Бу хактагы хыял, Хәмит абыйлары белән бергәләп Болгарны карап йөргәндә үк, аларның күңелләренә килгән иде. Алар хәтта Россиядән бәйсезлекне игълан иткәч, кайсы төшкә Хан сарае салу кулай булуын да билгеләделәр. Әгәр дә Алыплар аңа су астыннан җитәрлек күләмдә байлык күтәреп бирсәләр, аны инкогнито рәвешендә берәр мөселман иле аркылы төзетеп куеп та булыр иде...
V111
Алыплар, Фәнис әйткәнче үк, аның күңелендәген аңлап, Бермуд утраулары тирәсеннән диңгез суын як-якка тибәрделәр дә, баткан көймәдән зиннәтле әйберләрне Фәниснең үзеннән җыеп алдырдылар. Тонналаган хәзинәне җыеп алгач, Фәниснең Хан сарае төзетәчәгенә бер нинди дә шиге калмады. Чөнки алтын-көмеш шикелле кыйммәтле металл булудан битәр, алар Американың төп халкы иҗат иткән сәнгать эшләнмәләре буларак та бик югары бәяләнәчәк һәм акчаларын кая куярга белмәгән карамай магнатларына, әлеге антиквариантлар барәбәренә, Шәһри Болгарда зиннәтле Хан сарае төзү берни тормаячак.
Фәнистә әлеге байлыкны күтәргәндә Алыпларның суны тибәреп торулары да бик зур кызыксыну уятты, әлбәттә:
– Муса галәйһиссәләм яһүдләр кавемен ияртеп, Мисыр фиргавеннәре эзәрлекләвеннән качканда да Кызыл диңгез суларын шулай як-якка тибәреп, сез булышып тордыгызмы әллә? – дип сорамый түзә алмады ул.
– Әййе, - дигән җавапны тойды Фәнис.
|
– Мин аны шулай уйладым да, югыйсә кайбер укымышлылар: “Яһүдләр Сүәеш муентыгы белән яр буе арасындагы камышлыкка качып котылганнар”,- дигән фалнама тараталар. Бер көтү халык таптап үткән камышлыктагы эзне генә фиргавен яугирләре күрми калмаган булырлар иде инде.
– Әлбәттә шулай.
– Димәк яһүдләрнең алтын-асылташларга табынып, хәзер ювелир бизәнү әйберләре белән бик әйбәт эш итә белүләре, дөньядагы иң зур банкларны тотуларының нигезе шул вакыттан ук салынып калгандыр инде?
– Нигә алай дисең?
– Синай тавында бер үзе генә Аллаһы Тәгалә белән әңгәмә алып барганлыктан, Муса галәһиссәләм үзенең кабиләсе янында бик озак күренми торгач, күп кенә израильлеләр Алладан ваз кичеп, пәйгамбәрнең ир туганы Һаруннан, бүтән бер табыныр нәрсә таләп итә башлыйлар. Шунда Һарун алтын бизәнү әйберләреннән пот коеп бирә һәм аларның бер ишеләре алтын потка табына башлый. Монда ниндидер бәйлелек бармы?
Алыплар бу сорауны җавапсыз калдырдылар, әмма Фәнис һаман да үзенең “аптырату”ында булды:
-Израильлеләрне коллыктан коткарып, үз җирләренә кайтырга булышсагыз да нигә соң алар сездән үрнәк алып, табигатькә зыян салмаска өйрәнеп калмаганнар, югыйсә әйләнә-тирә мөһиткә иң зур зыян сала торган коралларны, нигездә еврей га лимнәре уйлап чыгарып килә бит?
|
– Кызганычка каршы, Муса галәйһиссәләмгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән Ун Канунны кешеләр гел бозып киләләр шул. Әгәр дә җир кешеләре шул Канун киртәләреннән тайпылмый яшәсәләр, сиңа да милләт азатлыгы хакында янталашып йөрергә туры килмәс иде. Чөнки бер милләт икенче милләтне кол итеп тоту түгел, кеше кешене дә кол ясап файдаланмаска тиеш. Гомумән, сезнең җәмгыятьтә төрле милләт арасындагы үзара мөнәсәбәттә игелек дигән төшенчә күп вакыт сүздә генә кала.
– Ә без – Татарлар, сез күрсәткән игелекне һичкайчан да онытмаячакбыз. Аллаһы боерса, Татарстанның бәйсезлек игълан иткән көнендә үк сезгә Хан сарае каршында Родостагы Колосстан да мәһабәтрәк алтынланган һәйкәл куячакбыз. Һәм дәүләтчелегебез торгызылу белән үк глобальләшү процессына каршы көрәшне башлаячакбыз. Мин моны бөтен нәселем исеме, борынгы бабаларым - Болгар Ханнарының якты рухлары белән вәгъдә итәм!
Алыплар Фәниснең вәгъдәләренә бер нинди эмоция күрсәтмәделәр. Әмма ул шулай да аларның хуплавын сизде. Никадәр киң күңеллеләр бу Алыплар. Ә Фәнис аларның шул йомшаклыкларыннан файдаланып, тагын сабый балалар шикелле инде ничәнче тапкыр аларның су асты патшалыгындагы тормышлары белән кызык сынырга тотынды:
|
– Кимендә өчәр-дүртәр тонна авырлыктагы бәдәннәрегезне йөртү генә түгел күз ачып йомганчы меңләгән чакырым арага очыртыр өчен су асты патшалыгында үскән җиләк-җимешләр генә ничек шуның кадәр энергия бирә ала икән?
– Хикмәт күпме ашауда түгел, без бик зур көчне турыдан-туры кояш нурларыннан сеңдереп алабыз, ә чиксез киң сәләтләргә ия булуның сере баш миенең фикерләү көченнән файдалана белүдә ята. Җир өсте кешеләре төрле җиһазлар, җайланмалар ярдәмендә табигатькә зыян китереп башкарган гамәлләрне, һаваны яндырмыйча, әйләнә-тирә моһиткә зыян салмыйча да эшләргә була.
– Алай булгач, җир йөзендә табигатькә корткычлык китерүне, кешеләр арасындагы үтереш-талашны, башка гаделсезлекләрне күрә-белә торып, нигә андый күренешләргә юл куясыз? Анда тәртип урнаштырырга сезнең көчегез-кодрәтегездән килә бит!
– Башка цивилизация вәкилләренең эшләренә, тормышларына тыкшынырга безнең кануннарыбыз кушмый, - дип Алыплар Фәнискә кабат сабыр гына төшендерергә тырыштылар.
Әмма Фәнис Алыпларның мондый “пошмас” позициядә торуларын берничек аңлый да, күңеленә якын кабул итә дә алмады: “Бу бит инде суга батучы баланы күрәләтә торып, коткарырга теләмәүгә тиң! Ничек шулай үзең турында гына уйлап, башкалар хәсрәтенә битараф калырга мөмкин икән?! – дип аптырады ул. Хәер, җир өсте кешелек җәмгыятенә бу бик тә хас сыйфат, билгеле. Анда яшәеш тулысынча ялганга, алдауга, хыянәткә корылган. Фәкать үзенә генә әйбәт булсын өчен туган туганын сатарга да, ата-бабаларыннан килгән диненнән ваз кичәргә дә тартынмый, кая анда милли-азатлык идеяләре белән баш ватып тору. Әнә юләр радикаллар: “А-зат-лык!” – дип акырып йөрсеннәр, ә кемнең кулында власть – акча бар, аларның бөтен уй-хыяллары шушы, нигездә пычрак юл белән табылган байлыкны арттыруга юнәлтелгән”...
Фәнис шактый ук авырлык белән үссә дә, аның күңелендә акчага кызыгу, табыну хисләре беркайчан уянып карамады. Моңа, алма-абыйсының туган ягына ялга җитмешенче еллар өчен фантастик сумма – 17 мең сум акча белән кайтып, аны “теләсә кемгә бүләкләр таратып, уңга-сулга максатсыз туздырганы” өчен күршеләрендәге бер туганнарының битәрләп торуыннан соң:
– Сания апа, акча колы булудан Алла сакласын, байлык җыям дип, инде туганнарыма, танышларыма 50-60 сумлык кына күчтәнәч алырга да җәлләп ята алмыйм, - дип акчага исе китми сөйләп торуы да сәбәпче булган иде, билгеле.
– 50-60 сум гына дип тора бит әле. Әнә шул, авылда үзен бер кем яратмаган Хафизә апага акча әрәм итүең җәл. Без синең әниеңнәр белән ач-ялангац килеш окоп казырга йөргәндә, ул үендә түрәләргә майлы калҗалар пешереп ятты. 50-60 сум җәл түгел, имеш. Аңар 50-60 тиене дә күп әле. Беләсең келәсә мин 60 сумга ай буена мәктәпне җыештырам, иртәнге 4 тән барып мичләрне ягам, аннары бәйләгән көчек шикелле бер кая да селкенә алмыйча, сәгать саен кыңгырау биреп киләм. Әле пенсәгә кадәр тагын ярты ел түзәсе бар.
– Менә апа, сиңа 500 сум акча, зинаһар азапланып эшләп йөрмә, 12 яшеңнән колхоз эшенә бушлыйга бил бөгүеңнән тыш 8 бик акыллы балалар тәрбияләп үстергәнең өчен генә дә сиңа хөкүмәт акча түләп торырга тиеш, - дип аңа бер төргәк акча сузгач, Сания апа акчаларга бик кызыгып караса да, алырга кыймыйчарак торды.
– Мә-мә, бүләк рәвешендә ихластан бирәм, - дип Фәрит акчаларны Сания апасының кулларына ук тоттырды, - үзеңә ошаган әйбер сатып алырсың.
– Бу кадәр үк килешерме икән соң, Фәрит нанем? Мондый акчаны төштә дә күрергә юк бит.
– Килешер, бер дә уңайсызланма. Мин ул акчаларны туздырып бетерергә дигән нәзер әйтеп, алып кайттым. Ата-бабаларым рухына дога кыларсың.
– Нәкъ Зыятдин бабаң икәнсең, ул шулай без – бала-чагага шәһәрләрдән кайтканда кыр-капкадан кәнфит-перәннек сибеп керер иде.
Сания апасының аны шулай Зыятдин бабасына охшатуы Фәритнең күңеленә бик хуш килде, билгеле. Ул яңагындагы зур миңне каплабырак торыр өчен үстергән бакенбардларын канәгатьлек белән сыйпап торды. Аннары Фәнис белән икәү генә калгач, аңа да акча, байлык өчен сатылмаска, аеруча милләт мәнфәгатьләренә кагылганда байлык өчен шайтан вәсвәсәсенә бирелмәскә өндәде...
Инде менә ул вакытлардан бирле 20 елдан артык гомер үтеп киткән. Фәритләрнең, әбиләрендә тәрбиягә калдырган олы малаена 14, икенчесенә 11 яшь тулып узган. Аңардан тыш Находкада туган Фатих белән Габдулланың да берсенә 8, төпчегенә 5 яшь. Туган якларына бөтенләйгә кайтыр өчен Раузаның пенсиягә чыгуын гына көтүләре. Фәрите кирәк түгел дип торса да, хатын зур пенсия алып “масаер өчен” рәттән иң күп акча алып эшләгән 5 елын җыя. Декабрьнең 9 ына кадәр тагын 3 атна вакыт калып бара, димәк иң озак дигәндә дә Яңа ел бәйрәменә эшләрне түгәрәкләп, газиз Татарстаннарына кайту бәхете елмаерга мөмкин.
Шулай килеп чыкты да, 20 нче гасырның соңгы елы бетәргә 10 көн кала Фәритләр гаиләсе Владивостоктан поездга утырып чыгып киттеләр. Балалар бөтен Себерне күреп, карап кайтсыннар өчен шулай эшләделәр алар. Хәер, Рауза үзе дә моңа кадәр очкычларда гына кайтып-китеп йөргәнгә, поездның йомшак вагоны тәрәзәсеннән дөнья карап кайтуны хубырак күрде.
– Менә улларым, бу җирләрнең барысы да безнең ата-бабаларыбызныкы булганнар, тик Россия баскынчаклары монда яшәүче халыкларны талап, үтереп, барлык байлыкларын үзләштереп алганнар, - дип куйды Фәрит боек кына, җәйрәп яткан иксез-чиксез урманнардагы, елга – күл буйларындагы, болыннардагы тәртипсезлекне тәрәзәдән күрсәтеп. -Үзең тапкан мал булса кадере күрелер иде, ә баскынчылар талап алганга күрә, аларга аның кадере дә шуның кадәр генә. Теге, татарның: “Үзең тапкан мал түгел - әткәйнеке җәл түгел”дигән мәкалендәге кебек.
– Ә хәзер болар безнең җирләр түгелмени әти? – дип төпченә башладылар малайлар берсен-берсе бүлешеп, ник безнең җирләр түгел инде, ник бәргәннәр?
– Бәпкәләрем, элек заманда татар Ханнары, морзалары, үз җирләрен дошманнардан саклау белән шөгыльләнү урынына тәхеткә утыру өчен малае атасына, туганы туганына каршы сугышкан. Менә сез бер-берегез белән алтын-көмеш өчен үтергәнче сугышыр идегезме?
– Ю-у-ук, Аллаһы сакласын, - дияргә ашыкты өлкән малай Фатих кулларын селтәп.
– Ә син Габдулла, абыеңда әйбәт уенчык, дип аны алыр өчен абиңа пычак күтәреп барыр идеңме?
-Ю-у-ук! Аллаһы сакласын, - дип кабатлады абыйсы артыннан Габдулла да.
– Яхшы улларым, ә менә моннан 400 еллар элек, кызганычка каршы, безнең борынгы бабаларыбыз – татар Ханнары үз ил-җирләре белән идарә иткәндә, күрше урыс кенәзләренә татарларга караганда да зурырак ышаныч күрсәтеп, аларның астыртын рәвештә котыртулары, алтын-көмеш белән сатып алулары аркасында туган-туганына каршы сугышкан, шулай итеп бар булган җир-суларын югалтуларын да сизми калганнар. Татарлар талашкан арада, эчкерле урыс кенәзләре аларның җирләренә басып кереп, тагын да алгарак үтәр өчен, Свияжск кебек ныгытмалар кора торганнар.
– Шундый иксез-чиксез Себергә дошманнарның үтеп кергәннәрен дә сизмәгәннәрме, үзара талашуларын туктатып берләшергә ярамаганмы икән? Бу җирләрне кемнәр талаган соң?
– Беренче башлап Ермак дигән башкисәр бандит басып кереп таларга тотынган.
– Ник талатканнар, бер бандитны гына җиңә алмаганнармы, әллә анда Чечнядагы кебек бандформирование булганмы? – дип үрсәләнде төпчек Габдулласы, аларны шундый зур дәүләт армиясе бер көндә юк итә алыр иде бит.
– Э-хе, юк итеп кара, бар! Әнә Чечнядәге бандформированиены Себер Ханлыгыннан да зур Россиянең беркемнән, беркайчан җиңелмәгән, дөньядагы иң көчле, җиңелмәс армиясе дә инде 5 елдан артык юк итә алмый тора. Шулай бит, әти?
– Каян чыгып Россия армиясе беркайчан җиңелмәгән, җиңелмәс тә булган соң әле? - дип үртәлгәндәй сүзгә кушылды әниләре дә, -каян уйлап чыгардың андый кеше ышанмас мифны?
– Укытучыбыз Наталья Юрьевна шулай ди бит.
-Улым, сезгә өйрәтә торган тарих дәреслеге чынбарлыкны дөрес чагылдырмый. Мына авылга кайткач, дөрес тарихны сезгә Фәнис зур абыйгыз сөйләр, Аллаһы боерса. Аннары Чечня түгел, ә Ичкериядә бер нинди бандформирвание дә юк, урыс массакүләм мәгълүмат чараларында гына аларны шулай хурлап атыйлар. Чынбарлыкта алар нахчи халкының азатлыгы өчен аяусыз көрәш алып баручы, батыр йөрәкле милләт каһарманнары...
Иркутск вокзалында күп кенә гәҗит-журналлар алып менеп, шуларны укып кайта торгач, Фәритнең бик нык кәефе кырылды.
-Нәрсә булды, авырып киттеңме әллә, бер дә кәефең юк кебек күренә? – дип борчыла башлады Рауза.
-Менә үзең берсен Россия фәннәр академиясе академигы ниндидер Геннадий Осипов, икенчесен Россия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология Институты, тарих фәннәре докторы, профессор Валерий Тишков язган “Проверка Чечней” белән “От федерализма до сепаратизма” дигән мәкаләләрен укып кара, кәефең күтәрелерме икән?! – дип Фәрит, хатынына “Российская Федерация сегодня” журналын тоттырды.
1Х
Рауза Фәрит биргән журналны диккать белән укырга кереште, әмма уку барышында абзац саен диярлек тукталып, ярсый-ярсый авторның “тетмәсен тетә торды”.
“Фронтально стратегическое наступление на геополитические интересы России, на ее территориальную целостность продолжается. Девятнадцать государств НАТО расстреляли Союзную Республику Югославию, положив начало геноциду сербского населения Косово – важный и надежный союзник России на Балканах предан и унижен. На очереди – отрыв Черногории от Сербии, а Сербии – от выхода к морю.
Ведется оголтелая кампания против Республики Беларусь и ее Президента. Цель ясна: сместить руководство республики, вовлечь ее в сети НАТО и выйти на границы России.
Об угрозах с юга следует сказать особо. Если не будут приняты своевременные меры, то со временем под натиском исламских фундаменталистов и талибов падут «демократии» Узбекстана, Таджикстана, Туркмении – к южному подбрюшью России будет приставлен кинжал».
– Кара нинди изге күңелле булып серблар өчен ничек борчыла, Милошевич режимы чорында мөселман албаннар өстеннән сербларның геноциды турында ләм-мим. Диңгезгә чыгу юлы ябыла, имеш. Черногориядә яшәүче милләт мәнфәгатьләре аңар бер ни тормый, фәкать “Балкандагы мөһим һәм ышанычлы әшнә”гә әйбәт булсын.
– Шулай-шулай, тик авторны барыннан да элек киләчәктә Югославиядә ирексезләп коллыкта тотылган азатлык сөюче халыкларның бәйсезлек алу үрнәгендә Россиядә дә кол халыкларның милли-азатлык көрәшенә күтәрелүе куркыта, укый төш, “академик”ның тел төбен аңларсың.
«Наконец Чечня. Речь в данном случае идет не о суверенитете Чечни, а о целостности России. Чечня – это еще один пробный шар после Югославии, запущенный в сторону России.
Чеченская Республика с точки зрения статистики, в сущности, малозначимый для страны регион: менее 1 процента ее территории, населения, экономического потенциала и т.д. Но как говорится, мал золотник, да дорог: в слишком большую цену Чечня обходится России в последние годы. Конфликт между Российской Федерацией и нелегальной Республикой Ичкерия сейчас вступил в новую фазу. Решительные действия премьер-министра В.Путина вселяют некоторые надежды на доведение решения этой проблемы до логического конца, уничтожение бандформирова- ний на территории России и возвращение Чечни в федеральное политико-правовое пространство. Цели ясны, но опыт становления ичкерийской самостийности, ведения военных действий в 1994-1996 годах показывает, что простых решений здесь нет”:
– Баш авыртуы булды инде урыс академиклары, генераллары өчен бу Ичкерия, ничек ябышып яттылар шул нахчи халкын иреккә җибәрмәскә теләп.
– Монда Рауза, әлеге дә баягы башка милли республикалар да бәйсезлек таләп итәрләр дип курку сәясәте ята. Әмма ничек кенә “Единая, не делимая Россия” дип башларын диварга ормасыннар, киләчәктә һәр милләт аерым ил булып яшәячәк!
– Бирсен Ходай, тизрәк килсен иде ул бәхетле көннәр.
– Килер, тарих бер урында тормый, империяләр туып торганнар, ә вакытлар үтү белән барыбер җимерелгәннәр. Укы-укы, әле анда академик түгел мәктәп укучысы да җибәрмәскә тиешле хаталар һәм мәгънәсезлекләр очратырсың.
“Теория” перманентной революции” Л.Троцкого предполагала использовать Россию в качестве материала, трамплина для победы всемирной революции. Россия была расчленена на “национальные куски”, чтобы в дальнейшем было легче присоединить к ней страны, в которых пролетариат выполнит свое историческое предназначение. Мировая революция не состоялась, но право наций на самоопределение вплоть до выхода из состава России осталось. Во время неолиберальных реформ передача этноэлитам чрезмерных полномочий в обмен на их лояльность центральной власти оказалась эффективным политическим приемом, который был убийственной последовательностью использован номенклатурными реформаторами и рвущимися к власти и капиталам национал-экстремистами”.
– Кара инде бу урыс шовинистларына, аларга әле һаман да җир җитми икән, дөнья революциясе ясалып, барлык-барлык илләр дә Россиягә кушылса әйбәт буласы икән дә, ә менә милләтләр үзбилгеләнү хокукларыннан файдаланып, башка чыккач, харап булган. Әле анда да номенклатура гына үзенә власть һәм капитал алыр өчен аерылып чыгарга теләгән, имеш. Биредә бернинди академикларга хас уй сөреше юк, ниндидер идиотизмга тиң фикер такмакчы була шунда. Урыс түрәләренә генә капитал калырга тиеш булган!
– Әйе, бөтен дөньяны Россиядәгецә бардакка әверелдереп, пычракка батырырлар иде, бугай. Аларга эшләмичә, тир түкмичә генә башка халыклар җитештергәнне тыгынып ятарга булсын. Әдә, укый төш.
“Первый Президент СССР вместе с министром иностранных дел Э.Шеварднадзе самым простым способом достигли поддержки Запада, выполняя все требования новых «партнеров», включая и их территориальные претензии. За короткое время мы растеряли геополитические преимущества, полученные и добытые кровью и потом целых поколений. С разъедающей державное самосознание народа легкостью передавались прибрежные зоны на востоке страны, предоставлялась независимость государствам Балтии, даже если при этом к ним отходили исконно российские территории, например Нарва, и т.д.”
-Кара әле, монда “разъедающей” сүзеннән соң нәрсәдер җитми кебек. Шундый 50 меңле тираж белән чыгарылучы журналларда да хата җибәреләме икән әллә?
-Булырга мөмкин, андыйга исең китмәсен, укуыңны дәвам ит.
“Первый Президент РСФСР завершил дело преобразования административных границ между республиками СССР в государственные, узаконил отторжение от России громадных территорий, испокон веков ей принадлежавших, и бросил на произвол судьбы более 20 миллионов русских и русскоязычных соотечественников».
-Фәрит, ә көнчыгышта Россиянең нинди “территориясе” югалтылуы турында сүз бара. Гомер-бакый Россиянеке булган кайсы иксез-чиксез “территориясенең” кулдан китүен тәкрарлый ул хәсрәт академик, һич хәтерләмим.
– СССР республикалары халыкларының азатлыкка ирешүләре ул “академиклар”ның котыру авыруларын кузгалта. Шуңа күрә “югалту”ны бик авыр кичерәләр әлеге “хаксызга рәнҗетелгәннәр”. Син Рауза ахырга кадәр укып чыгарга тырышып кара, әле алга таба академик өчен гафу ителмәслек тагын да күберәк хаталар, мәгънәсезлекләргә юлыгырсың.
– Түзеп торырлык түгел бит, ачудан шартларлык буласың аны укып.
– Ә син Ходайдан сабырлык сорап түзәргә тырыш.
Һәм әнә шулай Рауза тагын бирелеп укырга керешә, ләкин барыбер озак түзә алмый.
«История такого еще не знала. Представьте, что стало бы с главами других государств, дипломатами, военными, если бы они повели себя так, как руководители России. Например, в знак доброй воли и во имя укрепления добрососедских отношений Клинтон надумал бы вернуть России Аляску или, устыдившись за прошлое, передал бы Техас Мексике. Президент Франции пошел бы навстречу сотне националь-экстремистов и предоставил бы суверенитеты Нормандии и Корсике. Премьер-министр Великобритании объявил бы о независимости Ирландии и с извинениями вернул бы Фолкленды Аргентине. В лучшем случае все эти деятели в мгновение ока оказались бы в психиатрической больнице строгого режима, в худшем – попали бы под военный трибунал.
Почему же все то, что противоречит здравому смыслу на Западе, оправдано и делается в России?»
– Миңа калса, бу бәндә академик катыргысын сатып кына алган ахрысы. Ирландия болай да Бөек Британиядән азат ил түгелме соң ул? Моны бит мәктәп баласы да белергә тиеш инде.
– Бәйсез, әлбәттә. Тарихтан билгеле булганча, инде 1921 нче елда ук Англия белән Ирландия килешүе төзелеп, ил үзләре идарә итә торган зур гына ике бәйсез өлешләргә, ягъни 6 графлыктан торган Төньяк Ирландия яки Ольстер һәм Көньяк Ирландия яки Британия бердәмлегенә керүче Азат ирланд дәүләтләренә бүленә. Әмма моннан соң 1923 елга кадәр гражданнар сугышы булып ала әле. Ә 1937 нче елда оппозициядәге республика партиясе сайлауларда җиңеп чыкканнан соң, Көньяк Ирландия халкы референдумда үзен “суверен, бәйсез, демократик дәүләт” дип игълан итә. Ә инде 1948 нче елдан аны Британия белән бернинди җепләр дә бәйләп тотмый. Бүген Ирландия халкы социаль яктан якланган дөньядагы иң алдынгы ил! Бөек Британия генә түгел хәтта АКШка да бу өлкәдә Ирландиягә җитәргә бик ерак тора әле. Татарстан бәйсез ил булган очракта безнең халык та байлыкта, муллыкта яшәүче, дөньяда социаль яктан якланган иң алдынгы илләрнең берсенә әверелер иде!
– Ә Аляска турында нишләп җенләнә икән ул? Бөтен Себер халкын төпсез чанага утыртып, юкка чыгуга дучар итүләре җитмәгән, күрәсең. АКШның Аляска штатында яшәүче эскимослары Татарстан татарлары хыялларында да күрмәгән ирекләрдән һәм хокуклардан файдаланалар түгелме соң?