Бирсен иде Ходай хет бер мизгел, 14 глава




– Соң, әнә Чаллыдагы, татар халкының милли бәйсезлек көрәше сафларында әйдәп баручы асыл затларын төрле сылтаулар табып, җинаять җаваплылыгына тарттылар бит әле.

– Әйе, Татарстан хакимиятен курыкмыйча тәнкыйть итеп язучы бердәнбер татарча гәҗит булган “Алтын Урда”ны да ябып куйдылар шул.

– Әллә шундый идарәче даирәләр “радикаль рухтагы газета” дип атаган басманы да укый идеңме, Хәмит абый? Аны бит татар рухлы кешеләр генә укый дип уйлый идем мин.

– Нигә алай дисең, нишләп соң әле миндә татар рухы кайнамаска тиеш?

– Чөнки җитәкче даирәләр үзләре утырган кәнәфиләрен югалтудан куркып, милли хисләрен ачык чагылдырудан сакланып торырга яраталар.

-Ә минем, татар рухыннан бернинди шартларда да баш тартмас өчен җитди сәбәпләрем бар шул...

 

V1

Фәнис тыңларга әзер булып, дикъкать белән карап тора башлагач, Хәмит сөйләп китте:

–Без үскән вакытларда ФЗУ дигән нәрсә бар иде. Ул инде хәзерге хөнәри уку көллиятләре рәвешендә, тик тәртипләре генә кырысрак һәм анда теләп баручы булмагач, мәктәптә берәр тәртипсезлек кылучы укучыларны җибәрә торган булдылар. Миңа да Кемерево өлкәсенең Прокопьевск шәһә -ренә җибәрелеп, эләгергә туры килде ул ФЗУга һәм шунда укытып, кранчы, төзәтүче (слесарь), машина йөртүче, әллә ничә һөнәргә таныклык биреп чыгардылар. Бик гыйбрәтле тормыш мәктәбе булды ул. Мин шунда гына үз гомеремдә беренче мәртәбә татар булуыма чынлап торып горурландым. Менә хәзер: “Әгәр дә халык алдында чукынып, күкрәгеңә тәре таксаң, миллиард доллар акча бирәбез”,- дисеннәр, әллә нигә дә ризалашмас идем.

– Мин үзем дә нәкъ шундый фикердә, ә син ничек шундый фикергә килдең, Хәмит абый? – дип бик нык кызыксынып куйды Фәнис.

– Син бит инде үзең дә беләсең безнең мәктәптә кемнәрнең урыс теле укытканын. Урыс теле дәресләрендә дә татарча сөйләшә идек без. Белмим, сезнең вакытларда ничек булгандыр, анысы.

– Шулай ук инде.

– Җиде-ят җирдә, җыен урыс арасында диярлек, үзең белмәгән, яхшылап аңламаган телдә укып кара әле менә син! Андагы газапларны сөйләп аңлатырлык түгел, ышанасыңмы, юкмы?

– Ышанмыйча бит инде, урыс колы булып яшәү ул безнең трагедиябез, аның башка аңлатмасы юк.

– Әйе, нәкъ шулай. Үзең белән бергә укучыларның үртәүләренә түзәр дә идең әле. Тик укытучылары мәсхәрәләп көлеп: “Я твой чучмецкий язык не понимаю, говори понятным, русским языком!” – дип йөрәкне нык яралый торган булдылар. Укытучыларның, өйрәтүче осталарның (мастер производственного обучения)) юкка-барга да татарин-чеплашка дип үртәүләре була, укучылар әйтерсең шуны гына көтеп торалар – дәррәү күтәреп алып, көләргә керешәләр.

Мин аны хәзер генә аңлый башладым, укытучылар һәм осталарның дәрес сәгатьләрен җиңел генә үткәреп җибәрер өчен, тәртипсез укучыларның игътибарын читкә юнәлтү максатында, безнең шикелле урыстан башка милләт балаларына каршы өстергәннәр. Билгеле, җаен чыгарып, дәрестән тыш вакытларда безнең кебекләрдән көлүче кайбер явыз малайларны чәпәп тә алгаладым. Мин кечкенәдән бик әрсез, сугыш чукмары булып үскәнлектән, үзем белән укучыларның теләсә кайсын ялгыз гына чакта бөкләп сала идем.

– Барлык укытучылар да, җитештерүгә өйрәтү осталары да “татарин”, – дип көлмәгәннәрдер инде?

– Юк, билгеле. Крыс фамилияле бер немец математика укытучысы бар иде, менә шул миннән көлгән урыс малайларының авызларын тиз томалады. Алгебрадан тамыр асты турындагы дәрестә, мин шул төшенчәне аңлата гына алмыйм бит. Ә укучылар: “Как еше говорит этот чеплашка, тамрааста что-ли?” – дип йотыга-йотыга көләләр. Укытучы үзе көлми дә, тагын берничә урыс булмаган малай миңа теләктәшлек белдереп, көлүчеләргә рәнҗеп карап-карап алгалыйлар.

– Над кем вы смеетесь, оболтусы? Сафин материалны әйбәт белә, мәсьәләләрне дә җиңел чишә. Ул әлегә аңлата гына алмый, тик бу вакытлы күренеш кенә, - дип миңа дүртле куйды. Бу аның бик сирәк куела торган иң зур бәясе иде, - ә сез берүзегезне башка милләт, әйтик француз телле укучылар белән тулы сыйныфта күзаллап карагыз әле, шунда ничек теманы аңлата алыр идегез икән? Күңелле булыр идеме сездән шулай көлсәләр?

– Владимир Эрнстович, ничек инде француз телен ниндидер татарин-чеплашкалар теле белән чагыштырып булсын, әйтеп тә куйдыгыз?!

– Ә нишләп татар теле француз, испан, рус теленнән ким булырга тиеш ди әле?

– Ну-у, барыбер инде, татар теле татар теле булып кала, - дип көлештеләр укучылар.

– Бер дә алай түгел, һәрбер тел үзенчә матур һәм шул телдә сөйләшүче милләт өчен якын да, бик кадерле дә. Ә инде француз теленә килгәндә, аның татар теле белән охшаш яклары да бар әле. Ике телдә дә, мәсәлән, сүзләрдәге басым соңгы иҗеккә төшә. Моның өстенә рус теленең үзендә дә бик күп татар сүзләре кулланыла. Башмак, деньги, халат, мисал өчен. Менә сез белмисездер әле “Ур-ра!”ның татар сүзе булуын. Сафин, русча нәрсәне аңлата әле ул? – дип көтмәгәндә аптырашта да калдыра язды укытучы. Әле ярый мин кулларым белән иңләү хәрәкәте ясый алдым.

– Окружай что-ли?

– Да-да-да, – дип баш кагарга ашыктым мин. Ә Владимир Эрнстович дәвам итте:

-Гомумән алганда да татар халкыннан көлерлегегез юк, аның бик данлы үткәне бар. Моннан 7-8 йөз еллар элек бүгенге СССР, Кытайның зур өлеше, Иран, Ирак, Төркия һәм башка бик күп илләр татар Ханнары кул астында булганнар. Ә Бөек Ватан сугышындагы татар егетләренең батырлыклары турында полководецлар шаккатып сөйлиләр. Шуңа күрә Сафиннан көлүегез бик урынсыз, - дип нәтиҗә ясаган иде Владимир Эрнстович.

-Әмма барыбер руслар татарларны җиңгәннәр!-дип үзсүзләнде Володя дигәне.

-Володя, тарихта бернәрсә дә мәңгелек түгел. Анда бик күп җиңүләр, җиңелүләр булган. Әнә, Рим империясе беркайчан җиңелмәс кебек тоелган. Наполеон, Һитлер шулай ук баштан үзләренең “җиңелмәс армияләре” белән мактанганнар. Тик шуны белегез, мәңге җиңелмәс империя дә, армия дә була алмый. Бу математик телдә әйткәндә аксиома!

-Ә руслар, хәзер Совет армиясе бер кайчан да җиңелмәгән һәм җиңелмәслек бит!- дип каршы төште һаман да шул Володя дигәне.

-Чагыштырып та карыйсың инде, Грачев. Совет армиясе әлбәттә беркайчан җиңелмәс армия, моны бер кем дә инкарь итә алмый,- дип тизерәк бу теманы ябарга ашыкты укытучы, - ярар, сез хәйләләп, дәрес вакытын юк-бар белән үткәрергә җыенасыз ахыры. Барып чыкмас, әйдәгез мәсьәлә чишәргә керешәбез!-дип Владимир Эрнстович тизрәк катлаулы вазгыяттән чыгарга ашыккан иде ул чагында. Тик барыбер ул дәрес математикадан битәр тарих дәресенә охшап калды. Чөнки укучыларның бу темага сораулары бик күп булып чыкты. Шул ук Володя:

-Рус гаскәрләре һәрвакыт гадел сугыш алып баралар, шуңа күрә алар беркайчан җиңелмиләр, дөрес әйтәм бит Владимир Эрнстович?

-Бик дөрес, тик рус гаскәрләре дип әйтмиләр, Совет гаскәрләре дигәндә дөресрәк булыр. Аннары гадел сугыш үз территорияңне яклап сугышканда гына була. Әнә Совет халкы СССРга басып кергән Һитлер фашистларына каршы көрәшкәндә гадел сугыш алып барды.

Мин шул дәрестә Владимир Эрнстовичның тел төбеннән Совет армиясенең дә СССР территориясен азат иткәннән соң шул ук фашистлар Германиясе шикелле үк яулап алу сугышына күчкәнен аңладым. Шуңа күрә хәзер мин Македонскийны да, Чыңгыз Ханны да, Иван Грозныйны да, Беренче Петрны да, Наполеонны да, Һитлерны да, Сталинны да, хәтта Жуковны да бер үк төрле басып алучылар, бер үк төрле вәхшиләр дип саныйм.

-Ә Жуковны нишләп ул исемлекккә кертәсең?

-Әллә син аны Польша, Чехословакия, Австрия, Германия җирләренә бәреп кергәч, әүлияларча кылангандыр дип уйлыйсыңмы? Судсыз, тикшерүләрсез генә ул тезем(саф) алдына бастырып хәрбиләрне аз атканмы? Совет генераллары, офицерлары, солдатлары Польша, Чехословакия, Венгрия, Алман хатын-кызларына тимәгәннәр, тыныч халыкны таламаганнар дип уйлыйсыңмы? Сугыштан кайтучыларның трофейлары - сәгатьләр, уйный алмасалар да аккордеоннар, башка затлы әйберләр- нең таламыйча гына алынганына ышанасыңмы?

-Әйе, дөрестән дә акыллы укытучы булган ул,- дип соклануын яшермәде Фәнис.

– Техникумда укыганда да, институтта да мин аңа тиң педагогны башка очрат- каным булмады, бик гадел дә, кешелекле дә иде ул. Татарлыгым белән горурлануым шул чакларда башланды да инде минем.

– Гафу ит Хәмит абый, алай бик татар җанлы булсаң, нигә үзең марҗага өйләндең соң?

– Беләсең килсә, ул яртылашка гына марҗа, аның әтисе казах булган. Хәзер ул саф татар телендә сөйләшә. Билгеле, исемен үзгәртеп тормадык шул инде. Ә балаларым миннән дә ныграк татар рухлылар. Фикрәт университетның татар теле бүлегендә 2 нче курста укый, 9 нчыда укучы сеңелесе Фәния дә шунда барырга хыяллана.

Бу сүзләрне ишеткәч, Фәнис бөтенләй яктырып китеп: “Әйдә без ул егетне дөньяда иң көчле кеше булырга өйрәтәбез”, - диюен сизми дә калды.

Хәмит Фәнискә бик сәерсенеп карап алды:

– Аңламадым, нинди мәгънәдә иң көчле кеше итеп?

– Физик яктан да, әһлаки яктан да,- Фәнис болай гына эшнең барып чыкмаячагын аңлап, почмактагы сейфны күз карашы белән күтәреп, Хәмитнең каршында эленеп торган шикелле калдырды. Хәмит баштан сискәнеп китте:

– Нәрсә бу, гипнозга өйрәндеңме әллә?

– Бер нинди гипноз түгел, кирәксә сине дә шулай күтәреп очыра алам, әнә сейф тавыш-тынсыз үз урынына утырды.

– Нәрсә ята соң шундый сәләтнең нигезендә?

– Минем фикерләү көчем, телисеңме әнә шул өстәлдә яткан каләмең белән шкаф ишегендә тишек ясыйм

– Яса.

– Алайса ишекне биклә, ялгыш берәрсе килеп кермәсен!

Хәмит карусыз гына ишекне бикләде дә, могҗиза карарга җыенган кешедәй, өстәлдәге каләменә карап катып калды. Әмма аның ничек очып киткәнен барыбер күрә алмады, ниндидер чыртлаган тавышны гына ишетеп өлгерде.

– Бар, Хәмит абый, шкаф ишегеңне кара.

Хәмит, яңа хасыйл булган тишекне капшый-капшый карап, башын чайкап алды.

– Мылтык ядрәсе да моның кадәр чәрдәкләмичә, тип-тигез тишә алмас!

– Әййе-әййе, чөнки ядрәгә караганда меңләгән тапкыр тизрәк очты синең каләмең, өстәвенә ватылмады да ул. Теләсәң язып та карый аласың, әнә ул шкаф артында идәндә ята.

Хәмит каләмен күтәреп, кәгазьгә язып карады да кабат шаклар катып, үз алдына сөйләнде: “Могҗиза бит бу валлаһи, гипноздыр бу, мөгаен. Һич кенә дә ышанасы килми”.

– Ышанмасаң кабул итү бүлмәсендәге сәркатибеңне чакырып сора. Ә мин аны да гипнозламас өчен әнә, ял бүлмәңә кереп торыйм.

– Алай сиңа ышаныч күрсәтми дип уйлап, үпкәләмәссеңме соң, нанем? Дөрестән дә минем башка кешеләргә ул тишекне күрсәтәсем килә.

Фәнис ял бүлмәсенә үткәч, Хәмит ишекне ачса, анда болай да ике хуҗалык җитәкчесе белән әле күптән түгел беренче секретарьне күндереп, авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер вазыйфасына билгеләнгән Галим, кабул итүне көтеп торалар иде инде. Ул аларны көткән кунакларыдай каршылады һәм шунда ук шкаф янына алып килде:

– Егетләр, нәкъ сез кирәк идегез миңа, югыйсә бер мәсьәләне чишә алмый тора идем. Барыгыз да механика факультетын бетергән инженерлар, карагыз әле шкаф ишеген, тишек бармы анда, булмаса я минем күзләргә нәрсәдер булган, я инде баш тәртиптә түгел. Әгәр дә анда тишек күрмәсәгез, хәзер үк поликлиникага барып тикшертәм.

Колхоз рәисләре белән баш инженер ишекне карадылар да, анда тип-тигез иттереп тишелгән тишек булуын расладылар.

– Рәхмәт, аз гына тынычландырдыгыз билгеле, поликлиникага барып торасы булмый. Әмма икенче яктан, мин тагын да борчыла калдым бит әле. Ничек моңа кадәр аны күрмәгәнмен, димәк мин бик тә игътибарсыз.

– Ю-ук инде, Хәмит Галиуллович, булырсыз Сез игътибарсыз! Сезнең күзләрдән бер нәрсәне дә яшереп калып булмый.

Хәмит исә тизрәк бу иптәшләренең йомышларын йомышлады да сәркатибенә беркемне кертми торырга кушып, яңадан Фәнистән әле генә үткәрелгән “тәҗрибә” турында сораштырырга тотынды. Ә Фәнис аның сорауларына җавап бирмичә генә “тәҗрибәләр” күрсәтүен дәвам итте. Ул Хәмитнең исләрен китәреп, бүлмә эчендә салмак кына очып әйләнде. Аннары кулын читкә сузды да Хәмиткә өстәлдәге линейка белән сугарга кушты.

Хәмит йомшак кына сукмакчы булган иде, әмма линейка Фәниснең кулына тияр-тимәс кенә җитеп, пружинадай кире сикерде.

-Бар куәтеңә сук инде Хәмит абый, линейка тиюдән генә кулым сынмас, курыкма, - дип үртәгәндәй итте Фәнис, югыйсә син әле һаман да минем кешеләр арасында күрелмәгән нинди зур көчкә ия булуыма ышанмыйсың.

– Хәзер ышанам инде, бернинди шигем калмады. Син шуны гына аңлат, ничек линейка синең кулыңа тими кала?

– Линейка гына түгел, кылыч та, миңа төзәп аткан ядрә да, хәтта ракета да рикошет ясаячак. Фәнис кесәсеннән ике магнит кисәге чыгарып, өстәлгә куйды да аларны бер-берсеннән үзара этештереп күрсәтте, боларын мәктәп курсларыннан ук беләбез бит инде, ике кисәкне дә бер үк көньяк яки төньяк котыплары белән якынайтсак, үзара этешәләр. Мин дә шулай үземне магнит кырыннан да бик күпкә ничәмә меңләгән тапкыр көчлерәк кыр белән каплап алам.

– Ә очуыңны мин һич башыма сыйдыра алмыйм, анда нинди көчләр этешә.

– Аны җиңел генә аңлатып булмый, яшен тизлегендә очканда мин фикер көчем белән үз алдымда ерак араларга вакуумдай бушлык хасыйл итәм, арттан атмосфера басымы әнә шул бушлыкны тутырырга теләгәндәй этеп, бик зур хәрәкәткә китерә.

– Минем улымны да шундый сәләткә өйрәтергә исәбең бармы нанем, чынлап әйтәсеңме соң моны? – Хәмит өзелеп сорагандай, үтенеч тулы карашларын Фәнискә төбәде.

– Әгәр дә ул дөрестән дә татар халкының азатлыгы хакында хыяллана икән, рәхәтләнеп өйрәтәчәкмен!

– Миннән дә татар җанлырак инде, үзең күрерсең. Алай булса бүген өйләдән соң сәгать өчләргә безгә килә алмассыңмы соң? Мин шул тирәләргә бушар идем.

-Килермен. Тик мин килгәнче малаеңа монда булган хәлләр турында ләм-мим, Хәмит абый, – дип кисәтеп уйды ул.

 

V1

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән Фәнис күтәренке күңел белән чыкты. Чөнки урак вакытында эштән тиз генә җибәрмәсләр дип уйлаган иде ул. Өендә дә шулай җиңел генә аңлашу таба алса, Ага-Хан катына тыныч күңел белән кузгалырга була дигән сүз. Уйлана торгач, ул өйләрендә, берәр айга китү сәбәбен Фәрит абыйсының бик мөһим йомышын үтәр өчен Мәскәүгә барам дип аңлатты.

Ә өйләдән соң, Хәмиткә биргән вәгъдәсендә торып, аларга керде. Фәнис Хәмит белән аның улы Фикрәтне бакчага чыгып сөйләшергә чакырды.

– Я, студент, син ничек уйлыйсың, татар халкы кайчан булса да бер тулы бәйсезлеккә ирешерме?

– Һичшиксез ирешер, чөнки тарих мәңгелек империяне хәтерләми.

– Ә син үзең әнә шул азатлыкны яулап алуда турыдан-туры катнашырга теләр идеңме?

– Рәхәтләнеп, әмма шул ук вакытта мин кан коюга каршы. Фәкать халыкара җәмәгатьчелекне, барыннан да элек карагрухлы Россия идарәче даирәләре гуманлы кешеләргә алышынганнан соң, яңа җитәкчелекне инандыру юлы белән генә моңа ирешү мөмкин дип саныйм. Горбачев белән Ельцин СССР империясенең таркалуына тыныч юл белән диярлек мөмкинлек ачтылар бит. Кайчан да булса Россия җитәкчелегенә аек акыллы, гуманлы кеше килеп, милләтләрнең үзбилгеләнүенә аяк чалмас дип ышанам. Бездән ул вакытларга кадәр фәкать халыкның милли хисләрен саклап, уяу тоту, ягъни милләтне саклап калу сорала.

– Фикрәт, гафу ит, андый көн килеп җитәсен көтеп яту, киресенчә, милләтнең үлеменә тиң булырга мөмкин. Шуңа күрә мин бик тыныч юл белән, ягъни бернинди кан коймыйча гына, Россиянең хәрби машинасын вакытлыча параличлау ысулын кулланып, Татарстанга азатлык яулап алырбыз дип уйлыйм. Бу максатны тормышка ашыру өчен теләсә нинди очкычны, ракетаны һавада килеш туктата алырлык көчкә ирешкән синдәй яшь егетләр кирәк. Бәйсезлегебез хакына шундый көчкә ия булырга телисеңме?

Фикрәт нәрсә әйтергә дә белми аптырап торды, чөнки ул очып баручы самолетны, ә ракета турында әйтүе дә көлке, һавада туктатып калуны берничек башына сыйдыра алмады. Шуңа күрә Фәнис: “Ярар уйлый тор”, - дип егеттән читкәрәк китеп, тирә-якны күзәтергә кереште, исәбе берәр нәрсә белән “тәҗрибә” күрсәтү иде:

– Хәмит абый, бу корыган алмагачны нигә кисмисез? - дип куйды ул әйләнә-тирәне дикъкатъ белән күзәтеп чыкканнан соң.

– Кисәрбез, әлегә кул җитми торды.

Фәниснең:

– Ярар, азапланып тормассыз инде, үзем генә кисим, - диюе булды, корыган алмагач чырт иткән аваз чыгарып, җайлап кына җиргә ятты. Хәмит белән Фикрәт аударылган алмагач төпчегенең пычкы белән кискәннән дә тигез киселгәнен күреп, авызларын ачып калдылар.

– Шундый һәм моңардан да зуррак сәләтләргә, тиңдәшсез зур көчкә ия булырга телисеңме? – дип Фәнис кабат Фикрәттән сорады.

– Тели әлбәттә, тели, - дияргә ашыкты Хәмит.

– Үзе әйтсен, ул бит инде җиткән егет!

– Татарстан азатлыгы хакына теләсә нинди сынаулар үтәргә ризамын!

– Алай булса әтиең белән минем каршыда, Татарстанның милли бәйсезлеге өчен көрәшүдән башка, көчемне-сәләтемне бернинди шартларда да кулланмаячакмын, антымны бозсам татар халкының ләгънәте төшсен! – дип ант ит.

– Фәнис абый өйрәткән сәләтләремне һәм көчемне фәкать Татарстан азатлыгы өчен көрәшүдә генә кулланачагыма вәгъдә бирәм. Антымны бозсам газиз татар халкымның ләгънәте төшсен!

– Әфәрин, синең бу сүзләрне чын күңелдән әйтүеңне мин инде күзләреңнән үк укып тордым. Синең тагын үзең шикелле милләт җанлы дусларың юкмы соң?

– Бар, Галим абый малае Шамил бик тә татар җанлы. Телефоннан гына ча кырыйммы?

– Аның сертотмас үрдәк булмавына гарантия бирсәң, чакыр. Ә хәзер Хәмит абый машинаңны кабыз да Кизләү тавына барыйк әле. Анда тагын бер мөһим әйбер күрсәтәсем бар.

– Фикрәтне дә алабызмы соң, чакырган малае да килсә?

– Алабыз, икесен дә. Мин Фикрәткә ышанам. Рәхмәт Хәмит абый, чын татар патриоты тәрбияләгәнсең.

УАЗ машинасын гараждан чыгарган җиргә Шамил дә йөгереп килеп җитте.

– Фикрәт синең турыда бик татар җанлы дип мактады. Чынлап та шулай Татарстанның кайчан да булса бәйсез илгә әверелүенә өмет итәсеңме?

– Әлбәттә, шундый өмет тә булмаса, яшәүнең мәгънәсе юк!

– Менә без әле генә Фикрәт белән “Татарстан бәйсезлеге өчен көрәш сою зы”на берләштек, шул союзга керергә теләмисеңме?

– Чын күңелдән телим, - диде Шамил һәм өч кул “Союз”ны берләштерде.

Кизләү тавы аралыгына килеп җиткәч, Фәнис тагын егетләр белән үгет-нәсихәтләрен яңартып җибәрде:

– Фикрәт, Шамил, бик игътибар белән тыңлагыз: шушы минутлардан без халкыбыз өчен зарур бик изге эшкә керешәбез. Мин сезне Аллаһы насыйп итсә, җир йөзендә тиңе булмаган көчкә ия итү гамәленә керешәм. Алдан ук шуны кисәтәм, бу өйрәнүләр сезнең университетта укуыгызга мыскал да зыян китерергә тиеш түгел, хисап кенәгәләрегезне даими күзәтеп торачакмын, анда бер генә өчле күрсәм дә үзегезгә үпкәләрсез. Сез пуля да алмаслык, кылыч та кисмәслек, утта да янмаслык, суда да батмаслык затлар булып җитешерсез. Сезгә нинди генә хулиган бәйләнсә дә, күз карашыгыздан ук очып китәчәк. Әмма чит күзләр алдында моны эшләмисез, белеп торыгыз. Физик яктан сезнең тәнегезгә бернинди көч зыян сала алмас! Шул шарларга ризасызмы?

– Риза гынамы соң, әлбәттә бик риза инде, - диештеләр егетләр.

– Фәнис нанем, мине дә өйрәтмәссеңме икән шундый сәләткә, мин дә Татарстаныбыз азатлыгы өчен көрәшкә бөтен көчемне түгәр идем.

– Гафу ит Хәмит абый, син олырак шул инде бу эшләргә.

– Ә малайлар күпме вакытта өйрәнеп җитәрләр?

– 5, 10, 20 ел. Мәңге өйрәнә торырга. Нәрсә бик озакмы әллә?

– Юк-юк, зыян юк.

– Татарстанның бәйсезлеген игълан итү көнен хәбәр итәрмен, Аллаһы боерса. Ә хәзер мин сезне бер минут эчендә бөтен Татарстан өстеннән очырып үтим.

Фәнис барысын да үзенең утлы шары эченә алды да секундлар эчендә Казан өстендә пәйда булды, аннары Татарстанның чик буйлары өстеннән яшен тизлеге белән үтеп, Шәһри Болгарның Идел буендагы бер уйсу җиренә утырды. Монда алар шәһәрлекне күзәтеп йөргәндә, аны киләчәктә символик Хан-кала итү турында да хыялланып алдылар. Ә үзләренә кайткач:



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: