Бирсен иде Ходай хет бер мизгел, 3 глава




Әмма ул “Москвич” гаиләгә рәхәт кенә күрсәтмәде, киресенчә, өстәмә мәшәкатьләр китерде. Машина йөртү күнекмәләре бик сай булганга, Нәсих беренче көннәрендә үк бамперы белән үзләренең капкаларына төртелеп алды. Әле ярый хатыны күрмәде дә, капкага тиеп алган эзе, җентекләп торып карамаганда, сизелерлек булмады. Ә куркынуы бик озакка сузылды, билгеле. Хәтта Галясы һаваланып, район үзәгенә барып килергә кыставына карамастан, тәмам тынычланып җитми торып, руль артына утырырга базмады.

Тора-бара машина йөртергә остарып өлгереп, ул якындагы мәктәбенә эшкә дә “Москвич”ында гына элдертергә күнегеп китте. “Тәҗрибә туплар өчен рульдә күп йөрергә кирәк”,- дигәч, хатыны каршы килеп тормады, ләкин соңыннан иренең дилбегәсен йомшартуын чамалап, сагая калды. Чөнки көннәрдән бер көнне Нәсихтан аңкып килүче хушбуй исен сизеп алды ул.

Нәсихы ул көнне егетләнеп китеп, химия-биология укытучылары төбәк берләшмәсенең, күрше авыл мәктәбендә уздырыласы ачык дәресләренә, башка укытучылар кебек ат җигеп барудан борын чөергән булды һәм химия укытучысын алып, “Москвич”ында кузгалды. Ноябрьнең икенче декадасы үтеп баруына карамастан, һава әбиләр чүәгендәге шикелле кояшлы, җылы – күңел үзеннән-үзе табигать кочагына тартыла. Шуңамы, кайтканда Нәсихның юлдашы Сәкинә, урман аланына кереп, гербарий өчен кипкән яфраклар җыярга тәкъдим итте. Моңа сылтау да табылды: алар булган мәктәптәге биология укытучысы, үзенең укучылары катнашында төзегән бай гербарие белән мактанып алды.

Иреннән аерылып кайткан Сәкинәгә яфраклар бөтенләй кирәкмәгән икән, ул аланга килеп керү белән үк Нәсихның артыннан килеп кочаклап алды:

– Әнекәй генәм, чыбыкка абынып, егылып китәм дип торам, тотынып калырга синең кебек киң җилкәле ирләр булганда нинди рәхәт икән бит, – дип сөйләнеп, Сәкинә Нәсихның күкрәген сыйпап торды.

Ниһаять Нәсих та ирсез яшәүче хатынның ни теләгәненә төшенеп җитте һәм алар дөньяларын онытып, сөешкә бирелделәр. Артык мавыгып китүдән “га шыйклар”, эңгер төшүен дә сизми калдылар. Сәкинәнең ашыгыр җире булмаса да, Нәсих бик кабаланды, шуның нәтиҗәсендә урман аланыннан чыкканда машинасы агачка ышкылып китте. Галясына ничекләр итеп җавап бирәсен күз алдына китерергә куркынып калудан, аның зиһене таралды. Сәкинәнең нәрсә сөйләгәнен дә ишетмичә барып, коллегасын үпкәләтте дә бугай әле.

Нәсих, Сәкинәне төшергәннән соң турыдан-туры өенә кайтмыйча, әүвәле киңәш сорар өчен тагын Зиннәт абзаларына юл тотты.

– Сезгә шул бәдрәфтә утырыр өчен генә арт кирәк, акыллы киңәшне алалар да оныталар аннары, – дип мыгырданды Зиннәт карт туганының моң-зарын тыңлый биреп,- теге юлы, шәлләрне югалтканда минем киңәшләрне тоттыңмы соң?

– Тотмыйча, синең киңәшең генә коткарып калды да, рәхмәт инде.

– Бак, имеш рәхмәт инде. Рәхмәтне кесәгә дә салып булмый, аның белән тамак та туймый.

– Аңладым зүр абый, бу юлы исән-сау котылсам, бүләксез калдырмамын, киңәшеңнән генә ташлама.

– Йортыгызда сыер җенесе бармы сезнең?

– Бар инде, ник булмасын?

– Булса болай ит син, – Зиннәт карт, хәйләле генә елмаеп, туганын тәмам тәкатен корытканчы карап торды. Тик Нәсих кыбырсый башлагач кына, һәрва -кыттагыча акыллы киңәшен җиткерде:

– Галия чәчбиең сыер саварга чыгар алдыннан дөньяны туздырып кыч кырынган бул, таяк белән үк димим, чыбык белән йомшак кына суккалап: “Машинаны харәп иткән!” – дип йорт буенча сыерыңны каулап йөре. Шуннан гайре киңәш бирәлмим мин сиңа.

-Булды гына бу. Моннан әйбәтрәк киңәш була да алмый. Баш та бар инде үзеңдә зур абый, рәхмәтләр генә яусын. Хәйлә барып чыкса, миннән күчтәнәч.

 

V

Нәсих өенә бернинди күңелсезлек булмагандай, күтәренке күңел белән кайтып керде. Хушбуй исе килүне машинада Сәкинә утырып кайтуга бәйләп аңлатты. Ә иртән, Зиннәт агасы өйрәткән кәмитне куярга кереште:

– Кара инде бу сыер тәресен, -Нәсих Галя чыкканны күреп, тагын да катырак җикеренә төште. Көтүгә куганда файдалана торган юкә каерысы белән гаепсез сыерларына шап та шоп, суккалаган булды, -тәгәрәп бетмәгере, кара инде нишләткән машинаны! Әллә үгезләр шикелле кызыл төсне яратмыйлармы икәнни соң бу мәхлүкләр?

– Нәрсә булган инде тагын? – Галя зәңгәр тавышлар чыгарып, иреннән битәр чәрелдәде, ни кыланып шулай дөнья куптарып акырасың? Янгын чыкмагандыр әле аның кадәр?!

– Янгыннан кире, әнә мөгезләре белән машинаны нишләткән, паразит. Син дә шунда төнгегә абзар ишегенең боргычын борып куймагансың!

– Телеңә салынып торма, үзеңнең кулың җитмәгәнне минем өскә актарырга тырышып маташма сана! Кайдадыр быраматта йөреп, өйгә иң соңыннан син килеп кердең түгелме соң, кара идең!

– Кара идең, кара идең, монда нәрсәне генә, кемне генә карап бетерергәдер, – дип авыз эченнән мыгырданган булды Нәсих, арттырып җибәрүеннән шикләнә калып. Аннары абзар капкаларын ачкалап-япкалап алды, өстеннән бикли торган боргычның кадагына чүкеч белән суккалаган булды. Ә хатыны өйгә кереп киткәч, зур җәнҗалдан коткарган сыерларының аркасыннан сыйпап, тагарагына ике кәнди өстәмә көрпә салды, -ачуланма инде Йолдыз, кыйнамыйча гына булмады бит. Юкә кайрысы гына, очына ат кылы тагып, каештан биш катлап үргән көтүче чыбыркысы түгел. Менә ул сыртыңа төшсә, үпкәләр идең, билгеле.

Ю-у-ук, юкә кайрысы гына дип әйтерлек түгел икән шул. Нәсих аны үз сыртында ныклап татыгач сизде. Вакыт-вакыт Сәкинә белән мавыга биреп, җае чыкканда ул башка итәкләрне дә кире какмый торган “Дәртле чыпчык”ка әйләнеп китте. Аңа Зиннәт агасы шулай эндәшә торган булды. Ә “Дәртле чыпчык”ка әверелүенә һәм сыртына юкә кайрысы төшүенә һаман шул машинасы сәбәпче булды аның.

Ярыслаудан кунакка кайткан яшьлек мәхәббәте – армиягә киткәнче күз атып йөргән Фатыйма, тимер юл станциясенә илтеп куюын сорагач, Нәсих берсүзсез ризалашты...

 

Фатыйма юл буена иреннән бәхете булмавына зарланып барды:

– Өйгә бер тиен акча алып кайтмыйча хәмер чөмереп кенә калмый, шешәдәш хатыннары янында куна-төнә ята. Шуның өстенә кул күтәрергә дә тартынмый, оятсыз.

– Әйдә, үчен алабыз, – дип куйды Нәсих кинәт кенә машинасын туктатып.

– Ә ничек моннан торып анардан үч алып була?

– Хәзер эшлибез аны, – Нәсих машинасын мөмкин кадәр читкәрәк алып куйды да, -син иреңә, мин хатыныма хыянәт итәбез,- дип Фатыйманы кулларына күтәреп, якындагы салам кибәненә алып барды...

Алар озак кына яшьлек хәтирәләрен яңартып яттылар. Нәсих, яшьлегендә яшерен генә Фатыймага гашыйк булып йөрүен җиткерде:

– Ә син бүгенге алкашың - Сәфәреңә мөкиббән киткән идең, минем җан атып йөрүемне күрергә дә теләмәдең.

– И-и-и Нәсих, мәхәббәтнең күзе сукыр була бит инде аның.

– Я, ничек соң, Сәфәреңә торырлыкмы мин?

– Торырлык кынамы сың, киресенчә, ул синең кисеп ташлаган тырнагыңа да тормый!

Шулай дөньяларын онытып ятканда кинәт: “Оятсызлар, көпә-көндез нишләп яталар бит!” – дип каршыларында Нәсихларга йортлары ачакмай торган Мәдинә пәйда булды. Әле ярый билдән түбән гүзәллекләрен ачык калдырып булса да, Фатыйма күлмәк итәге белән битен каплап, урысча гына: “Боже упаси! Боже упаси!” – дип кабатлый бирде. Шунлыктан Мәдинә аны танымады да:

– Без инде әллә кайчан, Рагиб абыйның бензовозында үтеп киткәндә үк, машинаң шунда басып тора иде. Нефтебазадан бензин төяп чыкканнан соң кибетләрдә йөреп күпме вакыт үтте. Инде кире кайтканда да машина һаман шунда торгач, берәр хәл булгандыр дип уйладык. Ә ул монда марҗа хатыны белән ни кыланып ята оятсыз. Кайтып җитүгә Галияңә әйтәм!

– Теләсәң кемгә әйт. Синең торма телеңә мин хуҗа түгел. Тик шуны бел, Галия гайбәтче хатыннарны тыңламый, шуңа күрә үзеңне капкадан да кертмәскә мөмкин.

Күрше хатыны каршында шулай әтәчләнгән булса да, Нәсих эченнән ут йотып торды. Фатыйманы тимер юл станциясенә илтеп төшергәч, ул юл буенча ничек җавап бирергә уйланып, баш ватып кайтты. Тик фантазиясен ничек кенә җигеп карамасын, хатыны гафу итәрлек план кора алмады. Ахыр чиге оят булса да, тагын Зиннәт абзасы янына кереп карарга ниятләде ул. Шул максаттан юл уңаенда күчтәнәчләр сатып алды.

– Галияң чит хатыннар өстендә тоттымы сың үзеңне? Эх-хе-хе, – Зиннәт карт, Нәсихны үртәгәндәй, хихылдап көлеп җибәрде,- и-их, дәртле чыпчык, дәртле чыпчык, Нәгимә апа малае Нәсих шулай чит хатыннар карап йөри дисәләр һич ышынмас идем.

– Ярар ла инде. Өстендә үк булмаса да, Җилбәзәк Мәдинәсе чит хатын янында күрде шул үземне.

– Мәдинә генә Галияң үк түгел, бик борчылма әле, баш ярылып күз чыкмаган. Анда ул хатынның йөри торган ире бар иде дип әйт. Зур нәчәлник булгач, ят күзләргә күрсәтмәс өчен пәрдә ролен үтәдем диген. Иң мөһиме, сине хатының җинаять өстендә тотмаган бит. Тоткан очракта да әле гаебеңне танымаска кирәк.

– Минем аждаһа таныттырма-асс! – дип сузды Нәсих өметсез кыяфәттә, – менә хәзер ничек кайтып керүемне күз алдыма да китерә алмыйм. Гестапо белән бер бит ул, аз гына ялгыш сүз дә ычкындырырга ярамый, шунда ук ялганыңны тота.

– Алай бик курыксаң, син монда гына кунып кал, аннары таң белән үк кайтып, печәнлегеңә мен дә, исереп йоклаганга сабышып ят. Ул терлекләр янына чыккач, юри хырылдаган бул. Аракы исе килсен өчен бер йотым гына кабарга да туры килер инде, билгеле. Әгәр дә печәнлеккә үк менсә, җаен табып, үзен шунда бөкләп сала алсаң, бөтеннәй эретеп җибәрүең дә ихтимал.

-Табарсың аның җаен, бер дуамалланып китсә. Хәзер аның күзенә күренергә дә ярамый, -Нәсихның бу вакытта әллә нигә дә өенә кайтасы килмәгәнлектән, Зиннәт абзаларында гына кунып калырга рәхәтләнеп риза булды. Таң белән үк чыгып киткәндә исә, зур абыйсы аңа бер рюмка аракы эчертте. Машинасын Нәсих Зиннәт абзалары турында калдырып торырга булды...

 

Менә өй ишеге шыгырдап ачылды һәм гадәттәгечә нәрсәгәдер зарланыпмы, кемнедер орышыпмы, Галясы йортка чыкты. Ул ирен тиргәп мыгырдана икән:

– Кайда гына йөреп каладыр, ата мәчедәй, кайтып кына керсен, күзенә бернинди хатын-кыз күренми торган ясыйм мин аның!

Нәсих тавыш чыгарып хырылдау түгел, тын алырга куркып ятты. Берара хатыны тынычланып калды, шуннан файдаланып, Нәсих та кыюланып китте, Галя ишетерлек ыңгырашкан тавыш чыгарып, борылып яткан булды.

– Ах дуңгыз, дуңгыз, печәнлеккә менеп йоклар дәрәҗәгә җитеп азган икән инде бу хәзер. Ярар, күрмәгәнеңне күрерсең! – дип Нәсихның гаепсезгә сыер кыйнаганда кулланган юкә кайрысын тотып, Галя пәченлеккә менеп җитте һәм ире аңышып өлгергәнче, шушы каеры белән яра да башлады үзен, -нинди рус хатыннары белән кибән төпләрендә аунап ятасың, ә-ә-ә?!

Нәсих әле һаман да йоклаганга сабыша биреп, бер яктан икенче якка әйләнеп ятты. Аннары Галясының улый-улый кыйнаудан туктарга җыенмавын сизеп, аның кулыннан юкә кайрысын тартып алды да әллә кая, бакчага очырды. Мондый борылышны һич көтмәсә дә, хатын тынычланып калмады:

– Әле син шулаймы? – дип иренең изүләреннән эләктереп селеккәләмәкче булган иде, ниһаять Нәсих та башка чара табалмаганны аңлап, Галяны бөкләп салды һәм аның ай-ваена карамастан киемнәрен йолыккалап чишендерергә кереште.

– Ни кыланасың тиле, – дигән булды ул Нәсихның әллә кайларга үтә башлаган кулларына зур каршылык күрсәтмичә генә, – бөтен каймагын кибән төбендә аунаган хатында калдырып кайткансың инде, газиз хатыныңа катыгы да калмагандыр анда!

– Каймагы да, катыгы да үз урынында. Бер нинди дә хатын белән кибән төбендә аунамадым, әкият сөйләп торма, -Нәсих хатынының барлык шик-шөбһәләрен таратыр өчен аны бик озак иркәләп ятты, -синдәй шәп хатынны тагын кемнәр белән алыштырыйм?

– Төче телләнмә, яме. Мәдинә үз күзләре белән күргән ничек ятканыгызны!

– Күреп бетермәгән шул менә. Ул хатын белән аунаучы ир кибәннең икенче башына барып поскан иде. Ә мин ул безгә кирәкле нәчәльник кеше булгач, аңа ширмә ролен үтәдем.

– Нинди начальник инде ул тагын, шулай посып йөри торган?

– Ә кибән төбендә аунаган хатынның ире тагын да зуррак нәчәльник булганда, посмый кая барасың? Ярар, күп белмә, анда синең эшең юк, – дип Нәсих аждаһа хатынының авызын тәки җиңел генә ябып куйды.

– Кара аны, бер генә хыянәт итүеңне сизим, кәҗә тәкәсе урынына печтерәм үзеңне, – Галя көтмәгәндә иренең нечкә җиреннән кысып алды да печәнлектән төшеп китте. Нәсих авыртуга түзә алмыйча акырып җибәрде, шактый вакыт җайга килә алмыйча бөгәрләнеп ятты.

Иреннән тугрылык таләп итсә дә Галя үзе, туры килгәндә, файдалы һәм бай клиенттан валюта фахишәседәй баш тартмый торган булды. Авылга терлекчелек комплексы төзергә килгән кавказлылар бригадиры Геворг белән, акчасын кызганмагач, иркенләп типтереп алды ул...

 

Беренче тапкыр алар кибеттә очраштылар. Шәһәр хатыннарыдай затлы киенгән, күркәм буй-сынлы Галяны китбеттә күреп бик ошаткач, бригадир аның артыннан озата бармыйча түзә алмады. Әмма Геворг ничек кенә тәмле телләнсә дә Галя аның комплементларыннан тиз генә эреп китәргә ашыкмады, фәкать:

– Минеке булсаң, алтынга күмәр идем үзеңне, – дигәч кенә балкып елмайды ул.

– Мине күмәрлек алтын тавыгыз булса, әллә кайлардан монда килеп эшләп йөрмәс идегез әле.

– Килешәм, алтын тавы булмаса да, балдак яки алканы гына рәхәтләнеп бүләк итә алам. Кайда күрешәбез, – дип һөҗүмгә күчте Геворг.

– Өйгә килерсез, кайда булсын тагын. 16-17 яшьлек кызлар кебек сезнең белән качып-посып, теләсә кайда очрашып йөри алмыйм бит инде мин.

Беренче кат алтын алка бүләк итеп, икенче юлы буш килгәч, Галя бригадирга шунда ук бусаганы күрсәтте:

– Мин ирләр күрергә тилмереп ятучы хатын түгел, нәрсә алтын тавы эреп тә беттемени?

– Алтын булмаса акча бар, – Геворг Галяга 15 сум акча сузды, – без кызлар белән шул бәядән килешәбез.

-Алай булгач, шул бәядән килешкән кызларыгыз янына гына барыгыз инде. Беләсегез килсә, минем хәрби комиссариатта эшләүче бер таныш хатын бар. Менә ул биш сум түләтмичә, газиз иренә дә кочагын җәеп ятмый. Әллә сез үзегезне ниндидер бер чибәр принц дип уйлап, минем башымны югалтырлык гашыйк булуыма өметләндегезме? А-ха-ха! -Галя кычкырып көлеп, ишекне яба башлаган иде, бригадир тагын ун сум өстәде һәм бүтән вакытта шуннан кимен тәкъдим итәргә базмады.

Галясының кавказлылар белән аралашуы турында Нәсихка төрттереп караганнар иде дә, тик ул гына аңлапмы-аңламыйчамы, хатыны әйтмешли, “көнче-гайбәтчеләр” сүзенә зур игътибар бирмәде. Кавказлылардан тыш авылның байтак кына башка ирләре дә Галя узып киткәндә, аның артыннан азгын күзләре белән озатып калалар иде. Аеруча күптән түгел генә мәктәптә завуч булып эшли башлаган Мытыр Ренаты, инде үзенең совхоз белән җитәкчелек иткән чагында ук Галяга кызыгып йөргәнлегенә, аның йөрәгенә ачкыч табар өчен ничек кенә ярарга тырышмады.

Бик татлы күренгән хатынга якынаю максатында, ул хәтта Нәсих белән әшнәлек урнаштырып алды. Шуңа таянып, юк кына сылтау белән дә Нәсихларга керә торган булды. Ә ире күрмәгәндә-ишетмәгәндә ул Галяга ачыктан-ачык тәкъдимнәр ясарга да тартынмады. Тик Галя гына аның саранлык сыйфатын яхшы белгәнгә күрә, үзенә бик якынайтмады. Мытыр Ренатының Галяга булган “мәхәббәте” шуның тикле гөрләп кабынды ки, ул башын югалтып, бик аздан гына төрмәгә эләгүдән котылып калды...

 

Гадәттә Нәсихлар ял көненә каршы мунча ягып керә торганнар иде. Мунчадан соң Галя ялан өстенә халат кына ябынып керә дә, диванга кырын ятып, телевизор карый. Шундый көннәрнең берсендә, Мытыр Ренаты Галяның халат ярыгыннан ялан тәнен шәйләп алды. Әлеге ләззәтле күренештән, соң дәрәҗәгә җитеп дәрте кузгалган завуч, өстәл артында мәлҗерәбрәк утырган Нәсихны, кабымлыкка кыярдан да яхшысы юк дип, кыяр артыннан чыгарды. Исәбе шул арада Галяның шәрә тәннәрен сыйпап карап, күрешергә сөйләшү иде. Әмма Галяны мактый-мактый аның катына барып җитә алмады, ире, алдан җыеп кереп верандага куелган чиләктән зур гына ике кыяр сайлап алып кереп өлгерде.

– Нәрсә инде болар Нәсих? – дип кыярларны янга тибәрде Ренат, болар бит орлыкка гына калдырырлык булып үсеп картайган, каты кыярлар. Түтәлдән кечерәк кыярлар өзеп кер син, анда да кәкерерәкләрен сайла, алар кетердәп кенә тора торган тәмле булалар.

Нәсих яңадан чыгып, кечкенә, кәкере кыярлар эзләп табарга өлгерә алмады, хатынының чәрелдәп кычкырган тавышына атылып өйгә керде. Ә анда мич янында Мытыр Ренаты канаган башын тотып: “Үтерде аждаһа, үтерде”, – дип авыз эченнән генә мытырдап басып тора, Галя исә, дулкынланган хәлдә телефоннан кем беләндер сөйләшә иде, Нәсихка аның: “Тизрәк килеп җитегез, Илдус Шамилович!”, – дигән сүзләре генә ишетелеп калды.

Нәсих эшнең нәрсәдә булуына төшенгәнче, 6-7 чакырым гына ераклыкта урнашкан район үзәгеннән, тиз арада килеп өлгергән эчке эшләр бүлеге башлыгы, шоферын – озын буйлы милиция сержантын ияртеп, өйгә дә кереп җитте:

– Кайсысы хатын-кызга кул күтәрә монда?

Галяның башы белән генә Мытыр Ренатына ымлап күрсәтүе булды, нәчәлник аның сыртына резина таяк белән каты гына тамызгалап та алды. Тегесе сыртына таяк төшкән кәҗә тәкәседәй акырып җибәрде. Аннары Илдус Шамилович сержантына:

– Мин бәлага тарыган хатыннан күрсәтү алып, беркетмә төзим, ә син боларны машинага алып чыгып утырт та, бер кая җибәрми тор, бәлки бүлеккә алып китеп, ябып куярга да туры килер, – дип Галядан калганнарына өйдән чыгарга боерды.

Галядан вакыйгаларның ничек булуын сорашырга тотынганчы, ул өйгә килеп кергәч ук аның халат ярыгыннан күренгәләп алган йомры күкрәкләренә орынырга кызыгып торганлыктан, эшне сөеш белән параллель алып барды.

– Кимендә биш елга утыртабызмы Мытырыгызны?

– Кирәге бар тагын, бөтен дөньяга сүзен чыгарырга.

– Җенем сөйми шуны бер дә, совхоз директоры чагында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгына тәлинкә тотып йөргәч, җил дә, яңгыр да тимәс дип уйлап, борынын чөяргә ярата иде. Хәзер ничек соң?

-Койрыгын кысып кына йөри. Кулында булмагач, нишли алсын.

– Элек фуражы, печәне бушлай килгәч, сүзе чыкмасын өчен чит кешеләр абзарында үгезләр, дуңгызлар асрата иде, әйдә шул акчаларыннан мең сумын гына булса да сиңа түләттерәбез. Ике үгез бәясе генә бит ул.

-Мин каршы түгел, үзе ризалашса.

-Ризалшу түгел, төрмәгә утыртмаган өчен рәхмәт әйттереп бәхиләттерербез. Кая китсен, түләр,- Илдус Шамилович форточка аша гына шоферына Ренатны алып керергә кушты. Мытыр Ренаты белән верандада икәүдән-икәү генә калгач, эчке эшләр бүлеге башлыгы аңар карталарны ачып салды:

– Көчләүгә омтылыш, дип атала синең җинаятең. Галина Сергеевнадан гариза бар. Кимендә 8 ел бирәчәкләр абзый кеше, нишлибез синең белән?

– Юк инде, Илдус Шамилович, Сез нәрсә? Нишләп көчләүгә омтылыш булсын ди, мин шаяртып кына ботын йомшак кына чеметкән идем, әнә үзе ничек башымны бәреп ярды – дип Мытыр Ренаты канап торган башын күрсәткән булды.

– Башыңдагы яраң белән, Галина Сергевнаның ботында каз тешләгән кебек кара янып торган тән нәкъ менә синең көчләүгә омтылыш ясаган дәлилләр дә инде. Хәзер кулларыңа богау салып, КПЗга (камера предворительного заключения) алып китеп ябабыз да, судка кадәр якын туганнарыңны да күрергә тилмереп ятарсың. Суд исә сиңа кимендә сигез ел бирәчәк. Ә көчләүчеләрне төрмәдә дә күралмыйлар, аларның урыны параша янында булып, үзләрен эт типкесендә йөртәләр,- милиция бүлеге башлыгының резина таягы белән учына шап-шоп суккалап, салмак кына, әмма аркадагы бала йоннарын кабарта торган салкынлык белән әйткән сүзләре, Ренатка гүя суд хөкемен укыгандай тәэсир итте.

– Төрмәгә үк җиткермик инде, Илдус Шамилович, берәр җаен табыйк, – Мытыр Ренаты кулларын күкрәгенә кушырып, күзләрен милиция башлыгына мөлдерәтеп торды.

– Синең язмышың хәзер Галина Сергеевна кулында. Тик мин аның тел төбеннән коры гафу үтенүең белән генә кичермәячәген аңладым.

– Беләм инде, беләм. Акчаны бик ярата торган хатын, хәзер үк китереп түлим, ничә йөз сумга риза булыр икән?

– Төкерә ул синең ничәдер йөзләреңә генә. Күрмисеңме нинди иркенлектә яшәгәннәрен, йө-өз!! Мең диген ичмаса, әллә ул синең кассаларда күпме меңнәрең барын белмиме?

– Мең үк күп булмасмы соң? Мытыр, теше сызлаган кешедәй чыраена мескен кыяфәт чыгарып торды.



Поделиться:




Поиск по сайту

©2015-2024 poisk-ru.ru
Все права принадлежать их авторам. Данный сайт не претендует на авторства, а предоставляет бесплатное использование.
Дата создания страницы: 2022-07-08 Нарушение авторских прав и Нарушение персональных данных


Поиск по сайту: