Бирсен иде Ходай хет бер мизгел, 9 глава




Минем атымны...

Минем татарча мондый җыр ишеткәнем юк. Русларның “Их, мороз, мороз..” җырыдыр бу бәлки, Шулай икән, ул чакта русча текстны бирү отышлырак.

Әсхатьнең иң яратмаган фәне КПСС тарихы булуын автор берничә җирдә ис кәртеп уза. Мондый җитди хаталар белән сак эш итәргә кирәк. Аннан килик, игъти бар итик шушы җөмләгә: “Башка көннәрдәгедән Әсхать үзен сәеррәк тота, әллә эч кән инде, – дип уйлап куйды Нәкия" (Нәкыя кирәк), – дип яза автор 31 биттә. Шун нан соң ул 34 биттә Әсәт авызыннан мондый сүзләр әйттерә:

– Менә шулай, Галиулла (Нәкыянең әтисе), Самат (Әсхать аңа үз исемен әйт мәскә кушкан иде, чөнки ул Нәкия белән Самат исемендә йөрде) кызга 18 тулмаган килеш язылыштырмыйлар, яше тулгач язылышырбыз дип сөйләнгән иде...”

Монда шәрехләп тору кирәк түгелдер дип уйлыйм. Әсәрнең башлам өлеше кызыклы, башка бүлекләрне үзенә бәйләп тота. Детектив алымы сизелә.

Кулъязма, образлы сурәтләү чараларына ярлы. Автор персонажларның күбе сен ашык-пошык кына сурәтли. Әсәрдә кызлар образы кирәгеннән артык күп – күбе се ике-өч битне укуга ук хәтердә калмый. Барлык геройларның да туганнан бирле га шыйк булган, йөргән һәммә кызларын тасвир кылу кирәкмәс иде. Романда күренгә ләп алган уңай геройлар пассив хәрәкәт итә. Тискәре геройларның юлына аркылы тө шәрлек хәлдә түгел әле алар.

Аннан соң авторның Казанны яхшы белүе сизелә. Вәләкин, “Соцгородка барды, Киров районында булды, фәлән урамга китте дию генә укучыга бернәрсә дә бирми бит.

Күренгәнчә, роман өстендә эшлисе эшләр шактый әле. Кыскасы, минем фике рем мондый; әсәрне бик нык эшкәртеп, буш сүзләрне, кайбер бүлекләрне алып ташлап, әйткән фикерләргә колак салганда, кимчелекләрне игътибар белән төзәткәндә матур гына бер роман (бәлки повесть) килеп чыгар төсле тоела. Кабат эшләгәннән соң, автор әсәре хакында оста, тәҗрибәле романчыларның (мәсәлән, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, М.Хәсәнов) уй-фикерләрен ишетсә – А.Сафин иптәш өчен бик файдалы булыр иде.

“Узгынчы” кулъязмасы авторына

Иҗади уңышлар теләп:

Чираттагы рецензиядә романның исеме үзгәреп киткәч, Фәрит башка әсәр укыйммы әллә дип аптырап та калган иде, әмма соңырак мәсьәлә ачыкланды.

Рецензия

Бүген - әүдәки, 14 нче март. Бүген көн кояшлы һәм коры булса, җәй җылы, эссе һәм коры килә дип юрыйлар христианнар. Мин исә, үземә бөтенләй таныш булмаган авторның табадан әле генә сикереп төшкән романын шактый ук кызыксы нып укып чыктым да юрап утырам: әллә кибә башлаган татар чишмәсе тагын бер талпынып аламы? Яшьләр күренә башладымы? Әллә бу исем шушы сыңар әсәре белән елдырым булып ялтырап алыр да, күкрәмичә-нитмичә ашыгып-ашыгып сүнәрме?..

“Эшкуар”, Азат Сафин әсәре, 463 бит.

“Биюченең итәге бии-бии кыскара”, дигәннәр татарлар авызлары ачылырга худ барында... Азат Сафин – биюче, биергә тырыша, дөрес – озын итәге аңа әле нык комачаулый, җитез түгәрәкләр ясап бөтерелергә, чүгәләп куярга тулы ирек бирми, кайчагында итәгенә буталып авып та китә биючебез, әмма торып баса, көенә килеп бетмәсә дә, кулын бөеренә куеп; “Менә күрегез мине - болай сикерә беләм, чүгәләргә дә теләгем бар, тырышам!” дип игътибарны яулый ала...

Мөһиме шул, А.Сафин җилгәргечендә буш кибәк, чүп-чар тутырылмаган, ул дөньяга әдип күзе белән карарга омтыла, җитмешенче елларның черек тамырына, тирәнгә төшәргә тырыша. Омтылыш һәйбәт егетнең! Авторның гаме бар, ваемы, һәрхәлдә ул фикри буш кеше түгел. Четерекле тема белән көрәшеп әдәбиятка керергә омтылган егетне бүгеннән хупларга кирәк! Ул инде тема эзләп нефтькә манчылып йөрми, йокысыз төннәр үткәреп, эшем иясе булып маймылланып каһәр суккан Лангепасларга сәфәр чыкмый, ул “язарына азыкны” үз төбәгеннән - мишәрстаннан эзли? Һәм, әйтергә кирәк, шактый кыю эзли.

“Эшкуар” – уңышсыз исем. Беренчедән ул ясалма сүз, халык арасына кереп сеңеп өлгермәгән, автор үзенең төп герое Әсхатьнең асылын төгәл билгели торган мәгънәлерәк, татар колагы күнеккән сүз тапса – һәйбәт булыр. Кайчагында әсәрнең исеме дә уңышны хәл итәргә ярдәмләшә! Алдан ук күңелгә килгән бер уйны әйтеп үтик: безнең татар язучылары әсәр герое итеп, менә ничәмә ничә еллар дәвамында Казан артының юнылган, тасланган, шомартылган татарын алалар да милли офыгыбызны һәр даим тарайталар. Без милли төркемнәр барлыгын расларга куркабыз. Тау ягы татарлары, бик үзенчәлекле тормышлы мишәрләр һ.б. зур-зур төркемнәр әдәбият күзеннән читтә кала. Мишәрләр татарның гаять үзенчәлекле,үз сөйләше генә түгел, үз фикер сөреше, гореф-гадәтләре, җыр-моңы булган бай күңелле халык. Азат иптәш сүз арасында, роман дәвамында “без мишәрләр – первый сорт татар!” дип юк мыегын бөтереп куйгаласа да шушы шактый мул сулы кулъязмасында мишәрләргә характерлы бер генә сызыкны да, аларның яшәү рәвешләрен билгеләгән вакыйгаларны да күрми калабыз. Кызганыч, кемдер исә берәү, рухи богаулар иңнән төшкән чорда мишәрләрнең тулы канлы персонажларын әдәбиятта һәм тарихыбызда беркетеп калдырырга тиештер ләбаса?! Еллар татарны үзгәртә, сыта, чүки, изә, сындыра, телебез генә түгел, халкыбызның милли сыйфаты, төсмерләре бетә бара, инде татарның зирәк башын каплап торган кара түбәтәйне дә онытып, һәрбарчабыз утыз тиенлек, маңка белән катырган, сагыз белән ябыштырылган, эссе һавада чәчкә ябыша торган Урта Азия кәләпүше киябез...

Азат мишәрстаннан чыккан егеттер дип беләм, әгәр алда, остарып китеп елдам гына бии башласа – әдәбиятыбызның милли хосусияте барлыгын онытып бетермәсен иде!

Инде романның үзенә кайтыйк. Автор тарихыбызда төгәл бер дәверне билгеләгән кара җаннарга мөрәҗәгать итә. Әсәрне кыска гына шулай дип бәяләп булыр иде. Оятсызлыкның, затсызлыкның тәмам чигенә җиткән, йомшак рухлы яхшы кешеләрне төртә-төртә тәмугка төшерә барган хыянәтче, алкаш, кеше үтерүче Әехать (әлбәттә кеше кулы белән үтерә!) төрле еллар түрендә ачылып-чагылып китә. Гыйбрәтле образ! Мәктәп елларында ук үз укытучысы белән караватта гыйшык-гашрәт уйнаган, балачакта ук бозыклык азау теше ныгыган бу кеше, тора-бара, җәмгыятебез мөмкинлекләреннән файдаланып, ансат яши, җиңел генә югары дәрәҗәдәге урыннарга үрмәли. Әсхать Гавазович – чор җимеше. Җитмешенче елларда тәмам үсеп, ныгыган социализм шартларында адәм тәгаләләре ил белән җитәкчелек итте!

Дөрес, автор азакта шикләнә башлый, “тукта, артык кара йонлы кеше тудырмадыммы?” дип куркып, ашык-пошык Әсхатьне, үзе әйткәнчә “көн яктысына” чыгара. Кирәкми иде, әгәр автор азакка кадәр гадел булып калырга тели икән, Әсхатьне үзе яулаган биеклектә калдырырга яки тагы да югарырак күтәрергә кирәк! Ул чорда калкынып, власть яулаган бәндәләрнең әле бүген дә аренадан төшкәне юк, бүгенге көн җитәкче булып йөрүчеләр нәкъ әнә шул чорда аякланган туң күчәннәр, аларның бүтәннәргә баш бирергә җыенганы әле күренми!

Романның бик күп өлеше Әсхатьнең, аның тирәсендә чуалган егет-кызларның мәхәббәт маҗаралары, эротикага, үбеш-кочышларга багышланган. Татар кызларының шул мәгълум елларда азынуы сер түгел, беләбез, ләкин үз хатын-кызларыбызның шул кадәр түбәнлеккә, пычраклыкка, гаиләдә хыянәтләргә чумуын катлы-катлы образлар аша күрә башлагач, күңел рәнҗи. Әсәрнең буеннан-буена бик күп яшьләр, авылда булсын, шәһәрдә булсын гел бозыклык артыннан ияреп йөриләр, без аларны конкрет тормыш эчендә бүтәнчә күрмибез дә диярлек. Әсхатьнең шабашкада йөргәндә бер татар авылында ялган өйләнү сәхифәләрен укыгач, рәнҗү тагын да арта. Кызның ата-аналары, туган-тумачалары ярым кыргыйларны хәтерләтәләр. Әле бүтән җәһәтгә татарны авыз тутырып гаепләргә яраса да өйләнү, тормыш кору тирәсендә аларның сүнеп бетмәгән кешелек сыйфатлары ачылып куярга тиештер дип беләм! “Тәмам урам себеркесенә, идән тастымалына әйләнеп беттеме татар хатын-кызлары?” дип күңел кыйнала, рәнҗи. Монда чама хисен нык уйларга кирәк.

Образлар һәммәсе бер ызанда, бер калыпта, үзара мөнәсәбәтләр бозыклык, ятак, мендәр-сырма тирәсендә оеша, автор, шактый осталык белән яткыру, торгызу, өшкерү күренешләрен юмарт рәвештә сибеп бара, бер чор яшь буын вәкилләре бары тик үбешү һәм кочышу өченгенә яшиләр кебек. Егетләр – бозык, азгын, уйларында шул, ике бот арасындагы кайнар ут кына. Кызлар да әйт дигәндә, тәйт дип баш биреп торалар, “утыр” дисәң, ботларын җәеп сузылып яталар. Персонажлар хәтердә калмыйлар, алар бик күп һәм һәммәсе дә бертөсле диярлек. Вәли-Зәйтүнә, Рәзинә-Фәрит, Халисә, Тәнзилә, Сәлимә, Дания, Мөнирә, Рамилә, Дамир, Ренат. Әсфирә, Эльмира... Исемнәр-исемнәр. Әмма күпчелек геройларның социаль төсмерләре юк, алар ташкурчаклар, манекеннар. Әсхать кебекләр алар белән оста уйный. Монда әсәр геройларына социаль җирлек җитми; автор бозыклыкның сәбәбе итеп күп очракта бары тик тән теләве дип кенә бара. Бозыклык, фахишәлек – социаль күренешләр, тормышыбызның хәтәр фаҗигасы җиңеләйтеп бирелгән. Яшьләр бозыклык сукмагына төшкәннәр дә баралар, кая баралар, ник баралар – автор моны җиңел генә сикереп үтә.

Әсхать озак кына күздән югалып тора. Автор Дамирның армиядәге маҗараларын шактый төгәллек белән язып куйса да бу эпизодлар Әсхать язмышына тәэсир итә алмыйлар, бу өлеш әсәргә мәгънәви ябышып бетми...

Ниһаять, гомер уза, кичәге шук-ваемсыз яшьләр төрле сукмаклар үтеп олы тормыш юлына чыгалар, Әсхать, Дамир, Таһир образлары тормышчан вакыйгалар арасына кереп китәләр, образ буларак ачыла башлыйлар. Гыйшык-гашрәт фактлары күздән төшмәсә дә, без әсәр каһарманнарын эш өстендә, тормышның катлаулы бәрелешләре үзәгендә күрәбез. Гыйшык-мыйшык тирәсендә йөргәндә шактый шома телле авторыбыз кинәт үзгәрә дә куя, әсәрнең соңгы чиреге район газеталарының сүрән отчетын хәтерләтә башлый. Мисалларны – 394, 425, 427 битләрдә билгели башладым да туктадым, чөнки моннан ары авторның теле көрмәкләнә. Әсәр нык ук икегә бүленә: соңгы өлеш теленең корылыгы, авырлыгы, бушлыгы белән нык ук хафага төшерә – автор татар телен бик начар белә. Кыюлыгы бар, белмәсә дә куркып тормый, рус тәгъбирләрен, калькаларны, турыдан-туры рус сүзләрен чәчә бирә! Мисаллар китереп тормыйм, кулъязма битләрендә тамга сала бардым. Тел – хәзерге заман яшь авторларның уртак фаҗигасы. Автор, никадәр уйлы-фикерле иптәш булмасын, теле юк икән, аны һәлакәт көтә. Айрат иптәшкә бүгеннән башлап телебезне төрле яклап өйрәнергә кирәк.

Инде автор, уң иңе белән Казбек тавын, сул иңе белән куш башлы Эльбрусны киң Идел аша күчерергә хәленнән килә дип тәвәккәлләсә, бу кулъязмадан китап чыгарып була. Бөтен персонажларны бераз баетып Әсхать тирәсенә тыгызрак туплаганда, хәзерге заман “Милый друг”ы килә дә чыга! Бу ике әсәр арасында гасырлар ятса да, аларда рухи аваздашлык бар!

Казан,

Фәрит, повесть иттереп кенә калдырырга “җиңел кулдан” киңәш бирелгән беренче сырламаны укырга кереште:

Азат Сафин. Узгынчы. Роман. 21 табак.

Кызганычка каршы, романны бу хәлендә әле матбугатка тәкъдим' итәрлек түгел. Әсәр шактый таркау, романны күтәрерлек тарихи чор да, тарихи каһарман да, зур фикер дә күреп бетермәдем. Гадәттә, романнарның төп герое я уңай холыклы кеше, я булмаса каршылыклы герой була. Биредә автор начар, укучыда симпатия уятмый торган характер иясен әсәрнең баш герое итеп алган. Әлбәттә, әдәбиятта андый алым да булырга мөмкин. Ләкин автор, кеше психологиясенең, аны тасвирлауның виртоуз остасы булса! Тик безнең авторыбыз күбрәк сөйләү белән мавыга, барысы өчен дә бер шаблон кысада уйлый, геройларның күңел дөньясын бөтенләй бирә белми.

Авторның секс белән артык мавыгуы да туйдыра башлый. Әйтик, төп герой Әсгать романның беренче йөз битендә унга якын кыз белән якынлык кылып өлгерә. Ун бит саен – кыз алдау! Әллә нинди вульгар, авылча, пошлый алдау. Бернинди максатсыз (әдәбият өчен), очраган бер кыз белән йоклау Һәм шуны әдәбият итеп күрсәтергә тырышу. Нигә кирәк бу? Шушы әсәрне тәрҗемә итеп, башка милләтләргә күрсәтсәң, “бу татар һаман варвар икән әле!” диячәкләр.

Әсәрнең бер сюжеты да юк. Барып төртелгәнче бара да бара. Әсәрне вакыйгалар куертып алып бармый, әсәр бер йоклаган хатын-кыздан икенчесенә күчә барып дәвам итә. Укытучы укучысы белән, хатын күрше ире белән, ир теләсә кем белән йоклый, бала анасын үтерә, йокларга теләүчеләр котелъныйдан чыгып тормыйлар. Әллә нәрсә шунда, тик әдәбият кына түгел!

Романның соңгы йөз битеннән бер повесть эшләргә була. Автор район тормышын яхшы белә, психологик кичерешләрне тасвирларга да өйрәнсә, уртача бер әсәр туарга мөмкин.

Роман язучыларга бер киңәш. Бәлки зур әдәбиятка юлны кечкенә хикәя язудан, тормышның нәни бер мизгелен зәвык белән сурәтли белүдән башларга кирәктер? Роман – шактый мәкерле жанр ул, анда бөтен кылларны да оста тотып, оста чиртә белмәсәң, бик ямьсез, һичкем аңламый торган көй туарга мөмкин.

Авторга язуын дәвам итәргә кирәк. Ләкин – кечерәк жанрларда эшләп караса, ул үзен күбрәк ача алыр иде кебек.

. (исем, фамилия)

Һәм менә икенче “акыллы” сырламаны укырга күчте Фәрит:

Азат әфәнде Сафин!

Гамәли сәнгать осталары телендә һөнәрнең асылы-нисбәтен ача торган бик тә мәгънәле бер сүз бар: материалны тою! Иҗаткяр материалны тойдымы, димәк, ул – оста инде, үз эшенең остасы; тоем юк икән – юк инде, иҗат юк дигән сүз.

Азат әфәнде. Сезнең “Эшкуар” дигән романыгызны укып чыккач, мин нәкъ менә шул “материалны тою” дигән үтә дә “капризлы туташ” характерын аңлауны сизмәдем. Билгеле ки, һәр жанрның үзенә генә хас яшәеш закончалыклары бар. Роман кебек киң колачлы жанр өчен бу бигрәк тә шулай. Әмма “Эшкуар” әсәрендә ул закончалыклар сакланмаган, дөресрәге алар эмбриологик хәлдә – төсмерләнәләр генә. Әйтик, әсәрнең фабуласы – примитив; композициясе – көпшәк; сюжеты – наив дәрәҗәдә туры сызыклы; теле – ярлы; персонажлар – бер халәттә катып калган, аларның фикерләве “бер каптырмалы”, беркатлы һ.б., һ.6. Әсәрдә шулай ук бернинди психоанализ, картина тудыру, фәлсәфи уйланулар, портретны сурәтләү дигән төшенчәләр юк; кыскасы, анда бер-берсенә охшаш вакыйгалар (башлыча чираттагы эротик, чеп-чи фәхишәлек, азгынлык, бозыклык тулы эпизодлар) калейдоскоптагы кебек алмашынып киләләр; алмашынып киләләр дә, ирексездән уйлап куясың: Ни өчен кирәк болар? Әдәбиятның максаты шушы микәнни? Кая авторның позициясе? Әсәр тормыштагы нинди дә булса күренешне йә хупларга, йә тәнкыйть утына алырга тиеш, ләбаса!” Романда боларның берсе дә юк.

Озын сүзнең кыскасы шул: Аяз агай Гыйләҗев (3-4 битләре), Фәүзия ханым Бәйрәмова рецензияләрендә бирелгән бәяләмәләр белән килешеп, үз чиратымда шуны гына әйтә алам – романны бу хәлендә укучыларга тәкъдим итеп булмый әле. Сезгә үзең утырткан агачны, жәлләмичә, артык-портык, паразит-черек ботак ларыннан арындырып, сәламәт күзәнәкләргә прививка ясап чыгарга тәкъдим итәр идем. Ул вакытта, чыннан да, тормышның күләгәле якларын тасвирлаган мәгънәле генә әсәр килеп чыгуы мөмкин.

Уңышлар теләп, ихтирам белән

Татарстан китап нәшрияты матур әдәбият өлкән редакторы

(исем, фамилия)

Фәрит соңгы бәяләмәне укыганда аның исеме бөтенләй “Шомагур” га ук әйлә неп куйды:

Кайбер фикерләр

Азат Сафинның “Шомагур” дип аталган романы кулъязмасын кызыксынып, җентекләп укып чыктым.

Хикмәт исемдә түгел, җисемдә булса да, сүзне исемнән башлыйсы килә. Автор, күрәсең, татардагы “Зимагур” сүзенә охшатыбрак язмактадыр. Беренче карашка, кызык кына. Бәлки кыюланып китеп, бу сүзне дә матур әдәбиятка кертеп җибәрү начар булмас. Эчтәлеккә тач килеп тора бу сүз. Әсәрнең баш персонажын автор шомарып беткән яшь адәм итеп сурәтләмәкче.

Иң әвәл шуны икърар итү зарур: Азат Сафин бу әсәренә күп көч салган. 464 битлек машъязманы ерып чыгу — уен эш түгел.

Әсәрне укыгач, әллә нишләп, борынгыдагы бер татар хакындагы сөйләм күңелдә яңара.

Бер авыл агай-энесе Питерга барып кайткан, имеш. Сәфәреннән соң авылдашлары сораштыра икән: “Ничек соң, патша хәзрәтләрен күрдеңме?” – диләр. “Күрдем!” – ди бу, сер сынатмаска итеп. “Нишли?”

“Башта, – ди патшаны “күреп кайткан татар”,- лапасына чыгып, кулына ыркачаларын киеп, утын ярды. Аннары өенә кереп, бал белән май ягып күмәч ашады!”

Сала мажигының фантазиясе үзе күргән-белгәннән артмый. Дөньяны күп күргән Азат та яшьлегендә күргәннәрне тасвирлаудан ерак китми.

Романның (асылда ул – повесть) төп фикере бик матур. Ул татар тормышының тискәре күренешләренә каршы көрәшмәкче, яшьләрне бозыклык афәтеннән саклап калмакчы. Кызыклы гына фикерләр бар, сирәк булса да, гомумиләштерүгә омты лышлар сизелә.

Тулаем алганда, кулъязма тексты бу хәлендә матбугатка тәкъдим итәрлек түгел. Авторга тәҗрибәле каләм иясенең булышлыгы кирәк. Теләк исә мондый: бу кулъязма, тиешле эшкәртү узгач, дөнья күрсен иде.

Персонажларны санап тормыйм. Алар байтак. Эшкәртә калганда, аларның “безработныйлар”ын кыскартырга кирәк. Портретлар юк дәрәҗәсендә, холыкларны ачуга хезмәт итәргә тиеш табигать күренешләре дә бик аз. Персонажлар телен, әлбәттә индивидуальләштерү котылгысыз. Бәлки (бу тәкъдим генә) вакыйгаларны нәкъ менә бүгенге көнгә күчерү кирәктер. Чөнки фәлән чор сулышы диярлек конкретлык юк.

(исем, фамилия)

VII

Фәрит, бәяләмәләр белән танышып чыккач, иң беренче чиратта Азаттан ни өчен романның шушылай өч төрле исемдә йөрүе турында кызыксынды.

-Яза башлаганда мин аңа бөтенләй башка исем “Тормыш” дип кушкан идем дә, аннары язучылар берлегенең тәнкыйтьчеләр секциясе җитәкчесе Зәет ага Мәҗитов мондый атамалы әсәр барлыгын истә тотып, башка исем табарга киңәш итте: “Великолепно, но никуда не годиться. Слишком правдиво!”- дип торды кулъязмамны укыгач. Ул шулай ук аны: “Урлап алырлык фикерләрең, борылышларың артык күп”,-дип язучы кавемгә бик күрсәтмәскә киңәш иткән иде. Ә мин юләр алдын-артын уйламыйча әллә кемнәргә укыгаладым, биреп торгаладым һәм менә нәтиҗәдә үзем язган җөмләләрне башка китапларда очраштыргалыйм. “Узгынчы” га килгәндә ул урысчаның “Проходимец” тәрҗемәсе. Чөнки Әсхәтнең прототибы үзен еш кына “минем кебек проходимецлар дөнья тулы” дип кенә җибәрә иде.

– Ә “Эшкуар” ы каян килде инде тагын, ул нәрсәне аңлата?

– Әнә шул прототип дигәнем чынбарлыкта бик булдыклы бәндә үзе, ягъни эшлекле кеше – эшкуар. “Шомагур” га килгәндә, монда зимагурның бернинди катнашы юк. Хикмәт шунда, узган ел Васильево шифаханәсендә ял иткәндә төп героемның авылдашын очратып, үзара сүз киткәч, ул аның “Шома” кушаматлы булуын җиткергән иде. Үзем әсәргә, басыла калганда “Шома” исемен тагармын дип торганда бер дус “Шомагур” ны тәкъдим итте – ә мин каршы килмәдем.

– Романга һәр бәя бирүце диярлек кыскартырга, хәтта повестька калдырырга ук тәкъдим иткәннәр, зинаһар кыскартма. Бик тә аңлаешлы бит.

– Кыскартмыйм, билгеле. Ул бит минем газиз балам кебек. Ә бала сукыр туамы, саңгыраумы, ахыр чиктә бөкереме – аңа карап кем нарасыен ташлап калдыра? Җансыз-кансыз ата-ана гына. Гомумән, мин кеше акылы белән яшәмим, югыйсә һәрбер өйрәтеп торучы сүзен тыңлап эш итсәң, тилерүең ихтимал. Юк кайгы, мин бит гонорар хакына язмыйм Фәрит нанем, күңел ташып киткәндә кулга каләм алам. Үзенә күрә рухи ихтыяҗ инде бер. Чыкса чыгар, мин чыгара алмасам, әнә Аллага шөкер өч малаем үсеп килә, бәлки аларның берәрсе файдаланыр.

– О-һо-һо! Өч татар малае үстерү шәп, билгеле. Алар кайда соң бер дә күренмиләр?

– Әниләре белән дәү әти, дәү әниләре яшәгән Арча ягына каникулга киттеләр. Менә хәзер аларны юксынып ятам, – диде Азат кулларын җәеп.

-Минемчә Азат абый, язылган әйбер басылырга тиеш,- дип Фәрит яңадан Айратның язмалары хакындагы гәпкә күчте.

-Үзем дә шулай уйлыйм. Моңа мин элеккеге кибетче Хәйдәрова Асия апа, дәфтәр тулы шигырьләрен күтәреп, мәктәпкә килгәч инанган идем. Мәрһүм, үләренә ике көн кала да үзенең чордашы, пенсиядәге укытучы Сания апа белән телефоннан сөйләшкәндә: "Бер үкенечем калды - исән чагымда шигырьләремне чыгарта алмадым..." -дип сөйләп торган булган. Газета битләрендә мәкаләләрем чыгып торганлыктан ул, тел-әдәбият укытучысына түгел, ә миңа: "Шуларны газетада бастырырга булыш әле",- дип мөрәҗәгать иткән иде. Билгеле, аларны шигырьләр дип бик үк атап та булмый, күп урыннарында рифмалары да килми. Мин инде кайберләрен хәлемнән килгәнчә рифмага кертеп, район газетында бастыруга да ирештем. Тик шулай да ул шигырьләренең тулысынча чыгарылмавына миңа үпкәле калды, кебек. Ул дәфтәр хәзер дә миндә әле, син үзең дә шигырьләр чыгарып маташкан кеше буларак бәлки укып карарсың, -дип Азат аңа әстәл шүрлегеннән алып, бер дәфтәр тоттырды.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: