өчен Галим дә “Москвич”ы белән алар янына килеп туктады. Рульдәгесенең лаякыл исерек Сәйфуллин, ә пассажирының болай күрер күзгә мөлаем гына, почык борынлы хатын-кыз булуын Галим шәйләп кенә алды. Аларга игътибар итмәстән ул багажнигыннан кул чыгыры алып, аның тросын “Нива” артындагы ыргакка элде, ә чыгырның үзен “Москвич”ка беркетте һәм, үз машинасының көпчәкләре астына ташлар куеп чыгып, салмак кына тарттыра башлады. “Нива” озак карышмады, бозны ваттыра-ваттыра ярга шуышты, ә аннары берни булмагандай бөтенләй менеп басты.
– Син бернәрсә дә күрмәдең! – дип мыгырданды беренче секретарь.
– Бик кирәгең бар, сине генә күрәсем килеп торадыр иде, – Галим “Нива”ның капотын ачып, җиһазларын корытып сөртте дә, моторын кабызып карады, – сиңа булышуым дип уйлама, менә шул хатын-кыз туңып тормасын дип тырышуым.
– Ә син минем Резедәкәйгә күзеңне майландырма, артисткалар синең ише бедолагаларга барыбер карамыйлар, шулаймы, Резедә?
– Шулай-шулай, әйдә кайтыйк инде, Идрис Гарифович.
– Үзең рульдә кайта аласыңмы, хәсрәт? - дип куйды Галим, Сәйфуллинга ачкычларны тапшырып.
– Анда синең эшең булмасын! Күп белмә, диләр сиңа! Резедә, син беләсеңме шундый җырны: “Балыкчының күте юеш, тамагы туймый имеш, бер шәмбә балыгы өчен, көнен уздыра, имеш”.
Галим кулын гына селтәде, аннары “Нива” ыргагыннан чыгыр тросын ычкындырмакчы булды. Ләкин ул тартылып торганлыктан бирешмәде. Шуннан соң Галим чыгырны борып бушатып, “Москвич”ын ычкындырды. Шул вакыт Сәйфуллин “Нива”сына кереп утырды да, кабызып, кузгалып китте. Чыгыр тросының “Москвич” ягындагы ыргагы Галимнең изүенә эләгеп, тартып екты. Ярый әле киеме ертылып, ыргак ычкынды, югыйсә өстерәп тә алып киткән булыр иде. Сәйфуллин ерак бармады, машинасын туктатып, юлдашына кычкырды:
|
– Резедә, монда калырга уйламыйсыңдыр бит, утыр тиз бул!
Шул арада Галим чатанлап кына “Нива” янына килеп җитеп, чыгыр тросын ычкындырып алды. Ә Сәйфуллин исә, Резедә машинага кереп утыруга, моторны ыжгыртып китеп тә барды. Алар артыннан исерек җыр гына сузылып калды: “Балыкчының күте юеш, тамагы туймый имеш”...
Көн кичкә авышып килгәнгә күрә, Галим дә кайтырга карар итте. Шул ният белән кармакларын җыештырырга иелүе булды, әйтерсең, аркасына ток сукты, көчле авыртуга түзә алмаудан ул иңерәп куйды, сынын турайтырга да куркып калды. Машинасы янына Галим аякларын шуытып кына атлап барып җитә алды. “Москвич” эченә кереп утыруы да озак һәм бик газаплы булды аның. Көч-хәл белән кайтып җиткәч, машинасын Әхәт абзалары каршында туктатып, сигнал бирде. Күршесе, чыгып хәлне аңлауга, Галимгә хастаханәгә барырга киңәш итте. Ләкин Галим аны ярты сүздән үк туктатты:
– Исән булсам, иртәгә ашыгыч ярдәм бүлегенә үзем шалтыратырмын. Син, Әхәт абый, миңа өйгә керергә булыш инде. Табибларга, өйдә егылдым, диярмен. Багажниктагы балыкларны үзеңә алып чык, минем күземә бернәрсә дә күренми.
|
Икенче көнне иртә үк ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы алып китеп, аны хастаханәдә ятарга калдырдылар. Биредә рентгент күрсәтүләре умыртка сөягенең чатнаган булуын ачыклады. Галим айдан артык урында ятканнан соң, өенә җибәрүләрен үтенде.
Инде менә өендә дә икенче аен, күпчелек вакыт урында ятып үткәрә ул. Әле ярый Әхәт абзасы даими Галим янында булып, аны карап уздыра. Атна саен балалары белән Гөлсирәсе кайтып торып та, аңа төшенкелеккә бирелергә юл куймыйлар.
– Белмим, Гөлсирә, бу хәлемдә сиңа минем кирәгем калырмы икән? – дип бервакыт ул бүлмәдә икәү генә вакытта хатынына күңелендә кайнаган шикләрен белдерде.
– Нигә алай дисең, Галим? Нинди генә хәлеңдә булсаң да, син беркемгә алыштыргысыз.
– 33 яшьлек янып торган чибәр хатынны тере мәет кенә канәгатьләндерә алмас, дип куркам шул мин.
Шул вакыт Галим хатынының йомшак куллары белән тәннәрне сыйпап-иркә ләп торуыннан югары дәрәҗәдә ләззәт кичереп, инде ничә ай буе борчып яткан кайгыдан арынуын сизде. Ул Гөлсирәсен кочагына алып, күкрәгенә кысты:
– Әйдә, бар дөньясын онытып торыйк әле. Беләсеңме, мин хәтта Шамил белән Саниягә тагын бер туган алып кайтырга да хыяллана башладым, әйдә тырышыйк.
|
– Кит әле, шундый хәлеңдә сиңа андый эш белән шөгыльләнергә ярыймы соң?
– Сак кына маташсаң, бернәрсә дә булмас, – Галим барыбер үзенекен итеп, Гөлсирәне күндерде, тагын.
-Балалар килеп керсә, нишләрбез? – дип тыйнаклык өчен генә киреләнеп караса да, аннары хатыны ишекне бикләп алу чарасын күрде…
Хатыны белән тулы канлы тормыш алып бара алуына ифрат та сөенеп, ул хәт та гаиләсен озатырга дип, машинасын кабызырга да омтылып карады. Тик Гөлсирә генә: “Юләрләнмә!” – дип ирен тынычландырды.
Чираттагы кайтуында Гөлсирә өйгә бик ярсыган, шул ук вакытта ничектер үртәлгән кыяфәттә килеп керде:
– Ул Сәйфуллин дигәннәре бер дә райком секретарена охшамаган. Гомерендә хатын-кыз күрмәгәндәй кылана. Кем икәнен белмичә, “Волга”сына утыруым булды, тотынды бәйләнергә: “Завроно ясыйм монда кайт, бергәләп эшләрбез,”- дип кулларын суза башлаган иде, шунда ук машинасын туктаттырып, төшеп калдым.
Галим үзен-үзе онытып, сикереп торды:
– Хәзер мин аны узындырырмын! – Галим киенә үк башлады. Гөлсирә аны көч-хәл белән тынычландырды.
– Син нәрсә, милициягә ябып куйганнарын телисеңме әллә? Шул гына җитмәгән иде. Ят тыныч кына, каударланма!
Әмма Галим барыбер тынычлана алмады. Хатынының ай-ваена карамыйча, аны машина белән озатты:
-Газиз хатынымны очраган бер машинага утыртып җибәрсәм, мин нинди ир булам, аннары?!
Галим ничегрәк иттереп Сәйфуллинны акылга утыртырга уйланып ятты. Чорма башына менеп, әллә кая яшергән оптик төзәүле карабинны алып җыйды. Аннары Сәйфуллин яшәгән йортны (ул район үзәгеннән аталары нигезенә салынган бик әйбәт йортка кайтып йөри иде) чорма тәрәзәсеннән оптик төзәү җайланмасы аша күзәтеп торды. Ара ерак түгел, 300 метрлар чамасы гына. Төзи торгач, ул Сәйфуллиннарның телевизор антеннасына атып җибәрде.
Тиде ахры, ярты сәгать вакыт үткәч, ул бинокольдән Сәйфуллинар турына халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты - КБОның “Москвич” – каблугы килеп туктаганын һәм аннан радио-телевизорлар төзәтү остасы төшүен күрде. Ул, ниндидер бер канәгатьлек хисе кичереп, карабинны сыйпап куйды. Әлеге карабинын аңа яшереп торырга дип, Казан авиация институтында бергә укыган сабакташы Рамил калдырып киткән иде.
Галим, ихтыярсыздан Рамил, бергә укыган башка иптәшләре хакында уйланып утырды, альбомын актарып, яшьлек хатирәләрен яңартты. Әнә, Рамил хәзер партия өлкә комитетының промышленность бүлегендә ниндидер бер секторны җитәкли…
Галимнең күңеле һаман да тынычлану тапмады әле. Ул түзмәде, кичке сәгать тугызлар тирәсендә Сәйфуллиннар йорты юнәлешенә атлады. Капкаларын ачып ишегалдына үтте - тыныч, бернинди эт-мазар күренми кебек. Ул ишек яңагындагы кыңгырау төймәсенә басты, озак көттерми, Сәйфуллинның кызы чыкты.
-Әтиеңне чакыр әле, радио корреспонденты Яруллин, дип әйт! Галим көтмәгәндә генә башына килгән бу уеннан шатланып та куйды. Чөнки Сәйфуллин совхоз дирек торы булып эшләгән чагында Яруллин аны радио аша ике атнаның берендә мактап тора иде. Инде менә райком секретаре булгач та радио хәбәрчесе берничә кат район ның “уңышлары” турында хәбәрләр тапшырырга өлгерде.
Галимнең хәйләсе барып чыкты бит тәки – ишектән Сәйфуллин күренде. Ул аны-моны аңышып өлгергәнче, Галим Идриснең изүеннән эләктереп алды да күз төбенә китереп ямады, тегесе тәгәрәп үк китте.
– Син бернәрсә дә күрмәдең! – дип кисәтте ул Идриснең Карлыгач кыясы ярында әйткән сүзләрен үзенә кире кайтарып. Тик белеп кал, минем хатын яныннан әйләнеп уза торган булмасаң, печәм үзеңне. Аннары чит хатыннар түгел, үз хатының да мөгезләрең аркылы күзеңә күренмәс булыр! Кара аны, мин шаяртмыйм!
Галим тиз генә өенә кайтты да, өс киемнәрен янып торган өй җылыту казаны миченә тыгып, өстенә ташкүмер дә өстәде. Алай-болай милициядән килсәләр: “Мин урыннан да көч-хәлгә торам әле”, – дип әйтергә планлаштырды. Әмма Әхәт абзасыннан башка керүче кеше күренмәде.
Икенче көнне дә борчып йөрүчеләр булмагач, ул өйлә алдыннан шыпырт кына чорма башына менеп, тагын Сәйфуллиннар йортын бинокольдән күзәтергә кереште. Әхә, КБО машинасы турыларында, әле һаман телевизор төзәтәләрме икәнни? Инде телевизор-радиолар көйләү остасы, Сәйфуллиннар өеннән чыгып, антеннаны да боргалый башлагач, ул чын күңеленнән эче катып көлде.
КБО остасы машина белән китеп барып, бераз үткәч, Галим чорма башыннан төште дә көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына шалтыратып, теле-радио төзәтү остасын телефонга чакыруларын сорады.
– Илшат, гел урын өстендә ятып телевизор карау туйдырды, радио тыңлыйсы килә, кибеттән батареялар ала килеп, минем ВЕФны карап бирә алмассыңмы? – диде ул хәлсезләнгән тавыш белән сөйләргә тырышып.
– Галим Гамилович, гафу үтенәм, миңа бик тиз арада беренченең антеннасын ясарга бурыч куелды, чәүкәләр кунып, чыбыгын өзгәннәр, ахрысы.
– Сәйфуллин үзе куштымы әллә?
– Юк, безнең башлыкка шалтыратып әйткән.
– Үзен күрдеңме соң, нәрсә сөйли?
– Күрмәдем, авырый, диләр аны.
Бер атналап вакыт үткәч, Галимгә көтмәгәндә район прокуроры шалтыратты:
– Галим Гамилович, Сезнең өстән җитди генә шикаять бар, беренчене куркытырга теләп янагансыз икән. “Нинди чара күреп була?”, – ди.
– Нинди сүз инде ул, тагын? Дөресен әйткәндә, мин аның өендәге телефон номерын да белмим бит. Аңа мин ничек яный алыйм?
– Өенә барып бәйләнә башлагансыз. “Куллары белән изүгә ябышмакчы булды”, – дип торды Идрис Гарифович.
– Әй-й-й, егетләр, – дип кеткелдәп алды Галим, – мин бит инде өченче ай буена урын өстендә ятам, йортка йомышка да таякка таянып кына чыгам. Аракы йотынуыннан өянәге тотадыр, белая горячка диләрме әле? Күзләренә мин күренгәндәй булганмындыр, аңа исегез китмәсен, Роберт Дәүләтович.
– Нишләргә дә аптыраган инде алай булгач. Хәер, ул бит миңа моны телдән генә әйтте. “Кисәттем”, дияргә булыр, күңеле тынычлансын, әйдә.
– Үзегезгә карагыз, Роберт Дәүләтович. Алкаш бит ул, айнымас сүзенә игътибарыгызны әрәм итмәсәгез дә ярыйдыр, шәт.
Галим бу хәлгә артык борчылмады да, чөнки эш узган, инде хәзергә кадәр эзе сакланмаган, – дип уйлады ул канәгатьлек белән.
Март кояшы яз исләрен кайтарып, җылыта башлагач, Галимнең күңеле тагын елга буена, балык тотарга ашкынды. Әмма Гөлсирәсенә җирләр кипми торып балыкка бармаска биргән вәгъдәсен тотып, чыкмый торды.
– Шаярма Галим, туачак балаң хакына түз, – дип инәлде ул. – Сиңа нәрсә генә җитми соң, ашарыңа-эчәреңә бар. Алла боерса, безнең урамга да кояш бер чыгар әле. Ул паразит Сәйфуллин озак утыра алмас. Өлкә комитетында дусларың бар ич, бәлки аларга мөрәҗәгать итеп караргадыр?!
– Юк ла, кеше өлкә комитетына бер үрмәләп менгән икән, ул анда тиз бозыла, фәкать аның үзенә тимәсеннәр дә, карьерасы гына үссен. Алар синнән файда күргәндә генә дуслар. Аннары Гөлсирә, татар түрә булса, чабатасын түргә элә дигән гыйбарә бик дөрес бит ул. Безнең милләткә шимбәләр бердәмлеге җитми. Фәкать берсен-берсе батырырга гына торалар. Ниндидер кара көнчелекме инде шунда. Хәтерлисең бит “Сельхозтехника” идарәчесе булганда сый көйләп өлгертә алмый идең, йортыбыз кунаклардан өзелмәде. Ә хәзер күрсәләр дә әйләнеп узалар.
– Шулай анысы, мин дә завуч вакытымда юлыма очраган кешеләр белән исәнләшеп өлгерә алмый идем, бишкә бөгелеп сәламләүчеләр инде хәзер янга карап узалар.
– Рәхмәт Гөлсирә, әле дә ярый син бар дөньяда. Күп хатын, ирләренең минем шикелле эшсез ятуына түзеп тора алмас иде. Гомеремдә онытасым юк бу игелекләреңне. – Галим, күзләрен каплап алган яшь элпәсен күрсәтмәскә теләп, читкә борылды.
– Юкны сөйләп торма, тынычлан. Синең эшсез торганың юк әле. Әниләр шатланып бетә алмыйлар, ел буена җитәрлек балык белән күмдең бит.
Ул балык белән Галим үзе дә кинәнде шул – 3 айдан артык балык тотарга барганы булмаса да, тозлаганы, киптергәне, ыслаганы: барысы да җитәрлек. Әйе, азык-төлек ягыннан аның җаны тыныч, тик менә шул ялгызлык кына эчне пошырып куйгалый. Шуңа күрә ул андый чакларда балалык, үсмерчак елларын хәтерендә яңартып, әрнегән йөрәген бастырырга тырыша. Әле ярый көн саен Әхәт абзасы кереп, хәлен белеп тора. Аның белән кич утырып, сәгатьләр буена сөйләшеп туя алмый ул. Әнә шул кич утыруларның берсендә Галим әлегә кадәр үзе өчен сер булып сакланган хакыйкатьне ачыклады...
1942 нче елның маенда туып, инде 34 не тутырып килүенә карамастан, ул үзенең әнисен дә, әтисен дә белми яшәде. Чөнки дәү әтисе Гамил белән дәү әнисе Сәрбиҗамалның төпчек кызлары – Галимнең әнисе Илһамия бик яшьли, 19 да тулмаган килеш фаҗигале төстә үлгән. Аның үле гәүдәсен Карлыгач кыясы астыннан табып алалар. Бу вакытта Галимгә әле ике яшь кенә тулып килә.
Илһамиянең үлеме Сәрбиҗамалның зиһенен нык какшата, ул онытылып китүчәнгә әйләнә, сөйләшми башлый. Чөнки кызларына кадәр игезәк уллары Салих бе лән Сәлимнең сугыш кырында батырларча һәлак булулары хакында хәбәр ала.
– Минем әти дә сугышта үлгәнме? – дип үзе дә сизмәстән Әхәт абзасыннан сорап куйды Галим.
– Юк ла, инде хәзер сөйләргә дә ярыйдыр. Ачуланма энем, синең әтеиң тиешле кеше ул Газиз исемле бер эт җан иде. Сугышка бармас өчен аягын ат кылы белән бәйләп торып, чатанга әверелгән хәшәрәт. Сугыш елларында колхоз рәисе булып, авылдагы хатын-кызларны мәсхәрәләп яткан, Алла каргаган бәндә.
– Нинди Гариф ул?! – Галим, Әхәт абзасының иңбашларына кулын салып, зур ачылган күзләре белән катып калды.
– Нинди, нинди, әнә шул беренче секретарегызның атасы инде.
– Ничек алай булсын, бу мөмкин хәл түгел! – Галим еш-еш сулап, ишекле-түрле йөренә башлады.
– Булган шул менә. Сугыш елларында ул авылның Алласы да, патшасы да булып тора. Күп кенә хатыннар белән беррәттән синең дәүәниңне дә ничек кенә газапламый ул. Сыер җигеп урманнан чыбык-чабык алып кайтканда, чана бавын балта белән чабып, олауларын тибеп актара. Аңа хәтле синең әниңне – 16 яшьлек Илһамияне мәсхәрәли. Дәү әниңне бер уч бөртек белән тота да: “Кызыңны минем янга идарәгә җибәр, җибәрмәсәң, төрмәгә утыртып черетәм!”, – дип яный. Дәү әниең аның сүзен үтәмәгәч, кичкырын үзе сезнең өйгә килеп керә. Илһамия мескен нишләсен: “Әнине генә утыртма”, – дип чатан тәрегә ияреп чыга.
Кызының авырга калуын сизеп, Сәрбиҗамал үзенең кайбер гамәлләрен белештерми дә башлый. Чулак Гарифнең ызба тәрәзәләрен ватып чыга. Теге хайваны шуның өчен җайлы вакыт туры килгән саен Сәрбиҗамалга каныга. Чатан нәләт син тугач та Илһамиягә бәйләнүен туктатмый. Ахыр чиге әниең түзәлмәүдән ахрысы, Карлыгач кыясыннан түбән ташлана. Инде 1945 ел башларында өченче малае Сабиры да сугыш кырында ятып калгач, Сәрбиҗамал тулысынча акылыннан яза, сине дә, үзен дә юньләп карый алмый торганга әйләнә. Шул сәбәпле дәү әтиеңне госпитальдән соң янәдән фронтка җибәрмиләр. Ул катьканда мин инде өйдә идем. Контузия алып, озак кына госпитальдә ятканнан соң, комиссияләгәннәр иде.
Мин билгеле, Чулакнны бер очратып кисәтеп тә куйдым, мәйтәм, Гамил исән-сау кайта калса, сиңа монда көн булмаячак, биштәреңне кыстырып, китәргә җыена тор!.. Үз башына минем сүзләремә колак какмады. Гамил бит ул пәһлевандай эре гәүдәле, бик тә гаярь ир иде, урыны җәннәттә булсын. Дәү әтиең мондагы хәлләрнең ничек булуын энәсеннән-җебенә тикле өйрәнә дә, Чулак Гарифне ничек иттереп акылга утыртырга план кора башлый. Бу турыда минем белән дә киңәшләшеп карады. Әмма җае үзе килеп чыкты.
Бервакыт шулай район үзәгеннән кайтып барабыз. Кайта торгач, безнең алда трантаслы ат күренде. Аты яхшы булса да, чапмый, атлап кына бара. Куып җитсәк, теге Чулак трантаска янтаеп, кырын яткан, сизелеп тора, нык кына салган бу. Гамил арбадан тиз генә сикереп төшеп, тегенең атын туктатты да, Гарифның изүләреннән күтәреп алып, җиргә бастырды. Каршында Гамилне күргәч, Чулак шул мизгелдә үк айныды.
Дәү әтиең кушуы буенча мин тегенең атына чыбыркы белән тамызып алган идем, ул томырылып юлдан читкә каерып алып китте. Чулакны Гамил чалырга алып барган дуңгыздай чинатып, үзебезнең арбага китереп бәрде дә, без Карлыгач кыясы юнәлешенә юл тоттык. Теге адәм актыгы: “Ичән калдырыгыж”, – дип безгә алтын таулары вәгъдә итте. Ә Гамил: “Тыныңны чыгарасы булма!” – дип бер генә әйтте дә Карлыгач кыясы турысына барып җиткәнче башка сүз дәшмәде. Ул да, дәү әниеңә карап бугай, бик аз сөйләшә торган булып киткән иде...
– Гари-иф! Барлык кылган гөнаһларың өчен җавап бирергә туры килә бит, ә-ә-ә? – дип куйды Гамил, Чулакнны арбадан өстерәп алып, җиргә бастыргач. Тегесе, әлеге дә баягы, дуңгыз кебек чыйнап, исән калдыруны ялваруында булды.
Гамил бу мәхлуктан барысын да бәйнә-бәйнә сөйләттерде, билгеле.
- Ярар, аңлашылды. Бар белгәнеңне укы да сикер, Газраилең чакыра, – дип боерды Гамил, Чулакка җирәнеп карап.
-Калдыра гына күр, Гамил, бар мөлкәтем чинеке, җанымны гына алма, – дип Гамилнең аякларын кочаклый башлады. Дәү әтиеңне бер кыздырсаң, кая анда. У-у-у, бик гаярь кеше иде инде. Тегене якасыннан элеп аягына бастырды да:
“Соңгы тапкыр әйтәм, канымны кыздырып, син хашәрәткә кагылырга мәҗбүр итмә, сикер! – дип бер акырып җибәргән иде, Чулак, куркуыннан ничек артка чигенгәнен дә сизмичә, кыя астына мәтәлде. Үзең беләсең, анда биш катлы йортлардан да биек яр, берничек исән кала алмыйсың.
Менә шундый серләр саклый ул Карлыгач кыясы. Бер-ике көн күренми торгач, Чулак Гарифне милицияләр белән бөтен авыл халкы эзләде. Без дәү әтиең белән Карлыгач кыясына барып, мәетен тапкан кебек китереп чыгардык. Барысы да аты дулаудан егылып төшеп үлгән дип уйладылар. Билгеле, дәү әтиең кайбер вакытларда үкенүгә охшаган сүзләр дә әйтеп куйгалый торган иде. Нинди генә хәшәрәт бул са да, адәм баласы, җан иясе бит инде. Гамил бу хакта сиңа җиткерүемне васыять иттереп калдырган иде, ничектер күңел тартмый торды. Бик үк күңелле тарих булмаса да, хакикатьне белеп торуың хәерле.
-Ишетми калсам яхшырак буласы икән, Әхәт абзый. Күңелем һич кенә дә Сәйфуллинны кан кардәшем рәвешендә кабул итәргә теләми…
1V
Фәритнең, Әхәт карт белән Нәсихтан сатып алган Зыятдин бай истәлекләрен күрү шатлыгыннан, әнисе аларны сыйпый-сыйпый карап, елап та алды:
– Бу әйберләрен ул үзеннән беркайчан калдырмый иде, күрәсең, кесәләреннән тентеп алырга да чирканмаганнар. Әти аларны синең әтиңә биреп калдырырга бик теләгән булган да бит, безнең Сафа бик горур кеше иде шул – алмаган.
- Дәү әти белән зур әтинең тартканнарын беләм. Тартырларына беткәч, миңа бер пукил (кисәк) шикәр биреп, идән астыннан төпчек җыйдырып менгерәләр. Төпчекләр табылмый торганда алмапа өйрәткән: “Җен тап-җен тап, биш балаңны бирермен”,- дигән такмакны кабатлыйм да, шунда ук төпчекләр күренә иде. Гомумән, ничә генә тапкыр сынап караганым бар, шул такмакны әйтүем була, югалган әйбер табыла да куя,-Фәрит үзалдына канәгать елмаеп, башын чайкап торды,- әти мәрхүм дә дәүәтиләр шикелле үк тартадыр идемени, тартмаса аңарга портсигар нәрсәгә?
– Тарту гынамы соң, авызыннан да төшермидер иде. Тик ул үзенчә, ауро палыларга охшарга теләпме, минем бик ачуым килүгә карамастан, өйдә аягын салмыйча, авызына тәмәке кыстырып ишекле түрле йөрергә ярата иде. Әмма аяк киемнәре бер бөртек тузан калдырмый сөртелгән, ялтыратылган булыр иде, анысына гөнаһка кереп булмый. Бик ыспай, нәзәкатьле, югары дәрәҗәдәге әдәпле кеше булды инде әтиегез үзе...
Вәгъдәсендә торып, Фәрит берничә көн үткәч, кечкенә Альбинаның хәлен белергә керде.
– Я, хәлләр ницек, матур кыз?
Альбина Фәрит килүгә кош тоткандай сөенде:
– Менә әз генә бармакларым селкенә, – диде ул уң кул бармакларын хәрәкәтләндерергә тырышып.
– Ә син мин биргән сүрәне ятладыңмы соң? Я әле укып күрсәт!
Бала бернинди тоткарлыксыз, Фатиха сүрәсен яттан укыды.
– Болай булгач, бер ай эчендә терелерсең Алла кушса, ә син берәр әбидән намаз укырга өйрәтүен сора. Әгәр дә һәркөн биш кат намаз да укысаң, тагын да тизерәк терелерсең.
– Кызым терелсә, мин дә намазлыкка басам, – дип сүзгә кушылды Галя.
– Сез әле һаман баланың тереләсенә ышанмыйсызмы әллә? Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез киң. Кызыгыз терелүгә бара, әгәр дә бергәләп намазлыкка басып, Ходайдан ялварсагыз, тагын да әйбәт булыр иде. Кызыгыз терелгәннән соң Нәсих абыйны дә үзегез белән намазлыкка бастырырсыз, вәгъдәме?