АЗАТЛЫККА ЮЛ АЧЫК
Шәһит Алпар
(Фантастик роман)
“Эшләр ният белән генә бәяләнәләр.
Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән
нәрсә генә булачак...”
(Пәйгамбәребез хәдисләреннән)
АЛЫПЛАР КАТЫНА ҮТҮ
– Эш нәрсәдә, бензиндамы, мотордамы? – дигән тавышка уянып китте Фәнис, гүя аны үсмер чагындагыча “Мөтәвәлли” кушаматы белән үртиләр иде. Җавап ишетелмәгәч, сорау тагын кабатланды:
– Мотор эшләмиме, әллә бензин беттеме? Монда торсаң, катып үлүең бар, – өлкән яшьләрдәге агай Фәнискә карап, башын чайкап торды.
– Бе-бе-белмим, бе-безиндыр, –дип көч-хәл белән генә пышылдады Фәнис, телен дә хәрәкәткә китерә алмыйча, нәрсәдән шундый халәттә калуын һич аңламастан.
– Юлга чыкканда, пластик шешәгә салып булса да, үзең белән бензин йөртергә кирәк шул аны. Бавың бармы, тарттырып кайтырга?
Фәнис юк дигәнне аңлатып, башын чайкады.
– Ә-әй, хәсрәт машина йөртүчеләр, – агай үз машинасының багажнигыннан канистра алып килеп, бензин салды.
– Я әле кабызып кара!
Әмма Фәнис ачкычны да бора алмый торды. Шул ук вакытта ул икенче якка күчеп утырырлык хәлдә дә түгел иде. Ярдәмчел агай үзе, машинаның икенче ягыннан кереп утырып, моторны кабызып җибәрергә мәҗбүр булды. “Әле ярый бензиның беткәч, стартер белән әйләндертеп тормагансың, инжекторлы моторның бензонасосы бик тиз янып чыгучан. Яңасын куйдыру 3 меңгә төшә, – дип сөйләнә-сөйләнә ул машинаны кабызып җибәрде, – дүрт-биш минут эшләтеп торыйк, тәнеңә бераз җылы керсен.” Ул Фәниснең тәмам кеше кыяфәтенә керүенәчә салонны җылытып, аның рульдә барырлык хәлгә килүенә инангач кына үз машинасына күчеп утырды.
|
Фәнис әле генә үзенең өшеп үлүдән котылуын аңлаудан шатланып бетә алмыйча, коткаручысы янына ашыкты.
– Абзый, исемеңне булса да белеп калыйм инде, кем буласың?
– Фәсих атлы мин. Ульян өлкәсеннән.
– Фәсих абзый, гаеп итмә зинһар өчен, баш катудан акчаларымны таба алмыйм, монда йөзлек кенә кесә төбендә калган, шуны булса да алып тор. Адресыңны бир дә, аннары бәхилләтермен үзеңне.
– Кирәкми нанем, ул кадәр үк акча, бензин өчен генә 50-60 сум бирсәң, шул да бик җиткән.
Фәсих алырга теләмәсә дә, Фәнис акчаны ирексезләп диярлек аның машинасының бардачогына тыкты һәм рәхмәтләр укып, саубуллашырга ашыкты. Әмма кайтыр юлга кузгалам дигәндә генә, ул тагын үзендә ниндидер бер сәер халәт тоя башлады, өстәвенә машинасы да янәдән кабынмый, чыгымчылады. Шул чакны офык сызыгыннан, аңа кемдер көзге белән күзен чагылдырып, кояш нуры җибәрә кебек тоелды. Ә бит көне дә кояшлы түгел. Фәнис ут чаткысыдай күренгән ерактагы ноктаны эзләргә кереште һәм тиз арада әлеге нурны тотып та алды...
|
Мизгеле белән аның кендек турысында уңайсыз гына кадап алгандай итте, шунда ук баш өстенә утлы шар эленде. Ике иңбашына да берьюлы кагылып алгандай: “Тынычлан!” – дип кемдер әмер биргән кебек тоелды аңа. “Бетүем шул күрәсең, – дип кенә уйлый алды Фәнис, – ә җилкәләргә әбисе сөйләгән Өнкир белән Мөнкир орынып алдылар булса кирәк. Имеш, фани дөньяда кылган гөнаһларыңың күләменә карап, җәннәткә яки тәмугка җибәрер алдыннан сорау алганда, уң җилкәңә Өнкир, сул җилкәңә Мөнкир горзесе белән тондырып алалар икән. Ә аңа исә, юл турыдан-туры тәмугка илтәчәк, чөнки ул әбисенең: “Гомереңдә дә марҗа хатын-кызлары белән йөрисе күрмә, алар динеңнән яздырыралар”, – дигән иде. Ничек кенә типтермәде шул, Фәнис марҗа хатыннары белән...
Ул, мизгелләр эчендә үзенең зур булмаган бөтен тормыш юлын күз алдыннан үткәрде. Аеруча балачак, үсмер елларын сагынып искә алды. Ни әйтсәң дә, балачагының шактый ук авыр үтүенә карамастан, ул аның күңеленә бик тә якын иде шул...
Фәнис укырга бик сәләтле малай булып үсте, әмма кирәгеннән артык шуклыгы аркасында, кайбер фәннәрдән үзенең белеменә тиң бәяне дә ала алмый иде ул. Аеруча тарих-география укытучысы аның билгесен киметеп куя торган булды. Чөнки Фәнис үзе дә укытучыга килде-китте сораулар биреп, аның теңкәсенә аз тимәде.
|
– Абый, абый, эксклюзив нәрсә дигәнне аңлата әле?
Телевизорлары булмаган Карип абыйлары андый сүзне каян ишетсен, әлбәттә җавап бирә алмый һәм шуңа үртәлеп, Фәниснең үзенә дә дәрес буенча контрсораулар биреп, аңа түбәнрәк билге куюга ирешә. Тик шуңа да карамастан, Фәнис чигенергә җыенмый, укытучысын чагып калу җаен таба.
– Ә менә ат брачы Хаҗип абзый бөтен сүзне дә белә, – дип үчекли ул үз башына.
-Белсә аңардан сора, нишләп минем башымны катырасың? Алай бик башлы булсаң, әйтеп бир әле, Бермуд өчпочмагы кайда урнашкан? Ә-ә-е, белмисеңмени? Икенче юлы башны катырмассың, утыр, берле!
Әмма Фәниснең туктарга исәбе дә юк, берле алуына карамастан, сорау артыннан сорауларын тезә генә тора. Шундый сораулары аркасында үзенә яңа кушамат та алып куйды ул. Дәү әнисеннән бик күп догалар, мөнәҗәтләр өйрәнеп, аларны җае чыккан саен укып, кабатлап йөргәнлектән, моңа кадәр аны “мәзин” дип атыйлар иде. Тик ул моңа бер дә үртәлмәде, киресенчә, тагын да кычкырыбрак берәр мөнәҗәт көйләп җибәрә торган булды:
Тубый агач төбендә торсам иде Солтаным,
Тубый агач яфрагын күрсәм иде Солтаным.
Аны күреп шөкерана кылсам иде Солтаным...
Чираттагы география дәресендә Краснодар кырыен (краен) өйрәнгәндә, укытучы анда комбайннар җитештерелүен хәбәр иткәч, Фәнис сораячак әйберенең комбайн әвернәсе икәнен белеп торса да, тагын укытучысын йөдәтергә кереште.
– Абый, абый, мотовило нәрсәне аңлата әле ул?
Сугышта контузия алганга күрә, колакка саңгыраурак укытучы исә: “Нинди мөтәвәлли инде тагын, син үзең мөтәвәлли””, – дип Фәнискә яңа кушамат тагуга сәбәпче булды.
Тәнәфестә аны сыйныфташлары чолгап алып, яңа кушаматы белән үчекли башладылар:
– Фәнис, Фәнис, нәрсә соң ул мөтәвәлли? Карип абыйдан сорарга идең. Икенчесе тагын да ныграк чеметтерергә тырыша:
– Мулла-мунтагайлар төркеменнәндер инде. Мәзин иде, инде менә хәзер тагын бер баскычка күтәрелеп, мөтәвәллигә әверелде.
Фәнис үзен үртәүчеләр белән әвәрә килеп әүмәкләшә башлый, аңарга да эләгә, үзе дә төрткәләп ала. Башка күп кенә малайларныкы шикелле таяныр өчен аның әтисе дә, абыйлары да булмаганга күрә, Фәнискә фәкать үзенә генә таянырга кала һәм шунлыктан, тормыш аны кечкенәдән әрсез булып үсәргә, авыртуларга түзәргә өйрәтте. Ә кыен һәм җәбер исә, шактый еш эләгә торган иде.
Аңа бигрәк тә югары очта яшәүче, 2 яшькә олырак Мөдәррис еш каныга торган булды. Ул бер дә юктан да бәйләнер, кыерсытыр иде. Хәер, Фәнис үзе дә бурычлы булып калырга яратмады: я артыннан таш атып калды, я инде такмаклап-такмаклап җәберләүчесен үртәде. Мөдәррис басымыннан ул фәкать әнисенең энесе- Фәрит абыйсы кунакка кайткач кына арына алды...
Фәрит армия хезмәтеннән соң акча эшләп алыр өчен, диңгездә боцман дәрәҗәсендә балык тотарга калды. Фуражкасы, погоннары, кара кителенең җиңнәре алтынланган тасмалар белән укаланган формадан кайтып кергәч, авыл халкы аны күреп шаклар катты. Фәниснең дә ул чагында иптәшләре каршындагы горурлыгы, шатлыгы чиктән ашты. Өстәвенә Фәрит бик күп акча алып эшләгәнлектән, бүләкләрне дә бөтен туган-тумачага мулдан көйләгән булып чыкты.
Абыйсы алып кайткан бүләкләрдән Фәнискә аеруча кытай фонаре ошады. Чөнки ул чагында авылда беркемдә дә булмаган кыска уклауга тартым, түгәрәк савытлы бу фонарь, яктылыкны бер ноктага туплап, нурларын бик еракка ата алуы белән, моңа кадәр иң яхшы дип саналган “Даймон”ны да уздырды.
Иң мөһиме, абыйсы аны беркемнән дә курыкмаска өйрәтеп калдырды. Фәнистән сорашып, югары оч Мөдәррисенең кыерсытуын белгәч, Фәрит аңар тегесе өй турыннан үтеп барганда кинәттән атылып чыгып, касыгына төртеп алырга кушты: “Курыкма, мин яшеренеп кенә карап торырмын, кара аны, т авылның олы як кешеләре шикелле мишәр диалектында сөйләп өстеңә килсә дә борылып чапма, йодрыгыңны күтәреп, каршы тор!- диде Фәри,- кулыңа берәр таяк та алсаң, тагын да ышанычлырак булыр. Әгәр дә ул үзе кача башласа, бик каты акырып, атыннан каулый бар!”.
Фәнис шулай эшләде дә. Мөдәррис һич тә көтелмәгән бу һөҗүмнән өне алынып, артына да карамыйча чапты. “Тагын бер безнең турыдан узуыңны гына күрим, тетмәңне тетәм, белеп тор!” – дип янап калды Фәнис үзенең дошманы артыннан йодрыгын селтәп. Әмма Мөдәррис бераз ераграктан булса да икенче көнне барыбер алар турыннан узып китте. Аны күреп калган Фәрит шунда ук Фәнисне кисәтте:
– Бу малай аңлап җиткермәгән. Бар, үз гомеренә исендә калдырырлык иттереп акылына утырт.
Фәнис ямьсез акырып, дошманы артыннан ыргылды:
– Әле син безнең йорт каршыннан узарга ярамаганын аңламадыңмыни аңгыра хайван? Хәзер төшенерсең, Көзән тәре, сасы көзәннәрнең кайда оялаганын күрсәтәм мин сиңа! Ояңнан башыңны сузып карарга да миннән рөхсәт сорарсың! – Фәнис кулындагы таягын айкап, Мөдәррисне эзәрлекләде. Тегесе: “Әни-и, үтерәләр”, – дип илереп, елап качканда, нәрсәгәдер аягы сөрлегеп, тәгәрәп үк китте. Шул мизгелдә үк Фәнис тә атылып килеп, таягы белән Мөдәрриснең арт санын төйгечли башлады: “Фәнис абый, башка беркайчан да сиңа каршы сүз әйтмәм, турыгыздан әйләнеп узармын, диң!”.
– Фәнис абый, башка беркайчан да сиңа каршы сүз әйтмәм, турыгыздан әйләнеп узармын.
Әмма Мөдәрриснең шулай бик тиз генә денгә килүенә дә карамастан, энесенең һаман селтәнүеннән туктамаганын күреп торган Фәрит, малайларны аралау хәстәрен күрергә ашыкты:
– Фәнис, туктат бу кыргыйлыгыңны. Белеп тор, татарлар бик гадел халык. Алар беркайчан да егылганны кыйнамаганнар!
Бу “яңалык”ны үз гомерендә беренче ишеткән Фәнис Фәрит абыйсы белән килешергә теләмәде, чөнки мәктәптә бирелгән дәресләр буенча да, укыган китап -лары, караган кинолары буенча да ул татарларның фәкать явыз, баскынчак халык булуына гына инандырылган иде.
– Тарих укытучысы Карип абый нигә соң безгә: “Татарлар Киев Русенә даими һөҗүм ясап, талап торганнар”, – дип аңлаткан була.
– Ул сезгә урыс “тарихчылары” уйлап чыгарган эпизодик әкиятләрне сөйләргә мәҗбүр ителгән укытучы. Чын дөресен белгән очракта да аның бу хакта “сүз куертырга” хакы юк.
– Ә алай булса чын дөресе ничек соң?
– Чын дөресен хәзер бер Алла гына белә торгандыр инде аның. Хәер, дөреслекне ачыклый торган бер җир бар... – Фәрит киң балкып, Фәнискә текәлеп торды. Елмайганда аның коңгырт күзләре урынында ярыклар гына хасыйл булып кала, ә уң колагыннан астарак урын алган, ярымай рәвешендәге йонлы кара миңе гүя алкага әверелә. Шуңа күрә Фәнискә болай да сәер кешегә охшаган абыйсы, тагын да серлерәк тоела иде, – ярар ул турыда сиңа әйтергә иртәрәк әле.
– Нишләп иртә булсын, мин сер саклый алам, борчылма алма-абый.
– Үпкәләмә энекәш, бу хакта соңрак сөйләшербез. Ә хәзергә мин сине үзем киткәнче бер кемнән дә курыкмый торган егет ясап, теләсә кемгә каршы тора алырлык иттереп өйрәтеп калдырырга тиешмен.
– Мин болай да беркемнән дә курыкмыйм.
-Юк, курыкмау бер, ә сиңа һөҗүм итүчеләрнең каршылыгын сындыру бөтенләй башка нәрсә. Шуңа күрә борынгы бабаларыбыз оста кулланган “Кара Каплан” көрәш ысулларын өйрәнү һич комачауламас сиңа, – Фәрит сөйләнеп кенә калмады, Фәнискә дәресләр бирергә дә кереште. Моның өчен ул бер капчыкка чүпрәк-чапрак, икенчесенә ком тутырып, матчага тагын куйды да, эшне шулар өстендә күнекмәләр ясарга өйрәтүдән башлап җибәрде...
Фәрит үзе дә әтисе сугышта үлеп калу нәтиҗәсендә, бик иртә ятимлек ачысын татып үсте. Аңа да баштагы мәлләрдә үзеннән өлкәнрәк малайлардан еш кына кыен эләгә торган иде. Әмма соңрак ул үзе кебек үк җәбер күрүче малайларны берләштереп, гаскәр туплады һәм шуңа таянып, үсмерләр арасында гына түгел, армиягәчә яшьтәгеләр арасында дә авылның беркеменә башбирмәс лидерына әверелде. Фәрит үзенең гаскәрен авылдан 3-4 чакрым ераклыктагы “Иске йорт” дип аталучы әрәмәлеккә алып барып, шунда төрле уеннар оештырырга гадәтләнеп китте.
Ул үзен белә башлаганнан бирле Фәридә апасы сөйләгән әкиятләрдәге гадел ханнарга, патшаларга кызыгып үсте. Ә үзеннән 7 яшькә өлкән алмапасы исә, андый әкиятләр китабын мәктәп китапханәсеннән ташып кына тора. Әмма 4-5 яшьлек Фәрит байтак кына хәрефләрне таныса да, аларны бергә җыеп укый алмый әле, шуңа күрә аңа дөньясын онытып, тыңларга гына кала.
Кечкенә булса да рәтләп җылы тормаган, бер катлы гына тәрәзәле, сәләмә ызбаның ярыйсы ук иркен мич башы зәмһәрир салкын кыш айларында балаларның төп яшәү урыннарына әверелә иде. Монда бар яктан да әйбәт кебек, тик шунысы гына эчне пошыра: матча ярыгыннан мыекларын тырпайтып карап торучы берсеннән-берсе эре булган “чабата тараканнары” Фәритне шактый ук өркетә иде. Шунда берәрсе азык эзләп чыга башласа, ул куркуыннан күзләрен йомып, алмапасына сыена торган булды.
– Тараканнардан да курккач, синнән нинди патша чыксын, ди инде? Әнә кара, ак таракан ярыктан чыгып килә, вәт менә ул патша дисәң дә патша. Анарга башкалары китереп кенә ашаталар, – Фәридә шулай энесен юатып, тынычландыра да, берәр төрле әкият сөйләргә керешә.
– Алмапа, патша булыр өчен нишләргә кирәк соң? – дип бүлдерә аны Фәрит.
– Ул кадәресен мин белмим, әмма ләкин зур-әти белергә тиеш, килгәч анардан сорарсың.
Зур-әти дигәннәре исә, Фәридә белән Фәритнең дәү-әтиләре булган Мифтахның зур абыйлары - Нотфулла карт. Ул көн саен үзенең туган энесе Мифтах янына килеп утыра да, алар агалы-энеле үзара сәгатенә берәр сүз әйтешеп, шулай дәшми-тынмый, мичкә аркаларын терәп, вакытларын үткәрә торганнар иде. Нәрсә турында сөйләшергә белми, үз уйларына баткан картларның бердән-бер юанычы булып, андый чакларда кирәгеннән артык шук һәм шаян Фәрит хезмәт итә. Ул я бабасы Мифтах картның итәгенә менеп утырып нидер бытылдап ала, я зур-әтисе Нотфулла янына килеп, аны бимазалый. Әмма ничек кенә булмасын, шушы кечкенә Фәрит икесенең дә җәмәгатьләре үлеп китүдән моңаеп калган картларга, ниндидер бер уртак юаныч ролен үтәп, икесе өчен дә игътибар үзәге булып тора иде.
Картларның һәрберсе Фәриткә үзенә күрә төпле киңәш, акыл бирә. Ә андый акыллы киңәшләр, нигездә тормышчан мәсьәләләр хакында сүз барганда туа иде. Нотфулла карт, я булмаса аның энесе Мифтах берәр нәрсә турында әйтеп куя да озак кына икенчесенең җөпләвен көтә. Әгәр дә җавап озаграк ишетелми торса, Фәрит сүзгә кушылып, өзелгән гәпне ялгап җибәрә, я инде бөтенләй яңа темага күчәргә сәбәпче була иде. Хәер, Фәрит, картларның сүз сөрешләре ничек барганы белән дә кызыксынып тормастан, шунда ук тыгылып китәргә дә күп сорамый иде шул...
Бервакыт шулай, картларның гәбе 1921 нче ел ачлыгы турында кузгалып киткәннән соң, авылның кайбер кешеләре хәтта бака, карга ашарга мәҗбүр булдылар дип сүз башларга керешмәделәр, Фәрит килеп тә кысылды:
– Тараканны ашый алырлар идеме икән ач кешеләр? – дип сорап куйды ул һич көтмәгәндә.
– Һи-и, таракан нәрсә торган, майлап, суганлап табада кыздырсаң, аннан да тәмле ризык юк, шулай бит Мифтах? – дип көлде Нотфулла карт Фәритнең исен-акылын китәреп. Җитмәсә Фәритнең бабасы да абыйсы Нотфулланың сүзләрен кире какмады, ә киресенчә, аның әйткәннәрен хуплап, башын кагып алды.
– Берчакны Зариф үрәтник безгә килеп, чәйгә чакырылгач, ашында кырыгаяк күреп, ничек тузынган иде хәтерлисеңме, ә-ә? “Таракан ашатып миннән көләргә уйладыгызмы әллә?” – дип кычкырып җибәрде, әле ярый син аптырап тормадың, “кыздырган суган бит бу”, – дип кашыгың белән алып, кабып та йоттың, үрәтник сизмичә дә калды. Шуның өцен әти үзеңә гармун алып бирергә вәгъдә иткән иде, ә-ә?
Фәрит исе китеп, ниндидер горурлык тоепмы шунда, әллә киресенчәме, бабасына текәлеп торды. Аннары борынын җыерып: “Фу-у, – дип куйды, – мин булсам берничек тә тараканны ашый алмас идем”!
– Ашый алмыйсың, билгеле. Андый батырлык синең шикелле малай-шалай булдырырдай эш түгел ул! – диде Нотфулла карт кулын селтәп.
– Аның нәрсәсе батырлык инде, ахмаклык диң, – Фәрит үртәлеп, зүрәтисе белән бәхәскә керешеп китте. – Газинур Гафиятуллин шикелле, ватан азатлыгы өчен көрәштә, дошман амбразурасын күкрәгең белән каплау, менә моны ичмаса батырлык дияргә дә була!
– Белмим, кемнәрнеңдер ватан азатлыгы өчен күрәләтә үлемгә бару батырлыктан битәр ахмаклыкка күбрәк тарта, минемчә.
– Ничек кемнәрнеңдер ватан азатлыгы булсын, безнең ватан азатлыгы өчен инде. Алмапа шулай ди бит.
– И-и бала-бала, безнең ватанның Иван Грозный тарафыннан җимерелүенә инде 400 ел тулып килә.
– Каян килгән Иван Грязный ул тагын?
Фәритнең дәүәтисе абыйсының җиңеннән тартып, башын чайкады. Шуңа күрә баланың ничек кенә төпченүенә карамастан бу хакта башка: “Булган инде шундый бер кара йөрәк, үсә төшкәч белерсең әле, ә хәзергә син бернәрсә дә аңламыйсың, – диюдән узмыйча, сүзне икенчегә борып җибәрде, – сөйләп торасың бит бук иләп, аштагы тараканны кабып йоту юләрлек дип. Беләсең килсә бабаң ул чагында гаилә йөзен аклап, аның намусын саклап калды. Мена син шулай булдыра алыр идеңме?
– Гаилә өчен кирәк икән, ник булдырмаска?
– Алай булгач, бар әле әнә өстәл астындагы мәче савытын яла.
Дәү әтисе аны-моны әйтергә өлгергәнче, Фәрит мәчегә ашарга сала торган кәндине ялап та алды.
– Менә хәзер чын егет булуыңа ышанырга мөмкин.
– Алай ук кирәкми иде инде, зур абый. Алла сакласын, берәр чир йоктыра күрмәсен тагын! – дип куйды Мифтах оныгының бу адымын бер дә хупламавын белдереп.
– Нинди чир булсын, мәчедән чиста хайван юк. Үзең үк сөйләп тормый идеңме соң, нимецләрнең мәчеләре хуҗалары белән бер өстәлдән ашыйлар, дип. Нимецлар алар безнең кебек үк чиста халык. Ә мәче ат шикелле чиста хайван, шулаймы улым?
– Чиста билгеле, ашаганнан соң мәче гел битен юа.
– Менә ишеттеңме ишетмәгәнеңне, Мифтах?
Мифтах, абыйсы белән бәхәсләшеп тормады, кулын гына селтәп куйды. Ә зур-әтисенең мактауларыннан канатланып киткән Фәрит исә, җай чыгуына сөенеп, үзен кызыксындырган сорауларын яудырырга кереште.
– Зурәәти, чабата тараканнары патшасы ак тараканны да ашарга ярыймы?
– Адәм баласының башына төшсә, җир йөзендә шуышучы, йөрүче, диңгездә йөзүче, күктә очучы барлык тереклек ияләрен дә тотып ашарга мәзҗбүр була. Кытайлар әнә, сабан кортын да бик яратып ашыйлар, кореялылар көчек итенә хәвәсләр. Бер дә исең китмәсен. Вьетнамлылар йомырка эчендәге чебеш, бәпкә яралгысы өчен үлеп торалар...
– Аларның патшалары да шундый җирәнгеч нәрсәләр ашыйлармы?
– Ник ашамасыннар, алар да шундый ук кешеләр лә.
Кинәт кенә Фәрит картлар өчен һич көтелмәгән сорау биреп аларны нык аптырашта калдырды:
– Патша булыр өчен нишләргә кирәк?
Нотфулла карт белән Мифтах бер-беренә карашып алдылар, аларның йөзләрендә куркуга охшаш зур борчылу, югалып калу билгеләре чалымланды. Берара өйдә чебен очканы да ишетелерлек тынлык урнашты...
– Аны белү сиңа нәрсәгә кирәк булды улым? – диде ниһаять авыр тынлыкны бозып, Нотфулла карт һәм Фәриткә бик дикъкать белән текәлеп торды.
– Үсеп җиткәч, минем дә гадел патша буласым килә!
– Әстәгафируллаһ тәүбә, шул гына җитмәгән иде, монысы да әтисе шикелле сәясәтче булырга исәп итәме әллә? – дип сөйләнде Мифтах оныгының сөйләнүләреннән шүрләп калып, – бәбекәем, бу турыда авыз ачып бер сүз әйтергә ярамый. Хәзер үзеңне төрмәгә илтеп ябалар, ә аннан бик сирәк кеше генә исән кайта...
Фәрит, бабасының нәрсә хакында шулай борчылып китүен аңламастан, һаман да үзенекен сукалады: “Нишләп, минем бит халыкны яклый торган патша гына буласым килә!”
– Татар кешесенә патша тәхетенә үтү юлы ябык шул, улым, – Нотфулла карт авыр көрсенеп, башын чайкап торды, – үз җиренә үзе хуҗа булмаган милләт вәкиленә өлкә башлыгыннан да зур дәрәҗә турында хыялланырга да юк.
Әйтерсең баланың кулыннан яраткан уенчыгын тартып алдылар, Фәрит илереп, елап ук җибәрде.
– Юкка кайгырма ла улым, син болай да Ханнар нәселеннән!
– Тсы, әй зур абый, зур абый, андый нәрсәне авызында сүз тота алмаучы биш яше дә тулып җитмәгән балага әйтергә ярыймы соң?!
– Шылт та итмә Мифтах, бала үзенең затлы нәселдән чыгуын аңлап, кечке нәдән шуңа үзен әзерли-әзерли, лаек булып үсәргә тиеш.
Мифтах гадәттәгечә, абыйсына каршы дәшмәде, чыраен сытып башын гына чайкап торды. Аның каравы, Фәрит шунда ук балавыз сыгуыннан туктап, зурәтисен төпчеләргә кереште:
– Ә ничек без Ханнар нәселеннән зүрәти?
– Синең әниең буенча бик ерак бабаларың Болгар Ханлыгын кулларында тотканнар, беләсең килсә. Әнә, битеңдәге дәү миң дә шуны дәлилләп тора. Анысы да җитмәсә, ханнардан калган алтын балдак әниңдә саклана.
– Нишләвең инде зур абый, бетердең-бетердең. Берәр чит-ят ишетеп алса барыбызның да башлары себер китә бит.
– Бер кем дә ишетмәяәчәк! Фәрит, син үзеңнең нинди нәселдән чыгуың хакында беркемгә, бернәрсә дә сөйләмәячәксең, шулаймы?
– Ярамагач, сөйләмим, билгеле.
– Менә, күрдеңме?
Шул вакыт тәрәзәдән Фәритнең әнисе Саимәнең колхоз эшеннән кайтып килүе күренгәч: “Киленнәр алар өйләрендә чакырылмаган кунакларның озак утыруын яратып бетермиләр”, – дип Нотфулла карт саубуллашу җаен карады.
Каенаталарыннан тел яшергәнгә күрә, Саимә картлар каршыннан яулыгы белән битен каплап, баш кагып кына исәнләшеп үтте дә, почмакка кереп югалды. Нотфулла карт чыгып киткән арада, Фәрит кош тоткандай шатланып, йөгереп килеп әнисенең аякларын кочаклап алды:
– Әни-и, син Хан кызымыни? Күрсәт әле миңа Хан балдагын.
– Нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме син юньсез бала, – Саимә агарынып калган иде, ул каты иттереп Фәритнең артына сугып куйды, – Фәридә, тагын нинди әкиятләрең белән бу тиленең башын катырдың инде. Андый сүзләр өчен беркемнең дә башларын сыйпамаячаклар, белеп тор!
– Мин бернәрсә дә сөйләмәдем, ул зур-әти белән дәү-әти янында бөтерелде, шунда ишеткәндер.
– Бар дәү-әтиеңә әйт, Фәриткә кирәкмәгәнне сыйләгән өчен әни үпкәли диген.
– Дәү-әти-и, дәү-әти-и, Фәриткә кирәкмәгәнне сөйләгән дип әни мине ачулана-а, – Фәридә еламсырап, бабасы янында боргаланып торды.
– Соң, факырым, минем зур әзинең һәрвакыт шулай кычытмаганны кашып, килде-киттеле сөйләнергә һәвәслеген үзең дә белеп торасың бит. Мин андый җитди нәрсәләрне 5 яшьлек балага белдерәмме инде?!
“Шулдыр инде, һаман да картаеп акыл кермәгән, – дип мыгырданып алды кызы белән каенатасының сүзләрен ишетеп торган Саимә,- элек аталары Сафа белән көннәр буена Татарстан азатлыгы турында бушка сүз куерттылар. Тоттырыр урыс сиңа азатлык, вакытында бәйсезлегеңне бер саклап кала алмагач!..”
III
Саимәне, балаларының әтиләре Сафага, кызга 16 яше дә тулмаган килеш кияүгә бирделәр. Ә Сафага ул чагында 32 тулып узган иде инде. Зыятдин байның дүртенче хатыныннан туган Саимәне, әтисе үзләре белән бергә Магнитогорск төзелешенә сөрүләрен теләмәде. Шуңа күрә илдәге сәясәтнең нинди юнәлеш ала баруын алдан сизеп торган ата кеше, олы башын кече итеп, Мифтахларга кызын җитәкләп килде. Бу вакытта Сафа, ярлылар комитеты әгъзасы булып торганлыктан, авылда шактый ук эре түрәдәрдән санала иде.
19 нчы гасыр ахырында туган Сафа, мәдрәсә шәкерте булуына карамастан, чор шаукымына бирелеп, революция дулкынында да бөтерелеп алды, төрле сәяси хәрәкәтләрдә дә катнашкан булды, гражданнар сугышы чиркәнчеге татырга да өлгерде. “Солтангалиевчелек агымы”на кушылуда гаепләнеп, хәтта аның башы чактан гына Себер китүдән арынып калды.
Милләтчелектә гаепләнүдән аны “Черек Күл”дәге тикшерүченең гражданнар сугышында бер отрядтагы хезмәттәше Василий Краснов булып чыгуы гына коткарды. “Нинди Сафа Мифтахи инде ул тагын? – дип чыраен сытты Краснов, тоткарланган Сафаны сорау алуга керткәч, – монда ачыктан-ачык милләтчелек исе аңкый. Син бит революция дошманнарына каршы арысландай сугышып йөргәндә Сафа Мифтахов дип аталучы командирыбыз идең. Кара аны, ташла контрреволюцион “шуклыкларың”ны!
Сафа сүз дәшмичә, элек үз кул астында йөргән хезмәттәшенә кинаяле, кырын гына карап торды.
-Алай карама миңа Сафа, хәтерлим, хәтерлим мине үлемнән алып калганыңны. Бәхетең, минем кулга эләктең, югыйсә син моннан исән чыга алмый идең инде. Ул чагында син мине коткардың, хәзер мин коткарам. Әмма башка Сафа Мифтахи дип йөртмә үзеңне, аңладыңмы? Сафа, Краснов белән килешеп, баш какты.
Әйе, гражданнар сугышының кызып кына килгән чагында – 1918 нче елны Василий Краснов бик аздан башын югалтмый калды. Бер вакыт ул сугышчан постында винтовкасын каравыл йорты диварына сөяп куйган да дөньясын онытып тәмәке төреп маташа иде. Ә моннан алда гына аларның командирлары каравылда вакытта кызылармиячеләрнең коралларын кулларыннан калдыруларын күргән очракта, саф -тезем алдында бастырып атачагы хакында кисәтеп торды.
Бу төнне командир Сафаны үзе белән ияртеп, постларны тикшерергә алып чыкты. Сафа, Красновның хәрби кагыйдәне бик тупас бозуын өлкән командирдан алда үзе күреп өлгерде дә: “А-ай, Алла!” – дип акырып, юри егылган булды. Шул чагында Краснов та эшне сизеп, винтовкасын кулына алып: “Стой! Кто идет!”ын әйтергә өлгерде.
Соңыннан ул Красновны бик нык орышмыйча гына: “Дөнья куляса – бәлки сиңа да шулай миңа булышырга туры килер!” – дип елмайган иде.
Әмма Сафа үзенең хәрби хезмәттәшенә милләт мәсьәләләре буенча башка бер кайчан уйлап та карамаска сүз бирсә дә кайчакларда онытылып китә торган булды. Ленин үзе үк “Барлык милләтләргә дә үзбилгеләнү хокукы бирелә”, – дип торганда, Сафа тар даирә кешеләр арасында татар-башкортларның уртак дәүләт төзәячәкләренә чын күңелдән инандырырга тырышып, нинди генә чыгышлар ясамый иде.
Бу хакта алар, бигрәк тә Нотфулла абзасы белән еш бәхәскә керә торган булдылар. Чөнки Нотфулла карт: “Татар-башкорт республикасы төзүгә урыс дәүләте беркайчан да көрәшми торып кына юл куймаячак!” – диеп үз сиксәнен сиксән итсә, Сафа Ленинның Польша һәм Финляндия халыкларына бер нинди көрәшүләрсез дә азатлык бирүен мисалга китереп, үзенең бәхәстәшен бик җиңел “чиста суга чыгарып бастырыр” иде.
Әмма татардан элек Башкортстан автономиясе ясап, миллионлаган татарны аерып куйдылар. Тагын бер ел үткәч кенә Башкортстаннан ике тапкыр кечкенә территорияле, сәяси хокукларга ия булмаган Татарстан автономияле республикасы игълан ителгәч, Сафаның чынлап торып сөмсере коелды. Революциянең отуына, гражданнар сугышы чорындагы җиңүләргә тиңдәшсез өлеш керткән татар халкына карата совет хөкүмәте тарафыннан шундый гаделсезлекләр җибәрелүен, татарларның төп башына утыртылуын ачыктан-ачык күреп, аңлап торгач, ул тулысынча Нотфулла абзасы белән килешергә мәҗбүр булды.
– Менә күрдеңме урыс шовинистларының чын йөзен? – диде ул чагында Нотфулла карт Сафаның җыелыш саен: “Милләтләр азатлыгына ирешербез, фәкать бөтен халык бердәм булып патша хөкүмәтен генә бәреп төшерсен!” – дип лаф оруын исенә төшереп, – мин инде ул чакларда ук сезнең фетнәгезнең татарлар өчен зыян гына китерәчәген сизенгән идем. Өстәвенә җирләребезне башкортларга бирделәр дә, милләтәшләребезнең яртысын башкорт ягында калдырып, җир йөзендәге иң якын ике халыкны билгесез вакытларга аерып, дошманлаштырып куйдылар. Татар белән башкорт шикелле бер-берсен тылмачсыз да аңлаучы үзара якын милләт дөньяда башка юк. Аларның телләре мишәр белән типтәрнекеннән дә тәңгәлрәк.
– Син хаклы, зүрәзи, милләтебезнең югалтуларын бер нинди бизмәннәрдә үлчәп бетерерлек түгел. Ичмаса, Урта Азия халыкларына аң-белем таратабыз дип диннән биздерүдә, аларны басмачлардан азат итәбез дип үзбәк, казах, төрекмән, кыргызларның милли-азатлык көрәшен бастыруда урыстан да зур тырышлык күрсәтеп, татарларга карата никадәр дошманлык - күралмау тәрбияләдек.
– Карап-карап торам да сиңа Сафа, шаклар катам, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыган кеше була торып, ничек шулай җиңел генә гысьянцылар коткысына бирелеп киттең икән? Мин дә шуны тәмамладым, Аллага шөкер, әмма ләкин акны карадан аера беләм кебек.
– Мин юләр, үземнән дә ныграк Ленинның уйдырмаларына ышандым, ә ул астыртын эш йөртүце аферист, үтә дә кара йөрәкле шовинист булып чыкты. Үзе дөмеккәнче, Сталин белән берлектә ил чигенә урнашмаган милләтләргә үзбилгеләнү хокукы бирелми, дигән канун да уйлап чыгарып калдырды әле. Инде хәзер аерым ил булырга хыялланырга да юк, шул мәгънәсез кануннарына гына сылтаячаклар.
– Әллә син милләт азатлыгыннан бөтенләй өметеңне өзәргә уйлыйсыңмы, урыс кануны кушмый дип?
– Юк, зүрәзи, татар халкының азатлыгы минем тормышымның мәгънәсе, ул хыяллардан мине беркайчан да биздерә алмаячаклар!
Нотфулла белән Сафаның гәбенә Мифтах карт тыгылмый, әмма шулай да дөньяларын онытып, тавышларын күтәреп җибәргәндә саклану чаралары күрергә кирәклеген исләренә төшереп куюны кирәк таба торган иде. Шундый кайнар темаларның берсен гадәттәге тикшерү барышында, өйләренә кыз бала җитәкләгән Зыятдин байның көтмәгәндә килеп керүе барысын да сагайтып калдырды. Нэпман катламына кертелгән кешенең “ярлы” Мифтахка нинди йомышы булуы мөмкин?
– Үгезне мөгезеннән дигән кебек, мин үземнең олы гозеремне җиткерим инде, – диде Зыятдин бай күрешеп, дога кылу белән үк, -күреп-сизеп торасыздыр, илдә вазгыять катлауланып бара. Ике ат белән бер сыеры булган кешеләрне дә бөтен гаиләләре белән Себер куалар. Безгә дә властьлардан шәфкать көтәргә нигез юк. 16 яше дә тулмаган шушы баламны әллә нинди билгесез сәяхәткә алып чыгып китәргә күңелем бер дә тартмый. Алып кал үзеңә Сафа, үкенмәссең.