Бирсен иде Ходай хет бер мизгел, 10 глава




-Ярар-ярар,- Фәрит дәфтәрне йөгерек кенә күзеннән кичереп алды, -бу очракта мин аны аңлыйм. Әнә, үзең дә язганнарыңны газиз балам кебек якын, дисең бит.

-Һичшиксез шулай.

-Ә синең роман белән алга таба эшләр ничек тора, бөтенесе әнә шул тәкъдим-фикерләргә терәлеп каламы инде хәзер?

– Чынбарлыкта анда Аяз Гыйләҗевтән гайреләре романга бәя бирүдән битәр, аны китап итеп бастыру өчен редакцияләргә җәлеп ителгәннәр иде. Чөнки Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Фәрвәз Миңнуллин миңа: “Романыңны Аяз ошаткан, ә аңардан добро алуы бик кыен. Шуңа күрә тематик планга керттек, инде бер иптәшкә редакцияләргә дә бирдек. Ул карап төзәткәләп чыксын да китап иттереп бастырырбыз”, – дигән иде. Тик редакцияләргә тиешле кеше я Төркиягә сәяхәткә китүе, я эшләре бик “кызу”лыгы аркасында елдан артык вакыт юкка узды. Аңардан китапны редакцияләү урынына “белдекле” рәвештә язылган сырлама алу гына насыйп булды. Әле анысы да әйткәнемчә, бер елдан артык вакыт үткәннән соң.

Аннары, ул “редактор”дан килеп чыкмагач, кулъязманы ниндидер башка “ышанычлы” кешегә бирделәр. Анысы да редакцияләргә вакыт таба алмый, еллар буена йөртте-йөртте дә зур белгечтәй, үзе дә аңламаган җөмләләр тезгән сырлама язып, өстеннән төшерде. Имеш; “роман бу хәлендә бастырып чыгарырлык түгел”.

– Ошамаган җирен үзенчә төзәтсен иде дә, әле анда да минемчә, синең ризалык буенчча гынадыр?

– Әлбәттә шулай. Монда Фәрит, татарның хөсетлек дәрәҗәсендәге бер-береннән көнләшүе сәбәп булып тора. Инде ишеткәнең дә бардыр шундый анекдотны: «Тәмуг казанына еврейлар белән бергә татарларны салып кайната башлагач, шимбәләр баштан берничәсен астан этә-төртә чыгарганнар икән дә, аннары алары казаннан бүтәннәрне кулларын сузып өстерәп чыгарганнар ди. Ә әрсезрәк кайбер татарларның яһүдләргә ияреп, өскә менәргә үрмәләүләре була, калганнары ул мескенне аякларыннан өстерәп кире төшерәләр икән…»

– Дөрестән дә шулай бит, татардан берәрсе түрә булып өскә үрмәләсә, әллә нигә дә башка милләтәшләренә ярдәм итәргә ашыкмас. Киресенчә, брат братының көтүче булуына рад дигән кебек, якын дусты абынып егылса да, булышасы урынга, бот чабып көләр.

– Шулай, шулай Фәрит, минем читтән торып институтта укып азапланганда ике үзара бик якын дус булып йөрүче танышларым бар иде. Группа җыелышында шуның берсен куратор утка бастырып орышканда, икенчесенең рәхәтләнеп кәеф кичереп утырганын күреп шаккатудан, моңардан сорыйм хәзер: “Синең иң якын әшнә кешең түгелме соң ул, нигә борчыласы урынга шатланасың?”- дим.

“Үзеңә эләкмичә, башкаларны, аеруча дусларны тәнкыйтьләгәндә бигерәк рәхәт бит ул. Без күрше авыллардан, икебез дә мәктәп директорлары булып эшлибез, аның туганы колхозны җитәкләгәч, эшләре әйбәт бара, ә минем рәис белән бер дә борчак пешми, шуңа күрә директорлар киңәшмәсендә райбашкарма комитеты рәисе урынбасарыннан, яисә роно мөдиреннән миңа эләккәндә ул бик кайгырып тормыйдыр, дип уйлыйм. Ә син үзең, җыелыш-фәләндә дусларыңны тәнкыйтьләсәләр, шатланып тормыйсыңмыни? – дип бик сәер аңлаткан иде, – хәтта библиядә дә: “Надуй ближнего, ибо он надует тебя и возрадуется!” – диелгән”.

Мәйтәм, библиядә ничек әйтелгәнен белмим, әмма да ләкин мин дусларымны гына түгел, танышымны орышсалар да, үземне сүккәндәй кабул итәм. “Ә-әй, син аңламыйсың ла андый нәрсәләрне”, дигән булды бу.

– Ә бит безнең татар нәкъ менә шундый принцип буенча яши, милләттәшенең генә түгел, дустының, күршесенең уңышына соклану, шатлану урынына ниндидер кара көнләшү белән карый. Аның хезмәт карьерасында абынуына, тормыш алып баруы чатакланып китүенә чын күңелдән сөенә. Азат абый, төптән уйлап карасаң, Иван Грязный Казанга бәреп кергән чагында Әстерхан, Себер, Кырым шикелле һәрберсе Мәскәү дәүләтенә тиң дәүләтләрнең татар Ханнары үзләренең кардәш халыкларына ярдәмгә киләсе урынга, аларның канга батырылып юкка чыгарылуына шатланып торганнардыр әле?

– Ихтыярсыз мин дә шулай уйлап куям. Аек акыл белән исәпләп караганда, бәлага тарыган Казан Ханлыгына ят кавемнең басып керүенә алар юл куймаска тиешләр иде. Безнең халыкта, кызганычка каршы, милләт җанлылык хисләре тиешенчә тәрбияләнмәгән. Ә ул хисләр ана сөте белән бергә кертелергә тиеш. Без менә яһүдләрнең милләт җанлы булып, бер-берләренә ярдәмләшеп яшәвенә сокланабыз. Аның төбендә әнә шул ана кешегә милли хис тәрбияләү бурычының бик тә ныклы итеп салынуы ята. Аларда фамилия дә анадан күчеп бара диләр бит һәм бу табигый да. Бөтен тереклек дөньясында диярлек бала тәрбияләү әнкә өстенә төшә.

– Безнең кызлар урыска чыксалар да, чуашына, мукшысына чыксалар да балаларына урыс исеме кушып, ул балалар урыс рухлы булып үсәләр, ә милләт эрүгә, югалуга дучар ителә.

–Ә-әй, сөйләргә юк сана, мин андый таныш хатын-кызларны күргән саен тилелердәй булып гарьләнәм. Әнә, безнең очның Вафа әзи кызы Мәдинәне бер көнне район үзәгендә кибеткә кергәндә кызына: “Доча, Наташенька, тебе опять мороженое купить што ли?” – дип сөйләнеп керүен ишеткәч, валлаһи шартлый яздым. Ә бит өендә әнисе Җомабикә апа кебек үк ул хуҗа, үзе райкомның өченче секретаре булып эшли, әире бер юк җан шунда. Базарның кызуында бер тиен бирмәслек, койма буенда исереп аунаучы урыс кисәге. Теләгәндә, кызына татар исеме бирү генә түгел, иренең исемен татарчага куштырып, денгә дә кертә ала инде. Ә ул мәгънәсез үзе Мария Викторовна булып йөри.

– Денгә кертү дигәннән, мин Находкада, яшь чагымда кызыгып йөргән Сафиягә охшаш бер марҗа кызына өйләнеп, шуны үзебезнең кешегә әләндерергә тырышып караган идем, тәки барып чыкмады, – дип көлеп алды Фәрит. – Асям үзе Асия булырга бер сүзсез риза. Кырт иттереп, никах укытып өйләнештек, мин диңгездән кайткан җиргә татарча сәламләп каршыларга өйрәнеп куярга кушып, анда яшәүче, үз асылларын югалтмаган татар гаиләсе белән аралашыр өчен, таныштырып та куйдым. Кайткан җиремә мине татарча сәламлап каршылар дип уйласам, кая анда, мунена тәре тагып килгән дә, бергә чиркәүгә барырга чакырып ята! Үзе миннән урыс ясамакчы, тот капчыгыңны, алдыңнан артың матур дип, тизерәк аерып җибәрдем.

– Үзең дә кызык кына кеше икәнсең, Фәрит. Татарстанда яшәп шундый тәҗрибә ясарга уйлаганда ни дә әйтмәс идең әле. Находкадагы марҗа кызы синнән аерым гына торып, ничек татарчага өйрәнсен ди инде?!

– Мин аны зур-абыйга махсус күрсәтермен дип шулай эшләргә җыенган идем. Минем дәү-әтинең абыйсы Нотфулла зур-әтинең олы малае Зәки зур-абый армиягә киткән җиреннән марҗага өйләнеп калып, шуннан туган ягына кайтып та карамады. Ул әнә шул Находка шәһәрендә яши иде. Зур-әти, мескен мәрхүм аны бик юксына торган булды, ә марҗасы анардан әтиләренә кайтып күренү түгел, туганнарына хат та яздыртмады.

– Зәки абыйларның армиягә китүләрен мин дә хәтерлим әле. Находкада чагыңда күрештегезме соң?

– Ю-ук, аның хатыны шундый бер елан булып чыкты. Адресы буенча эзләп баргач, шул дәдҗалы ишекне ачты. “Зәки абый монда торамы?”- дип сораган идем. Тотынды дөньядагы җыен әшәке сүзләр белән кычкырынырга: “Какой тебе еще Зыки? Ходят тут татары всякие, поганые!” – дигәч түзмәдем. “Закрой пасть, лощадь бракованная, если татар так ненавидишь, почему же тогда под ним легла? Да, видимо мой двоюродный брат в бабах не разбирается. А я, в голодный год даже, от пуда пшеничной муки отказался бы, лищь бы с тобой не переспать. Смотри в зеркало, кикимора!” – дип ишеген бәреп ябып, китеп бардым. Сүз әйтергә дә аптырап, миңгерәп калды шунда.

– Хатын-кыз дип тә тормыйча, усал ук кылангансың.

– Гафу ит Азат абый, татардан көләргә үзенә җөрьәт иткән принцессага да тиешле җавабын кайтарып бирәм инде.

Азат беравык сүз дәшмичә, үз алдына карап башын кагып торды. “Шула-а-ай”, – дип сузды аннары.

– Нәрсә шулай Азат абый, нинди уйга калдың?

– Денгә кертү дигәннән, бер күңелсез генә хәл искә килеп төште дә шуңа үземнән үзем үртәлеп торам. Син теге Калайчы Шамил абзыйны белсәң дә аның кече кызы Исмегөлен хәтерләмисеңдер, мөгаен.

– Мин аның алма бөртекләре шикелле чибәр Гөлиясе белән Гөлфиясен генә беләм шул.

– Кечкенә Исмегөлләре дә шундый иде дә, педагогия институтында укыганда, шәһәрнең аза төшкән кызлары-егетләре белән аралашып йөрүдән ахырысы, кулдан-кулга күчеп бозылган. Аннары монда кайтып әрмән шабашникларының берсенә кияүгә чыкты. Үзе мәктәпкә укытырга керде. Әрмәне белән монда төпләнеп калып, балалар үрчетәләр. Бервакыт менә шул Исмегөл, авыл балалары белән уйнап йөрүче малаен әрмәнчә нәрсәдер әйтеп чакыра. Шуны ишетеп торып, исем-акылым китте. Ә бит малае балалар белән иркенләп татарча да сөйләшә ала. Ире дә бер мәхлук, консыз бәндә инде, тик шуңа да карамастан саф татар авылында югары белемле хатынын үз дененә керткән бит. Бу хәл миңа һич кенә дә аңлашылмый, нигә безнең хатын-кызларыбыз шулай бик җиңел деннәрен саталар икән? Әтисе Шамил абзыйга әйтеп караган идем, хихылдап торган була – җен ачуларым чыкты...

 

Чираттагы очрашуларында Фәрит Азаттан агроном белгечлеге була торып, ни өчен мәктәпкә күчүе хакында кызыксынды:

-Синең кебекләр инде әллә кайчан райбашкарма комитеты рәисе яки райкомның беренче секретаре булып эшләргә тиешләр иде. Һич югы колхоз рәисе урыны тиеш иде сиңа. Гафу ит, мәктәптә трактор укытучысы гына синең өчен ничектер җитди түгел кебек?

– Ә миңа хәзер 50 белән барганда артыгы кирәкми дә, фәнемне беләм. Бик күп укучыларым бер дигән иттереп механизатор булып эшлиләр. Әгәр дә райкомның беренче секретаре кубызына биегән булсам, бәлки хәзер колхоз рәисе кәнәфиендә дә утырыр идем...

НАСЫЙП ЯР

Фәрит, әнә шулай ялының күпчелек өлешен Азат компаниясендә үткәрә биреп, яңадан диңгезгә китәргә вакыт килеп җиткәнен сизми дә калды. Азат аңа китүенчә, аеропорт ресторанында аш пешерүче булып эшләүче Рауза исемле хатын янына кереп, сәлам тапшырырга кушты:

– Ул минем хатынның туганнан-туган сеңелесе, иреннән уңмады. Инде син дә егет түгел, 40тан узып килгәндә гаилә турында да уйларга вакыт. Бәлки бер-берегезне ошатып та куярсыз, – дип озатып калды ул бик якын булып дуслашып өлгергән Фәритне.

Баштан Фәрит: “Белмим инде, килешмәс бит,” – дип каршы килеп тә маташкан иде дә, әмма аэропортта үзенең рейсын көтәргә вакыт бик күп булгач, кызыксыну җиңде тагын, ресторанга кергәч, официанткадан Раузаны чакыруын үтенде. Ләкин Раузасы гына бик ялындыра торган булып чыкты күрәсең, Фәритнең үзенә аш пешерү почмагына керергә кушкан. Бу хәл Фәритнең кызыксынуын көчәйтә генә төште, тәвәккәлләп ресторанның аш пешерү почмагына барып керде. Монда ул сылу гына 3 хатын-кызны күреп, кайсысына мөрәҗәгать итәргә белми югалып калды. Җитмәсә официанткасы да: “Өчесенең берсе арасыннан Раузаны сайлап тап”, – дип котыртып тора.

Алыплар арасында булуы барыбер эзсез калмаган икән, Фәриткә Раузаны бик гиз аерып алырга шул булышты. Баш киеме, өстендәге кителеның җиңнәре, якалары алтынсыман укалар белән каймалаган киемдәге, килеш-килбәте шәп Фәриткә сокланып караган хатын-кызлар: “Ай-яй кияүнең кәттәсен эләктергәнсең Роза, бар да инде бәхетлеләр!” –дип Раузаны үртәп алырга да тартынып тормадылар, – әгәр дә диңгезче егетебез безне шампан да, шоколадлар белән сыйласа, без Розаны хәзердән үк эштән кайтарып җибәрә алабыз, шулай бит Света?”

– Шулай әлбәттә, – дип баш какты Света дигәне, – без бит яшьләрнең хәлен аңлыйбыз, ул кадәр үк туң йөрәкләр түгел әле.

– Кыланып тормагыз инде кызлар, ул бит апалардан сәлам тапшырырга гына кергән, – дип акланды Рауза бик нык уңайсызланып.

-Юк-юк, кызлар дөрес әйтә, менә 100 сум акча, – дип сузды ул официанткага, эшләрегез беткәч, сыйланып утырыгыз. Ә без, ачуланмасагыз Рауза белән сезне калдырып торабыз инде. Кызлар, Фәрит белән чыгарга карышып торган Раузаны ирексезләп диярлек киендереп озаттылар...

 

Алар төнгә кадәр, Фәритнең самолеты очу вакыты килеп җиткәнче бергә булып, 17-18 яшьләрдәге кыз белән егет шикелле кулны-кулга тотышып, кинога да бардылар, циркта да булдылар, спектакль дә карадылар. Ә аерылышканда беренче хатларыннан ук үзләренең тормыш юлларын, балигъ булган дәвердән башлап, тулысынча тасвирлап язышырга вәгъдәләр бирештеләр.

Менә Фәрит Раузадан бандероль дип әйтерлек, зур конвертлы хат алды һәм каютасына кереп бикләнеп, үзенә бер аерым төр ләззәтле хисләр белән укырга кереште:

“1963 нче елның көз ае иде бу. Мин укырга керү нияте белән Казанга килдем. Әмма-ләкин, бәхетсезлегемә каршы, сәүдә техникумына керә алмадым. Авылга кире кайтырга кешеләрдән оялып, Казанда калырга исәп тоттым. Пропискага керергә башка мөмкинчелек булмагач, моторлар төзү заводына эшкә урнаштым. Эшем шактый гына авыр булса да, түзәргә туры килде.

Көннәрдән-бер көнне, айлы матур кичтә, эч пошканнан, сеңелем белән “Огонек” кино-театрына “Сукбай” дигән һинд киносын карарга бардык. Без барганда кеше әллә ни күп түгел иде. Билетлар кассасы янында ике егет тора, берсе кара-туткыл, озын буйлы, икенчесе коңгырт чәчле, киң җилкәле, диңгезче тельняшкасы белән бушлатын кигән.

Без белдерүләр укып торабыз, шулар арасыннан бушлат кигәне яныбызга килеп урысча исәнләште. Мин әйләнеп кенә карадым да сүзсез калдым. Сеңелем белән алар нәрсә турында гына сөйләшкәннәрдер, белмим. Сүз арасыннан аларның Арча районыннан булулары аңлашылды. Безнең ничәнче рәттән билет алуыбыз турында белергә теләсәләр дә әйтмәдек. Әмма шулай да аларның урыннары безнеке белән янәшә булып чыкты. Фильмны тыныч кына карадык, кинодан соң алар безне озатырга теләделәр, тик без алардан бер тыкырыкта качып котылдык.

Тагын берәр атнадан соң “Огонек”ка кинога килсәк, сүз берләшкән кебек яңадан шул ук егетләр каршыбызда пәйда булдылар. Кино карап чыкканнан соң сеңелем алар белән сүз куертып җибәрде, инде шуннан файдаланып озата да кайттылар. Ә мин телсез кеше шикелле арттан үзем генә атладым. Сеңелем килде-киттене сөйләргә яратканга, тәки алар белән гәпләшүендә була, үзе турында да, минем турыда да тезә генә. Әмма кайтып җиткәч аны кертеп җибәреп, бушлат кигәне мине тоткарлап калды. Икенче көнне очрашырга сорады, әле ярый минем бәхеттән апа ишек алдына чыкты һәм мин шуннан файдаланып, өйгә кереп киттем. Апалар үз йортлары белән Казан читендәге бер бистәдә яшиләр. Ә без тулай торакта урын булганчы аларда тордык.

Күп тә үтмәде, безгә тулай торактан урын бирделәр. Теге егетләр исә безнең адресны ападан алганнар. Чөнки көн саен апалар турына килеп йөдәткәч, ул аптыраудан кайда торуыбызны әйтергә мәҗбүр булган. Шулай бер ял көнне мине вахтер кереп чакырып чыгарды. “Таныш кешең – кодаң көтә”, – дигәч, мин авылдан берәрсе килгәнме әллә дип уйладым. Эштән арып кайтканлыктан, ял итеп ята идем, күзләрне тырнап ачтым да, юынып та тормыйча, эчке күлмәк өстеннән генә плащ киеп ашыгып, баскычтан йөгереп төштем.

Мин уйлаган кеше кодабыз булмады, әлеге дә баягы кинодан озатып кайткан егетләрнең берсе булып чыкты ул. Инде аны оныта да башлаган идем. Мин аны-моны аңышып өлгергәнче, чыгу уңаемнан ук: “Вас ожидает матрос Ахметов, честь имею!” – дип үз кочагына алды. Үл үзенең айлар буена минем турыда уйлап, кайлардан гына эзләмәвен сөйләде дә, сөйләде. Аннары сәгать бергә Ленин исемендәге мәдәният сараена кинога чакырды. Кино карарга бик яратканлыктан, мин каршы килеп тормадым. Әллә ничек кенә, ул миңа шушы күрүемдә ошаган кебек булып китте.

Без менә шулай чынлап торып йөри башладык. Тик мине бер нәрсә борчыды: нигәдер ул, фамилиясе татарча булса да, үзен Николай дип йөртеп, гел урысча гына сөйләшә. Бу аңлашылмаучылык мине эчтән гел кимереп торса да, ничектер әлеге хакта үзеннән сорашырга яхшысынмый тордым: Азмыни шәһәр егетләренең Наиль булып Николай, Бари атлысы Борис дип йөртелүчеләре. Мин дә үземне шулай тынычландырган булдым. Аның белән һәр көнне очраша башладык.Үзен бик тәртипле, тыныч тотуы да ошады миңа. Шактый еш киноларга йөрдек.

Менә Октябрь бәйрәме дә якынлашты, мин бәйрәмгә яңа күлмәк тектерергә ниятләдем. Күлмәклек алып кистергән идем, апаларның тегү машиналары ватык булып чыкты. Николай, абыйларында тегү машинасы барлыгын җиткерде. Безнең инде аларга берничә тапкыр барып, чәйләр эчкәләгән булды. IIIуңа күрә ял көнне аларга барып, күлмәк тегәргә сөйләштек.

Ул мине килеп алды да, абыйларына юл тоттык, бер коридорда 3 гаилә тора икән, әмма аларның бүлмәсендә бер кем дә юк иде. Шуңа күрә Николай ишекне үзе ачып керде, абыйлары аңар ачкычны калдырып, авылга киткәннәр икән. Ул миңа машинаны карап бирде дә, күлмәк тегәргә утырдым, ә үзе: “Ашыйсы килә, беренче каттагы ашханәдән нәрсә булса да алып керим әле,” – дип чыгып китте. Хәйран гына вакыт узгач, бер шешә коньяк белән кабымлыкка нәрсәләрдер күтәреп керде бу.

Табынны корып, мине дә чәй эчәргә чакырды. Матур гына чәйли башладык, 100 грамм коньяк салып миңа сузды. Ләкин: “Югыйсә муеныңа коям!” –дип куркытырга теләсә дә, мин эчәргә ризалашмадым. Аннары артык кыстаудан мәгънә булмавын аңлап, үзе генә 150 граммнар тирәсе эчеп куйды да, диванга барып утырды һәм мине дә үзе янына чакырды. Мин бармый торгач, сөйрәп китерде. Тотынды кочакларга, үбәргә, назларга-иркәләргә, аннары ирексезләп яткырды. Кычкыра башлагач, авызымны томалады, мине юатты: “Хатыным булырсың, үземнеке генә итәрмен”, –дигән сүзләр яудырды...

Бу вакытта телевизордан бик матур татарча концерт бара иде. Ниндидер ансамбль “Каз канатлары”н җырлады. Шул көннән бирле минем өчен иң якын җыр ул. Ә минем күзләремнән яшьләр ага, йөрәк сызланып әрни, ул минутларда яшисем дә килми иде. Билгеле, ул мине тәмле сүзләре белән юаткан булды, тик минем күңелгә барыбер, һич кайчан да кубарып ала амаслык юшкын утырып калды...

Николай һәр көнне диярлек минем яныма килеп йөрде, ә Октябрь бәйрәменә үзләренә кунакка кайтып, аларның туган-тумачалары белән таныштык. Күңелдә ниндидер шом да бар шунда – керәшеннәрдер дисәң, бөтенесе урысча сөйләшәләр. Сеңелесе мин эшләгән заводта ук хезмәт куя икән. Бәйрәмнән соң безгә кайтып, әниләрдән өйләнешергә рөхсәт сорадык. Абый ял йортында булгач, әни аңардан башка гына рөхсәт бирмәде. Әмма күренеп тора, төп сәбәп абыйның өйдә юклыгында түгел, әни дә булачак киявенең үз милләтеннән булмавын күңеле белән кабул итәргә теләми. Абый, ялын төгәлләгәннән соң, тагын кайттык, ләкин ул безнең кушылуга каршы килмәсә дә, чын күңелдән ризалыгын да бирмәде, чөнки Николай үзенең характеры белән үк туганнарыбызга ошамады.

Без исә, шулай итеп Яңа, 1964 нче елның башында алар авылына кайтып язылыштык. Әйтергә кирәк, башкалар ни кыланса, без дә шулайрак кыланырга тырыштык, әмма балдаклар бүләк итешмәдек. Анда 3 көн кунак ителдек, язылышуда шаһит булып минем сеңелем генә катнашты, башка туганнарым килмәделәр, ә аның якын туганнары барысы да кайттылар. Туйда мин үземне бик бәхетсез хис итеп,, туганнарымның шул рәвешле фатиха бирмәүләрен искиткеч авыр кичердем...

Бергә яши башларга, баштан безнең урыныбыз да юк иде. Минем апаларда торырга туры килде. Апа белән җизни үзләренең түрләренә ятак куеп урнаштырдылар да, анда 2 ай яшәдек. Ә ул Совет, Бауман районнарында төзелештә, түбә ябучы булып йөрде. Кичләрен бик соң гына, салган хәлдә кайтып керә торган булды. Кайчакларда кайтмый да калгалады, ә мин юләр, төннәр буена йокламыйча, ашамый-эчми аны көтеп утырам, я булмаса юрган астына яшеренеп елыйм. Икенче көнне ул җылы сүзләр белән мине юатырга тырыша иде: я ул фотолар ясап, тулай торакта кунып калган, я булмаса иптәшләре белән эчкән дә, нык исереп апаларына кереп йоклаган.

Мин, билгеле бу уйдырмаларның барына да ышанам, кодагый исә миңа: “Хәзердән үк шулай йөргәч, алдагы тормышыгызда ничек кенә торырсыз инде моның белән?” – дип болай да әрнегән йөрәкә тоз сала. Әле алай гынамы, бик тиздән начар холкын күрсәтеп, бер сүз әйтүгә үк: “Маңгаеңа бирәм, буам да үтерәм” – дип яный да башлады. Мондый хәлдә апаларда торуы бик уңайсыз иде әлбәттә, шуңа күрә фатир эзләргә керештек. Бер каян да таба алмагач, иптәш егетләренә бардык. Алар безгә: “Икегез дә бер төзелештә эшләсәгез, без яшәгән җирдән бүлмә аласыз”, -дигән киңәш бирделәр. Шунлыктан мин заводтан чыгып, төзелеш эшенә керештем.

Дөрестән дә, безгә бер гаилә белән янәшәдән бүлмә бирделәр, тик анда тиз арада пропискага гына кертмәделәр. Ә эштә һаман прописка таләп иткәч, чарасызлыктан өйдә утырырга туры килде. Шуннан типографиягә пропискасыз, вакытлыча эшкә урнаштым. Анда эшләгәндә Николай көн дә килеп тикшерергә гадәтләнеп китте. Мине анда бик яратканга, ирем килгән саен мактап кына тордылар. Шуңа күрә ул цех башлыгы Әхмәт абыйдан көнләшә башлады. Эчеп кайткан саен Әхмәт абый белән буталасың дип, җыен әшәке сүзләр яудырырга кереште, ә аек көннәре бик сирәгәйде.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: