Бирсен иде Ходай хет бер мизгел, 1 глава




Сөяр өчен бәхет кошымны...

Өмет итмим, чөнки беләм инде

Баш иючең бик күп шул синең.

Тик шулай да бер үтенечем бар:

Идеалым булып кал минем!..

 

Саҗидә авылдан китеп баргач, ул 8 нче сыйныфка күрше Элмәле авылыннан укырга килгән үзеннән бер яшькә олырак Сафиягә дөньясын онытып кызыкты. Әмма бу чибәр кыз янына килеп сүз катарга да Фәритнең кыюлыгы җитмәде. Шул ук вакытта башка егетләргә дә аны озатырга юл куймады. Тәвәккәлләп караучыларны “гаскәрендәге” берничә малайны җибәреп, Сафиягә кырын да карамаска тәүбә иттереп акылга утырттыра торды.

Шулай башка малайларны да Сафиягә якын җибәртмәде, ләкин үзе дә аңа сүз катырга җөрьәт итә алмады. Тик кем әйткәндәй, изге урын буш тормый, бервакыт ул үзеннән бер сыйныф алда укыган Хәмит белән Сафиянең күгәрченнәр кебек гөрләшеп торуларын күрде. Бу очракта Фәрит берни дә эшли алмады, чөнки Хәмит белән аның арасында балачактан ук килешенмичә дә барлыкка килгән үзара татулык саклана иде шул.

Бу беркая да тыгылмыйча, әмма үзен дә кечкенәдән үк беркемнән кыерсы -тырга бирмәгән төптән таза малай Фәритне үз итә иде. Башлангычта бер сыйныфка югары укыганда, ул башка малайлардан Фәритне кыерсытырга бирмәде. “Хәзер кая икән ул минем балалык елларындагы яклаучым, күрешәсе иде шуның белән, – дип Хәмит турында уйланып алды Фәрит, -ә аның Азат абыйсы мәктәптә эшли бугай, иртәгә үк кереп күрергә кирәк булыр”.

Икенче көнне Фәрит мәктәпкә Азатны сорап кергәч, аның авырып торуын әйттеләр, шуңа күрә ул күчтәнәчләр алып, аларның өйләренә юл тотты. Матур чәчәкләргә күмелгән албакчалы шактый ук иркен йорт. Азат, өендә сукыр эчәгенә операция ясатканнан соң, савыгып ята икән. Фәрит белән алар туганнарча кочаклашып күрештеләр. Азат аның керүенә бик тә шатланды инде.

– 20 еллап күрешкән юктыр шәт, мин армиягә киткәндә әле сез безнең Хәмит белән үсмер малайлар гына булып калдыгыз, мин кайтканчы сез китеп бардыгыз. Син шул китүеңнән бирле кайтып та күренмәдең ахыры.

– Туры килмәде шул. Нәрсә язып утырасың соң әле, дәрес планнары дисәң, укучыларыңның җәйге каникуллары тәмамланмаган.

– Әнә шул балачак, яшьлек хәтирәләре сагындырып куйды да, истәлек рәвешендә яза башлаган идем.

– Укырга бир әле, сер булмаса?

– Нинди сер булсын, менә төшергеч аркылы да яза идем, ал шуларын. Мин аны менә хастаханәдән чыккач кына язарга керештем әле.

Фәрит Азат белән саубуллашып чыгып, өенә кайтуга истәлекләрне укырга кереште.Азатның төгәлләнеп бетмәгән хикәясен Фәрит бер тын белән укып чыкты. Уку дәвамында анда бәян ителгән барлык затлар күз алдыннан йөгереп уза бардылар. “Көмеш портсигар белән кесә сәгатенең эзе кая икән хәзер, дәүәтиләр истәлеге буласы әйберләр бит алар, – дип уйланып калды Фәрит, - очына чыга алсам, теләсә нинди бәягә сатып алыр идем”.

Фәрит икенче көнне Азатка язмаларны китергәч, иң баштан шул сәгать белән портсигарның кемгә эләгүе ихтималы белән кызыксынды.

– Аны шул Фатыйма гына белә инде. Ә Фатыйманың адресын безнең мәктәптә эшләүче Нәсих аркылы ачыкларга була. Узган ел Фатыйманы тимер юл вокзалына илтәсе бар дип, минем мотоцикл насосын алып торган иде. Ул безнең каршыда гына яши үзе, әмма хатыны белән Ырынбурга киткәннәр иде, иртәдән арыга гына кайталар. Кайткач кереп чыгарбыз.

– Кайсы Нәсих соң әле ул, мәктәптә укытырлык Нәсих атлы укытучы ничектер хәтергә килми.

– Ә-әй, хатын колы инде шунда, Кечкенә Нәгыймә апа малае. Әмма хатыны бик зихенле үзе. Марҗа булса да бер-ике ел эчендә татарча сөйләшергә өйрәнеп өлгерде, акценты да сизелми диярлек.

- Ә теге Чулак Гариф малае Идрис дигәне кая хәзер? Миннән ике сыйныф алда укыды. Минем “армиямнең” бер сыек кына яугире иде инде шунда.

– Идрис Гарифович белән уйнама син хәзер, Казан тирәсендәге кайсыдыр бер район советының башкарма комитеты рәисе булып тора, ди. Районыбызга хуҗа кәнәфиенә кайтып утырырга да бик мөмкин икән. Әмма әтисе шикелле булса, аңардан ябәлә чыкмас дип шикләнәм. Дөрес, бу райком секретаре Ильяс Шәйхиевичны да бик мактамыйлар, хатын-кыз белән артык шаяра, диләр. Кечкенә Нәгыймә Нәсихының хатыны белән ачыктан-ачык типтергәненә үзем дә шаһит.

­– Идрис үз районыбыз кешесе булгач, бәлки файдасы тияр. Кемгә-кемгә, сиңа аның катына кергәндә, ишекне аяк белән генә тибеп ачарга туры килер дип уйлыйм.

-Белмим инде тагын, мөнәсәбәтләр начар түгел иде, болай. Минем арттан барып, Хәмит белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында бергә укып йөрделәр. Шуннан соң шактый ук тиз күтәрелеп китте ул. Тик Хәмит кенә артык туры сүзле булып, агрономнан ары да уза алмады, – Азат тел шартлатып, авыр сулап куйды, – нәчәлник булыр өчен безнең җәмгыятьтә, беренче чиратта, югарырак түрәләр каршында тәлинкә тота белергә кирәк шул.

– Беләм, Хәмит дусның характерын. Беркемгә бишбирмәс горур бәндә инде үзе. Мәктәптә укып йөргәндә Сафия исемле бик күркәм кыз белән мавыкканы хәтердә, ничегерәк дәвам итте аларның романнары, белмисеңме?

– Ә-әй, җилбәзәк кыз булып чыкты ла ул, – Азат чыраен сытып, кулын селтәде, – әле ярый безнең малай белән эшләре пешмәде, я озак тормый аерылышырлар, я берәр фаҗига килеп чыгар иде.

– Нишләп алай дисең, Азат абый?

– Димичә, өченче ел мәгариф хезмәткәрләренең җитәкче кадрларын әзерләү курсларына укырга барган идем. Бер бүлмәгә дүртәү урнашып, беренче көнне үк бер-беребез белән танышып чыктык. Арча районыннан Мөнир дигәне минем кайдан килүемне белгәч, шул Сафия белән ничек типтереп алуы турында бөтен нечкәлекләренә кадәр: тәненең кайсы җирендә нинди миңе, нинди җөйләре булуын тасвирлап бирде.

Аның сөйләве буенча, ул химия-технология институтын тәмамлагач, Куйбышев исемендәге “Тасма” кинопленка заводында лаборатория җитәкчесе булып эшләгәндә, Сафия анда лаборант вазыйфаларын үтәгән. Кичләрен заводның Восстание урамында урнашкан тулай торагына килгәндә, Сафия аны тәрәзәсен ачып, көтеп тора булган. Бусы, яңгыр агызу торбасы буенча икенче катка күтәрелеп, Сафия янында төннәр уздырган, имеш.

Азаттан әлеге хәбәрне ишеткәч, Фәритнең Сафия хакында күңеленең бер читендә тирән яшеренгән сагышлы-сызланулы йөрәк ярасы ничектер язылып, шомарып киткәндәй булды. Ә бит “шагыйрь җанлы” яшь егет, заманында Саҗидәгә юллаган җавапсыз “шигырь” шикелле нәрсә иҗат итеп, Сафиягә дә сәлам хаты салып карады:

 

Элмә кызы, инде ике атна буе синең исемең телдән төшмәде,

Сине уйлап кемдер акылыннан яза, синең образ белән тулы төшләре.

Тик син генә аны шәйләмисең, күз алдыңда басып торса да,

Синең аңны яшь зат томалады, ә ул сиңа бәя бирә алмый,

Аның белән төнге бергә кадәр басып торсаң да.

Әйе, синең игътибарга лаек булалмадым, хәзер инде сиңа дәгъвам юк

Ә бит сиңа лаек кеше яныңда ук, иярчендәй синең орбитаңда әйләнә.

Нигә аны өметләндерергә, ул өметтән аның зиһене бәйләнә,

Тик йөрәккә генә дәва юк!..

Азат абыйсыннан Сафия хакында сорашканда, аның хәтереннән әнә шул мавыгулары йөгереп узды. Аннары ул теманы үзгәртеп, “Пар акчәчәк” истәлекләрендә телгә алынган Хәния турында кызыксынды:

– Безне музыкадан укыткан Хәния апа турында сүз барамы әллә анда?

– Аның турында иде шул, – дип сагышлы тонда әйтте Азат.

– Нишләп иде, исәндер бит ул?

– Бер дә белмим Фәрит, югалды ул. Минем балалар яратуымны белеп, андый бәхетне Ходай безгә бирмәгәч, үзен гаепле санап: “Мине эзләп йөрмә, башкага өйлән!” – дигән язу калдырып, каядыр китеп югалды Хәниям.

– Эзләмәдеңмени?

– Эзләмәгән кая! Үзбәкстанның Алмалык шәһәреннән таптым да, килүемне хәбәр итеп, телеграмма сугып барган идем, йорт хуҗасында язып калдырган: “Башка мине эзләмә, эзләсәң үз-үземә кул салам! Башкага өйләнмәсәң мәңге бәхил түгел!” – дигән хатына гына тап булдым.

– Өйләндеңме?

- Өйләндем шул инде, үзе шулай теләгәч, нишли аласың. Инде бу хатыннан 3 малай үсеп килә.

Азатка бу турыда сөйләшү авыр булуын күргән Фәрит, сүзне икенчегә борып, Фәниснең ничек укуы турында сорашты.

– Шуклыгын киметә төшеп, энергиясен укуга күбрәк юнәлтсә, аңардан кеше чыгачак. Укытучылар белән бәхәскә керә белүе бер яктан әйбәт нәрсә. Юкка гына фәлсәфәчеләр хакыйкать бәхәстә туа димәгәннәрдер. Әмма әнә шул ук химия-биология укытучысы Нәсих абый, тарих-география укытучысы Карип абый шикелле фәннәрен дәреслекләрдә бирелгәннән артыгын белмәү генә түгел, юаш холыклы да булуларына күрә, бәхәскә керүче укучыны тәртипсезгә санап, тиешле билгесен дә кысалар. Шуннан балаларның ул фәннәрдән күңелләре кайта.

– Тарихны, аеруча Татарстан тарихын әйбәт белергә кирәк, билгеле. Югыйсә, армиядә хезмәт иткәндә матрослары гына түгел, офицерларына тикле татар тегенди, татар мондый дип теңкәгә тияләр иде. Алар сүзенә караганда, татарлар, гомумән кыргый булганнар!

– Әй, сөйләргә дә юк инде. Татар Ханнары Иван Грозный шикелле ат арбасыннан аз гына калкып торган урыс малайларын кылыч белән туратмаганнар, кенәзлекләренең сәяси бәйсезлегенә дә кагылмаганнар. Фәкать 10 процент күләмендә ясак җыйганнар. Ә Мәскәү бүген Татарстан тапкан табышның 98 процентын оятсызларча талап ала! – дип авызларын томаларга да бит, – Азат йодрыкларын йомарлап, кызып ук китте, – чагыштырсыннар, унөченче – унбишенче гасырларда Сарай кыргый, гаделсез булганмы, әллә уналтынчы гасырдан башлап, хәзерге вакытка кадәр Мәскәү кыргыйрак та, гаделсезрәк тәме?! Алтын Урда Ханлыгы чорында Руська карата бернинди геноцид та алып барылмаган. Мәсәкү бүген дә астыртын рәвештә милләтләрне корыта, бер-беренә каршы котыртып сугыштыра.

– Бик дөрес, Азат абый, Казан Ханлыгын Иван Грязный басып алганчы урыслар да, татарлар да сан ягыннан бер чама булганнар. Ә бүген урыслар 150 миллионга якын, татарлар нибары 7-8 миллион. Ул гомердән бирле урыслар гына чебен кебек үрчеп, татар балалары тумыйча тормаганнардыр инде?!

– Мин тагын шуңа нык гаҗәпләнәм, хәзерге чорда урысларга иң нык бирелеп, намус белән хезмәт итүче халык – татарлар. Көнбатыш чикләрдә урнашмасалар да, Бөек Ватан сугышында мең кешегә бүлеп исәпләгәндә, иң күп СССР герое – Алтын йолдыз медале кавалерлары булып татарлар тора. Ә күпме татар герое шовинист рухлы урыс генераллары тарафыннан югары дәрәҗәгә тәкъдим ителми калганнар әле!? Я булмаса тәкъдим ителеп тә штаблардан уза алмаганнар.

– Татар шундый бирелеп хезмәт итсә дә, урысның иң яратмаган милләте – татар!? Чөнки алар үз балаларының башын бишектән үк, аннары балалар бакчасыннан, мәктәптән татар-монгол игосы дигән сафсата белән катырып, татарга карата генетик дәрәҗәдә нәфрәт тәрбиялиләр. Безнең халыкка Мәскәү күрсәткән җәбер-золымның күләмен колачлап бетерерлек түгел, чөнки тарихта аңа тиң башка мисал юк. Шуңа да карамастан без урысны өлкән туган дип күтәреп кенә йөретмибез.

– Әлеге дә, баягы Фәрит, безне гаиләдә дә, мәктәптә дә җир шарында иң гадел, иң алдынгы, иң изге күңелле халык – урыслар дип тәрбияләп килүдә бөтен хикмәт.

– Бу җәһәттән минем Нотфулла зур-әти, Мифтах дәү-әтимнән бөтенләй үзгә фикердә булып, миңа һәрвакыт: “Урыс белән барганда билеңдә балта булсын!” – дип тукый килде. Ә менә дәүәти бөтенләй башка, аның янына хәтта 3 чакырымда гына урнашкан күрше Ниялау авылыннан урыс Знакумы да килеп йөри иде. Исемен һич хәтерләмим, дәүәти аңа “Знакум” дип кенә эндәшер иде. Аның белән аралашуын зүрәти бер дә хупламый торган булды инде. Шуңа күрә безгә килгәннән сың беренче соравы да: “Бәпкәм, дәүәтиеңнең знакумы килдеме?” булыр иде.

Аннан соң миннән төпчели башлый:

-Дәүәтиең белән аракы йотындылармы?

– Юк, дәүәтинең Знакумы гына эчте.

-Ак төстәге май – дуңгыз салосы ашадылармы?

– “Юк, дәүәтинең Знакумы гына ашады.

-Сиңа да бирдеме?

– Ю-ук, миңа прәннекләр генә бирде.

-Кара аны, кияферләр кулыннан ризык алган очракта да әгузе-бисмиллаңны әйтеп кенә авызыңа кап!

Ә дәү-әти, абыйсына бер каршы сүз дәшмичә, утыра бирә тик, елмаеп. Аның каравы игътибар булгач, я берсенең, я икенчесенең итәгенә тотынып алып, мин узынып китәм:

– Дәү-әти, зур-әти, марҗа хатыннары ыштан да киеп йөрмиләрме әллә?

– Кит-т, юньсез малай, нәрсә сөйләгәнеңне дә чамаламыйсың! Юк-к, тегеләй! – дәү-әти озын бармагын селтәп куя.

– Тыйма, баланы, күргәнен сөйләсен! Сөйлә әле улым, кая күрдең ыштансыз марҗаны.

– Без, базарга килгән марҗа хатыннарының артыннан, кире авылларына кайтканнарын, шыпырт кына малайлар белән күзәтеп бардык. Чирмешәннең аръягына чыккач, алар таллар артында чүгәләп пес иттеләр дә, торып киттеләр. Ыштаннарын күтәргәннәре дә, ычкыр бауларын бәйләгәннәре дә күренмәде.

– Дөрес сөйлисең улым, марҗалар ыштан кияргә дә татар хатыннарыннан гына өйрәнделәр әле!

Дәү-әти йөзен җыерып, кулын гына селти:

– Сөйлисең инде бала сүзенә карап, тузга язмаганны, зур абый.

-Бер дә тузга язмаган түгел, дөресе шул аның. Урыс мунчасы дип лаф орырга яраталар, үзләре зур - алан-кыр кадәрле ызба мичләрен ягып, шуның эченә кереп юынган булалар. Ата улны, ана кызны белми җыелышып эчәләр дә бергә ятып зина кылалар! Ә хәзер безнең халык урыска карап бозыла бара, ыштансызга әверелә, эчә, дуңгыз ите ашый. Аларның безнең өчен үрнәк алырлык бернәрсәләре дә юк, – диядер иде зүрәти тәмам ачуланып китеп, – син бәпкәм, минем сүзне тыңла: татар ул артык ышанучан, күп вакыт үзен төп башына утыртуларын сизми дә кала. Чөнки барлык халыкны да үзе кебек киң күңелле дип уйлап ялгыша ул. Син улым, беркайчан да алай ук бер катлы булма!

“Ә бит зур-әти бик хаклы булган”, – дип уйлап куйды Фәрит сабый чаклары хәтирәләрен исенә төшереп:

Ичмаса союздаш республика дәрәҗәсе дә бирмиләр, мин инде имзалар җыеп, Хрущевка да хат юллап караган идем, райкомга чакырып бик каты орыштылар үземне. Аеруча Пахомов фамилияле икенче секретарь каты бәйләнде: “Зачем тебе союзная республика нужна, мы и так в союзной Российской Советской Федеративной Социалистической Республике живем. Что тебе не хватает, Сафин?” – ди бу. Мин дә югалып калмадым:

“Менә хәзер Сезнең белән татар телендә сөйләшергә телим”, – дидем.

“Ах ты чего захотел. Много хочешь – мало получишь, ладно еще не при Сталине живем!” – дип янады.

– Ә Хрущевтан җавап килдеме соң?

– Юк! Мин генә нәрсә, әгәр дә инициатива обкомнан башланып, КПСС Үзәк Комитетына бөтен татар халкы исеменнән мөрәҗәгать барып ирешсә, бу хакта бөтен дөньяга хәбәр таратылса, бәлки уйлап та карарлар иде.

Менә 1977 нче елны СССР Конституциясенең яңа вариантын кабул итәргә җыеналар, татар зыялылары арасында шыпырт кына гариза язу-язмау хакында сүз бара дип сөйлиләр. Мин тагын имза җыеп карыйм әле, берсе дә кул куймаса, бу юлы да үземнекен генә булса да куеп җибәрәм, Алла насыйп итсә. Союздаш республика статусын бирүен дә бирмәсләр, тик шулай да Мәскәүләр татарлар йоклап ята дип уйламасыннар әле.

– Минем фамилияне дә кыстыр гаризаңа Азат абый! Бер чиста кагазь бирсәң, имзаны хәзер үк куеп калдырам. Ә менә укучыларда шулай милли аңны уяту буенча мәктәптә берәр төрле чаралар үткәреләме соң?

– Каян килсен инде. Тарих укытучысы Карип абый ул үз шәүләсеннән дә курка торган кеше. Укучылар белән Көрән тавыннан алтын эзләүне генә белә ул. Бер-ике алтын тәңкәләр табып алып, тәмам җенләнде шуның белән.

– Безнең җирләрдә шулай алтын да табыламыни әле?

– Эзләгәннәр таба. Нәсих абый белән Карип абыйлар оста инде алтын белән кайнашырга. Болай исәпләп карасаң, Нәсих абый тапкан алтыннарны сезнең нәсел кешеләре күмеп калдырган булырга тиеш...

 

 

50 яшен тутырып килүче Нәсих үзенең 30 елга якын гомерен хатын колы булып уздырды. Килен, газиз ирен үкчә астында тоту белән генә чикләнмичә, каенанасын да йорт хезмәтчесенә әйләндереп, аңардан тәмам гүр иясе булганчы бил бөктерде.

Өйләнүе генә дә кешечә булмады шул Нәсихның, армия хезмәтен төгәлләп кайтып озак та үтмәде, көннәрдән бер көнне аларның кыйбла ягына сөрлегеп торган, терәүле, сәләмә ызбаларына бала күтәреп, җирән чәчле хатын-кыз килеп керде:

– Менә оныгыңны күр! – диде ул Нәсихның әнисенә баланы сузып, аннары аптырап калган Нәсихка очып кунгандай ябырылды, – бер айдан соң килеп алам дип вәгъдә биргән идең, нигә килмәдең?!

Нәсих белән әнисе Нәгыймә апа, югалып калудан ни әйтергә дә белмәделәр. “Галя” дип әйтергә теле килмәгәнлектән, Нәгыймә карчык: “Галия” дип атагач, баштан яшь килен моңа каршы килеп караган иде дә, соңыннан күнегеп китте, тагын. Татарчасын да сиптерә генә башлады. Ә күктән төшкән килен исә, тиз арада идарәне үз кулларына ала барып, йортның тулы хокуклы хуҗасына әверелде һәм ире белән каенанасына әмер генә бирергә гадәтләнеп китте. Өстәвенә Нәсихның хатыны бик үрчемле дә булып чыкты, бер түбә астында яши башлауларына ике ел да туларга өлгермәде, үзе белән итәгендә алып килгәне өстенә тагын игезәк бала табып куйды.

Әнә шулай итәк тулы яшь балалары булуына сылтап, Галя колхоз эшенә чыгарга бик үк ашкынып та тормады. Ә Нәсих тапканга гына тормыш алып барулары нык авырлашканга күрә Нәгыймә апага, кем әйткәндәй, тиресеннән чыгып йорт-җирдә бөтерелергә туры килде. Чөнки колхозчылар турында дәүләт тиешле кайгыртучанлык күрсәтмәгәнлектән, Нәгыймә апа гомере буена алны-ялны белми бил бөксә дә, аңа пенсиянең иң түбәне генә тиде. Шуңа күрә бөтен өмет бәрәңге бакчасында һәм сыер белән берничә баш сарыкта иде.

Галя колхоз эшенә генә түгел, хатын-кыз өчен гадәти саналган өй эчендәге мәшәкатьләргә дә бармак аркылы гына карады. Әмма аның каравы бик дәртле хатын булып чыкты. Җае туры килү белән ул каенанасыннан бер дә тартынып тормыйча Нәсихка ышкынып, аны чаршау артына өстерәп кертә дә, иреннән назлау-иркәләү таләп итә иде. Андый чакларда Нәгыймә апа җәй көннәрендә тизерәк өйдән чыгып бакчага, түтәлләр арасында казынырга, ә кышларын терлек-туар, кош-корт арасында кайнашырга ашыга торган булды.

Берничә түтәл яшелчәсе белән 20 сутыйлы бәрәңге бакчасын тәртиптә тоту, малларны карау өстенә оныкларны багу – тәрбияләү дә тулысынча каенанага йөкләнде. Авыл җиренең тормыш-көнкүрешенә әле яңа гына килеп кергән теле -визордан аерыла алмаган килен, тапшыруларны тынычлап карарга комачаулап, берәр баласы шыңшый башлау белән, бакчада шөгыльләнгән каенанасын тәрәзә -не кагып кына чакырып кертә:

– Әни, кайларда гына югалып торасың соң син, ишетмисеңме, бала елый бит. Кара инде әзерәк, бәлки асты юешләнгәндер, авызына суыргычын каптыр! – Галя каенанасына кырын карап алып, өстәмә эшләр куша, – улың эштән кайткан җиргә ашарга пешереп өлгерер өчен казан асарга да вакыт җитеп киләдер, гел мин әйткән не генә көтеп торма, Алла хакы өчен. Әнә кара, күз-колак булмагач, өлкән оныгың туздырган урын-җирне җыештырып, идәннәрне сөртеп аласың барын да онытма!

Әйтерсең лә бик озак еллар булмыйча торып, зарыгып көтеп алган назлы баласының капризларын карусыз үтәргә гадәтләнгән ана инде, Нәгыймә апа:

-Ярар кызым, ярар хәзер эшләрмен, – дип Галя кушканнарның бөтенесен бер сүзсез башкарып куярга гына тора. Хәер, Нәсих үзе дә хатынының һәр сүзен баш өсте үтәргә әзер, чөнки Галяның әллә сөйкемле сөяге булыпмы, әллә шулай яраттыра алганы өченме – аның күз карашыннан ук нәүмизләнеп, эреп китә иде. Әмма бергә чакларда аяклары астында тузанга әверелергә әзер торса да, хатыныннан ае рым вакытта ул аны тәмам күралмас хәлгә җитеп, Галядан ничек булса да качып котылу хакында уйлана башлады...

Хатыныннан котылу җае көтмәгәндә килеп чыкты. Нәсихның күршесе Шәраф, ерак кына бер районда йортлар салырга шабашка сөйләшеп кайткан, шуңа бригада туплап йөрүе икән. Моңа Нәсих биш куллап риза булып, үзе дә берничә кешене димләде әле. Ни гаҗәп, Галя иренең китүенә каршы килеп маташу түгел, аның планнарын ишеткәч, хәтта үзе үк:

– Кайчан китәсез инде? – дип кызулатырга кереште.

Рахман дигән авылда төзи торган йортларның берсе мәктәп директорыныкы булып, ул да Нәсих шикелле армия хезмәтен Ырынбур өлкәсендә үткәнлектән, алар үзара тиз уртак тел таптылар. Ә инде шабашка тәмамланып, иптәшләре өйләренә кайтып киткәндә, ул биология укытучысы булып, мәктәптә эшләргә үк калды. Әле ярый армиягә киткәнче Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганлыгы турындагы дипломын үзе белән алган булган. Шуңа шатланып бетә алмады Нәсих.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: