Бирсен иде Ходай хет бер мизгел, 2 глава




Хатыны тавыш күтәрмәсен өчен ул шабашкада эшләп алган акчасының күпчелек өлешен авылдашлары аркылы биреп җибәрде. Әмма кайсы районда, нинди авылда калуын Галясына әйтмәүләрен үтенде. Үзенең өйләнгән булуы хакында ул эшендә дә сиздермәскә тырышты. Шулай ай артыннан ай уза торды, вакыт үткән саен Нәсхның ышанычы арта барды – димәк хатыны тынычланып калган, эзләтмәячәк. Тик шулай да урамда милиционер күрсә, мәктәпкә берәр чит кеше килсә ул шикләнеп кала торган булды.

Галя, әлбәттә иренең үзеннән качарга ниятләвен тиз төшенде. Чарасын күрү максатында киңәш сорар өчен, авыл советы рәисе Кулсыз Әсәт катына да керде ул. Ят хатын-кызларга битараф булмаган рәис исә, Галяның мут күзләреннән шул мизгелдә үк үзе теләгәнне алырга җиңел булачагын укып, аны кеше юк вакытларга килергә чакырды. Шуннан башланып китте аларның романнары – Кулсыз Әсәт хатыны, Галя ире турында онытты.

– Без анарга балаларын үстерер өчен акча җибәреп торырга икәнлеген кисәтеп хат язарбыз, әйдә эшли бирсен шунда.

Шулай иттеләр дә, авыл советы рәисе аны үз бүлмәсенә янәшә булган почта бүлегенә авыр күтәрмичә генә, әмма гади колхозчыларның төшләренә дә керми торган әйбәт акчалы эшкә урнаштырып куйды. Билгеле, Әсәт бу игелекләре өчен Галяга түшәк бүлешүдән тыш шартлар да билгеләде. Ул рәис янына зур кунаклар килгәндә һәм бәйрәм көннәрендә әйбәт иттереп өстәл көйләргә тиеш булды.

Тотылган чыгымнары да бик тиз капланды Галяның, чөнки мәҗлесләрдә катнашучылар районның абруйлы оешмаларында эшләүче, тормышны җайлы алып баруда ярдәм итәрдәй, зур мөмкинлекле, күп акчалы җитәкчеләр булдылар. Шуңа күрә бәйрәм азакларында Кулсыз Әсәт “ашыгыч йомыш” табып, кунакны Галя белән икесен генә дә калдыргаларга мәҗбүр була иде. Ә чыгып киткән чагында юләр дә аңларлык рәвештә кисәтеп кылана торган булды үзе:

– Галина Сергеевна, Ильяс Шәйхиевичны синең карамакта калдырам, күңелен тап үзенең. Зинаһар кыерсытырга уйлый күрмә инде тагын!

– Борчылмагыз Әсәт Сафинович, Ильяс Шәйхиевич кебек олы кунакларны тешли-тырный торган гадәтләрем юк минем.

– Синең шикелле сылу хатыннарның йомшак кына тешләүләре пәп иткән сыман гынадыр инде ул, тешләсәң дә мин каршы түгел, – дип рәис чыгып киткәч, район хуҗасы Галяны кочагына алды,- Әсәт Сафинович кушканча, әйбәтләп күңелемне күрсәң, бүләккә алтын балдак үзеңә.

Бернинди бүләксез дә гыйшык уйнарга чамадан тыш дәртле хатынга алтын балдак вәгъдә итеп торганда, назлау-иркәләүләрен кызганамыни соң ул? Районның беренче кешесе ул кичне үзендә Галя кочагыннан арынып китәрлек көч таба алмады. Алай гынамы, бу авылга визитларын да шактый ешайтып, Кулсыз Әсәтне Галя янына башка беркемне дә китертмәскә кисәтеп куйды.

Дәрәҗәле кунакның җаннарын эретерлек иттереп, күңелен күрә белгәнгә, Ильяс Шәйхиевич Галяга бүләкләрен дә кызганмады, әлбәттә. Бик тиздән ул районда иң затлы киемнәр киеп йөрүче хатыннарның берсенә әйләнде. Ләкин бу рәхәтлекләргә дә бер чик килде. Асылташлы затлы бизәнү әйберләренә, алтынга мөкиббән китүе харап итте Галяны.

Ильяс Шәйхиевич ялда чагында, Кулсыз Әсәтнең ничек кенә кисәтүләренә карамастан, күптән түгел генә колхоздан совхозга үзгәртелгән хуҗалык директоры Мытыр Ренаты, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгын Галя эшләгән җиргә – почта бүлегенә алып керде. Җор телле нәчәлник шунда ук Галянең башын әйләндереп өлгерде, нәтиҗәдә алар кичкә очрашырга сөйләштеләр.

– Үзегез генә керегез, югыйсә безнең директор мытыр-мытыр килеп беркемгә сүз әйтергә бирми торган кеше,- район хуҗасы белән дә “син”гә сөйләшә алучы Галя совхоз җитәкчесе каршында церемонияләнеп тормаска гадәтләнгән иде, – ачуланмагыз Ренат Хәбибрахманович, андый урында өченче артык була, үзегез беләсез.

– Шулай-шулай анысы, бер сүзем юк, – дип мыгырданган булды Мытыр Ренаты эченнән бик гарьләнсә дә, Галянең сүзләрен уенга борырга тырышып, – бик яхшы аңлыйм, юләр түгел. Илгиз Гатиятуллович булганда, артык кешенең бер тиенгә дә кирәге юк анда.

Кичкырын исә, Галя Илгиз Гатиятулловичның кочып-үбүләренә каршы килмәсә дә, якынлыкны шуннан уздырмады. Үзенең ләззәт җимешен зур бүләкләр барә бәренә генә авыз иттерергә күнегеп киткәнгә ул, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгыннан, киләчәктә тоттырачак һавадагы торнасына һич тә ышанырга теләмәде.

– Иртәгә кичкә киләм, бүләккә нәрсә алыйм? – янәшәдә генә булып та үзенеке итә алмаудан тәмам газиз калган Илгизгә, татлы хатынның капризына буйсынудан башка чара табылмады. Галя муенса теләвен белдерде. Әмма ул тасвирлаган муенса кибетләрдә күренмәде шул. Ахыр чиге Илгиз Гатиятуллович хатынының кунакка барганда гына тага торган кыйммәтле муенсасын алып килеп бүләк итте: “Бу араларда кунакка йөрүләр күренми, эзли башласа - җуйгансың дияргә булыр” – дип план корды ул.

Кирәк бит, гөнаһ шомлыгына каршы, бу вакыйгалардан соң атна-ун көн тыныч кына узгач, аның хатыны күршесенә муенсасын күрсәтергә ниятләде. Эзләмәгән җире калмаса да, зур югалту кичерүе хакында иренә җиткерергә шикләнеп торды ул.

Көннәрдән бер көнне районның үзәк хастаханәсендә ул, Галяның муенында сирәк очрый торган, әмма үзе өчен таныш муенсаны күреп, аңардан бизәнү әйберен кайдан алуы хакында сораштыра башлады.

– Кайдан да алырмын, анда кемнең ни эше бар? – дип җавап бирде Галя һәрвакыттагыча югалып калмыйча.

Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгының хатыны да төшеп калганнардан түгел, анда минем тамгам бар дип, салып күрсәтүне таләп итте. Галянең сукыр кигәвенне кугандай, кулын селтәп китеп баруы гына, үҗәт хатынны туктатып кала алмады:

– Салып бир муенсаны, карак! – дип артыннан эзәрлекли бирде. Ә эчке эшләр бүлеге бинасы каршыннан үткәндә тавышын тагын да күтәрә төште. Ахыр чиге бичараның тырышулары бушка китмәде, аларны милиция башлыгына алып керделәр.

Галя муенсаны салып бирергә мәҗбүр булса да Илгиз Гатиятулловичны сатмады:

– Казаннан уракка ярдәмгә килгән бер машина йөртүче бүләк итте, – дип җавап бирде ул. Ә милиция башлыгы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгының хатынын тынычландырып озатты да, Галяның иңбашына кулын салып:

– Я чибәркәем, синең белән нишлибез инде, ә-ә-ә? – дип куйды, сүзләренә нәрсә теләгәнен ачык аңларлык мәгънә салып.

– Минем нинди гаебем бар, ире үзе бүләк иткәч. Тагын нишләтергә уйлыйсыз?

– Каршында шундый шәп, ят хатын торганда ирләрнең нәрсә теләгәне билгеле инде, аңлыйсыңдыр бит?

Галяның җавап бирми торуын ризалык билгесе дип аңлап, эчке эшләр бүлеге башлыгы аны иңнәреннән алып, шкаф ишекләре аша гына, чит күзләргә яшерен бүлмәсенә үткәрде. Шунда телефон шалтырауларына да, ишек шакуларга да игътибар итмичә, караңгы төшкәнче кайнаштылар. Соңыннан нәчәлник аны машинада озатып куеп, нинди генә кыенлык туганда да ярдәм итәргә вәгъдә биреп саубуллашты. Әмма кыенлыклар эчке эшләр бүлеге башлыгы хәл итәрлектән дә узып киткән иде шул.

Илгиз Гатиятулловичның хатыны, өендә генә җәнҗал куптарып калмыйча, Галяны почта бүлеге башлыгыннан төшерүне таләп итеп, район элемтә үзәге җитәкчелегендә дә, хәтта әле генә ялдан кайтып төшкән беренче секретарь янында да булырга өлгерде. Ә вакыйгаларны ишеткәннән соң, ахыр чиккәчә җитеп ярсыган Иль яс Шәйхиевич, Галяның хыянәтен берничек кичерә алмады – сәгате-минуты белән үк аны эшеннән алырга фатыйха бирде. Бер уңайдан Мытыр Ренаты белән Илгиз Га тиятулловичка да “Эш урынында эчү мәҗлесләре оештырулары һәм гаиләне таркатуга китерерлек амораль тәртипләре өчен” дигән формулировка белән партия райкомы бюросы карары буенча, уңайлы кәнәфиләреннән аерылырга туры килде.

Беренче секретарь, эчке эшләр бүлеге башлыгын чакыртып, аның да Галя белән бергә булу-булмавын тикшерде:

– Я, сөйләп җибәр, шәпме Галя? – дип киң балкыды Ильяс Шәйхиевич шулай әңгәмәдәшләренең эч серләрен ачарга этәрә торган дустанә елмаюы белән, -сине “Маяк” совхозы директоры белән бер яшчек көньякка бәхәсләшеп, секретарьшасының ялан артына мөһер дә сугып җибәргәнсең дип сөйлиләр, афәрин, булдыргансың икән. Галянең йомшак артына да мөһер чәпәмәдеңме соң?

– Гафу итегез Ильяс Шәйхиевич, аңлап бетермәдем. Сүз нәрсә турында бара?

– Башыңны тилегә салма! Андый шәп хатыннарны буш кына җибәрә торган кешеләрнең син нәкъ үзе инде! Югыйсә, мин синең хатыннар белән ничек типтерүеңне белмим. Сөйлә дөресен, очрашасызмы?

– Сез нәрсә, Ильяс Шәйхиевич, минем башыма тай типмәгән бит. Ул хатын мәсьәләсендә миндә бер гөнаһ та юк, шикләнмәгез.

– Кара аны, мин белешәчәкмен, алдаган булсаң үзеңә үпкәлә!

Милиция бүлеге башлыгы беренче яныннан чыгуга ук Галя янына ашыкты. Ул, аңардан Ильяс Шәйхиевичка үз араларында булган мөнәсәбәт турындагы серне ачмавын сорады.

-Миндә дә бер үтенеч бар, – дип йомышын җиткерергә ашыкты Галя, нәчәльниккә серне чишмәскә вәгъдә биреп, – минем мужик сәләмәсе сезнең Инеш районының Рахман авылында мәктәптә укытучы булып эшләп йөри икән, шуны алып кайтуны оештырырга кирәк.

– Эшлибез аны, кайчан кирәген әйт кенә.

– Минем эш юк хәзер Илдус Шамилович, теләсәң кайчан бара алам.

 

1V

Чираттагы ял көнендә алар Нәсихны алып кайтырга киттеләр. Нәчәльникнең ай-ваена да карамастан, Галя балаларын да үзләре белән алды. Юл уңаенда ул үзенең бик күптән уйлап йөрегән мәкерле планын ачып салды.

– Илдус Шамилович, минем мужик яши торган йорт каршына йолкыш кына атка бик сәләмә чана җигеп килүне оештырсаң, мәңге сиңа бурычлы булып калам, сыер җиккәндә тагын да шәп булачак та бит, тик анысын каян табасың инде хәзер.

-Син дигәндә эшлибез, анысын да. Ерак түгел мин участковый булып эшләгән чуваш авылында урманга сыер җигеп йөрүче бер таныш карт бар минем...

Рахман авылына сыер җиккән чанада керер алдыннан, Галя өстенә сәләмә бишмәт киеп алып, башына кыршылып беткән шәл бөркәнде. Өйгә ике баласын ияртеп, кечкенәсен кулына күтәреп керде. Нәсих аңына килеп өлгермәде, алдан сөйләшенгәнчә, формадан, майор погоннарында милиция нәчәльниге кереп җитте:

– Алимент түләүдән качып йөрегәнең өчен синең кулларыңа богау кидереп алып чыгаргамы, әллә үз ирегең белән кайтасыңмы? – дип җикеренде ул Нәсихның гына түгел, йорт хуҗалары – карт белән карчыкның да өннәрен алып,- оятсыз, үз балаларын тиешенчә тәрбияләүдән качып йөрегән кешедән нинди укытучы чыксын инде? Нишлибез?

– Кайтам-кайтам, – дип ашыгып киенергә кереште Нәсих, – мәктәп директорына әйтеп чыгасы иде дә бит. Болай качып киткән кебек...

– Синнән башка да әйтерләр, гаиләңнән качып китәргә белгәнне, мәктәптән генә качарга кыен булмас.

Кайтканда, Галя ирен юл буена битәрләде:

– Бәхетеңә ял туры килде, эш көне булса, мәктәбеңә балаларыңны күтәреп кергәндә, укытучылар чын йөзеңне күрерләр иде. Оятсыз, өч баласын, газиз әнкәсен хатыны өстенә ташлап калдырырга кирәк бит, ә-ә!

Өйләренә кайтып җиткәч, Галя Нәсихны балалары белән кертеп җибәреп, үзе милиция бүлеге башлыгы янында калды.

– Бу бозау иреңә мөгез ясап дөрес эшлисең син Галя, – дип куйды Илдус Шамилович, көне буе рульдә мәшәкатьләнгәненең әҗерен машина салонында гына “түләгән” Галядан бик канәгать калып, синең урыныңда булсам мин аны абзарга гына ябып тотар идем әле.

-Әллә мин аңарга якты чырай күрсәтер дип уйладыңмы, көтмәсен дә. Бөтен кылган этлекләрен үзенә кире кайтарачакмын....

Шулай да Нәсихның Рахман авылында ярты елдан артык эшләп алуы файдасыз калмады. Педагогия институтына читтән торып укырга керергә дә өлгергәч, аны туган авылы мәктәбенә дә эшкә кыенлыксыз кабул иттеләр. Бәхетенә дәрес сәгатьләре күп булгач, акчаны да әйбәт алып эшләде ул. Әмма үзе ул акчаларның тиененә дә тотына алмады, барысына да Галя хуҗа булды. Күнегеп киткән гадәте буенча, хатыны үзенә затлыдан-затлы киемнәр, бизәнү әйберләре ала торды, ә ире йорттагы эшләргә дә, мәктәпкә дә бер үк нәрсәләрне кигәнлектән, алар нык кына таушалдылар. Ахыр чиге мәктәп директоры Галяны күреп, кисәтергә мәҗбүр булды: “Мәктәп дуңгыд фырматы түгел, – диде ул кайбер авазларга сугышта алган контузиясе сәбәпле сакаулап,- балалар тәрбияли торган дидти утреддение, әгәр кешетә киенеп йөрмәтә, дәреткә кертмәятәкмен, белеп торыгыд!”

– Ул бит сорамый Шәүкәт абый, аңар кем акча жәлләгән соң. Бүген үк ки -беткә барып костюм-чалбар сатып алачакбыз!

Нәсихка да, балаларга да киемнәр сатып ала башлагач, Галянең акча янчеге бик тиз саекты. Иркен яшәргә яраткан хатын, ничек кенә күп итеп акча юнәтү турында хыялланудан туктамады. Мәсьәлә уйламаган җирдән килеп ачылды.

Бервакыт Галя, колхоз эшендә йөрүче хатыннарның кибеттә, мамык шәл -ләрнең ярыйсы ук үтемле товар булуы турында сөйләшеп торуларын ишетеп алды. Ул шунда ук район телефон станциясенә барып, Ырынбур якларында яшәүче туганнары белән сөйләшергә заказ бирде һәм вакытның озак үтүенә карамастан, көтеп алып, үзе өчен бик тә нәтиҗәле сөйләшүгә иреште.

Атна-ун көн эчендә Ырынбурдан мамык шәлләр тулы посылка килеп төшкән җиргә ул инде авылның дистәләгән хатыны белән шәл сатарга килешеп, кайберләреннән акчасын да алып өлгергән иде. Беренче партия шәлләр алдан акча түләп куйган хатыннарга да җитеп бетмәде, әмма хәзер инде Галя шәл алырга теләүчеләрдән акчаны да сайланып, беренче тапкыр ышаныч күрсәтмәгәннәрне бик тә инәлдереп кенә кабул итә торган булды.

Ниһаять, Галяның шәл сатуга көйләнгән эшләре шуның кадәр әйбәт бара башлады ки, ул үзе генә өлгерә алмагач, хәтта Нәсихны да шушы кәсепкә җигәргә мәҗбүр булды. Хатынының әйткән бер сүзен карусыз башкарырга өйрәнгән Нәсих, ял көннәрендә икешәр букча тулы шәлләр күтәреп, тирә-күрше авылларга чыгарга гадәтләнеп китте. Чөнки акчаларның агылып керүе Нәсыйхның үзенә дә ошый башлады.

Әмма берчакны ул зур гына хата җибәргәнен аңлады. Нәсыйх үзе дә сизмәстән, ике шәлен югалткан булып чыкты. Югалту, акчаларны санаганда ачыклангач, ул кара кайгыга батты – хатынга ничек кенә иттереп аңлатырга инде хәзер. Өенә кайтып, Галяның күзенә күренгәнче, Нәсих чарасызлыктан, иң элек киңәш сорарга дип, туган тиешле Зиннәт абзыйларына керде. Пенсягә чыкканчы терлек табибы булып эшләгән җор телле, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрендә нык тәҗрибәле Зиннәт карт, авылның юрист-консульты рәвешендә, акыллы киңәшләре белән, һәр мөрәҗәгать иткән кешегә булыша торган иде.

– Хатының белән янәшә ятып йоклыйсыңдыр бит? – дип сорап куйды баштан Зиннәт карт, Нәсихны шактый аптырашта калдырып, – әле сез яшьләр, арканы-аркага куеп тик кенә ятмыйсыздыр, әнә балаларыгыз берсе артыннан берсе туып кына тора – гыйшык-мыйшык та уньыйсыздыр, э-э-э, эх-хе-хе?

– Төрле чак була инде зур абый, зинһар уенга борып торма, аңлаттым бит инде хәлемнең ифрат да җитди икәнен.

– Нишләп уенга борыйм ди, сиңа ниндиерәк киңәш бирер өчен сорашуым, ләбаса. Әлегә син югалту хакында авызыңны да ачмый тор.

– Ничек ачмыйсың, ул өйгә килеп керүемә акчаларны санап ала, беләсең килсә.

– Алай булса берәрсенә биреп тордым диген. Әнә партком секретаре яки завучка дисәң ышаныр. Сорагач, каршы килә алмадым дигән бул. Мондый җавапны өеңә катьып керүеңә Галяң, хисап ясаткан очракта әйтерсең. Әгәр хисап эшен урынга ятканчы суздырып тора алсаң, дилбегә синең кулыңда дигән сүз.

– Ничек инде дилбегә минем кулымда булсын. Син минем хатынның нинди аждаһа икәнлеген күзалдыңа да китерә алмыйсың шул әле, зур абый.

– Аҗдаһа шикелле хатыннар ятакта бик дәртле булалар, беләсең келәсә. Ә сиңа шул гына кирәк тә. Урынга яткач, син аны иркәләп нык кына кыздыр да, ләззәт диңгезенә чумарга торган иң югары ноктасына җиткәч кенә шәл югалтуыңны хәбәр итәрсең.

Нәсих Зиннәт абзасының сүзләрен җитдигә санамыйча өметсез, нәүмиз елмаеп тыңлап торса да, аңа калса саубуллашкан чагында ул иң акыллы киңәшен бирде кебек:

– Акча төргәген хатыныңа күрсәтеп кенә алып, икегезгә билгеле урынга куйганда: “Төңнә белән кеше кулына акча бирергә дә, санарга да ярамый, ул бәхетсезлек китерә икән”, – дип сөйләнгән бул. Ә урынга яткач, мин әйткәнчә эшлә.

– Вәт менә бу киңәшең таң атканчыга кадәр ярап торырга мөмкин. Дөрестән дә шундый гыйбарә бармыни?

-Ник булмасын, бар билгеле. Үзең укытучы булып йөрисең, әллә шуны да белмисеңме?..

 

Нәсих, өй ишеген ачып кергәндә белгән догаларын укый-укый, ә йөзенә эше уңган кешеләрнекедәй канәгать елмаю җәяргә тырышты. Ул Зиннәт агасы белән сөйләшенгәнчә, акча төргәген хатынына күрсәтеп алды да савыт-саба шкафындагы зур чәйнек эченә тыкты:

– Иртәгә санап алырсың, югыйсә төнлә белән кулга акча бирергә ярамый, бәхетсезлек китерә, диләр.

Иренең сүзләреннән шикләнеп калган Галя бәхетсез булырга һич тә теләмичә:

– Ярар, өлгерер алайса, – дип кенә куйды. Ә операциянең беренче этабы шулай шома гына барып чыгуыннан канатланып киткән Нәсих, икенче баскычка күтәрелү хәстәренә керешә барып, хатынын җай чыккан саен сыйпаштыра, иркәли торды. Тырышу бушка китмәде, телевизордан да тыйнак кына булса да кочышу-үбешүле эпизодлар күренгәләгәч, Галя түзмәде, балаларының йоклап китүен дә көтеп тормастан, утны сүндереп, ирен чаршау артындагы ятакларына ашыктырды.

Хатынын, Зиннәт абзасы кисәткән ләззәт диңгезенә чумдыруының иң югары ноктасына җиткерергә теләп, Нәсих үзе дә онытылып ук китте. Аздан гына, алдан хатыны чумарга тиешле ләззәт диңгезенә батмый калды. Ярый әле Галясы: “Бетерми тор, ашыкма!”-дип кисәтеп, ирен вакытында фани дөньяга кайтарды. Югыйсә, икенче көнне, төнен канәгатьлек тапмаган хатыныннан миһербанлык көтәргә туры килмәячәк иде. Шулай үзе генә рәхәтен татып, хатынын өлешсез калдырганда, Галясы аны сәкедән тибеп төшерергә дә күп сорамый торган булды:

– Әллә пычратып кына төшәргә мине Рахман авылындагы беләт хатыннарың дип уйладыңмы?! Мин юләр, кочагымны җәеп, яныма яткырам, ни эшкә, ни сөешкә хәленнән килмәгәнен белә торып! – дип эт урынына салып таптап, ачуын икенче көнгә тикле саклый иде андый чакларда.

Әмма бу төнне Нәсих хатынының күңелен күрә алмаган очракта эшнең нәрсә белән бетәчәген бик ачык күз алдына китереп, бөтен көчен куеп тырышты һәм менә ниһаять аның Галясы ләззәт диңгезе ярында менә очам, менә очам дип талпынып тора. Гүя очу мизгелен тоюдан, тотынып калыр өчен, Галя ирен күкрәгенә кысып ала. Нәсих та форсатны кулыннан ычкындырмаска ашыга:

– Галия, мин... – дип кыюлыгын җигә алмый тора ул.

– Нәрсә алтын баганам, минем? Нәрсә? – ди Галя кайнарлык белән Нәсихын тын алырга бирмичә суырып үбәргә керешеп.

– Мин, мин,- Нәсих соңгы сүзләрен гүя күкрәгенә алтатар терәлгән дә, менә хәзер атып үтерелергә тиешле кешедәй, соң дәрәҗәгә җитеп курыккан тавыш белән, пышылдап кына әйтә алды, – мин ике шәлне алдырдым бит.

Ә Галя Нәсихын кочагыннан ычкындырмыйча, тагын да ныграк күкрәгенә кыса төшеп, аның белән бергә ләззәт диңгезенә очты:

– Алдырсаң соң, алдырсаң соң!..

 

Шушы төннең әҗере рәвешендә булса кирәк, тиешле вакыты җитеп, аларның дүрт малайларыннан соң бишенчегә бик көткән, багалмасыдай матур кыз балалары дөньяга килде. Нәгыймә апа гүр иясе булганнан соң туганлыктан, кечкенә Альбинаны карау тулысы белән диярлек Галяның үз җилкәсенә төште. Чөнки бу вакытта зуррак малае укырга йөреп, үзләре дә күз-колак булуга мохтаҗ кечкенәләренә шундый ләззәтле төн җимешен ышандырып тапшырырга ул һич кенә дә кыя алмады.

Хәер, совхоз эшенә йөрүче күпчелек авыл хатыннарыннан аермалы буларак, Галяның бала багудан кала башка шөгыле дә юк иде. Шәлләрне исә, аның өенә килеп ала торган булдылар. Нәсих үзе дә тирә-күрше авылларга гына түгел, каникул вакытларында Чистай, Казан, Чуашстанның Яльчик базарларына кадәр барып чыккалады. Чөнки шушы кәсеп аркасында аларның тормышлары түгәрәкләнеп китеп, яңа йорт җитештерергә мөмкинлекләре туды. Аннан соң ел да үтмәде, тир түкмичә генә шәл сатудан кергән акчаларга таянып, авылда беренче машина – “Москвич” сатып алуга ирештеләр.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: