Бирсен иде Ходай хет бер мизгел, 13 глава




– Безнең бер офицерны наркотиклар белән сату иткәндә эләктергәннәр дә, аның бу эш белән күптән шөгыльләнүе ачыкланган. Хәзер бездән дә ул офицер хакында күрсәтмәләр алып, шул турыда судта да шаһит булуыбызны таләп итәләр, – Фәнис әле генә уйлап чыгарган уйдырмасыннан канәгать калып, сөеклесен кабат кулларына күтәреп алды, – син инде бәгьрем бу турыда беркемгә дә ачыла күрмә, яме.

-Әлбәттә, әлбәттә, мин синең сүзләреңнән чыга аламмыни соң инде? – Альбина елмайганда күзләрнең явын алырлык, шундый гүзәлләнеп китте - Фәниснең бу чибәрлектән хәтта тыны кысылгандай булды, ә кыз аның ушларын алып,- мин синең яныңда елан каршында гипнозланган куян шикелле, чарасыз хәлдә калгандай тоям үземне. Шуңа күрә мине теләсә нишләтә аласың, - диде.

– Бәгърем, мине еланга, үзеңне куянга тиңләмә инде. Мин аның кадәр кансыз түгел. Мин сине кызарып пешкән чиягә тиңләп, кашыкка салып кына йотарга теләр идем кебек, – дип шаяртты Фәнис. Әмма ул сөеклесенең күзләреннән: “Әгәр дә ул якынлык кылуны таләп итсә, мин каршы килә алмаячакмын”, – дигән курку катыш ләззәтле тойгылар кичерүен бик ачык укыды...

 

Алыплар аны фикер көчен җигеп эш итәргә өйрәтергә, нәкъ менә телепатия үзенчәлекләренә ия булырга күнектерүдән башладылар да инде. Һәм менә ул үзенең шактый ук зур телепатия куәтенә ия булуын, сөекле кызы мисалында аңлады. Фәнис бу ачышына тулысынча ышаныр өчен Альбинасына кәгазгә нинди булса да җөмлә язарга кушты һәм шунда ук аның күзләреннән язганының эчтәлеген әйтеп биреп, кызны шаккатырды.

“Бик әйбәт, бу сәләт минем өчен һич кенә дә артык булмас!” – дигән шат -лыклы уй йөгереп узды аның күңеленнән. Димәк, ул хәзер Алыплар, Ага-Хан шикелле үк дөньядагы барлык телләрне дә аңлаячак!

Фәнисне, шундый матур уйларына бирелеп китүеннән Альбинасы аның янтыгына төртеп алуы гына айнытып җибәрде:

– Әллә инде йокыга ук китеп бардыңмы дип торам, дәшәм-дәшәм һич кенә дә җавап бирмисең, - дип көлде чая кыз, – нинди уйга баттың шуның кадәр?

-Гел синең турыда инде бөтен уй-хыялларым, - дип аклангандай итте Фәнис. Аннары аның күңеленә Альбинасын йокыга талдырып карау уе килде. Ул, кызның йөзендә гипнозчы артистлардай кулы белән хәрәкәтләр ясады да дәү-әнисе аның кечкенә чагында итәгенә яткырып әйткәндәгечә: “Йокла, бәбекәм!” – дип куйды. Альбина шул ук мизгелдә Фәниснең итәгендә тирән йокыга талды.

Башта Фәниснең күңеленә вәсвәсәле теләк тә килде, билгеле. Чөнки озакламый барыбер аңарга гына өйләнәчәк, нигә мөмкинлек барында кулга керергә торган ләззәтле мизгелләрдән баш тартырга? Әгәр дә Фәнискә кадәр башка берәрсе шундый назлы җимешне татып өлгерсә? Кыз, теләсә кайсы ир-егетнең күз явын алырлык чибәр, ә буй-сыннарының искитмәле матур булуы ихтыярсыз азгын нәфесне уятырлык. Шуңа күрә марҗа хатыннары назын татып караган кеше буларак, ул кочагындагы гүзәл кызның тыгыз күкрәкләрен, шома һәм төз аякларын куллары белән сыйпап үтмичә түзә алмады. Әмма ничек кенә кыен булуына карамастан, Фәнис үзенең нәфесен вакытында йөгәнләде.

– Юк, Альбина, борчылма, картлар җыеп никах укытмаган килеш безнең арада берни дә булмас,- дип йомшак кына сыйпап уятты ул сөеклесен,- миңа синең саф, бер нинди кер кунмаган рәвештә саклануың кыйммәт. Ә никахны быел көзен укытырбыз, Алла боерса, шуңа ризамы син?

– Риза, әлбәттә.

– Минем аңа кадәр кайбер эшләремне карап куясым бар. Шуңа күрә күпмедер вакыт аерылышып торырга туры килер,- Фәнис сөклесенең кара бөдрә чәчләрен кадерләп сыйпады, – синнән бер сәгатькә генә аерылу да авыр булуга карамастан, түзәргә туры килә, ачуланмыйсыңмы, бәгырем?

– Мин сиңа ачулана алам димени инде, үзең дә беләсең ич.

Фәнис Альбинага сөеп карап торды, аның нәрсә уйлавын, теләвен күзләренә карап укый алса да, үз теленнән әйттерүне кирәк тапты. Шуңа күрә кызның күзләренә карамаска тырышты. Бераз уйланып торгач, ул үзен даими борчыган мәсьәләгә – аның нинди динне тотуы мәсьәләсенә сүзен борырга ниятләде, чөнки сөйгәненең әнисе марҗа булганлыктан, дәү-әнисендә каршылыклы фикер бар иде:

-Улым син шуңа игътибар ит, әнә Магниторскидагы туганнарыбызның балалары урыс-марҗа белән тормышларын бәйләп, үзләре дә кияфергә әверелделәр – муеннарына тәре асып йөриләр. Менә хәзер үзләрен татар дип санамыйлар да, татарча эндәшсәң хурланган да булалар әле. Синең ул Нәсих кызы да әнисе марҗа булгач, үзеңне юлдан яздырмасмы икән соң? – диеп бер генә кат кисәтмәде, – кара аны, шул кыз аркасында ата-бабаларыбыз диненнән ваз кичсәң, мәңге бәхил түгел!

 

V

 

Дәүәнисе белән шушыңа охшашлы сөйләшүләрне исендә тотып, Фәнис ниһаять тыйнак кына әлеге темага күчте:

– Хәзер дин тоту ирекле булгач, сезнең университетта укучылар арасында да намаз укучысы да, ураза тотучысы да бардыр инде? - дип куйды ул гүя шаярткандай итеп кенә.

– Мин дә тотам. Гомумән, без бөтен гаиләбез белән, синең Фәрит абыең догалар укып, мине терелткәннән соң аңа исәнлек-саулык теләп, һәр көнне биш тапкыр намаз укыйбыз. Билгеле, лекцияләр вакытында өйлә намазын укып булмый инде, әмма анда да Ходай ризалыгы белән дип, эчемнән генә догаларны кабатлап чыга идем, син аны гаепкә саныйсыңмыни?

– Алла сакласын, изге гамәлне ничек гаепләп булсын ди инде, киресенчә, бу сүзләреңнән соң сиңа булган хөрмәтем тагын да арта гына төште. Чөнки мин үзем дә кечкенәдән дәү әниемнең намазларын, догаларын тыңлап, күңелгә сеңдереп үстем. Ул догалар мине Әфганстандагы сугыш вакытында да аз коткармадылар.

– Изге догаларның нинди көчкә ия булуларына мин дә кечкенәдән инандым, шуңа күрә дин тотуның гаебен тапмыйм.

– Гаеп табарга кирәкми дә, – Фәнис бик канәгать төстә, кызына сөеп карап, елмаеп торды, аннары кинәт кенә Альбинаны шактый ук каушатып җибәреп, кыз өчен бик четерекле тәкъдим ясады,–сөеклем, әйдә безгә кереп дәү-әни белән әнидән көзгә өйләнешергә фатиха алып чыгабыз.

-Шулай көтмәгәндә кичкырын килеп керү һич тә килешеп бетмәс,-диде Альбина Фәнисләргә керергә каршы килеп,-өлкәннәр бала-чагалыкта гаепләрләр.

Әмма Альбинаның бу “кирелеге” Фәнисне гүя котырта гына төште, ул кәләшен ирексезләп диярлек өйләренә алып барды. Дөрес, кыз үзләренең өй турына җиткәч, Фәнисне калдырып кереп китәргә дә өметләнгән иде дә, тик егетнең үҗәтлегенә ахырынача каршы килә алмады, ләкин шулай да киемен алыштырып чыгасы итте.

Альбина өеннән җинс чалбар урынына озын итәкле күлмәк киеп, чәчләрен каплап торган яшкелт яулык бөркәнеп чыкты. Ул бу киемнәрендә Фәнискә аеруча сөйкемле күренде. Шуңа күрә кызны дәү-әнисе белән әнисенең ошатачакларына мыскал да шиге калмады аның һәм ялгышмады, Альбина Фәнисләр өенә килеп керү белән үк, танышуны дога кылудан башлады. Аннары бик зур итәгатьлек белән Саимә карчыкның да Фәридәнең дә хәл-әхвәлен белеште, аларга исәнлек-саулык, иркен, мул тормыш, иминлек теләде.

-Безнең Әлбинәбез шушы буламыни инде ул?- дип бик ачык исәнләште Фәниснең дәүәнисе Альбинаны күреп туган беренче тойгыларыннан ук бик канәгать калып. Альбина исә шунда ук Саимәнең күңелен күрерлек гамәл кылды:

-Кара инде нинди матур исем икән бит Әлбинә,- диде кыз, карчыкның йөрәгенә сары май булып яткан сүзләр әйтеп, -исемемне шулай атарга минем башыма да килмәде ичмаса. Булды гына, бүгеннән мин Әлбинә.

Ә инде аның барлык шартына китереп дога кылуын да күргәч, Фәниснең дәү-әнисе бөтенләй эреп төште:

-Син бәбекәм, догаларны да беләсеңмени шулай?

-Апа, сезнең улыгыз Фәрит абый мине терелткәч, безнең өйдә догаларның көченә ышанмаган кеше калмады. Без һәр көнне бер дә калдырмыйча биш тапкыр намаз укыйбыз.

“Я Ходаем, аттан ала да туа, кола да туа, дип дөрес әйтә булганнар икән, - дип сөйләнеп куйды Саимә үз алдына,-кем уйлаган Үләт Харисы малаеның марҗадан табылган кызы шундый инсафлы булып үсәр, дип!”

-Дәү-әни, синең фатихаңа исәп итеп, быел көз без Әлбинә белән никах укытырга уйлап торабыз,-дип аны уйларыннан бүлдерде оныгы.

-Мин бик тә риза бәбекәләрем,- дип үзенең ризалыгын чын күңелдән теләп белдерде Саимә карчык.

Фәнис, өеннән Әлбинә белән бергә, бик зур имтихан тапшырып чыккандай тойды үзен. Ул үзенең шатлыгыннан Әлбинәне кулларында күтәреп әйләндерде. Әмма дәү әнисе каршындагы имтиханын уңышлы узса да, сөеклесеннән үз “имтиханнарын” алуны дәвам итте әле:

-Ә Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлегенә нинди бәя бирәсең, кирәге бармы аның? – Альбинасының нинди сәяси платформада торуын белеп куюны да ул үзенең мөһим бурычы дип санады. Чөнки өйләнешеп алганнан соң, бу четерекле өлкә, кирәкмәгән бәхәсләр чыгу өчен сәбәп булып торырга мөмкин.

– Ничек кирәкмәсен, Татарстанга суверенитетны әллә депутатлар алып бирде дип уйлыйсыңмы? ТИҮ оештырган митинглар басымы астында гына депутатлар суверенитетны яклап, тавыш бирергә мәҗбүр булдылар.

– Альбина, бәгыръ кисәгем, гафу ит, суверенитетның “С” хәрефен дә ала алмадык әле без. Тик шулай да Татарстанның тулы бәйсезлеккә омтылуына ничек карыйсың син?

– Бик уңай карыйм, чөнки Татарстан, аерым алганда татар халкы бәйсез ил булып яшәргә күптән лаек. Гомумән, Россия җитәкчелегенең бер үк милли бәйсезлек мәсьәләсенә ике төрле стандарт куллануы миңа ошамый. Молдовадагы Днестр буе республикасының, Гөрҗстандагы автономияле республикаларның, Әзәридәге Таулы Карабахның, Украинадагы Кырымның аерым республика булып, аерылып чыгу омтылышларын яклый, ә башка азатлык таләп итүче милләтләрне сепаратистлар, тагын әллә нинди исемнәр тагып, төрлечә мыскыллый. Төньяк Кавказдагы милли республикаларның азатлык яулап көрәшүчеләрен бандитлар дип атарга да оялмый.

– Синең белән тулысынча килешәм, – Фәнис Альбинаның очкыннар чәчрәткәндәй янган күзләренә сокланып, сөеп карап торды, ә кыз гүя митингта чыгыш ясый, тагын да ярсый төшеп дәвам итте:

-Партизан гаскәрләре башында торган Басаев, Радуев һәм башка шундый кыю җитәкчеләрнең хастаханә, мәктәп шикелле объектларны андагы балалар, авырулар белән тотык итеп алулары тыныч тормыш күзлегеннән чыгып караганда, кыргый да, вәхши дә тоела, билгеле. Әмма Төньяк Кавказда чын мәгънәсендәге сугыш бара бит. Ә сугыш ул үтереш дигән сүз. Шулай булгач, үтереш, кан коешның нинди гуманлы кагыйдәсе булырга мөмкин? Имеш, картларны, хатын-кызларны, балаларны калкан итеп куллану, аларны ату егетлек түгел. 1945 нче елда Совет гаскәрләре алман халкы белән бик нәзәкатьләнеп торганнармы әллә?

– Аның каравы, явызлык империясе булган Россиянең очкычлары, танклары Грозный шәһәрен утка тотканда зур егетлек күрсәтелә. Күбрәк бомба ташлаган, танктан аткан саен, аларның күкрәкләренә “батырлык тәреләре”н тага торалар. Шул ук вакытта бернинди гаепсез нахчо картлары, хатын-кызлары, балалары меңәрләп һәлак булалар.

– Боралактан бомба ташлаганда, танклардан атканда халыкның кырылуы күренмәскә дә мөмкин, әмма ләкин Россиянең канечкеч офицерлары тыныч халык арасында да үзләрен бик тыныч тотмыйлар бит. Полковник кадәр полковник Будановларының бөтен дөньяга фаш ителгән кыргыйлыгы явызлык империясе армиясен тулысы белән характерлый.

– Әле анысы яшереп калырга мөмкин булмаган вәхшилеге генә, аңа кадәр дә ул шушыңа охшаш җинаятьләр кылмаган дип кем әйтә ала? Полковник шулай кылангач, кече офицерлары, сержантлары һәм солдатлары кыргый да кыргый инде аларның!

– Россия армиясенең Кавказда кылган әшәкелекләрен тасвирлап та, сөйләп тә бетерерлек түгел, диләр анда булучылар. Яп-яшь нахчи кызларын җыйнаулап көчли ләр дә, БТРларга бәйләп тарттыртып, ботларын-ботка аерып ыргыталар икән. Шул хәлләрдән соң Ичкерия халкы кулына корал алмыйча, Россиягә рәхмәт әйтеп торырга тиешме икәнни?! Минемчә, Россия армиясе, атлаган саен горурланып түгел, ә алар тарафыннан изелгән халыкларның нәфрәтле карашларын сизеп, кызган табага баскандай тоеп атларга тиеш. Кайчан гына бу “җиңелмәс” Россия армиясе бер дөмегер, дөньяда шул вәхши армаданы йөгәнләрлек гадел бер көч юкмы икәнни?!

-Һичшиксез булыр, сөеклем! Заманында Рим империясе дә үзен Аллаһы Тәгалә тарафыннан сайланган, җиңелмәс халык, дип хис иткән. Әмма “варвар” вестготлар, ягъни герман кабиләләре аларны пыран-заран туздырганнар. Алай гынамы, соңыннан хәзерге Италиянең яртысыннан артыгы Рим шәһәре белән бергә үзе дә 19 нчы гасырның икенче яртысына кадәр Австрия хакимлеге астында яшәргә мәҗбүр була. Чынбарлыкта Рим империясе таркалып мең ел узгач, фәкать 1860 нчы елда гына бәйсез Италия дәүләтенә әверелә.

-Итальяннар шулай мең елдан артык бәйсезлеккә ирешә алмый торсалар да үзләренен телләрендә, гадәтләрен дә югалтмый саклый алганнар, ә татарларның яртысыннан артыгы 450 ел коллыкта яшәү дәверендә урыслашып өлгерәләр.

-Алманнар урыслар шикелле итальяннарны торган җирләреннән сөреп, ул өлкәләргә күчеп урнашмаганнар, безнең Алтын Урда Ханнары шикелле гадел ясак кына түләтеп торганнар – бөтен хикмәт шунда! Гомумән, Әлбинәкәй, тарихта кабатлаулар булып торган һәм дә булачак.

– Юкка гына дөнья куляса, әйләнә дә бер баса, димәгәннәр шул инде аны.

– Афәрин, икебезнең дә бер фикердә булуыбызга мин бик шат. Фәнис дөрестән дә зур шатлык кичерде. Болар өстенә аңа, Альбинасының, башка кызлардан аермалы буларак: “Кая китәсең, нәрсәгә?” – дип төпченеп йөдәтмәве дә бик ошады. Бу турыда аның дәүнисе белән әнисе дә даими кисәтеп килделәр: “Хатын-кыз иренең эшләренә тыкшынмаска тиеш, аның төп вазыйфасы балаларын инсафлы итеп тәрбияләү,өйдә үрнәк тәртип тоту. Ә ир-атның бурычы исә, үз гаиләсен – хатынын, балаларын тормыш итәр өчен барлык зарур нәрсәләр белән вакытында тәэмин итү. Шул шартлар үтәлгәндә генә гаилә тату, матур яши ала!”

Димәк, алар арасындагы мөнәсәбәт нәкъ менә дәү-әнисе өйрәткәндәгечә булырга охшаган. Гаиләсен тәэмин итәр өчен ул бабасы Зиятдин бай, дәү әтисе Сафадан кимен куймаска тырышачак, моңа аның иманы камил. Әмма аның хәзерге вакытта беренче чираттагы бурычы булып, газиз ватанын Россия изүеннән коткару буенча алып барылучы ифрат кыен өйрәнүләре, күнегүләре торалар. Тик бу турыда беркемгә дә, сөеклесенә генә түгел, хәтта дәү-әнисе белән әнисенә дә әйтергә ярамый. Шундый шартларда тагын ничек эштән сорап китәргә дә, өйдә кая барачагыңны нәрсәгә генә сылтап аңлатырга? Бу сораулар Фәнисне бер минутка да тынычлыкта калдырмадылар.

Әле ярый эшендә, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып яңа гына керешкән авылдашы, мәктәп директорының энесе Хәмит Фәнисне артык тоткарламады, аның гаризасына шунда ук кул куйды:

-Син Фәнис быелга авыл хуҗалыгы тармагыннан бөтенләй үк китәргә бик ашыкма әле, мәктәпкә барганчы бәлки берәр хуҗалыкны җитәкләргә алынырсың,- дигән киңәш бирде,- үзеңә кирәккәндә шулай теләсә кайчан сорап китәлгәндә эшләп була бит. Үзем булмаганда урынбасарларга да сине тоткарламаска дип әйтеп куярмын.

Фәнис аның белән бик теләп ризалашты, гомумән авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгының җайлы кеше булуыннан канәгать калды ул...

 

Ә икенче елның җәе тәмамланып килгән вакытларга Фәниснең Хәмит белән аралары тагын да якынаеп киткәч, ул үзенең бөек серен ачып, җәелеберәк китеп сөйләшергә дә ярар дип хәл итте. Моңа кадәр үзенең мәктәп буенча коллегалары – укытучы булып эшләүче Рәиф белән Рамилгә серен ачып, аларның сүз тота алуларына инангач, бу мәсәләдә Хәмиттән дә шикләнерлек сәбәп тапмады ул. Чөнки Фәнис аның тел төбен беренче сүзләреннән үк аңлады – авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Татарстанда бара торган милләтара багланышларга битараф түгел икән:

– Югары белемле тарих укытучысының фермаларда терлек-туар белән булышып йөрүенә караганда, мәктәптә эшләве хәерлерәк, билгеле, - диде ул Фәниснең хуҗалык эшләренә алынып китмәскә хәл иткән карарын хуплап, аннары сүзне Татарстанда бара торган сәяси вәзгыятькә борды, – менә син Фәнис, университетның тарих факультетын тәмамлаган белгеч буларак, сәясәт мәсьәләсендә сай йөзмәскә тиешле кеше. Ельцин, теләгән кадәр алырга вәгъдә иткән суверенитетны Россия безгә бирерме икән, һич шуңа ышанасы килми, син ничек уйлыйсың?

– Килешәм, бәйсезлек фәкать көрәшеп кенә яулана, бу бәхәссез. Әгәр дә без Казанның Ирек мәйданында азатлык даулап йөрмәсәк, Ельцин бу хакта авызын да ачмаган булыр иде, әлбәттә. Әмма минемчә, республика җитәкчелеге Россия белән аяк терәп сөйләшер өчен кулында булган мөмкинлекләрдән аз гына да файдаланмады.

– Нәрсә турында әйтәсең?

– Әнә шул демонстрацияләрнең югары оешканлык белән узуын, нигездә Чаллы белән Түбән Кама шәһәрләреннән, дистәләгән автобусларга төялеп килгән милли рухлы кешеләре тәэмин иттеләр. Ул вакытларда республика җитәкчелеге район хуҗаларына да демонстрацияләргә халыкны китерүне оештырырга кушкан булса, йөзәр меңләгән кеше җыелыр һәм инде Мәскәү телевидениясе каналлары Казандагы митингларда 3-4 мең кеше генә катнашты, дип бик нык киметеп күрсәтә алмаслар иде. Чынбарлыкта Ирек мәйданы болай да халык белән шыгрым тулды. Анда ким дигәндә ничәмә дистәләгән мең кеше катнашты. Ә Мәскәүләр барыбер, әлеге демонстрацияләрне Татарстан җитәкчелеге оештырган дип уйлый гына түгел, шулай саный да.

– Дөрес әйтәсең, районнардан халык ул митингларга ничек барып катнашырга аптырап яттылар. Һәр районнан йөзәрләгән кеше катнашканда да Казан урамнары шыплап тулган булыр иде, – авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы елмаеп, башын кагып торды, – инде хәзер нәрсә көтәсе кала, халык шулай “суверенитет! суверенитет!” – дип шау-гөр килде дә, барлык тырышлыклар юкка чыктымы?

– Хәмит абый, 1980 нче еллар ахырында, 1990 еллар башында явызлык импе риясе булган СССР һәм соңыннан Россиядә халыклар алып барган милли-азатлык көрәше барыбер эзсез калмады. Союздаш республикалар ниһаять урыс игосыннан котылдылар, хәзер чират милли автономияләргә килеп терәлде. Россиянең шовинистик рухлы җитәкчелеге үзенең православие чиркәве белән берлектә ничек кенә “Россия бердәм һәм бүленмәс!” – дип лаф ормасын, аларның явыз гамәлләренә чик килми калмас! Тарих мәңгелек империяне хәтерләми.

– Дөрестән дә шулай бит, иң якын туганнары булган украиннар да әнә, “москальләргә” бусага күрсәттеләр. Без тарихтан халык дошманы дип укыган Мазепага, Бендерега хәзер украин халкы үзләренең милли геройлары санап һәйкәлләр куялар. Минемчә, икенче бик тә якын туганнары саналган белоруслар да җитәкчеләре алышынгач, Мәскәүгә артлары белән борылырлар.

– Борылачаклар билгеле, чөнки милләт ул үзенә бер гаилә шикелле, олы малай өйләнеп, үзенең гаиләсен коруга ук, беренче мөмкинлек белән йорт салып, фатир алып, башка чыгарга тырыша. Ә Мәскәү безне ирексезләп, үзләренең җыйнаксыз, элементар шартлары да булмаган, кысанлыктан сулар һава җитмәгән, сасы тулай торакларында өстән бикләп тотмакчы булалар. Бу әшәке хыяллары барып чыкмас, безнең урамда да кайчан булса да бер кояш калкып, чын азатлыкка ирешербез!

– Бирсен Ходай! Тик кайчан гына күрербез ул бәхетле көннәрне? Югыйсә Мәскәүнең иң беренче яулап алган колонияләре булып татар халкы тора, ә бәйсезлекне шулай иттереп соңгы чиратта гына алырбызмы икәнни?

– Безнең өлешебезгә тияргә тиешле көмешебез шундый тирән яшерелгәндер инде, Хәмит абый. Әмма ләкин синең белән әңгәмәдән соң минем күңелдә бәйсезлегебезгә ирешүгә ышаныч тагын да арта төште әле.

– Нишләп алай?

– Ни әйтсәң дә район җитәкчелеген тәшкил итүче кешенең суверенитетыбызга битараф карамавы зур әһәмияткә ия. Кызганычка каршы, күп кенә җитәкчеләр, шул исәптән республиканыкылар да милли-азатлык көрәше нәтиҗәсендә яуланып алынган азмы-күпме уңышларның җимешен авызларын тутырып татырга беләләр, ә үзләре, мәсьәлә бәйсез дәүләт төзү хакында күтәрелеп, Мәскәүнең бер акаеп каравы белән тәвә кошларыдай, башларын комга яшерәләр. Әле шуның өстенә азатлык өчен көрәшнең алгы сафларында баручыларга рәхмәт әйтәсе урынга, оятсыз төстә аларга зыян итәләр, төрлечә эзәрлеклиләр үзләрен...

– Нәрсәдән чыгып шулай дисең?



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: